Логотип
Күңелеңә җыйма

«Эшләп күрсәттеләр, малай...»

Сүземне ерактан, моннан 25 еллар чамасы элек булган хәлләрдән башлыйм. Хәлләрдән дигәч тә, әллә нинди куркыныч вакыйгалар турында сөйләргә җыенмыйм. Халыкны борчыганы турында гына...
Гаилә белән Казан шәһәреннән Яшел Үзән районының Осиново бистәсенә килеп урнашканда, аны «бистә» дип әйтерлек тә түгел иде әле. Бер-бер артлы сузылып киткән ике катлы биш-алты йорт. Юлның икенче ягында – кечкенә генә бер авыл, шул Осиново авылыннан соңыннан бистәгә әверелгәч, бигрәк тә файдасыз яткан буш җирләрдә тугызар катлы йортлар күтәрелеп, күз ачып йомганчы, «Радужный» һәм «Салават күпере» шәһәрчеге пәйда булгач, халык уйлана калды. Юлларда «бөке», иртәнге якта бигрәк тә... Халык саны һаман арта бара, ә уңайлыклар турында бик әкрен уйлыйлар. Гел әйтә киләбез, әнә бит, чит илләрдә йортларны салганчы, башта юлларны салып куялар. Һәм бу дөрес тә. Соңыннан – урыны-киңлеге мөмкинлек бирмәсә, ул юлларны ничек кенә киңәйтәм дип азапланма, файдасыз.
Беркөн иртәнге якта улым белән машинага утырып эшкә чыгып киттек. Тау башына – «Радужный»га таба борылган гына идек, дистәләгән машиналар тезелешеп киткән агымга килеп эләктек. «Эшкә соңга калам», – дип, улым борчыла. «Хәзер хәрәкәткә каршы барып, юл кагыйдәләрен боза», – дип, мин борчылам. «Хәрәкәткә каршы барма!» – дип кисәтәм. Ә ул үзенекен итә. Оргсинтез юлына борылып кереп киткәнче, сулыш алырга да куркып утырдым. Хәер, ул юлда да (элек юлы начар дип аннан йөрми идек) хәзер хәрәкәт күп. Кая карама, машина...

Юллары юл булса иде әле аның. Юлчылар ел саен шул бер тирәдә – Осиновога борылган юлда казыналар. Быел аңлашыла инде: юлларны киңәйтмәкче, җәяүлеләр юлы эшләмәкче булалар. Зинһарым, эшләсеннәр генә. Узган ел кайдан килгән кайсы оешма булгандыр, әйтә алмыйм, без яшәгән «Солнечный» урамында да эш кырып йөрделәр алар. Ике-өч көн урам гөж килеп торды. Җимерелеп беткән, чокырлы-чакырлы юлларны төзәтәчәкләр. Ниһаять, безнең урамда да бәйрәм булыр дип өметләнгән халык, алар эшләрен бетереп киткәч, кычкырып кына еламады. Нәрсә түшәп киттеләр соң алар безнең юлларга? Икенче җәй инде менә урам тоташ ак «буранда» – машина үтеп киткәнне, капка төбендәге куаклык артына посып, карап каласың. Чөнки аның артыннан өерелеп тузан күтәрелә. Хәтта яңгыр явып үткәннән соң да басылмый. Урам як тәрәзә-форточкаларны ачмыйсың да ачмыйсың инде. Кая ул?! Капкалар да тузанга баткан. Урам очында яшәүче танышымның әйткәне искә төшә: «Эшләп күрсәттеләр, малай...» Чыннан да, болай ук кирәкми иде. Мондый игелекне кылуыңнан кылмавың мең хәерле...

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әллә ул юллар бездә генә начармы дип торам...Бөтен җирдә шул хәл икән.

    Хәзер укыйлар