Бу тарих – тормышта булган вакыйгага нигезләнеп язылды. Инәйнең ошбу хикәяте – газиз кешемнең балачак хатирәсе булуы белән дә, безгә – балаларына, тормыш-яшәешнең адәм баласына бирелгән сынау-имтихан булуын искәртүе белән дә, әдәп-әхлак дәресләре булуы белән дә кадерле ядкарь булып күңел сандыгымда саклана.
Бу тарих – тормышта булган вакыйгага нигезләнеп язылды. Инәйнең ошбу хикәяте – газиз кешемнең балачак хатирәсе булуы белән дә, безгә – балаларына, тормыш-яшәешнең адәм баласына бирелгән сынау-имтихан булуын искәртүе белән дә, әдәп-әхлак дәресләре булуы белән дә кадерле ядкарь булып күңел сандыгымда саклана.
– Китмәгән бит теге, әйкәем, китмәгән. Дуадак... Әй, мескенкәем. Күргән саен йөрәгем әрни. Ничә тапкыр чыгып ихатага кертергә, ашатып-эчертеп, яз кергәнче абзарның ышык бүлмәсендә тотарга дип алып керергә тырышып карадым. Юк, керми. Алай гына да түгел, бер ноктага төбәлгән дә, бара да бара. Һичкемне күрми дә, ишетми дә. Ут яна инде ул, мәхлуккаем...
– Гомердә беркем тимәде бит үзләренә. Ачлыктан шешенгән елларда да Аллаһның шушы мәхлукларына кул күтәрүче булмады. Ничекләр җир күтәрәдер ул явызны? Карунны җир упкан шикелле моны да йотар әле.
– Җир җирәнгән диләр андый кеше турында, балакаем. Бер гөнаһсыз җан иясенә кул күтәргән адәм актыгын кеше дияргә тел дә бармый...
Инәй белән картинәйнең ярымпышылдап сөйләшкәннәрен тыңлап ятам. Алар – уразада, сәхәргә торганнар. Җылы мичкә аркамны терәп ята торгач, «эреп» китәм дә йокыга талгандай булам. Йокым туйган инде, бары тик җылы юрган астыннан чыгасы килмәү генә агач сәкегә «бәйләп» куя. Шулай да, Дуадакны күрәсе килү йокы богауларыннан арындыра. Торып утырам. Йокыдан торуымны «көтеп» җылыда – мич башында торган оекбашларымны, пимамны киям. Элгечтән җәлт кенә бишмәтемне алып өстемә эләм дә, әллүр – тышка йөгереп чыгам. Кырпаклаган. Кышкы салкыннарда ничек чыдар инде бу кошкай, ә?! Әнә ул – Дуадак. Аны күрүгә бөтен тәнем куырылып куя. Салкы-ы-ын... Ә ул, җылы якка очып китәргә тиешле торнакай, кара көзләрдә монда калган. Әле таң да атмаган, шулай булуга да карамастан, сагыну-сагышлардан саргайган, ашау-эчүне бар дип тә белмәгән, йончыган торнакай урам әйләнә. Сагыну уты көйдергән җанын көзге салкыннар да баса алмый. Эченә салкын төшкәнен дә сизми ахры ул. Сарык бәрәннәрен сыйларга дип бишмәт кесәсендә йөртә торган ипи катысын аңа сузам. Ә ул, исе китмәгән кыяфәт белән бер ноктага төбәлгән, ипекәйне капмый. Аптырагач, ипекәй кисәген учымда уып алдына салам. Бераз чемченә. Шуңа да күңелем була. Көн саен берничә тапкыр урам әйләнә ул. Мин еш кына аның янына чыгам, сөйләшәм. Сөйләшәм дип инде, мин сөйлим, ә ул күзен текәп карап кына тора. Дәшми. Күпчелек вакыт торнакай бер ноктага текәлеп карап тора. Катып калган карашында җан әсәре сизелми. Аңа ничек тә булса ярдәм итә алмыйм, кайгысын юа алмыйм. Сыйпыйм, сыйпыйм... Иксез-чиксез дәрьялар өстеннән күкләрне бер итеп гизүче гайрәтле канатлары арык – алар кошның хәлсез тәнендә эленеп кенә тора. Әйтерсең лә аның канатларын сындырганнар. Талпынып очарга тиешле канаткайларын яман бәндә «кискән» – торнаның сөйгән яры белән парлы тормышын челпәрәмә китергән.
Өйгә керәм. Инәй белән картинәй тәрәзәдән мине күзәтеп торганнар. «И-и, бала-бала, бигрәкләр дә нечкә күңел биргән инде сиңа Аллаһ Тәгалә. Әнә, казаннан җылы су салып бит-кулыңны ю да, утыр чәй эчәргә. Дуадак әзрәк чемчендеме?» – ди картинәй торнаны кызганып.
«Канаты каерылган толлар белән тулды дөньясы. Сыер белән хатын-кызга калды тартып бару тормыш арбасын. Сабыр итми ни хәл итәрсең», – дип, картинәй кайвакыт моңланып та куя.
Канаты каерылган Дуадакның тормыш иптәшен атып алганнар. Ялгыз калгач ул ашның тәмен, дөньяның ямен тоймас булган. Бер ноктага төбәлеп, уйга чумып йөрде дә йөрде авыл урамы буйлап...
Бер-ике көн ул урамда күренмәде. Авыл халкы юксынды үзен. Үзенең туган җирендә – Урман күле янында мәңгелеккә күзен йомган килеш таптылар аны. Сагыну, сагыштан үлгән кошны шул урында җирләделәр.
***
Урман күле – куе камышлык. Анда ел саен кыр казы, кыр үрдәге, торналар кайта һәм бала чыгара иде. Алар йомырка салып бала чыгарган вакытта авыл халкы күл тирәсенә барып йөрмәскә, ул тирәдән узарга туры килгәндә мыштым гына үтеп китәргә тырышты. Әйбәт бит бездә халык. Матур гореф-гадәт, йолаларны үтәп яши торган. Сугыш барган елларда читтән бер гаилә күчеп килгән безнең авылга. Гаилә башлыгының мылтыгы да бар иде. Гел шуны асып йөрде ул. Җылы якка китүче, кыйгачлап күктә очып баручы торналар төркеменнән берсен атып төшергән, килмешәк. Дуадакның тормыш иптәшен – парын аткан. Бер гөнаһсыз җан иясен ачы кайгыга салган миһербансызны авыл халкы әнә шул вакыйгадан соң Килмешәк дип (үзара гына инде) атады. Авыл халкы бу вәхши белән эше төшмәсә һич аралашмады. Җан дустын югалту ачысыннан иңри-иңри Дуадак бөтен авылга ишетелерлек итеп кычкырды. Бу – аның соңгы җыры булды. Дуадак сөеклесен югалту кайгысыннан миңгерәүләнде, бер аваз да чыгармады.
Безнең авыл матур. Бик матур! Озын гына бер урамлы авыл ул, район үзәгенең дәвамы шикелле, аңа терәлеп диярлек утыра. Апа-абыйларым да, мин дә район үзәгендәге мәктәпкә йөреп укыдык. Ерак бабаларым район үзәгенә беренчеләрдән булып килеп утырганнар – явыз Иваннан, чукындырылудан качып. Кич утырырга кергән апа-әбиләр, орчык әйләндерә-әйләндерә җегерләгәндә (җеп эрләүне бездә шулай диләр) бабаларыбызның курку белмәс булулары турында сөйлиләр иде. Колакка кереп кала бит. Ә минем колакка кергән сүзләр баш миендә кала. Шуңадырмы, олылар: «Ай-яй, башлы да инде бу бала. Гел атасына охшаган!» – дип әйтәләр иде.
Картинәйне әбиләр яратты. Ул җанга ятышлы сүзе белән дә, гади генә тоелган азыктан да тәмле итеп пешергән ризыгы белән дә карчыкларны сыйларга маһир булды. Шигырь сыман итеп көйләп куя да, монысы – «Йосыф-Зөләйха»дан, монысы «Бәдәвам»нан ди. Рамазан ахырына якынлашкач, «Әлвидагъ»ны көйләп, изге айны озата. Тирә-күрше әбиләр кич утырырга безгә җыелалар. Кулларына күз иярми – оекбаш-бияләй бәйлиләр. Әбекәйләр кече өйне яраталар – зур ак мич алдына тартып куелган утлы куз өстендә коймак пешеп тора – алар самоварны әйләндереп тора. Аннары, имән утыны янган мич кызуында бәрәңге тәгәрәтәбез. Ә гаеттә! Гаеттә – борай бәлеше пешә.
Ә әйтмәгәнмен бит әле. Безнең өй ике яклы иде. Биек күтәрмәне менеп ишекне ачуга – келидур. Хәзергечә әйтсәк, коридор була инде. Аннары иркен генә чолан. Зу-ур имән ишекне ачып кече якка керәсең – анысы хатын-кыз ягы. Уртада – келидур. Ике якка ачыла торган ишекне ачып олы якка керәсең. Әтәй, абыйлар барында олы якка ир-егетләр җыелып утыра иде. Хәзер анда – түр якта – апалар, яшь киленнәр чигү чигә. Ара-тирә җырлыйлар. Яннарына чыгам. Биеп китәсем килеп аякларым кымырҗып куя. Сикереп төшеп биим, җырлыйм. Әбидән өйрәнгән доганы укып концертымны тәмамлыйм. Апалар: «Концерты – җәдитчә, тәмамлавы кадимчә», – диләр, үзләре көләләр. Җәдитендә, кадимиендә эшем юк. Апалар миңа концерт бәясе итеп мулинә бирә. Чигү җебен бездә мулинә, диләр. Ул мулинәләр бераздан безнең бакчада үсә торган миләүшәгә, мәккә, кашкарыйга, урманда үсә торган умырзая, энҗе чәчәк, кыңгырауга, басу-кырларда бодай-арыш арасында үсә торган күкчәчәккә әйләнәләр. Минем хыялымда «үсә» торганнары да бар – карандаш белән ак бүзгә рәсемнәрен ясыйм, аннан чигәм. Юкәгачтан ясалган сандыгымда чигүле мендәр тышлары, карават япмасы, ашъяулык таслап салынды.
Әбекәйләр кипкән җир җиләге салып чәй пешергәннәр икән. Җиз самоварга менеп кунаклаган таш чәйнектән хуш ис таралган. Борынны кытыклый. Мич алдында, утлы кузда пешкән юка белән чәй эчәбез. Аңынчы әле миңа «хезмәт хакы»н эшләп алырга туры килә. Хәреф танырга, укырга бик иртә өйрәндем. Әбекәйләр «Мең дә бер кичә» китабыннан укыган әкиятләрне сөйләтәләр.
Кече якта – әби-чәби җылыга тиенеп, хәзинәдә барынча сыйланып, оекбаш-бияләй бәйли, җегерли. Олы якта җитү кызлар. Ә инәй соң, инәй?! Ул кая? Ул, ул мин йокыдан торганда эшкә киткән, мин йокларга ятканда әле кайтмаган була. Авылда нинди эш бар – барысын сыдырып эшләп бара минем инәй.
Ахшам алды. Өйдә хатын-кыз таифәсе мәш килә. Картинәй учак алдында каз маенда йөздереп коймак чыжлата. Мичтәге чүлмәктә тары ярмасы белән каз итеннән өйрә пешә. Исе! Бөтен авылга җитәрлек. Ахшам кергәч авыз ачарга җыенабыз. Күрше әбекәйләр дә кергән. Мин – бәләкәй яктагы тәрәзәгә күз салам – инәй күренмиме? Сарсаз күперен чыгып киләләр – бер төркем хатын-кыз эштән кайта.
***
Безнең урман – карурман түгел, әмма ул – бай. Чикләвеклеге, җиләкле аланнары, бөрлегәнлеге, миләше-баланы, шомыртлыгы, кыргый чиялеге... Зирекле күле! Хуш исле печәне! Киселгән бер агач урынына ике-өч үсенте шытым бирә иде анда. Урман – Аллаһ бүләге, ач үлемнән саклауда аның өлешен сөйләп бетерерлек кенә түгел. Шунда булган нигъмәткә шөкер итеп яшәдек. Ә теге мылтыклы явызга торна ите кирәккән. Тиз тотты ялгыз торна каргышы аны.
Карурман булмаса да, урманыбызда адаштыра-саташтыра торган урын бар иде. Ул урында кеше әйләнчек сарык шикелле йөри дә йөри бер урында әйләнеп тә тулганып. Әнә шунда барып капкан теге кеше кыш көнендә. Атна буе күренмәгәч, аны эзләргә чыкты авыл халкы. Авыл халкы дип инде, ул чорда хатын-кызлар, үсмерләр дә, әби-бабайлар инде. Әнә шул урыннан барып таптылар аны. Аланлыкны тап-такыр ясап бетергән – әйләнеп йөргән дә йөргән. Катып үлгән.
Кабергә шул көе – бөгәрләнгән көе куйганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк