Логотип
Күңелеңә җыйма

Чын исеме – Гөргөри

Тәгәрмәчләргә чакрымнарны урап үткәргән көннәр язучы кавеме өчен елга сирәк килә торган мәшәкатьле бәхет иде. Ул командировка дип атала, ягъни син гаилә тозагыннан котылып, беразга үз-үзеңә командир буласың. Моңа яңа җирләр белән танышу да, халык белән очрашу киеренкелеге дә, үзара уйнап-көлеп, мәзәкләр чыгарып йөрү ваемсызлыгы да керә.

Менә без Азнакай якларына (1975 елның кыш башы) – аз да түгел, күп тә түгел – бишәү килеп төштек. Казаннан. Олы яшьтә булуына карамастан, җилкенеп, каядыр чыгып китәргә һәрвакыт атлыгып торган Рәйсә ханым Ишморатова, җиз тутлы йөзенә сирәк елмаю чыгарган Рөстәм Мингалим, җырлап бетереп сәхнә артына чыккач, башка артистлар кебек сүгенә белми торган зыялы ханым Җәваһирә Сәләхова, боларны оештырып алып чыгучы – мин һәм... шушы чуар төркемнең җаны –  Гәрәй Рәхим.  
Клубларда халык шыгрым. Гәрәй Рәхим, юка гына китабын залга күрсәтә дә:

«Бу – минем беренче китабым, «Чәчәк сатучы малай» дип атала. Бәясе өч тиен, – ди. «Өч тиен» дигән сүздән шагыйрьгә хөрмәт йөзеннәнме, халык аптырабрак кала, тыенкы гына елмаючылар да берән-сәрән генә күренә. – Шушы китабым чыккач, – дип дәвам итә Гәрәй, – бик тә әче телле Мөдәррис Әгъләмов дигән шагыйребез мондый эпиграмма язган:

Рәхимсез Гәрәй Рәхим бу,
Чын исеме Гөргөри.
Өч тиенлек китабы бар,
И пычагым кергери.

Шул мәлдә зал шартлый. Кул чаба-чаба көләргә тотына һәм Гәрәй Рәхимне бер сулыштан яратып өлгерә.

Инде бу очрашулардан соң ничә еллар үткән югыйсә, Азнакайга кайтсам, теге өч тиенлек китап язган Гөргөри нишли?» дип, үзен әле дә сагынып искә алалар.

Азнакайда үтәсе көннәребез минутынача бүленеп куелган иде. Эшен дә эшлибез, иртәдән алып төн урталарына кадәр, мәзәк табып, сулышка капканчы көлешәбез дә. Соңгы көнне Мәхмүт ага Хәсәнов өендә мәҗлескә җыелдык. Бер ягына – хатыны Мәрьям ханымны, икенче ягына Җәваһирә ханымны утырткан Мәхмүт ага өстәл башында хан кебек рәхәт чигеп утырды. Табынны алып баручы – аның вәзире сыйфатында Гәрәй Рәхим иде. 

Гәрәй белән күрәселәр әле алда булган икән... 

1982 елда мин Максим Горький исемендәге Әдәбият институтының Югары курсларына укырга кердем. Гәрәй Рәхим ул чорда Мәскәүдә яши, фатирлы, машиналы, тулы хокуклы башкала кешесе иде. Аның киңәшен тотып, институтның Добролюбов урамындагы тулай торагының җиденче катыннан «татарлар» бүлмәсенә урнаштым. Безгә кадәр укып киткән Туфан Миңнуллин, Гәрәй Рәхим, Ризван Хәмидләрдән мирас булып күпме савыт-саба, кирәк-ярак калган, хәтта суыткычы да бар. Нәкъ тәрәзә каршында – Останкино манарасы.
– Ава-нитә калса дип курыкма, мин ике араны адымлап үлчәп чыктым, – ди Гәрәй Рәхим шаяртып. – Ауган сурәттә, Останкиноның очы тәрәзәнең тышкы өлгесен ватып, 7 миллиметр гына керәчәк, зыян салалмый.

Гәрәй Рәхим бу чорда Сергей Михалков кул астында РСФСР Язучылар союзының төрки халыклар әдәбияты буенча әдәби консультанты булып эшли иде. Институтта дәресләр беткәч, мин аның эшенә барам. Казан сагындыра. Гәрәйнең юмартлыгыннан файдаланып, казна хисабына телефон кызганчы сөйләшеп, Казандагы дус-ишләрне бер селкетеп алам. (Соңыннан Гәрәй: «Ике ел эчендә бер машиналык сөйләштең син телефоннан, шул кирәк урыс акчасына», – диде.) 

Эш урынында Гәрәй Рәхим Чабаксар, Казан, Уфа язучылары, сәнгать әһелләре өчен үзе бер илче иде. Китап чыгару нияте белән килгәнсең икән, ул сине нәшриятлар буйлап йөртә, кирәкле кешесен табып сөйләшә, кунакханәгә урнаштыра, Иҗат йортына урын табып бирә, иҗади командировкаларны юллап куя. (Чукоткага, Командор утрауларына барам дисәң дә, ул елларда Мәскәү оешмасы акчаны мулдан түли иде, кыскасы, һәммә кешегә яхшылык кылып, үзенә савап алу кебек олы җанлылыкка ирешкән Алла бәндәсе иде ул.)

Киеренке эш сәгате беткән мәлләрдә Гәрәйнең машинасына утырып, Мәскәү буйлап чыгып китәбез.
– Син машинаңны улатып кузгатма, әнә Мөсәгыйт Хәбибуллинның мотор тавышы да ишетелми, – дим аңа.
– Нәрсә, ул кабызмыйча гына йөримени?! – ди Гәрәй. – Ул бит – тумыштан шофер... Хәтсез акча да эшлим инде югыйсә, гонорарлар да алам – баеп булмый. Шушы «Жигули» ашап бара. Ике машиналык акча чыкты инде үзенә...

Шулай сөйләшә-сөйләшә, алты рәтле гаҗәеп киң урамнан җилдерәбез. Эреле-ваклы машиналар дәрьясыннан йөзеп кенә барасың шикелле. Бар да тыныч иде кебек... Кинәт юл кырыннан, асфальттан яралган шикелле, ГАИ хезмәткәре калыкты да йөзләрчә машина арасыннан Гәрәйнекен табып алып, бармагын изәп чакыра башлады.

– Менә тагын мин икәнен күреп алды инде, – дип, Гәрәй теш арасыннан «с» авазын кысып, имгәтеп чыгарды. Бу аның үзенчә сүгенү рәвеше иде. Яктылыкны каплауны җенем сөйми, дип, алдагы йөк машинасын өнәмичә, икенче сызыкка чыккан иде ул, шул ярамаган икән, Гәрәйнең бумажнигын тагын 15 тәңкәгә ябыктырып, ары кузгалабыз...

Шолохов үлгән көн иде (1984 елның феврале). Радиолар сагышлы музыка бирә башлады, кайгылы хәбәр әле икенче көнне генә илгә таралачак, мәскәүләргә инде миллион колактан таралып өлгергән.

«Москва» кунакханәсендә Туфан Миңнуллинның болын чаклы люкс номерында гәпләшеп утырабыз. Гариф Ахунов «Тын Дон»ның яшьлегендә үзе тәрҗемә иткән кайбер өзекләрен дулкынланып, яттан сөйли. 

Шул көннәрдә генә «Литературная газета»да Шолоховның соңгы интервьюсы басылып чыккан иде. Анда ул «Тын Дон»ның баштагы нөсхәсен, тел ягыннан нык эшкәртеп, шивә сүзләрдән арындыруын әйтә. Шивә дигәне татардан кергән сүзләр булган икән...
– Казакларның төп өлеше татардан чыккан инде. Романында «хутор Татарский» дип тиккә атамагандыр Шолохов, – ди Туфан Миңнуллин, яңгыравык тавышын бүлмә киңлекләренә таратып.
– Казаклар шул ук керәшен татарлары инде, – ди Гәрәй Рәхим, шаяртып.
– Кайбер авылларда, бәлки, тел, гореф-гадәтләр сакланып калгандыр. Университет студентларын фольклор җыярга җибәрергә кирәк, – дим мин.
– Аларның кыпчак икәнен православие дине оныттырган инде, – ди Туфан,  – кушаматлары да мишәрдән кергән бит югыйсә. Кацак, Качак, Казак...

Төнге сәгать берләр тирәсе җиткәч, Гәрәй кайтырга кыбырсый башлады. «Урын җитәрлек, кайтып йөрмәгез, җитмәсә – рульдә...» – дип, Туфан Миңнуллин кыстап караса да, Гәрәй, иптәшкә мине дә ияртеп, җитез генә кузгалды.

Төн уртасы. Киң урамнар. Ник бер хәрәкәт булсын. Машинада Гәрәй белән җай гына сөйләшеп кайтабыз. Кинәт... туры гына барган уңайдан машинабыз чалыклый башлады, әле уңга, әле сулга ташлана торгач, шома бозга эләктеме, кырт борылып, урам кырыендагы мәһабәт йортка таба жуылдап очарга тотынды. (Гәрәй тормоз урынына газга баскан икән.) Машина, алагаем тизлек белән гөрселдәп, алгы тәгәрмәче белән бордюр ташына килеп бәрелде (ярый әле бәйләнеп утырган идем), йорт диварына бер метрлар кала, кырт борылып, уң тәгәрмәчләрен дә эчтән бәрдереп, тротуар буйлап йөз метрлар барды да туктап калды. Секунд эчендә булган бу мәхшәрне без башыбызга да сыйдыра алмый калдык. Ул арада әллә каян гына милиция машинасы килеп чыкты. Төштеләр. Шаккатып карыйлар. Алгы тәгәрмәчнең берсе, киселеп, шакмак булган, арткы тәгәрмәчләр дә ямьшәеп беткән.

– Бүген Шолохов үлгән көн. Барыбызга да уртак кайгы килде, шуны искә алып утырдык та... – дип, Гәрәй СССР Язучылар союзы билетын чыгарып күрсәтте. Тегеләр әллә ни бәйләнеп тормады, тәгәрмәчне тиз генә алмаштырырга ярдәм иттеләр дә Гәрәйнең 25 сумын кесәләренә шудырып китеп бардылар.

Әкрен генә без дә кузгалдык. Машинаның көе киткән, уңга каера. Ерактан ук ГАИ хезмәткәрләрен күреп алдык. Сәер генә ыңгырашып килгән  машинаны туктатмый кала димени. Гәрәйне автобуска утыртып каядыр алып киттеләр. Мин берьялгызым калдым. Урам шомлы. Ярый әле салонда җылы, музыка уйнап тора. Сәгать ярым вакыт үткәч, автобус янә күренде. Ни өчен Гәрәйне озак тотканнар дисәм, хикмәт шунда икән: карап торышка ук Савва Морозовлар чорындагы урыс купецы шикелле. Шәп якалы күн пәлтәдән, мул сакал-мыеклы, зәңгәр күзле...  Документларда Григорий Васильевич... «Нишләп болай мәзәк сөйләшәсең, исерек диеп тә булмый, аек та күренмисең шикелле», – дип, милиционерлар бәйләнә башлагач, Гәрәй үзенең татар икәнен әйтә. «Ах, син безне 300 ел иго астында изгән татармыни әле, хәзер без сиңа күрсәтәбез!» – дип адарынган «җантимер»ләргә Гәрәй, чын тарих ул болайрак дип, ата-бабаларыбызның үткәне хакында сәгать буе сөйләп, тегеләрне авызына караткан икән. Шулай итеп, ул аз гына түләү хисабына машина йөртү таныклыгын саклап калды. Күпмедер вакыт үткәч, Гәрәй белән теге бәрелгән урынны барып карадык. Бордюр ташы тәбәнәк куелган булса, 9 катлы йортны сөзеп, урталай бөкләнәсе булганбыз. Ходай саклаган... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар