Яшьли чукрак калган егетнең мәхәббәт тарихы ахыры. Фәгыйлә ШАКИРОВА язып алды.
(Ахыры. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/chukraklar-da-yarata-bel)
(Яшьли чукрак калган егет тарихын Фәгыйлә ШАКИРОВА язып алды.)
Сыйныфташлар югары уку йортларына керергә әзерләнә башлады. Минем дә медучилищега керергә ниятем бар иде. Үзенең кызы да шунда укый торган укытучы апа имтиханнарга әзерләнергә булышам дигән иде. Укый да алыр идем, бәлки, әмма кайда эшкә алалар миндәй чукракны? Шулай итеп, сыйныфташлар укып йөргәндә, бәгъзеләре армия хезмәте үткәндә мин гади эшкә урнашып, җиң сызганып эшли идем инде. ВУЗда белем алу хыялда гына калды.
Кешеләр армия хезмәтеннән кайтып, укып бетереп өйләнешә, насыйп ярларын табып кияүгә чыга башлады. Гаиләләр корып җибәреп, балалар үстерә, тормышларын бөтәйтә башлады әкренләп. Миңа да игътибар итүчеләр булмады түгел, булды
Тик колакларым ишетмәгәч, кешеләрдән читтәрәк йөрергә тырыштым. Ояла идем бу хәлемнән. Үзләре саңгырау булып караганнар гына беләдер никадәр авыр икәнен. Кешенең ни әйткәнен аңларга тырышып азаплану коточкыч әйбер бит ул.
Әңгәмәдәшеңнең күрсәтмәскә тырышып мыскыллы елмаюын күргәч, үзеңне полный кретин итеп тою тагын да көчәя.
Кайберәүләр мыскыл итү өчен махсус килә яныңа. Иптәшләре читтән хихылдап, бу күренешне күзәтә, ә тегесе аның саен ирәя: ишетмәвеңнән тәм табып, тәмам театр куя. Син исә сүзнең ни хакында барганын да белмисең, мимикага карап, кешеләрнең күз карашларының мәгънәсе, реакциясе аша аңышсаң да. Кеше янында сиздермәсәң дә, үртәлү, башны бәрә-бәрә, ишетмәс колакларга суга-суга үксеп елаулар еш була иде. Бөтенесен йөрәгең аша үткәреп, үз-үзеңне ашау бу. Шулай комплекс неполноценности барлыкка килә дә инде.
Кая монда кызлар янына бару, Фәгыйлә?! Кызганулы карашлар астында мескен хәлгә төшәр өченме? Бер-берсенә астыртын ымлап, көлешеп утырганнарын күрмәмешкә салышып, юкка өметләнеп утырыр өченме?
Шулай итеп, мин бөтенләй кич чыкмас булдым. Бүтән шөгыль табарга кирәк иде.
Эшемдә исә кабул иттеләр: тырышлыгымны, карусызлыгымны, ихлас булуымны күрделәр чөнки. Мин коллективка кереп киттем. Җитәкчеләрем дә, мине алыштырып эшләүче егет тә әйбәт карашта иде. Кулдаш егет беркайчан да кимсетеп карамады, әле дә тиң күрә. Кешегә салынырга җыенмавымны, киресенчә, булышырга, ярдәмләшергә әзер торуымны күреп, үз араларына алдылар. Рәхмәт аларга.
Үзең кебек начар ишетүче яки саңгырау кыз табып өйләнү турында уйлап та карамадыңмыни диярсең, Фәгыйлә. Әйе, андый гаиләләр белән инетта аралаштым мин. Алар бар. Яшиләр, эшлиләр, балалар үстерәләр.
Мәхәббәт, хыянәт ачысы, гашыйк булу, аерылышулар, кабат кавышулар, тугърылык, мыскыллы карашлар безгә, чукракларга да ят түгел. Шул ук хисләр, үзара мөнәсәбәтләр, каршылыклар, дуслашу, ярату безгә дә ят түгел.
Безнең бары сайлау мөмкинлеге чикләнгән. Без булганына риза булып, шул хисләрне сүрелдерми саклап яшәү яклы, дустым.
Классташлар балаларын башлы-күзле итә башлагач, мин дә эзләп карарга булдым насыйбымны. Ният иткәч, көтмәгәндә газетада бер танышу игъланына юлыктым. Кыз Казанныкы. Чукрак-телсезләр мәктәбен тәмамлаган. Әмма дә ләкин бер ләкин бар – кыз миннән 8 яшькә диярлек кече. Кияүгә чыгар вакыты үтеп бара, яшь арасы аны куркытмады. Башта телефоннан смс языштык. Аннары ВКонтакте челтәрендәге битләребезгә сылтама биреп, язышу-аралашуны инде личкада дәвам иттек. Кыз фотоларында искиткеч чибәр. Бик итәгатьле, тәрбияле. Баштагы мәлләрдә язганнарын авырданрак аңласам да, ( сүзләр генә, кушымчалар юк диярлек. Җөмләләр төрләнми. Кыз глухонемая бит, рус телендә сүзләрне ничек ятлаган – шулай яза.) бераздан табигый фикерләү сәләтем белән бөтенесенә төшенеп укый башладым. Әнидән дә яхшырак аңлыйсың мине дип яза иде.
Аралашу дәвам итте, мин гашыйк була баруымны аңладым. Аның белән тормыш кора алачагыма ышанычым зур иде. Үзе дә кафеда эшлим дип яза, әнигә ярдәм итми булмый дия иде. Мәктәптә укучы энесе бар. Әниләре белән генә яшиләр.
Акча җитми дигәч, телефонына акчалар салгаладым. Тиктомалдан кафедан куылгач та, юатып, чын күңелдән рухи яктан таяныч булдым аңа. Ул чак инвалидларны эшкә алган эш бирүчеләргә льготалар каралган булган. Ул льготалар бетерелгәч, бу кызый да шул дулкынга эләгеп эшен югалткан инде. Боларны, әлбәттә, соңрак белдем.
Шулай язышып, елдан артык вакыт үтте, кыз нигәдер очрашуны суза килде. Киләчәккә планнар төзедек, елмайдык-көлдек, икебезне дә матур тын бухтада бәхет җилкәннәре киерелгән тормыш корабы көтәдер кебек иде. Офыкта кояш баешын бергәләп озатып калырбыз, иртәнге таң нурларын да бергәләп каршы алырбыз кебек иде. Гашыйк җанымны кызның икеле-микеле сүзләре, кайчак бөтенләй дәшмәве сагайтмады шул. Күңеле түрендә саф сөю гөлләре чәчәк атып утырган романтик табигатьле, эчкерсез саф хисләр эчендә яшәгән егет өчен хыянәт дигән әйбер кайдадыр Каф таулары артында була торган әкияти төшенчә иде бары.
Һәм, ниһаять, килде ул көн! Кыз очрашу өчен Казанга чакыра. Теге кафе адресын бирде. Көнен, сәгатен билгеләп, очрашуга чакыра.
Мин инде бәхет канатларында очып йөрим. Өйдәгеләр дә каршы түгел, гәрчә башта ук бер нык хөрмәт иткән туганым кисәткән, тамчы да ышанмавын әйткән иде сөйгәнемнең фотосын күрсәткәч. «Ты просто на запасном аэродроме. Тебя просто используют. Потом поймешь, не смотри на меня такими глазами», – дигән иде.Өйдәгеләр дә каршы түгел, гәрчә башта ук бер нык хөрмәт иткән туганым кисәткән, тамчы да ышанмавын әйткән иде кызның фотосын күрсәткәч. «Ты просто на запасном аэродроме. Тебя просто используют. Потом поймешь, не смотри на меня такими глазами», – дигән иде.
Иртәгә юлга дигән көнне кич яза кыз миңа:
«Яңа фотоңны җибәр әле», ди.
«Фотолар битемдә әллә ничә бит», дим.
«Юк, син менә хәзергесен җибәр», ди.
Җибәрдем. Нигә бу, аңламыйм.
«Син карт бит инде, өстәвенә пеләшләнә дә башлаган түбәң. Я молодая еще», – дип язган.
Шаярта дип уйладым башта. Уен-көлке белән җавап бирдем.
Шуннан фотолар куя башламасынмы! Бер мажор егет белән, яхшы машинада төшкән.
«Я достойна лучшего!» – дип язган аска.
Менә шунда инде аңладым.
Минем өчен, кызлар белән бер тапкыр да йөреп карамаган егет өчен, яңагыма сукканнан да болайрак коточкыч хәбәр иде бу! Үзем генә беләм нинди хәлдә калганымны...
«Встреча отменяется. Тагын килеп йөри күрмә», – дигән. «Дус булып калыйк», – дим, өзелгән мәхәббәт җепләрен ялгарга омтылып. Чынбарлыкның салкын акылы саллы сүзен-фикерен яралы күңел һич кабул итәргә теләми.
«Байлар үзләре кебек югары катлам белән генә туганлаша. Син аңа бары тик вакытлы мавыгу, туйдыргач, куллангач – ташлаячак», – дип ялварам. Дуслары алдында аның ул егет өчен бары тик экзотика булуын аңлатырга тырышам. Ымнар, ишарә теле белән сөйләшкән чибәр кызга игътибар төшмәслек түгел шул...
Мин гаепләмим аны. Аралар шулай өзелде. Ике атна депрессиядә йөрдем.
Туганнар ярдәме белән генә игә килдем. Мыскыллап, аякларын ышкып, читкә типкән кебек итте бит. Яше дә бар, үзе бөтенләй дә телсез-чукрак иде бит әле.
Бер ай вакыт үтте микән – минем биткә язып ята. Шундук яптым битемне.
Яңадан да күтәрә алыр идем микән хыянәт ачысын? Бәлки, дәвам итеп карарга кирәк булгандыр, хисләр тормыш давылларында сынала бит? Әмма кызларга ышанычым бик аз.
Чукраклыгым белән килештем инде мин.
Тормышым әйбәт, хөрмәт итәләр, дуслар үз күрәләр. Кешеләр читләшми миннән, юаш, тыныч, җайлы егетмен.
Өйләнмәдем инде, гомер йомгагын сүтәм, илле яшь тиздән.
Мәктәбебез хәзер республикада бер!
Иртә-кич автобус йөртә. Балалар призлы урыннар яулый, элекке данын югалтмый уку йортыбыз. Мөгаллимнәргә алмаш та лаеклы, Аллаһка шөкер.
Турыдан бөтенләй юл юк хәзер. Шул юллардагы элеккедән килгән топонимик исемнәрне белүче дә юк. Бер кайтасы иде турыдан.
Тау битләрендә яшь наратлар шаулый.
Урман булып, матур булып үсеп киләләр.
Эх, син яшьлек! Яшьлек ул яңа буыннарда дәвам итә. Яшьлек ул – ямь. Яшик әле, дуслар! Тормыш дәвам итә бирсен, о'кэй.
фото: http://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк