Логотип
Күңелеңә җыйма

Һәр ялтыраган алтын түгел...

(Тормыштан алынганнар)

Динә гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән. Аңа җиде яшь булганда әнисе тагын ике игезәк кыз тапкан: авылда бала туу – зур вакыйга. Элеккеге заманнарда авылларда кендек әбиләр баланы дөньяга китерергә булышкан: акушер, гинеколог вазыйфаларын башкарган. Аллаһы Тәгалә ярдәм иткәндер инде: балалар исән-сау туганнар. Динәнең әнисе ягыннан әбисе – Нәгыймә карчык авылда данлыклы кендек әбисе булган, бик күп сабыйларга дөньяга аваз салырга булышкан. Әби үзе күптән вафат инде. Ләкин бакыйлыкка күчсә дә, изге җанга  догалар ирешеп торадыр, намаз саен әби-бабаларга дога кылганда: «Кендек әбием рухына ирешсен», – дип әйтү гадәткә кергән халыкта...  Динәгә әбисе авылда булган бер вакыйганы сөйләгән иде. Хәнифә исемле хатын тулгак белән газаплана. Нәгыймә карчыкның бу вакытта кырда иген иккән чагы була. Бала таптырырга ярдәмгә башка хатынны чакырырга туры килә. Бала таптыручылар ничек кенә тырышмасын, сабый туарга ашыкмый. Хәнифәнең хәле авырлаша... Хатынга көчәнергә кушалар, корсагына басалар. Хәнифә үлеме якынлашканын аңлый, Нәгыймә карчыкны алып килергә куша: «Минем ике баламны да таптырды, ул җаен белә, зинһар, үтермәгез мине, баламны», – дип ялвара. Нәгыймә карчыкны кырдан атка атландырып алып киләләр. Кендек әби хатынның корсагын уа, үзе генә белгән догаларны укый. Тиз арада бала туа, кычкырып елап җибәрә. Барысы да җиңел сулап куя. Нәгыймә карчык баланың кендек җебен кисә, җылы суда юындырып, биләүгә төрә. Сабый ана карынында арт белән утырган була, кендек әбисе корсакны кул белән уып, баланың урынын үзгәртеп, башын аналыкка бора алган. Нәгыймә карчыкның сәләте югалмаган, оныкларына күчкән булса кирәк: бүгенге көндә бер кызының оныгы акушер-гинеколог булып эшли, икенче оныгы – балалар табибы.
Хәзер замана икенче: хатын-кыз һәм бала сәламәтлеге дәүләткүләм кайгыртыла. Булачак ата-ана бала тудыру йортын, табибларны алдан белешеп, сөйләшеп куя. Бала сау-сәламәт тусын өчен нинди генә витаминнар, бадлар билгеләнми: тимер, фолий кислотасы, кальций, витаминнар... Авырлы хатыннар тугыз ай буе участок табибында хисапта тора. Көмәнле вакытта организмда берәр тайпылыш сизелсә яисә анализлар начар булса, булачак ананы кичекмәстән хастаханәгә салалар, йөклелекне саклау чарасын күрәләр. 


Динә дә, игезәк сеңелләре дә район үзәгендә урнашкан бала тудыру йортында дөньяга килгәннәр. Әтисе Габдулла хатынын арбалы мотоциклына утыртып бала табарга алып барган. Ул чорда юлларга асфальт түшәлмәгән, йортларга газ да кермәгән була. Тузанлы юлларны туздырып, Илһам Шакиров репертуарындагы иң моңлы җырларны мыек астыннан көйләп, бәхетле ата авыл белән район үзәге юлларында байтак җилдергән. Балаларын мамык юрганнарга төреп, үз куллары белән табиблар кулыннан алып чыккан. Габдулла хатынына кырыс торса да, кызлары белән юаш булды. Хатыныннан малай таптырырга хыялланса да, кызларын бик яратты ата. Эштән бушаган арада гел балалары янында кайнашты: дәрес хәзерләргә булышты, кибетләргә алып барып, тәмле ризыклар алып бирде.
Динә яшәгән авыл район үзәгеннән 40 километр ераклыкта урнашкан. Элек авыл халкы ат туарып, район үзәгенә базарга килә торган булганнар. Динәнең балачагы советлар заманына туры килде. Бала вакытын, мәктәптә укыган чорларын еш искә ала ул. Ул чорда мәктәп балаларын колхоз эшендә катнаштыралар иде. Җилле, яңгырлы көннәрдә суыктан калтырый-калтырый басуда шикәр чөгендере чистартып утырганда бөерләренә салкын тидереп, хастаханәгә эләкте ул. Бөтен тәнен эссе каплагач, әнисе кулыннан тотып авыл фельдшерына алып барды. Тегесе, тиз арада район хастаханәсенә юллама язып бирде. Бер палатада дүрт-биш бала белән ятарга туры килде кызга. Шул вакытта беренче тапкыр авылдан, туган өйдән, әти-әнидән аерылу мизгелләрен кичерде. Ялгызлыкның, аерылуның ачысын тойды. Палатаның соры диварларына карап моңсуланып ятканда үз-үзенә туган авылын, әти-әнисен ташламаска сүз бирде. Кайчан да булса, нигезне калдырып китәргә туры киләсен башына да китерми иде шул... 


Хастаханәдә кайбер балалар янына килүче дә юк. Андыйлар Динәнең палатага сумка тутырып тәмле ризыклар күтәреп керүенә көнләшеп карап торалар. Әнисе балалар белән булганга кызы янына килә алмаса да, әтисе мотоциклына утырып көнаралаш хастаханәгә килеп йөрде. Динә бүгенгедәй хәтерли: палатага дежур торучы шәфкать туташы кереп: «Халиуллина, к Вам пришли! Спускайтесь в холл», – дип кычкырып дәшә. Үз фамилиясен ишеткәч, Динә ятагыннан каударланып сикереп тора да идәндә аунап яткан аяк киемнәрен тиз-тиз генә аякларына элеп коридорга атыла, баскыч буйлап беренче катка йөгерә. Холл балалары янына килгән ата-аналар, абый-апалар белән тулган: кемнәрдер кочаклашкан, кемнәрдер тимер эскәмияләрдә сөйләшеп утыра... Динә әтисен ерактан танып ала: озын буйлы плащтан, эшләпәпсен башына батырып кигән Габдулла башкалардан аерылып тора. Динәгә әтисе рус классиклары әсәрләрендәге дворяннарны хәтерләтә. Башка ир-егетләрдә булмаган затлылык, нәзакәтлелек чалымнары бар аңарда. Әтисе сөйләве буенча, аларның ерак бабалары алпавытлар булганнар, урманнар тотканнар. Яшәгән йортлары да зур таштан салынган, хезмәтчеләр дә тотканнар. Йорт тәрәзләрен кояшка каршы махсус япкычлар каплаган. Хатын-кызлар тәннәрен кояштан саклаганнар. Дөрес булса, сөт ванналарында юынганнар хәтта. Имеш, сөттә юыну хатын-кыз сәламәтлеген арттыра, гомерне озынайта, яшьлекне саклый, матурайта. Белмим, әллә бу әтисенең фантазиясе, әллә дөрестән дә шулай булган. Әбисе сандыгында сакланып калган көмеш бизәнү әйберләрен, подносларларны үз күзләре белән күрде Динә. Совет властеннан яшереп калдырган әйберләрне кеше күзенә күрсәтми саклады әти-әнисе. 


Ерак бабасы яшереп калдырган алтын тәңкәләр белән тутырылган кувшиннар турында да сөйләде әтисе. Ләкин ул хәзинәнең кайда ятканын гына белмиләр. Бабасы үлгәндә хәзинәнең кайдалыгын әйтми, бәлки, курыккандыр. Күрше авыл кырындагы тарихны күпләр хәтерли: язын тракторчылар басу сөргәндә алтын тәңкәләр тутырылган мичкәләргә тап була. Агач мичкәне әйләндереп алган җиз кыршаулар арасыннан алтын кисәкләре, төрле бизәнү әйберләре җиргә чәчелә. Аптырап калган тракторчылар нәрсә эшләргә белми: өйгә алып кайтсаң, төрмәгә тыгачаклар. Милициягә хәбәр итәләр. Кайбер өлгер агайлар алтын кисәкләрен тракторның кислоталы багына салырга өлгерә.
 
 (Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/har-ialtyragan-altyn-tugel-2)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар