Логотип
Күңелеңә җыйма

Дәртле Бәдри тарихы

Хатын-кыз дөньясы бик серле ул… Әйе, без – гаҗәеп кызык затлар. Ир-атлар гына түгел, кайчак үзебезне үзебез дә аңламыйбыз. Андый мисаллар – адым саен...

Ә-ә-ә-й, сезнең дә шулдыр инде ул! Икенче атнаның шимбәсендә күрешәбез дип аеры­лы­шасың да, ярты ел очраша алмый тилмерәсең. Кем белән дип – ахирәтләрең белән инде. Без бит ирләр түгел: эш көне тәмамлануга хатынга шалтыратып, фәлән-фәлән белән эш буенча күрешеп сөйләшәсе бар (әле аны нинди төксе һәм рәсми тел белән әйтүе!), дия алмыйбыз. Бакчадан баланы аласы бар, олысын секциядән каршылыйсы, кибеткә ипигә-сөткә сугыласы... Кайтасың – бер кул белән ашарга пешерәсең, икенчесе белән идән сөртәсең, бер колак белән – кечкенәсенең көнлек яңалыкларын, икенчесе белән олысы­ның зар-үтенечләрен тыңлыйсың. Кичә Әминәсе ак күлмәгенә нәрсәдер тамызган – аны иртән җебетергә салып киткән идем... «Юып-элеп куярга онытмаска ки­рәк!» – дип үзалдыңа сөйләнеп – исеңә төшереп аласың. Нинди дус кызлар кайгысы монда! Кичке уннар тирәсендә, метр ярым кой­рыгыңны сөйрәп, караватка барып ятканчы ук йоклап китәсең... Ә бит күңелебез белән һәммәбез дә һаман унсигез­дә! Юк-юк та, ахирәтләр белән очрашасы, дөньяларны онытып көлешәсе, яшьлектәге кебек, юләр сатып, паркларны урыйсы килә!.. Дефффочка булып!..

Шундый көннәрнең берсендә, ниһаять, дус кызлар ча­ты­на барып җитәсең бит, әй! Синең шикелле үк тормыш мәшәкатьләренә чумган ахирәтләрең белән телефоннан кызып-кызып сөйләшергә-гөрләшергә керешәсең: «Әнекәйгенәм, кайчан соңгы тапкыр күрештек без? Әллә Яңа ел алдыннан инде...» Аннан телдән теге җөмлә чыгып оча: «Әйдә, иртәгә матур кичке күлмәкләрне, биек үкчәле шпилька туфлиләрне киеп ресторанга җыелышабыз да иртәнге дүрткә кадәр рәхәтләнеп утырабыз!» Онлы кулларын тастымалга сөртергә дә онытып, телефонга килеп тотын­ган ахирәтләрең бу тәкъдимне кызып-кызып күтәреп ала: «Барабыз! Таң атканчы биибез! Кыз чактагыча!» Кемдер чүмәлә итеп өеп куйган чәчен таратып ташлый, кемдер бүлмәгә кергән бала-чагасын чыгарып җибәрә, ул арада кемнеңдер плитәгә куйган бәрәңгесе көя, сөте ташый... Иртәгә үк кичке җидедә кызыл иннекләребезне сөртеп, бер чиләк хушбуй коенып, шпилькада ресторанга барырга килешәбез!

Кичке ун җиткән икән бит инде: диванга арка терәгән килеш кенә шулай дәрт-дәрман чәчеп утырасың да йокларга кереп китәсең. Һәм... иртәгә нәрсә киясеңне уйларга керешәсең. Ыслушааай... Яңа күлмәк алмаганга да йөз ел икән бит инде!.. Ярар, дисең, теге гасырда алган, нибары бер тапкыр Камал театрын күрү бәхетенә ирешкән күлмәгемә сыярмын әле, дип, изрәп йоклап китәсең. 

Икенче көннең киче. Очрашуга чыгып китәм дигәндә генә, күз тагын теге биек үкчәләргә төшә... Бер – туфли­ләргә, бер инде носки киеп куеп кияргә өлгергән аягыңа карыйсың да, кроссовкаңа үрелә­сең. Мода дип, кроссовка белән күлмәк киюне гомергә аңламадым, иң җайлысы – джинсы белән ки-и-и-ң капюшонлы худи... 

Ресторанга җыйналып беткәндә теге биш дәртледән өчәү генә кала: бер­сенең кан басымы күтәрелгән, икенчесе кичке ашын пешерергә өлгермәгән, өченчесе... Килүчеләр барысы да алдан сөйләшеп куйган кебек – чалбардан, тигез табанлы тәпечки – лофер, кроссовкидан булып чыга.
И-и, кызып-кызып гапләшә башлый бу өчәү: «Ирләргә әйтелде – безне борчымаска, бүген иртәнге дүрткә, ну ярар, өчкә кадәр йөриячәкбез! Рәхәтләнеп дискотекада биербез! Болай да сирәк күрешәбез! Аш бүлмәсендә генә ятарга ярамый бит инде! Гомер буе ир һәм балалар көен көйләргә генә димәгән! Канса да наканис!..»

Официант шәраб тәкъдим итә. Өчебез берьюлы: «Юк!» – дибез. Чәйдән тәмлесе булмас! Аның янына салат, кайнар ризык килә. Кара чәйне – яшеле, анысын кабат карасы алыштыра. Сүзгә ияреп, өченче кисәк торт та шуа. Юк, тазартмый, билгеле, ниш­ләп тазартсын – зур кисәк түгел бит ул!
Уннар тирәсендә зерә дәртле Бәдриләрнең авызлары ачыла башлый, әмма барыбер сөйләшәбез. Ирләрне сүтеп җыябыз, мәктәп темасына да кереп чыгабыз, балаларның уңышлары белән дә бүлешәбез, бер бетмәс өйдәге эшләрдән да зарланышып алабыз... Аннан: «Исән-сау гына булыйк!» – дип төгәлләп куябыз. Инде башта бер генә уй кала: тизрәк йомшак-җылы караватка кайтып авасы иде! 

Иртәнге дүрттә дискәтүкләрдә ут яндырып биергә хыялланган супер дәртле Бәдри–Җәлилова унберенче ярты дигәндә өенә кайтып та утыра. 
«Мин сине иртән генә көткәнием», – ди берәү. Көлә ачуны китереп... Ә мин сюрпризом! Пелүс утыз эсселеге белән кыздырган майдан соң килгән салкын июнь шикелле! Төн уртасында авыз ерырга да кирәкми. Минем дәртле Бәдри үз урынында! Тик менә дәрман гына...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дефффочки дигән сүз ошады.Оста язылган,үземне таныдым,рәхмәт Гөлнара.

    Хәзер укыйлар