«Әниең турында сөйлә әле», – дисәләр, иң беренче уема килгән нәрсә – әнинең туры сүзлелеге.
Безнең әни – искиткеч туры сүзле, гадел кеше. Аның өчен иң беренче урында һәрвакыт гаделлек торды. Ул аңа әтисеннән – Рәхимҗан бабайдан күчкән сыйфат. Ул да шундый үткен, туры сүзле һәм гаделлекне ярата торган карт иде. Кайвакыт кешеләргә бик ярап та бетмәгәндер. Турысын әйткәнен кем яратсын? Менә безнең әни дә шундый: хәйләләп, «шомартып», ялагайланып яши белми. Әйтә икән, кешенең күзенә карап, турысын әйтә.
Әнием – Зиннурова Зөлфия Рәхимҗан кызы Сабада «зубной техник» булып эшләде. Хәзер инде лаеклы ялда. Әле дә Сабада яши. Кызганычка, оныклар сөю шатлыгын аңа әтиебез белән бүлешүләр насыйп булмады, әтиебезне җиде ел элек мәңгелеккә озаттык. Алай да әни кайгырып, боегып утыручы кеше түгел. Сеңлем белән кияү әнигә якын гына яши, гел килеп, хәлен белеп, булышып торалар. Мин дә гаиләм белән еш кайтам аның янына. Әнә шулай балалары, оныклары белән мәш килеп яшәп ята ул.
Әнием, бәгърем, сине Әниләр көне белән котлыйм. Өй җылысын сүрелдерми саклаучы, үзеңнең догаларың белән безне бәла-казалардан аралаучы, тормышыбызга ямь бирүче ярый әле син бар. Гомерең озын булсын, әнием!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Турылыкны кем яратсын инде. Татарнын мэкэле дэ бар, Турылык туганына ярамый.
0
0
0
0
Рэхмэт Золфэт.Чынлапта синен эниен ин изге затларнын берсе. Синен кадерле эниен булса,ул бик гади хэм уйлап фикер йортуче,сер саклый белуче тугры дус та.Молодец Золфэт !Исэн чакта ЭНИЛлэрнен кадерен белеп яшэргэ язсын барыбызгада.
0
0
0
0
Золфэт! без сезне яратабыз. Сезнен кебек егетнен энисе чынлап та бик бэхетле. Исэн-сау булыгыз.
0
0