Логотип
Күңелеңә җыйма

ЧЕГӘН КАРГЫШЫ

Кадербикә  безнең  Мөшәррәф түтиебезнең уртанчы кызы булган. Арада иң чибәре, иң уңганы да ул иде дип сөйлиләр.



    Элекке заманнарда безнең Саба ягы авылларында чегәннәр еш күренә торган булган. Алар, нигәдер, Саба тирәсен бик яратып, шунда озаккарак тукталып, яманып, төзәтенеп, хәлләнеп ары таба киткәннәр. Бу хәлгә инде Саба кешеләре дә ияләшеп беткәннәр. Ят халык белән вакытлыча күршелеккә әлләни исләре китмичә, тыныч кына яшәп ала торган булганнар. Чегән ирләре тимерчелек тирәсендә кайнашкан арада чегән хатыннары  яраткан кәсепләре – багучылык белән шөгыльләнеп алалар икән. Тик татарлар  күрәзәчелекне бик өнәмәгәнгә күрә, алар кәсепкә урыс, мари авылларына барып кайталар. Еш кына өерләре белән, бала-чагаларын да ияртеп йөриләр. Шулай бер вакытны алар каяндыр кайтып килешли  Кадербикәне очраталар. 

    Кадербикә Тимершык авылыннан килеп, Саба мәктәбендә укый икән. Яшәве әби белән бабай янында. Кызның хыялы – алга таба Арча педучилищесында укып, укытучы булу.  Бәхетле булу өчен кызның бөтен мөмкинлекләре бар кебек. Табигать аны гаять гүзәл итеп яраткан.Кара кучкыл түгәрәк йөзле, калын толымлы, кара  шомырт күзле, алсу битле, чия иренле чибәркәйне күрүгә, чегәннәр бара тоган җирләреннән шып туктап, катып калалар. Аларның үзенә игътибарын сизүгә, кыз адымнарын тизләтеп, өйгә ашыга. Чегәннәр дә аңа иярәләр. Куркуга төшкән кыз йөгерә үк башлый. Чегәннәр дә калышмый. 

    «Чегәннәр мине куып киләләр», – дип, коты алынып кайтып керә ул өйгә. Шундук мич артына кача.  Кич белән табын янында җыелышкач, бу вакыйганы әби белән бабайга да сөйлиләр. Чегәннәргә тыныч кына карый торган бабай да бу юлы борчылып куя, олы кызының малайларына  Кадербикәне мәктәпкә озатып, каршылап йөрергә куша. Шулай киңәш-табыш итеп утырганда ишек шакыйлар. Ул да булмый, ишектән бер төркем чегән хатыннары килеп керә.Арадан берсе – чал чәчлесе– чегәннәр абыстаена охшап тора. Өстәл тирәли утырышкач, шунысы сүз башлый.

    Сугышны кичергән бабай өйгә кергән кешене табынга чакырмый калмый торган иде. Бу юлы да табын тирәли утырышкач кына ул чегән хатыннарының ни йомыш белән йөрүләрен сораштыра. Әмма чегән абыстаеның гозере барысының да һушын ала. Чегәннәргә, аз да түгел, күп тә түгел, Кадербикә кирәк икән.Болар кыз сорарга килгәннәр янәмәсе. Хатынның улы Кадербикәгә гашыйк булган. Татар киленне үз кызлары кебек яратырга, кадерләргә, ел саен килеп, аны туганнары белән күрештерергә, мәһәргә күп итеп алтын, шәп атлар бирергә вәгъдә итәләр. Яучылар өч көн рәткә киләләр. Алар хәтта туйны татар йолалары буенча уүздырырга да ризалар икән.«Шул тиклем итеп кыз сораганнарын бүтән бер кайчан да күргәнем булмады», – дип сөйләгән иде әбием.  
    Мондый туйга берәү дә риза түгел. Кадербикәне базга төшереп, чегәннәрдән яшерәләр. Мәктәптә укытучыларга да әйтеп куела. Урларлар дип куркып, кызны өйдән  бер яры  чыгармыйлар.  Унбиш яшьлек кыз баланың башына нинди генә  уйлар  килмәгәндер. «Ни гөнаһларым өчен миңа бу җәза? Бу хурлыкка калганчы балачакта ук үлгән булсамчы!», – дип өзгәләнә кыз. Тик өзгәләнәселәре алда булган икән әле Кадербикәнең.
    Өч көн рәттән иртәдән кичкә кадәр яучылаганнан соң, бабайның үз сүзендә чакматаш кебек каты торганын күргәннән соң, теге чегән абыстае каргап чыгып киткән: «Бәхете булмас кызыгызның. Без – чегәннәр чит кавемне арабызга кертмибез. Улымның гашыйклыгын йөрәгем белән сизгәнгә күрә генә ялындык сезгә. Чит кавемгә баш идек. Моннан ары кыз үзенә үпкәләсен. Бигайбә.» Хәтта шушылай каргап сүз әйткәннән соң да бабай какшамаган. Чегән егетенә биреп җибәрә торган кызы булмаган аның.
    Чегәннәр киткәчтен дә әле бу вакыйга бик озак телдән төшми. Хәер, хәтта хәзер дә чегәннәргә кыз биреп җибәрү булмастай эш кебек тоелыр иде. Сугыштан соңгы елларда чегән егете белән татар кызының туе бигрәкләр дә гайре табигый гамәл булып тоелгандыр иде.
    Кадербикә Арча педучилищесын тәмамлап, Казакъстанга китә. Анда аның әнисе белән бертуган апасы яши иде. Шунда алдынгы гына карашлы тоелган казакъ егетенә кияүгә чыга ул. Башка тиңен, татар егетен  таба алмагандыр инде. Казакъ егете менә татар гүзәлен тиң итмәгән.  Ә бит шул Кадербикә Җизказган төбәгендәге авылда казакъларга мунчаның ни икәнен аңлаткан, алай гына да түгел мунча мичләрен дә үзе чыгарган, мичтә ипи пешереп күрсәткән, мал-туар асрап, балаларына зур белемнәр бирә алган. Ире Молдабай кулына нинди асылташ килеп кергәнен төшенмәгән, күрәсең. Хатынын бик җәберләгән Молдабай. Кыйналган  Кадербикә апаның хастаханәдә ятып-ятып чыккан чаклары да булгалаган. Әбекәем үлгәнче: «Кадербикәне чегән каргышы гына харап итте», – дип сөйләде. Нилектәндер Кадербикә апа үзе дә туган ягына кайтып, апалары янына сыенып яшәүне кирәк санамады. Әтиләренә охшап тәккәббер булып, татар әнине санламаска өйрәнеп үскән балалары яныннан китәргә теләмәде.   
      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кадербикә Молдабаен кыйнаса да яраткандыр ,могаен.Балаларын ташлыйсы килмәве гаеп түгел,әни инстинкты гына.Чегәнгә чыккан булса да уңмас иде минемчә

    • аватар Без имени

      0

      0

      Чегәнгә чыкмавы булган. Без Кадербикәнең тормышын кеше сүзе аша гына белдек. Хатын-кызны кайда да изәләр инде. Безнең ирләр дә санлар идеме икән? Тапкан, баккан балаларын ташлап кая китсен инде ана кеше? Барыбер үзен бәхе сез санамагандыр, дөньяны ъзе телщгщнчщ алып барган бит ул.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Гонахсыз кыз балага каргыш тошмай ул!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Э менэ мин сезгэ бер вакыйганы язып утэм чегэн турында. У минем бер танышымнын бабасы. Шулай яшь вакытта чегэннэр бер авылга килгэч, чегэн егете татар кызына гашыйк була, хэм ул узлэренен таборларыннан калып шушы кызга ойлэнэ , моселман динен кабул итэ, хэм алар бик тату гомер кичереп балалар устереп, 90 яшьлэренэ житеп икесе бер конне бу фани доньядан китеп баралар, минем танышымны (оныклары була инде) тэрбиялэп устерэлэр, бик акыллы, тырыш кыз булып усэ ул, инде менэ 40 елга якын тимер ат иярли ул( ягъни шофер булып эшли).Чегэннен дэ торлесе була.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Молдабайдан китэсе калган. Уз тине табылган булыр иде эле...

            Хәзер укыйлар