Логотип
Күңелеңә җыйма

Бәхетле итәрменме? -2

Кичә эштән бер атналык отпуск алдым. Эшем дә бармый, үзем дә гел борчуда...

 

беренче өлеш: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bkhetle-itrmenme

(дәвамы) 

20.05.19 

Кичә эштән бер атналык отпуск алдым. Эшем дә бармый, үзем дә гел борчуда. Ике төн бер йокламый баладан котылу турында уйладым. Юлларын, ничә сум акча кирәк булачагын белештем. Барысын да тиз генә эшләп була икән хәзер... Тик куркыныч! Кичен паркка чыккан идем, ике баласын җитәкләгән группадашымны очраттым. Сөйләшеп тордык. Бәхетле әни ул! Ире шәхси компаниядә эшли, үзе декрет ялында. Бер кызы шундый зур, кызыл шар тоткан, икенчесе, миннән оялып, әнисенең итәге астына кача. Шул балаларны күргәч рәхәт булып китте. Мондый бөдрә башларның әнисе булу рәхәттер ул! Йөзеңне кызартмыйча гына бала тапсаң... Группадашым белән саубуллашкач, тагын авыр булып калды. Үземне ялгыз хис иттем. Их!.. Илфар белән җитәкләшеп атлыйсы иде хәзер, икәүләп бала киемнәре сайлап йөрисе иде, карават, бала арбасы аласы иде! Илфар ник курыкты соң?  16 яшьлек бала-чага түгел бит инде ул! Юк, ир-атлар әти булудан шүрләп кала бугай. Әллә соң минем белән шаярып кына йөргәнме?! Моны аңлавы авыр булса да, беләм: шаярган... Шаярмаса хәзер янымда булыр иде бит!!! Ачуданмы, үртәлүдәнме, ике туңдырма алып ашадым. Күңел туңдырмага тарта минем... 

21.05.19 

Урамга чыксам да, кибеткә керсәм дә гел нәни балаларны, яшь әниләрне күзәтәм. Күңел шул якка тарта... Күптән кайтканың юк дип әни авылга чакыра. Их, әни җаным! Никләр соң без синең белән утырып бер сөйләшә алмыйбыз икән. Син дә, мин дә исән-сау бит! Кечкенәдән синең белән күңелне ачып сөйләшергә өйрәнмәгәч кыен шул... Үземнең нинди хәлдә калганымны да әйтергә куркып йөр инде! Кечкенә бала сыман! 

23.05.19 

Һәр көн иртән эремчек ашыйм, сөтле чәй эчәм. Сөт ризыкларына тарта мине. Бала өчен шулай кирәк, димәк. Бала өчен... Шул сүзне уйларга да куркам. Икенче яктан... Юк! Юк! Нишләргә дә белмим! Белми-и-им!!! 

24.05.19 

Илфардан сирәк булса да «Хәлең ничек?» дигән сораулар килеп тора. Ничек дип язсам да, каршы җавап бирми. Җавапсыз кеше! Бүген аңа кич күңелемдә йөрткәннәрне тезеп яздым. Бушанасым килә иде. Аннан утырып еладым. Үзең генә булуы кыен. Кичләрен, башны кирәкмәгән уйлар белән тутырмас өчен, төрек сериаллары карыйм хәзер. 

 27.05.19   

Инстаграмнан бер психолог белән языштым. Рәхмәт, вакытын кызганмады, акча да алмады. Әни булыр яшең җиткән, бик әйбәт әни булырсың әле, диде. Ниндидер кискен карарлар кабул иткәнче, әни белән сөйләшергә киңәш итте. Әни белән сөйләшергә дигәне куркытса да, күңелгә бер тынычлык килде кебек. Уйларым бер җепкә тезелде. Мин барысын да сөйләп әнигә хат язарга булдым. Беренче тапкыр әнигә хат язуым! Азрак язам да, йөреп киләм, сөтле чәй эчәм. Дулкынландыра. «Әни, шулай килеп чыкты, мин бала көтәм. Баланың әтисе турында сорама, шулай килеп чыкты инде... Гафу ит мине, әни! Синең алды үземне бик гаепле хис итәм...» 

30.05.19 

Әнигә хат барып җиткән булырга тиеш. Нишләп бер сүзе дә  юк? Шалтыратмый да.... 

06.06.19 

Бу көннәрдә нихәтле вакыйга булганны белсәгез! Рәхәтләнеп язарга да вакыт булмады. Ә тормыштагы үзгәрешлә-ә-әр! 

Әни минем кем белән очрашып йөргәнне белеп торган икән. Хатымны алгач, минем кебек мәлҗерәп тормаган ул, Илфарны эзләп тапкан. Каты итеп сөйләшкән. Беркөнне кич белән икәүләп килеп керде болар. Әни усал! Миңа түгел, Илфарга! Ир кеше шулай эшлиме дип, утлы табага бастыра. Ә Илфар ык-мык итеп аклана, нәрсә әйтергә дә белми. Мин бөтенләй  аптырап калдым. Ни әйтергә дә белми торам. Әни шулай сөләнә-сөйләнә тиз генә чәй эчеп алды да, кичке автобуска өлгерәм әле мин, дип, кайтырга чыгып китте. Илфар белән икәү күзгә-күз карашып утырып калдык. Бераз утыргач, Илфар ык-мык килеп үзе сүз башлады. «Әнидән курыктым, бик усал ул минем. Өйләнәм, киленең балага узды, дисәм, сине дә, мине дә өйдән куып чыгарыр иде. Гафу ит! Әнигә ничек аңлатырга да белмим, сезнең алда да үземне гаепле хис итәм», – диде. Тыштан күрсәтмәсәм дә, аны тыңлап утыру миңа бик рәхәт иде... Аңлаштык без. Нишләтәсең, тормышта йомшак характерлы ирләр дә була. Килешә белергә кирәк. Хәзер менә бергәләп аның әнисенә шатлыгыбызны ничек әйтү турында уйлашабыз...» 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Икегездэ "бала"икэнсез эле.Яшь белэн тугел, акыл ягыннан.Энилэрегез сезнен тормышны котэ мени, житэклэшеп икэу кайтыгыз да , ныклап эйтегез хэбэрлэрегезне! Белмим инде, бала диеп кенэ катышкан парлар, бергэ яшэп китэрме?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дәвамын күптән көтәм идем.Әйбат булыр Аллаһы бирса.Укыганда күзләр яшьләр чыкты.Кыз баланың язмышы кыл өстендә,бик җәлләдем.

      Хәзер укыйлар