Берничә сәгатьтән резина япкан машиналарга төялеп, тракторчылар янына этләр иярткән милиция, КГБ вәкилләре килеп җитә...
башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/har-ialtyragan-altyn-tugel
Берничә сәгатьтән резина япкан машиналарга төялеп, тракторчылар янына этләр иярткән милиция, КГБ вәкилләре килеп җитә. Агайларны тездереп бастыралар: киемнәрен салдыралар, кесәләрен актаралар, кирза итекләрен салдырып кактыралар, хәтта авызларын ачтырып карыйлар. Техника да читтә калмый: җир сөреп балчыкка, кара майга баткан тракторларның кабиналарын тикшереп чыгалар, ләкин ничек кенә җентекләп тентемәсеннәр, яшереп калдырган алтын тәңкәләрне таба алмыйлар. Ул чор бер уч ашлык өчен төрмәгә эләгә торган заман бит. Погонлы кешеләрнең берсенең дә кислоталы бакларны тикшереп карарга башларына килми. Алтынны кислота ашамаганын каян белгән икән колхозчылар, дигән сорау туар инде башыгызда. Авыл агайлары институтларда укымасалар да, Менделеев таблицасын ятламасалар да, надан түгелләр: сугышны аркылыга-буйга гизеп кайкан, күпне күреп чыныккан солдатлар. Андыйларны бернәрсә белән дә куркыта алмыйсың: ырылдап, өстенә ташланырга торган немец овчаркаларын да, кызыл йолдызлы фуражка киеп, күз карашлары белән «үтәли тишкән» КГБ хезмәткәрләре карашын да күргән, әмма югалып калмаган алар. Җимерек йортларда ач балалар көтеп торса, курку дигән нәрсә онытыла шул...
Басу кырында кара балчык арасында кояшта җемелдәп сибелеп яткан алтын тәңкәләрне кулларына ак перчаткалар киеп җыя фуражкалы кешеләр. Һәр алтын кисәген зур лупалар аша җентекләп карап, тәңкәләрне учларында биетеп капчыкларына тутыралар да, басу юлы буйлап машиналарында тузан туздырып китеп баралар. Хәзинәне кая алып киткәннәр, алтыннарны нишләткәннәр – колхозчыларга берни дә хәбәр итмиләр.
Икенче көнне авылга район үзәгеннән берничә трактор алмашка килеп төшә: хәзинә табылган җирне, авыл басуларын күп тапкырлар сукалап, тырмалап чыгалар, рәхмәт төшкерләре. Ләкин кырны күпме генә әйләнсәләр дә, башка бернәрсә дә таба алмыйлар.
Бер айлап вакыт узгач, хәзинә тапкан колхозчыларны районга чакыралар. КПСС райкомы район бүлекчәсе үткәргән җыелышта көчле алкышлар астында тракторчыларны исем-фамилияләрен трибунадан кычкырып, берәм-берәм сәхнәгә чакырып чыгаралар. Башкаланың үзеннән килгән кара костюм-чалбарлы, кап-кара галстуклы, күзлекле түрә авыл агайларының кулларын кыса, түгәрәк мөһер сугып катыргы кәгазьдә бастырылган Мактау грамоталарын тапшыра. Ләкин табылган хәзинәдән генә өлеш чыкмый тракторчыларга. Кем белә, бәлки, тиешлесен район үзәгендә утыручы начальниклар алгандыр, монысын инде бер Аллаһы Тәгалә генә белә.
Ашханәдә бушлай ашап, Мактау кәгазен чемоданнарына салып, мыек асларыннан гына бик канәгать елмаеп, авылларына юл ала тракторчылар. Кулларына акчалата премия алмасалар да, келәт эчендә урнашкан ларь астындагы базда яшерелгән алтын тәңкәләр күңелләрен җылыта бәхетлеләрне. Вакыт узсын, шау-шу тынсын, нишләтергә белер агайлар алтыннарны. Гомер озын... Балаларның үсеп җитәсе бар, кызларны кияүгә бирәсе, егетләрне өйләндерәсе, башлы-күзле итәсе бар... Яңа йорт җиткезәсе... Бәлки, балалар үсеп җиткәч, авылда калмас, чит илләргә китеп урнашырлар. Ә анда яшәр, тормыш алып барыр өчен акча бик күп кирәк... Вакыт су кебек ага. Колхоз кырларына этләр ияртеп килгән КГБ вәкилләре пенсиягә чыгар, кемнәрдер теге дөньяга ук китеп барыр... Кайчандыр урман янындагы авыл кырында хәзинә табылу турында беркем искә төшермәс. Кемдер сөйләсә дә, халык ышанмас, чираттагы әкият итеп кабул итәр. Менә шул вакытта яшерелгән алтын тәңкәләрне кәгазь акчага әйләндерергә мөмкинлек чыгар...
Авыл кырында алтын тәңкәләр белән шыплап тулган мичкәләр табылу турындагы хәбәргә халык «гөж» килде. Тракторчыларның өйләренә агылдылар, сораулар биреп аптыратып бетерделәр. Тегеләре исә КГБ хезмәткәрләре белән очрашкач, аз сүзлегә әйләнде, бик ачылып китмәделәр. «Белмәдек», «Күрмәдек»кә калдылар.
Газетада алтын табылу турында хәбәр басылып чыккач, бу якларга килүче чит кешеләр ешайды. Алар кулларына кечкенә саплы көрәкләр тотып басу буйлап әйләнделәр, аларны «алтын эзләүчеләр», диделәр.
Көннәр үтү белән хәзинә табылу турындагы хәбәрне башка яңалыклар алмаштырды. Бу хәл барыбер легенда булып калды.
Ак сакаллы картлар бу тирәләрдән заманында Колчак гаскәрләре узган дип сөйли. Динә яшәгән авылдан ерак түгел, урман эчендә күл урнашкан, бик матур урын ул. Имеш, Колчак гаскәре алтыннарын шунда батырып киткән. Ул вакытта сугышчылар атларда чапканнар, шуның хәтле хәзинәне үзләре белән йөртергә авыр булгандыр инде. Ә күл бик тирән, аның тирәнлеген беркем дә кереп үлчи алмый. Бала-чага су коенырга курка хәтта. Ел саен күлдә берәр кеше батып үлә. Бу хәл халык арасында төрле имеш-мимешләр тудыра. Балыкчылар күлдә көмеш тәңкәле, хатын-кыз сыйфатында су анасын күргәннәр. Имеш, ул таллар арасында балыкчыларны, балаларны сагалый.Җае килсә, суда батыра икән.
Алтын эзләүчеләр авылга хәзер дә килеп чыккалый. Серле күл буена тукталып, таяклары белән хәзинә эзләп йөриләр. Күл төбенә төшә алмыйлар, чөнки суы болганчык, тирәнлеге дә 20 метрлап, диләр, төбен ләм каплаган. Алтынны ләмле күлдә яшергәннәр дип фаразлый аксакаллар
Кешеләр икенче төрле итеп тә сөйли. Алтынны җиргә күмгәннәр, урынына өч имән агачы утыртып киткәннәр. Ул имәннәр алтыннарны тамырлары арасында яшереп, hаман да шаулап утыра, диләр.
(Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/har-ialtyragan-altyn-tugel-3)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк