Логотип
Күңелеңә җыйма

​ «Безнеке ул – шундый!»

Көннәрдән бер көнне күптән күрешмәгән, белешмәгән танышым шалтыратты. 
– Син һаман да газетада эшлисеңме? – дип сорады ул, бер-беребезне искә төшереп дигәндәй, хәл сорашкач. – Әйдә, минем язмыш турында да языйк әле.
– Ә нәрсә булды?
– Ирем кеше белән йөри минем...
– Кем белән? – дип урынсызрак сорау биреп куйдым мин. 
– Бер өстерәлчек инде, кем булсын! Ул бит минем инженер, үзебездә эш булмагач, күрше авылга эшкә урнашкан иде. Эштән гел соңга калып кайта башлады бу. Бер ар хатыны белән чуала башлаган икән. 
– Син, бәлки, ялгышасыңдыр? – дип тынычландырмакчы булдым мин аны. 
– Телефоныннан «смс»ларын укыдым. Менә атаңның нишләп йөргәнен бел, дип кызга да укыттым. Кыз да әйткән инде үзенә. Ял көнне машинасы белән автобуска озата киткән иде кызны, юлда елый-елый әйткән әтисенә. Шуннан акылга килерме, дисәм – юк! Миңа әйтә: «Аның янына бармый түзә алмыйм», – ди. Бозган инде ул аны, бозган! 
– Хәзер нишләргә уйлыйсың инде? – дип сорадым, ни әйтергә белми аптырап.
– Нишлим? Өй зур. Ул бер бүлмәдә, мин бер бүлмәдә утырабыз шулай. 
– Ә... бу турыда газетага язу нигә кирәк соң сиңа? 
– Менә минем кебек язмышлы кешеләр дә бар икән, дип, үзенә укытырмын. Только минем исемне куя күрмә, яме. Гөлнара дип куй.
– Гөлнара дип тә куярга була, Миләүшә дип тә, – дидем мин. – Тик... Ачуланма, яме, мин монда газетага язарлык нәрсә күрмим.
– Ничек инде күрмисең? – дип ихлас гаҗәпләнде танышым.
– Ире йөргән хатыннар бихисап чөнки.
– ...
– Менә син аны берәр ничек йөрүеннән туктата алсаң һәм шул турыда башкаларга да сөйләргә ниятләсәң, бу турыда язарга булыр иде. Вакыйганың азагы юк бит.
– Ну, алайса, әйдә азагын көтик, – диде танышым төшенке тавыш белән. 
– Ә нигә көтәргә соң аны?
– Ә нишләргә соң?
– Уйлап кара, ике арагызны яхшырту өчен син ниләр эшли аласың?
– Безнең мөнәсәбәтләр бик яхшы иде әле арага шул өстерәлчек кергәнче! – дип кызып китте ул тагын. – Бөтен авыл көнләшеп карый иде!
– Син иреңне еш мактыйсыңмы?
– Нәрсә өчен?
– Менә өебез зур, дисең бит, бәлки шуның өчен. 
– Һе, без бит аны икебез бергә салдык. Минем көч әз кергән дисеңмени?
– Алай дип әйтмим. Синең үзеңне иреңнән аерым итеп хис иткәнең бармы? Яшь, матур, мөстәкыйль, кызыклы хатын-кыз итеп...
– Мөстәкыйль итеп? – дип кабатлап сорады ул аңламыйча.
– Тыңла әле, мин бит телефоннан сөйләшкәнне газетага мәкалә итеп яза алмыйм. Кызыгызны Чаллыда дигән идең бит. Аларга киләсең юкмы соң? Бер очрашып, сөйләшеп утырыр идек.
– И кызый, – диде танышым. – Кая инде Чаллыга баргач синең белән очрашып йөрүләр... Без бит машина белән бер көнгә генә барабыз. Безнеке мине үзеннән бер көнгә дә калдырмый. Безнеке ул шундый!

Мин, ирексездән, көлеп җибәрдем. Ире турында танышымның шулкадәр якын итеп «безнеке» дип сөйләве күңелне шундук тынычландырды. И-и, бездәге бу ихлас фидакарьлекне, гаилә җанлылыкны ниндидер «күрше авыл хатыннары» гына җиңә алырлыкмыни соң? Юктыр!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар