Логотип
Күңелеңә җыйма

Чукраклар да ярата белә...

Яшьли чукрак калган егет тарихын Фәгыйлә ШАКИРОВА язып алды.

(Яшьли чукрак калган егет тарихын Фәгыйлә ШАКИРОВА язып алды.)
                          
Мин өч мәктәптә укыдым... Эшчеләр бистәсендәге күп катлы йортларның берсендә яши идек, әтигә эшеннән бирелгән өч бүлмәле фатирда.

Энекәшләр берсеннән-берсе кечкенә, без яшәгән йорт янында урнашкан балалар бакчасына йөриләр, мин башлангычта укыйм. Өченче класска кадәр биредә укыдым. Теманы бик тиз үзләштерәм, тырыш идем. Әйтергә кирәк, без инде бакчадан ук Әлифбаны өйрәнеп чыктык, әзерлек группасында шөгыльләндек. Нуленче класс дип, мәктәпкә алып менеп тә дәресләр бирәләр иде әле безгә. Совет чоры укыту системасы көчле иде шул. Шулай шатлык-сөенечләре, көенечләре белән балачак канатында тибрәлгәндә, авылда бабабыз үлеп китте. Яраткан әбиебез берүзе калды. Әниебез – аларның тәрбиягә алган баласы, башка балалары булмаган.

Әби мескенем һаман кайгысыннан арына алмый: елый да елый. Бик яратып, хөрмәт итешеп, аңлашып яшәгәннәр шул алар. Яши-яши, мәхәббәт олы бер хискә әйләнә икән шул… Гашыйк парлар бербөтенгә әверелә, бер-берсен күз карашыннан аңлый, кадерли, саклый, ярата. Парын югалткач, яралы аккоштай бәргәләнде әбием. Кайтмасын белсә дә, сагынып, көтеп яши җаны.

Әти әбине үзебезгә алып кайтып, бергә яшәргә дигән карар чыгарды. Әни ихластан рәхмәтле иде әтигә, очып кына йөрде. Дәү әниемә аерым бүлмә бүлделәр, әбиегезне ачуландырмагыз дип, бала-чаганы кисәтеп куйдылар, Ачуландырабызмы соң?! Күчтәнәчләр төяп килә, күкрәгенә кысып сөя торган үзебезнең, яраткан әбиебез бит ул!

Әмма.. әмма әби күчеп килергә риза булмады шул. «Бабагыз нигезне ташлама, дип, васыять әйтеп үлде», – диде. Җаным дога эзләп бирегә кайтыр дигән. Әле йөреп торганда үз нигеземдә яшим, дигән әби. 

Бераз уйлашкач, әти белән әни үзләре авылга күчеп кайтырга булдылар. Әбине бу хәлендә калдыру мөмкин түгел, ул һаман үз халәтенә кайтып җитә алмый, нык бетерешкән иде. Фельдшер апа да әбине карарга кайтырга кирәк, хәле начарая гына, ялгызын калдырырга ярамый, дигән.

Шулай итеп, без шәһәрдән авылга күчтек.
Бабай авырганда әни әбигә булышырга кайткач, өченче классны мин өзек-төтек шул авыл мәктәбендә укыган идем инде. Мин әни янында бәләкәй энекәш белән, зур энеләрем әти янында, бистәдә. Алар балалар бакчасына  йөри. Әти дә ял саен биредә. Ул чорда авылда бөтен гаилә белән шулай яшәдек.

Дүртенчегә мин инде үзәктәге авылга урта мәктәпкә киттем.
Ике авыл арасы турыдан – өч чакрым, әйләнгечтән, машина юлыннан – биш. Автобуслар юк чаклар: иртән эшчеләрне алырга килгән техникага кысылып керәбез, кайтканда – җәяү. Попутка очрап, утырып кайткан чаклар сирәк була иде. Ул чорның эшче абыйларына рәхмәтебез чиксез: безне дә сыйдырдылар. Ватылмасын-чәчелмәсенгә сумкаларны, әйберләрне тотып та баралар иде әле. 

Нигә тәфсилләп сөйлимме? Бер бик салкын, буранлы көнне мәктәп юлында колакларны өшеттем мин. Ул көнне машина булмыйча, иртән басу аша турыга гына киткән идек. Гадәти, көндәлек хәл инде. Әмма салкын өстенә әче бураны да булып, колакның берсе хәтта бозланып ук катты. Икенчесе дә өшеде. Җиденче классны тәмамлаганда инде бөтенләй чукрак калдым. Аз аралаша, артыгын сөйләшми торган тыныч бала мин. Әти-әни чукраклана баруымны аңлап алганда, тәмам саңгырауга әйләндем. Аннан больницаларга йөртү, дәваланулар башланды.

«Операция кирәкми, колагында бернинди дефект юк, әмма  нервлары үлгән», –  диде Казан табиблары. Ачылыр дип тә өметләндерделәр әле.
Сигезенчегә укырга барасы бар, ә мин берни ишетмим. Колакка кычкырганны гына бераз шәйлим. Анысын да бөтен кешенекен түгел, дикциясе аермачык булганнарныкын гына. Ә колак аппараты баш шаулавын да көчәйтә икән, аңа һич ияләнә, яраша алмый интектем.

Мине Казандагы чукрак-телсезләр мәктәбенә җибәрергә булдылар, әмма китәсе килми генә бит интернат-мәктәпкә. Укытучылар да: «Балагыз ушлы, зиһенле, җибәрмик кенәме әллә? Үзебез укытабыз, аерым игътибар, урта мәктәп программасын биредә алсын», – дигәннәр. РОНО риза булган.

Укытучыларым, классташлар, бигрәк тә класс җитәкчем нык тырышты. Белем алуымны, кул селтәмәвемне нык контрольдә тотты, зур рәхмәт барысына.
Мин башкалар белән бертигез укып, аттестат алдым.

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/chukraklar-da-yarata-bel2.)

фото: http://ru.freepik.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар