Логотип
Күңелеңә җыйма

Гаҗәеп сәләт

Берәр нәрсәгә кызыгып, эх, минем дә булсын иде шул, дип уйласа, озак көттерми, Аллаһы Тәгалә чындап та аңа ул әйберне бирә. «Мине дә өйрәт әле, минем дә догам синеке кебек тиз кабул булсын», – дим аңа. Беләм инде, моңа бит өйрәтәм дип кенә өйрәтеп булмый.

Минем дус кызым бар, ахирәтем. Яшүсмер вакыттан бергә инде без аның белән. Әле мәктәптә укыганда ук олимпиадаларда, слетларда, форумнарда гел очрашып йөри торгач, җаннарыбыз үзара якынаеп, аерылмас дусларга әверелдек. Университетта да бергә белем алдык, хәзер икебез дә бер үк өлкәләрдә эшлибез. 
Менә шул дустымның гаҗәеп бер сәләте бар – нинди дога кылса, шул догасы кабул була. 
– Бервакыт бала арбасы этеп урамнан барам, – дип сөйли дустым. – Бер тиен акчам юк. Телефонның да акчасы беткән. «Бер йөз сум акчам булса, телефонга салып, әни белән сөйләшер идем», – дим, көзге җил белән куышкан сары яфракларга моңсу гына карап. Ул да булмады, җил юлдагы бар яфракларны кочагына бөтереп алды да минем каршыма китереп тә салды. Карасам, яфраклар арасында бер йөз сумлык акча ята...
– Эх, шунда бер йөз сум гына түгел, күбрәк сорыйсың калган, – дим, дустым сөйләгәнне исем китеп тыңлап. 
Дустым булган өчен генә әйтмим, чыны шулай – искиткеч матур кеше ахирәтем. Беркайчан бер ялган сүз сөйләмәс, кешедән көнләшмәс... Беркемнең гайбәтенә кушылмас. Үткен сүзле, ялагайлануны белми торган ихлас күңелле ул. Шуңа күрә аның догалары тиз кабул булуга аптырамыйм да. Кайчагында үземә кирәкне дә Аллаһы Тәгаләдән шул дустым аша сораткан очракларым булды. 
Менә аның сөйләгәннәреннән тагын бер мисал.
– Өйдә шикәр комы беткән берсендә. Ирем – командировкада, ә мин ике кечкенә бала белән  – тиз генә кибеткә чыгып керерлек тә түгел. «Шикәр комы беткән», – дип уйлап кына куйдым, ишектә кыңгырау. Ачсам, иптәш кызым килгән. Беләсеңме күчтәнәчкә нәрсә алган – шикәр комы!
Берәр нәрсәгә кызыгып, эх, минем дә булсын иде шул, дип уйласа, озак көттерми, Аллаһы Тәгалә чынлап та аңа ул әйберне бирә. «Мине дә өйрәт әле, минем дә догам синеке кебек тиз кабул булсын», – дим аңа. Беләм инде, моңа бит өйрәтәм дип кенә өйрәтеп булмый. Аның өчен ахирәтем кебек чиста, саф күңелле кеше булырга кирәк. 
Бу сәләт аның балаларына да күчкән. 
Узган ел гына булган хәл. Кечкенә улын җитәкләп бакчага илтеше икән. Шундый җылы, кояшлы иртә! Күктә бер болыт әсәре дә юк.
– Яңгыр яусын иде хәзер, яңгыр астында йөрисем килә, – дигән улы. Һәм нәрсә дип уйлыйсыз? Бакчаның капкасын ачып керүгә ап-аяз күктән яңгыр сибәли башлаган. Нәкъ сәйләннәр кебек –  елтыр-елтыр, челтер-челтер... Бәләкәй улы, сөенеченнән кәҗә бәтиедәй сикергәли-сикергәли, учына ялтыравык тамчылар җыеп уйнаган. 
Безнең күрше апасының да шундый сәләте бар иде. Мәрхүм инде ул, урыны оҗмахта булсын. Бик якын туганнары үлгән иде аларның. «Син юарсың инде», – дип, балалары әниләрен юуны аннан адарынып сораган. «Ничек кенә юармын, йөрәгем җитмәс бит», – дип, бик борчылган күршебез. «И Аллам, бик куркам, мине бу эштән азат итче?» – дип дога кылган. Мәетне төн саклап, иртән юарбыз дип кенә торганда Себердә яшәүче сеңлесе кайтып төшкән. Ә ул абыстай – мондый эшләрнең рәтен бөтен тәртибе белән белә. «Ничек өлгердең? Самолетка билет юк, кайтып җитешмим», дигән идең бит», – дип, барысы да шаккатканнар. Самолет очарга берничә сәгать кала бер кеше билетын кире тапшырган, сеңлесенә шул билет тәтегән икән. Күрше апабызның ялварып кылган догасының көчедер дим мин моны.
Бу язганнарымның берсе дә уйдырма түгел, чын. Бәлки, сезнең арада да догасы шулай киртәсез кабул була торган кешеләр бардыр әле.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар