Диңгез кичкән бәхет...

Кешене яхшырак аңлыйм дисәң, ул узган юлдан үтеп кара, диләр. Әйтәсе сүзеңне аннары әйт. Тик минем бәяныма ак кәгазь битенә язып булырдайлары гына керде: кәгазь битләре ул кичергәннәрнең барысын да күтәрә алмый. Тормыш катлаулырак...
Мин бит ул чакта шулай тиеш дип белдем... Бездән алда укыган чуаш группасында да өйләнешүчеләр булган. Аларның да балалары туган. Алар да аны «Дом ребенка»га биргәннәр. Укытучылар шулай диделәр...
Бала тудыру йортыннан ук Ләйсәнен «Балалар йорты»на озатып калган Әнисә шул көнне үк училищега, дәресләргә йөгерә. Читтән караучыларга унтугыз яшьлек яшь әнинең тормышы әллә ни үзгәрмәгән кебек тоелгандыр: иртән ул дәресләрдә, кичен репетицияләрдә. Ачы таңнан әллә кайдагы «Балалар йорты»на кызын имезергә йөгергәнен, репетицияләр арасында аулак почмак табып, әрнешеп тулган күкрәкләрен саварга утырганын, тамчысына кадәр кадерле булган ул сөтле шешәне кысып тотып, кичләрен кабат бәләкәче янына ашыкканын азлар белгәндер. Ә күңелдәгесен... «Яшьлегем белән күп нәрсәне аңлап бетермәгәнмен», – дисә дә, өзгәләнүләр әлбәттә, булган.
– Оныгын күрергә дип авылдан кайнанам килде.
Ә балалар йортын карантинга яптылар! Ике айга! Грипп вакыты иде. Тәрәзә янына барып бастык та ул елый, мин елыйм...
Әнисә бикле ишекләр артындагы кечкенә кызчыгын сагынып елагандыр, ә авылдан ук җыенып килгән кайнанасының күз яшьләре аларның икесе өчен дә коелгандыр: япь-яшь килеш шундый сынаулар кичәргә мәҗбүр булган килене дә, шулкадәр юл узып килеп, кулына алып сөя дә алмаган оныгы да жәл тоелгандыр аңа... «Ярдәм итә алмыйм», – дип тә үртәлгәндер.
...Актаныш районының Пучы авылы кызы ул Әнисә. (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элеккеге артисткасы Әнисә Сабирова (Әнисә Сабир) турында сөйләвемне кемнәрдер, бәлки, инде аңлап та өлгергәндер.) Гап-гади гаиләдә үскән. Әти-әниләренә белгертмичә генә кечкенәдән үк «артист булам» дип хыялланган. Кызларының Казанга укырга дип әлеге хыял артыннан киткәнен өйдәгеләр аңламый да кала. Әнисә үзе исә, ул елны җыелган төркемне Мәскәүгә, Щепкин исемендәге Югары театр училищесына укырга җибәрәчәкләрен белмичә, юлга кузгала. Актаныштан Казанга самолет очкан вакытлар әле: күрше утыргычтагы кыз да театр училищесына бара булып чыга – икәү фатирга урнашалар, икәү имтиханга китәләр. Аңа кадәр әле Марсель Сәлимҗанов һәм театрның унлап артистыннан торган комиссиягә үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәтәләр.
Группада алар унсигезәү булалар. Булачак ире аңа беренче көннән үк күз сала. Әнисәдән сигез яшькә олы егет кызны башкалардан карчыга кебек саклый: берәүне дә якын китерми. Өченче курста укыганда алар өйләнешәләр. Аннан Ләйсән туа.
– Дәресләр иртәнге тугыздан кичке тугызга кадәр. Академик ял алу мөмкин түгел – ике елдан училищеда тагын татар студиясе булыр дигән өмет юк... Ләйсән «Дом ребенка»да сигез айга кадәр яшәде. Әмма хәзерге акылым булса, мин баламны анда һич бирмәс идем... Начар карамаганнардыр анысы. Әмма ана җылысы барыбер җитмәгәндер. Хәзер Айданны кулыма алып яраткан саен, Ләйсәннең кечкенә чагын уйлап, аны жәлләп, җаным елый...
Ниһаять, диплом кесәдә! Кызын кочагына кысып, ире белән Казанга кайтып төшкәндә Әнисә, мөгаен, шөкер, сынауларны кичтем, дигәндер. Сөенергә иртәрәк икәнен кайдан белсен соң ул?!
Юк, эшкә кая урнашыйк икән дип бәрелеп-сугылып йөрүләр булмый анысы. Икесен дә Камал театрына кабул итәләр. Беренче рольне режиссер Дамир Сираҗиев ышанып тапшыра, икенчесен – Празат Исәнбәт. Марсель Сәлимҗанов рольләр бирә башлаганчы бер-ике ел уза әле. Халык исә ул арада Әнисәне «Язгы аҗаган» (Мәхмүт Хәсәнов) телеспектаклендәге Гөлүсә роле аша танырга, яратырга өлгерә. Аннары Фәрит Бикчәнтәев кайта һәм «Казан егетләре»н (Мансур Гыйләҗев) куя. Әнисә анда – Асия. «Хуҗа Насретдин»да (Н. Исәнбәт) – Сәлви, «Галиябану»да (М. Фәйзи) – Рабига, «Җимерелгән бәхет»тә (А. Островский) – Оля, «Идегәй»дә (Ю. Сафиуллин) – Ханәкә, «Ике хуҗаның хезмәтчесе»ндә (К. Гольдони) – Смеральдина... Әнисә Сабир турында: «Үсеп килүче көчле драматик, лирик пландагы яшь артистка», – дип сөйли башлыйлар.
Анда – сәхнә артында, тамашачылар күзенә чалынмаган башка дөнья да бар: бер артистның икенчесенә аяк чалулары, көндәш, конкурент санаулар, берсе икенчесен юкка чыгарырга тырышулар... Ирен – талантлы яшь артистны да юлларында киртә итеп күрүчеләр табыла. Ул арада йомшак ягын да сизеп алалар: төрле сәбәпләр табып, хәтта, төнге икеләрдә кунакка килеп керүләр ешая. Иртән әле айнырга өлгермәгән кешенең репетициягә бара алмавы билгеле бит инде... Аракы сөреме белән аңы томаланган ирнең бик еш хатынына кул күтәрүен исә ул «дуслар» белмәмешкә салыша...
Нишләтәсең, эчтеме, икенче кеше була да куя. Тоташ мәхшәргә әйләнгән төннәр бер-берсенә кушыла. Әмма түзүнең, сабыр итүнең дә чиге була шул. Шундый төннәрнең берсендә үз уемнан үзем куркып сискәнеп киттем: «Йокласын да, аяк-кулларын бәйләп, башына берәр нәрсә белән сугам...» «Әнисә, нишлисең?! Синең кечкенә балаң бар!» – дидем үз-үземә...
Һәм ул өч яшьлек кызын җитәкләп өйдән чыгып китә. 29 декабрьнең салкын төне була ул...
Аннан театрда партбюро җыялар. Яшь гаиләгә биргән фатирда кемне калдыру мәсьәләсен хәл итәләр. Ир хатынны гаепли: «Аңа ирек кирәк! Миннән китеп ирекле булмакчы ул!» – ди. Ә хатын, үзен яклыйсы урынга, елый да елый гына... Соңгы сүзне күренекле артистка әйтә: «Алай ирек дип бик хыяллангач, Әнисә тулай торакка чыксын!»
Шулай итеп, фатирда ул кала (талантлы ир-егетләр гел хөрмәттә!). Тик театрда элеккеге ире инде тагын азга гына тоткарлана – безне капчыкта озак саклап булмый – озаталар... Кемнәрдер өчен юлдан киртә алына.
Ялгыз бала үстерүләре җиңел түгел. Артист халкына бигрәк тә. Соң кайтулар, гастрольләр... (Ләйсәннең җәйләре авылда уза, ә башка вакыт сеңлесе Фәнүсә, дус кызлары ярдәмгә килә.) Акча җитмәүләр...
2001 елны Камал театрын Финляндиягә икенче тапкыр гастрольгә чакыралар. Бу юлы Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» комедиясен алып баралар. Әнисә анда Нәсимә ролендә уйный. Артистларны фин татарлары, отельгә түгел, урман эчендәге дачаларына урнаштыралар. Соңгы кичне кунаклар өчен бәйрәм оештырыла. Аралашулар караңгы төшкәнче бара.
Әнисә янына Зирәк килеп басканда учактан төшкән ут шәүләсе инде бөтен кешенең дә йөзен яктыртмый башлаган була. Сөйләшеп китәләр. (Зирәкнең нәсел тамырлары Ютазы якларыннан булып чыга. Әнисе Гәүһәр Туганайның шигырьләре «Казан утлары» журналында да басылып чыккан. Ачлык елларында, бер балабыз булса да исән калсын дип, әти-әнисе аны фин ягына китүче туганнарына ияртеп җибәрәләр.) Сүз арасында Зирәк аның яшен сорый. «Кырык», – ди Әнисә.
Ә үзенең утыздан яңа узган чагы! Нигә шулай әйткәнен аңламый да кала. («Язмыш инде...» – бүген дә әле ул шулай гына дия ала.)
Иллесен тутырган ир башканы уйлаган икән (сорауны юкка гына бирмәгән!): Казанга ул һәр кичне шалтырата башлый. Гел уйнап-шаяртып сөйләшәләр. Шуңа күрә Яңа ел төнендә Зирәкнең: «Миңа кияүгә чыгасыңмы?» – диюенә дә, Әнисә: «Чыгам! Нигә чыкмаска?» – дип җавап бирә. («Шундый җитди әйберне телефоннан хәл итәр дип кем уйлаган?!») Икенче шалтыратуларында ир инде туй турында сүз кузгата, Әнисәне ярәшелгән кешесе итеп санап сөйләшә. Кызы белән икесен кунакка чакыра. Шул очрашуларында Әнисә аңа үзенең яшен әйтә. «Син минем өчен бик яшь икән бит!» – дип, Зирәк башта аптырап кала. Аннан, бик озак уйланганнан соң: «Әйдә, бергә торып карыйк. Поездлар бит һәр көнне йөри – ошатмасаң китәрсең», – ди.
«Торып карар» өчен никахны рәсмиләштерергә кирәк, язылышалар. Аннан ярты ел виза көтәләр. Ярты ел буе Әнисә кызын көйли. Ундүрт яшьлек Ләйсән аяк терәп каршы килә: «Китмик! Мин класста староста, мине бөтенесе хөрмәт итә, дусларым, укытучылар мине ярата...»
Ничек яшәп китәләрме? Җиңел түгел, әлбәттә. Әмма Әнисә дә, Зирәк тә бик тырышалар. Киләчәккә планнар коралар, уртак бала турында хыялланалар. Зирәк Ләйсән белән бик тиз уртак тел таба. («Фин ирләрендә андый проблема, гомумән, юк. Балага мөнәсәбәт башка анда. Ләйсәнне дә Зирәк үз баласы кебек карады. Әтисеннән андый хөрмәт күргәне булмады кызымның. Безнекеләр аерылышкач, баланы белми дә бит».)
Ләйсәнне фин мәктәбенә бирәләр. Ярты ел эмигрантлар классына йөргәннән соң, аларны бер сыйныфка артка күчереп утыртырга тиеш булалар, ә Ләйсән, телне яхшы өйрәнгәч, үз яшьтәшләреннән калышмый, елын югалтмый. Әкренләп дуслар да табыла. Әнисә башта тел өйрәнә – курслар тәмамлый, аннан укырга керә.
Ә Зирәк белән яшь аермалары унсигез ел... Ул көннән-көн үзен күбрәк сиздерә. Кайчандыр ирнең үз бизнесы булган, тун кибете тоткан. Беренче хатыны – фин татары – белән аерылгач, Зирәк эшен югалта, өметсезлеккә бирелә. Хатыны белән сигез ел буе судлашалар – мал бүләләр алар. Ир инде дөньяны да, тормышны да күргән, яшәп арган... Бүген инде мәрхүм булган Зирәкне Әнисә бары әйбәт яктан гына искә ала. Әмма тормышлары барып чыкмый шул.
«Чемоданыңны җыярсың да, кире кайтып китәрсең», дип әйтергә генә җиңел. Ялгыз булса, әйе, китәр иде. Бала бар бит. Димәк, юлның башкасын сайлыйсы...
Финляндиягә килүенә дүрт ел булды дигәндә, Әнисә кызы белән урамда кала. Ике кулда – ике чемодан. («Зирәк белән безнең контракт бар иде: кем нәрсә белән килә, шуның белән китә».) Беренче төнне буш фатирда идәнгә газета җәеп йоклыйлар. Кая ул зарлану, баш өстендә түбә табылганга сөенә-сөенә төн кичәләр. Россиядән килгәннәрне фатирга кертергә берәү дә атлыгып тормый. Бер татарның фатирларны арендага бирүен белеп, Әнисә, аптырагач, аңа шалтырата. Беренче сорау: «Түли аласыңмы?» – була. «Түлим, ничек тә түлим!» Әмма милләттәшләр гел шулай киң күңеллелек күрсәтеп тормый шул. Аның каруы, каты бәгырьлелек адым саен очрый.
– Зирәктән җәй көне, каникул вакытында киттем. Акчасыз дисәм дә була. Мәхәллә каршындагы балалар бакчасында, моңарчы ике ел рәттән башкарган эшкә өметләнеп торган идем. Шул елны мине алмадылар. Ләйсәнне дә... Бер тиенгә тилмергәндә, андагы хезмәт хакы – 200 евро безнең өчен зур акча иде. Кызым белән санап чыгардык: бер көнгә 5 евробыз бар, аңа ипи дә чәй килә... Әрнедем инде... Ярты ел бик авыр яшәдек.
Укуымнан практика үтә идек, шунда хуҗа – фин кешесе: «Эшләргә теләмисезме?» – дип сорады. Сөенеп ризалаштым! Ләйсәннең лицейда бергә укый торган дус кызы опера театрында җыештыра иде. «Мин эшләп ардым, син теләмисеңме?» – дип, ул эш тәкъдим итте. Ләйсән көндез укый, кичләрен эшли башлады. Җан биргәнгә, Ходай җүн бирә ул...
Фин бизнес мәктәбен тәмамлап, эшкә урнаша Әнисә, фатир сатып ала. Бар нәрсәсен дә булдыра. Ул арада Ләйсән үсеп җитеп, татар егетенә кияүгә чыга.
Алан туа – Әнисә кырык яшендә әби була. Үзе хакында онытып, кызы, оныгы өчен яши башлаганда, Ходай аңа Айданны бүләк итә. Хәер, башта Марккуны әле.
– Хыялларымның берсе – күп балалы бәхетле зур гаилә иде. Оныгым туганчы бу хакта хыялландым әле, Алан тугач кына тынычландым. «Кырыкта инде бала тапмам, янадан кияүгә чыкмам», – дип, үз хыялларымнан үзем үк баш тарттым. Оныгым дип уяндым, оныгым дип эштән соң өйгә чаптым...
Йоклый алмый интегүләр онытылды. Бөтен нәрсәм бар, барыбыз да сау-сәламәт, бер җитешмәгән нәрсәм юк... Тормышымның шундый түгәрәк чагында Марккуны очраттым. Башта бик җитди карамадым аңа, вакытлы мавыгу дип үземне ышандырырга тырыштым. Әмма ул үзенең мәхәббәт ятьмәләрен тирә-юнемдә үрә торды. Балыкчы бит, диңгезче! Аучы! Дөнья күргән, чит илләрдә эшләгән, яшәгән, белмәгән нәрсәсе юк.
Танышуыбызга әле бик аз гына вакыт узган иде, Маркку мине 22 яшьлек улы белән бергәләп җилкәнле көймәдә Таллинга барырга чакырды. Нихәтле карышсам да, үзенекен итте, ризалаштырды. Матур юка киемнәремне киеп киттем. Диңгез кичкән кешемени мин?! Кузгалып киткәнче үк ул миңа күңел болгануга каршы дарулар эчерде, аптырадым... Хельсинки ярында безне иртән озатып калган кояш, тора-бара, болыт артына кереп китеп, җил-давыл кузгалды: көймәбез су өстендә йомычка кебек тирбәлә, җилкәннәре белән диңгезгә ятып ук бара! Тирә-якта биек дулкыннардан башка берни күренми... «Маркку биргән теге даруларны нигә күбрәк эчмәдем икән?» – дим.
Белгәннәремне укып, Ходайдан гөнаһларым өчен әллә ничә кат гафу сорап өлгердем. Ә алар улы белән икәү рәхәтләнәләр генә җилкәннәрне тегендә-монда борып, исләре дә китми... Көне буе бардык, кояш баеганда еракта Таллин төсмерләнә башлады. Менә шунда – туңудан сизми башлаган аяк бармакларымны уа-уа йон оекбашлар кигергәндә гашыйк булдым инде мин аңа...
Мөмкинлек чыккан саен мине нәрсәгә дә булса өйрәтә ул. Маррку белән беренче тапкыр балык тоттым, сквош уйнадым, роликлы тимераякта шудым, су мотоциклы, моторлы көймә йөртергә, ишкәкләр белән гади көймәдә, канотта ишәргә, гольф уйнарга да ул өйрәтте. Диңгез төбенә чумып, икәү «мәрҗән» эзләдек... Әмма бөтен хикмәт Марккунын мондый һөнәрләр белән тормышны бизәвендә генә түгел, ә миңа ышануында, мине шәхес буларак үстерүендә, канатландыруында. Шуларны уйлаганда, Мәскәүдә укыган елларымны искә төшерәм. Никадәр мөмкинлекләрне кулдан ычкындырдым анда. Француз теле өйрәнергә, гитара буенча дәресләр алырга теләгәч, янымда шундый терәк булмады. «Нәрсәгә кирәк инде ул сиңа?» – дип көлде генә «ир».
Әтиемнен вафатына бер ел булганда Маркку белән Татарстанга бергә кайттык. Гадәт буенча театрга кердек. Шамил абыйның исән чагы иде әле. Безне шундый җылы итеп каршы алды, күңелле итеп сөйләшеп утырдык, артистлар белән күрештек. Тәнәфестә очраклы рәвештә генә миннән интервью да алдылар... Марккуга бу сәфәр бик ошады. Элеккеге тормышымны яхшырак күз алдына китерә башлады. «Син туган илеңне, дус-туганнарыңны, яраткан эшеңне калдырып киткәнсең. Ничек тәвәккәлли алдың?» – дип гаҗәпләнде. «Аның каруы, мин сине таптым!» – дидем аңа. Нәрсәләр югалтканымны һәм ниләр тапканымны бары тик үзем генә беләм. Бәлки, әле кайберләрен белеп тә бетермимдер.
Ул сөйләшү вакытында тагын бер-ике елдан бәби алып кайтасым уемда да юк иде бит...
Кырык дүрт яшендә кабат әни була Әнисә. Айдан әтисе белән – финча, әнисе белән татарча сөйләшә. Төркиядә, Ак диңгез буенда, улына татарча эндәшүен ишетеп борылдым мин алар ягына. Тавышын алдарак таныдым: Әнисә Сабирова! Шунда ук «Язгы аҗаган»дагы Гөлүсәсе күз алдына килеп басты. Хәтерлибез, сагынабыз икән... Язмышын беләсем килә иде, менә очраштык... Сөйләтү, күңеленә ачкыч ярату – анысы вакыт эше булды.
Ә сәхнә... Ул инде артта калган. Бер җырдагыча: «Араларда еллар – киртәләр...» Без аны кабат яңа рольләрдә күрмәбез. Әмма мин күргән соңгы роле – кечкенә Айданның чибәр әнисе булу аңа шундый килешә иде!
«Сөембикә», № 3, 2015.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.