Логотип
Күңелеңә җыйма

Гамлет язмышы

Туган якны ташлап, чит җирләргә бәхет эзләп киткән безнең милләттәшләр арасында да Гамлет язмышына дучар булусылар юк дип кем әйтә ала?!.

Минем гомердә дә Әрмәнстанда булганым юк. Хәер, анда татарлар булса да, бик аздыр. Ни югалткан безнең халык ул тау-ташлар илендә? Ә менә әрмәннәр безнең якларны никтер бик якын итә. Күп алар монда. Безнең дүрт катлы йортта гына да өч әрмән гаиләсе яши. Бик чая, әрсез һәм бик тырыш халык. Ишек төбендә татар әбиләре пышылдап татарча сөйләшеп утырганда, болар күкрәк киереп үз телләрендә гөрләшә. Чем-кара чәчле, мул йөзле чибәр хатыннары да, кәтүк буе балалары да бөтен урамны яңгыратып әрмәнчә сиптерә. Көчле, көр тавышлары агач яфракларын коеп төшерерлек. «Милли горурлык» дигән булабыз да, безгә алардан үрнәк аласы бар әле. Бу халык хокук-фәлән дәгъвалап, әрмән мәктәпләре ачуны таләп итеп йөрми, үзләренең телләрендә рәхәтләнеп сөйләшә-аралаша, туган илләреннән әллә ничә йөз чакрым ерак яшәсә дә, балаларына туган телне өйрәтә, милли тәрбия дә бирә. Берәүдән дә рөхсәт-фәлән сорап тормый. Үз милләтләренең, нәсел тамырларына чиксез хөрмәт, горурлык хисе кан белән сеңгән. Бик бердәм халык, бер-берсе өчен җан атып торалар.

Ә менә җирле халык белән, йомышлары төшмәсә, артыгын аралашмаска тырышалар кебек. Бары тик Гамлет кына очраган бер кешегә сәлам биреп, күрше-күләннең хәл-әхвәлен белешеп йөри. Чөнки аңа клиентлар кирәк! Барлыгын белмәсәләр – килмиләр, килмәсәләр – кесә буш.

Бу исемне ишеткәч, мин башта шаярадыр, кушаматы гынадыр дип уйлаган идем, әмма ул чынлап та Гамлет булып чыкты. Әрмәнгә дә охшамаган үзе, аксыл-кызыл йөзле, зәп-зәңгәр күзле, грекларныкыдай төз-туры борынлы, озын буйлы бик чибәр ир. Әйткән сүзенә ышансаң, нәсел тамырлары грекларга барып тоташа икән. Гамлетның белмәгән эше юк. Суыткыч, телевизор, тузан суырткыч дисеңме – барысын да төзәтә, кирәк икән, хан заманындагы ватык сәгатеңә дә җан өрә. Итек ямарга да харап оста. Түләү хакын башкаларга караганда азрак алганга, күпчелек халык аңа йөри.

Гамлет – гаиләдә бердәнбер акча табучы. Әрмәннәр үз хатыннарын эшләтми икән, саулыкларын саклыйлар, кадерлиләр. Гамлетның хәләл җефетен күргәч шаккаттым: һич таушалмаган, картаймаган, ике оныкка әби димәссең дә, өр-яңадан кияүгә бирерлек яшь, чибәр хатын. Әмма карап торышка ялт иткән булса да, авыру үзе. Нәфис-нәзберек тәне бездәге суыкларга өйрәнмәгән, билдән түбән җиренә салкын тидереп, хатын-кыз чире белән җәфалана икән. Безнең күршеләрнең белмәгәне юк, ишегалдына бер генә чыгып керәсең, шул арада итәгеңә әллә күпме хәбәр иярә. Кайдан, ничек белеп бетерәләр диген. Хатыны авыру булгач, аны борчыйсы килмичә, бер ялгыз ханым янына йөри икән чибәр Гамлетыбыз. Анда да әле үз хатынының рөхсәте белән. Вәт сиңа могҗиза, кеше ышанырлык хәлме бу?!

Әмма ни генә булмасын, яраттык без Гамлетны. Ачык йөзле, гел елмаеп торган кешене кем якын итми? Җитмәсә, безнеңчә «мин сине яратам» дип әйтергә өйрәнгән, барыбызны да шул тәмле сүз белән «сыйлый». 

Үзебезнең татар, рус ирләре кайдадыр бәйрәм итеп йөргәндә, бу ашыга-йөгерә туп-туры өенә кайта. Аны беркемнең дә исерек килеш күргәне юк. Эше өчен түләүне дә гел акчалата гына ала. Гамлетның гаиләсе зур. Ике бүлмәле фатирда (анысы да кешенеке, вакытлыча гына торалар) үзе, хатыны, улы, килене һәм ике  онык яшиләр. Күршебез Зәмзәмия апа әйтмешли, барысы да коточкыч чибәр!

Гамлет ни өчендер күбрәк хатын-кыз затлары белән аралаша. Безнең йорт агайлары, әллә көнләшеп, әллә үзләре белән бергә утырып эчмәгәнгә, аны үз итә алмады. Ә без исә, яше-карты дигәндәй, һәрвакыт айнык, якты йөзле, мактау сүзләренә дә бик юмарт булган бу ир белән рәхәтләнеп чөкердәшә идек.

Берчак шулай, берничә күрше белән ишек төбендәге эскәмиягә тезелешеп кич утырганда, Гамлет сагышка бирелеп әйтеп куйды:
– Сезнең яклар матур, шәһәрегез дә ошый. Әмма туган җиргә җитми шул, олыгайган саен, ныграк сагындыра...

Алайса нигә монда килгән, аны кем чакырган диярсез. Үзләрендә эш юктан, хәерчелектән качып килгән.

Ватаны турында сөйләгәндә Гамлетның күзләренә яшь тулды.
– Бераз акча эшлим дә кайтам үзебезгә. Чит җирдә ятып калып булмас. Бөтен туганнарым анда. Әнкәй дә бик юксына, – диде.

Килгән кара халыкны бик өнәп бетермибез, безнең өлешкә керәләр, болай да эшсезлек дип уйлыйбыз. Әмма аларны да гаепләп булмый, рәхәткә чыдый алмыйча йөрүләре түгел, салкын Рәсәй буйлап аларны да нужа йөртә...

– Менә бер яхшы акчалы эш таптым әле, – дип, шатланып сөйләде Гамлет. – Шуны башкарып, тиешле әҗерен алсам, үз ягыма кайтып китәм. Бөтенләйгә! Туйдым, арыдым чит җирләрдә йөреп. Картлыгымда тынычлап үз җиремдә яшисем килә. 

Бу сүзләрне соңрак ул күршем Зәмзәмия апага да әйткән:
– Менделеевскига китәм, үземне җирләр өчен акча эшлим, – дигән. 
– Кит аннан, юкны сөйләмә! –  дигән Зәмзәмия апа куркынып.

Шулчак Гамлет аңа үзенең төшен сөйләп биргән. Төшендә моннан ун ел элек вафат булган, яшь чакта сөеп йөргән кызын күргән икән. Тегесе әйткән: «Гамлет, әзерлән, 5 сентябрьдә синең туең, алырга киләм», – дигән.
– Мин төшләрне сирәк күрәм, әмма кергәне гел күрәчәкне кисәтү була. Үләрмен инде мин... – дигән Гамлет. – Исән чакта туган җиремә кайтып, әниемне күреп өлгерә алсам ярар иде...

Күңеле сизенгән икән, Менделеевскидан аның үле гәүдәсен генә алып кайттылар. Гамлет эше өчен түләүне алган, тик мәете табылганда ул акчалар инде янында булмаган. Бәлки, акчасын тартып алыр өчен үтергәннәрдер, ә бәлки, үлгәч талаганнардыр. Моны хәзер беркем дә белә алмый инде.

Гамлет, төшендә кисәткәнчә, 5 сентябрьдә вафат булган. Бик эссе көннәр иде ул. Кояш, көз белән исәпләшеп тормыйча, рәхәтләнеп кыздырды. Мәрхүмне башта Менделеевскидан Печмәнгә алып кайттылар. Әтисенең васыятен үтәп, улы аны туган илендә җирләргә тели. Самарадан Ереванга самолет белән очарга тиеш булалар. Тик Әрмәнстан бик ерак җир. Бюрократиянең кирәкле-кирәксез таләп-кануннарын үтәп, тиешле кәгазьләрне әзерләп бетергәнче, Гамлетның үле гәүдәсе ике көн Самара аэропортында куна, бозыла башлый. Мең бәла белән бер атна дигәндә генә бичара Гамлет өзелеп сагынган туган ягына кайтып җитә, арыган башын туган җир туфрагына сала. Хатынын, бала-оныкларын, якыннарын кайгыртудан өзгәләнгән җаны мәңгелеккә тынычлап кала. 

Туган якны ташлап, чит җирләргә бәхет эзләп киткән безнең милләттәшләр арасында да Гамлет язмышына дучар булучылар юк дип кем әйтә ала?! Әй бу дөнья, әй кеше язмышлары... 

ФОТО: Изображение от wirestock на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар