Ул 2-3 көн дежур күрмәгән класска күз төшереп алды да: «Ятим Тукай хәлләре икән монда... Сез җыештырып чыкканчы, мин журналны эзләп керим әле, аннан танышырбыз», – дип ишеккә юнәлде. Бер дә көтелмәгән бу сүздән соң дәррәү кузгалып, юып-җыеп алдык та (ничек инде чит кеше алдында сер бирәсең?!), башкаларга тамчы да охшамаган бу мөгаллимәне класска үзебез чакырдык. Ә танышу янә дә көтелмәгәнчә булды...
Татар дөньясы мөгаллимәләргә, гаҗәеп сәләтле укытучыларга бай ул. Мин аларның һәммәсе алдында баш иям. Әмма арада гайре табигый шәхесләр дә бар. Минем укытучым кебек – бер үк вакытта мөгаллимә һәм чичән шагыйрә булып яралган затлар гасыр аралаш кына туадыр…
Укытучым белән беренче күрешүебез әле дә күз алдымда... Яңа уку елы башланган иде. Гаиләсе белән Түбән Камага күченеп киткән класс җитәкчебезгә алмашка яңа укытучы килгән диделәр. Усаллар дигән даны чыккан 6 нчы «Б» классына Аны директор үзе алып керде. Дулкын-дулкын үҗәт чәчен бөтереп-бөтереп җыеп кадаган, «кәртинкә кебек» зифа буйлы, үзе гади, әмма шәһәрчә затлы, сөйкемле бу апага сынап та, сокланып та текәлдек без. Ул 2-3 көн дежур күрмәгән класска күз төшереп алды да: «Ятим Тукай хәлләре икән монда... Сез җыештырып чыкканчы, мин журналны эзләп керим әле, аннан танышырбыз», – дип ишеккә юнәлде. Бер дә көтелмәгән бу сүздән соң дәррәү кузгалып, юып-җыеп алдык та (ничек инде чит кеше алдында сер бирәсең?!), башкаларга тамчы да охшамаган бу мөгаллимәне класска үзебез чакырдык. Ә танышу янә дә көтелмәгәнчә булды.
«Әһә, хәзер фамилия буенча тикшереп чыга», – дип астан гына көлеп өлгермәдек, Ул безне кызык итте. «28 кешенең исемен-фамилиясен берьюлы отып булмас. Шуңа бүгенгә болай танышыйк, – диде ул. – Чәчәк исемле кызлар бармы безнең?» Ник булмасын – бар! Әнә – Ландыш, Сиринә, Гөлсинә... Адашлармы? Буа буарлык: ике Рәис, ике Рөстәм, ике Илдар, ике Илдус! «Мәдинә» дигән җырданмыни әле ул Мәдинә?! Ә Исмәгыйльнеке спектакльдә дә бар! Карале, һәркемнең исеме үзенчә «атказанган» икән бит!..
Ә дәресләр – Аның тел-әдәбият дәресләре фән укыту гына булып калмадылар безгә, әдәп-әхлак гыйлемен дә бирделәр, шул арада гына «Казан утлары»нда чыккан яңа әсәрләр белән таныштырдылар, иҗатка ымсындырдылар. Гадәттә, теманы йомгаклаганда язма эш үткәрелә, ә биремнең берсе ирекле була иде. Хәлеңнән килә икән, яз, зинһар! Шигырь белән дә яза аласың! (Урта мәктәптән соң университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә сочинениене ирекле темага шигъри формада язган идем. «Безнең яшьлек» дигән, заманы өчен бик матур тема иде ул. Бик тә яратып, илһамланып язганымны хәтерлим. Укытучымның, бу хакта белгәч, ничек сөенгәнен күрсәгез!..) Ә безнең мәктәптә ул елларда сочинениене шигъри формада язу гадәти хәл санала иде. Ярты мәктәп шигырь язарга һәвәсләнеп китте дисәм дә һич арттыру булмас.
Без өстәмә шөгыльләнү өчен әдәбият-иҗат түгәрәгенә йөрдек. Түгәрәкнең үз газетасы – 3 метрлы, сәеррәк атамалы «Әдәби сүз» күпме шигъри җанны, рәссам кулларны үзенә туплады! (Соңрак үзем Казан дәүләт университеты студенты булгач, андагы «Әдәби сүз» редколлегиясенә булыша башлагач, мәктәп газетабызның исеме һәм җисеме каян дөньяга килгәненә төшендем мин!) Безнең әдәби түгәрәккә 20 дән артык укучы даими йөри иде. Түгәрәк утырышларын «Туган тел»не җырлап башлыйбыз һәм төгәллибез... (Шуннан чирек гасыр соңрак – Бөтендөнья татар конгрессына җыелган милләттәшләрем арасында «Туган тел»не җырлап басып торганда, күзгә яшь китерә торган дулкынлану айкый иде җанымны – мин шул мәктәп елларымны һәм Укытучымның әлеге тәрбиясен күңелемнән үткәреп, «Без моны 13-14 яшьтән үк башлаган идек бит!» – дип, эчемнән генә бик тә горурлана идем.)
Безнең түгәрәкнең үз гимны да бар иде. Без аның сүзләренә конкурс игълан итеп, һәммәбез дә көчен сынап карады ул чакта. Әмма музыка укытучыбыз Заһир абый Ильясов иҗат иткән көйгә иң кулай текст дип Укытучыбызныкын сайладык.
Үзебезнең Соңгы кыңгырау бәйрәменә дә «яңа җыр» белән килдек. Укытучыбызның өр-яңа шигырен аның популяр «Кыңгыраулар»ы көенә (музыкасын Марс Макаров язган – К. Җ.) җырладык. Матур чыкты ул! Таныш көй булмагае соң! Аның каравы, сүзләре ничек кадерле безнең өчен:
Яңа мәктәп уртасында бәйрәм барганда
Кыңгыраулар, кыңгыраулар чыңы тарала.
Кыңгыраулар, кыңгыраулар матур көйлиләр,
Кыңгыраулар безгә бүген ак юл телиләр!..
Укытучымның гаилә коруы, нәни улы тууы да, 25 чакрымнан һәр көнне мәктәпкә килүе дә түгәрәк эшенә хилафлык китермәде. Без һәр атнада җыелып, иҗатыбызны барлый, уңышлы язмаларны «Ялкын»га һәм «Яшь ленинчы»га юллый идек. Ул елларда безнең яраткан телевизион тапшыруыбыз «Пионерстан» бар иде. Аның редакторы Роза апа Зәйнуллина (Туфитуллова), шулай ук «Яшь ленинчы», «Ялкын» журналистлары безнең иҗат түгәрәгенең бик кадерле кунаклары булдылар. Казаннан 300 чакрымдагы бер авыл мәктәбенең тормышын, риясыз авыл балаларының иҗатка омтылышын башкала белән бәйләп, республикага танытып, безгә канат куйган бу шәхесләр Укытучым ачкан илаһи яңа галәм вәкилләре иде бит!
Дәрес дигәннән, Ул безгә беркайчан да дәреслектәге мәгълүматны үзе сөйләмәде: «Аллага шөкер, хәреф таныйсыз, күзегез күрә, баш-шәрифләрегез урынында, китап – сезнең кулда, димәк, алдагы дәрескә шуннан укып, сөйләргә әзерләнеп киләсез. Ә мин сезгә бүген дәреслектә булмаган һәм сез һичшиксез белергә тиешле башка әсәрне сөйләрмен», – дия иде. Без Тукайның «Туган тел»ен дә тулысынча шулай ишеттек, Хәсән Туфан язмышын да һәм изге җан Луиза апа турында да нәкъ шундый дәресләрдә тынсыз калып тыңладык. Шуңа гына башым җитми: безне укыткан биш ел буена һәр дәрескә шундый мәгълүмат җиткерү өчен аның зиһенендә нинди куәттәге компьютер эшләгәндер?
Мәктәп елларымның Укытучыма бәйле җанга якын хатирәләре бихисап. Аларны бер утыруда гына барлап бетереп булмый. Шулай да һәр адымда, һәр минутта шигырь туарга мөмкин булуы, без көн дә күреп йөргән гадәти хәлләрнең шигырьгә күчүе – безнең өчен могҗиза иде. Укытучымның ул елларда язган күп кенә шигырьләренең төп геройлары да, беренче хөкемдарлары да без идек бит!
Менә бүген җаныма газиз кулъязма-истәлекләремне актарып утырганда әллә ничек масаеп аласым килеп китте әле: һәммәбезгә «Улым-кызым» дип дәшүче Укытучым кеше алдында миңа корырак, таләпчәнрәк булса да, башкалардан артыграк яратканын сизә идем. Мәктәп чыгарылышына Ул миңа үз хыялындагыча «билен өзеп, җиңен бөреп» аклы күлмәк тегеп бүләк итте. (Колхоз пенсиясендәге әти-әниемнең мөмкинлеген уйлап, мине сөендерүе булгандыр инде...) Гомумән, тегүгә дә, чигүгә дә маһир бу затның бер кичтә ялт итеп тегеп-чигеп кигән костюм-күлмәкләре иң көяз-купшы ханымнарның да күзен кыздыра иде.
Университетта укуым да, матбугатта күренгән һәр яңа шигырем дә – берсе дә игътибарсыз калмый иде. Ул гынамы соң?! Әнә, шигъри хатлар арасында ниндиләре дә очрый...
«Камәрия балам! Хәл белергә килүчеләр кичә синең телевизордан чыгыш ясавың, нинди шигырьләр укуың, аларны ничек укуың турында сөйләделәр... Миңа хат-хәбәрең юк... Вакыт таба алмавыңдыр инде, гаҗәп түгел», – дип, улы белән больницадан язган хатында «күчтәнәче» дә бар: «Бусы – Кәшер (минем туган авылым – К. Җ.) больницасы болынында чәчәк аткан җиләк... Сирень төс ташлады инде... Незабудки – Кәшер истәлеге. Күзең төсле зәңгәр», – дигән.
Ә икенче юлы экраннан күргәч (4 нче курстан соң үз гомеремдә бер тапкыр чәч кистергән идем), мондый хат алдым:
«Камәрия-бала! Ни чуртыма ул чәчеңне кистең әле син, юньсез? Бик килешә дип уйлыйсың инде, ә? Чуртым да килешми, шуны бел! Шигырьләрең әйбәт, укуың әйбәт. Гомумән, экраннарда күренүең әйбәт. Әмма чәчеңне кисүең юри дә бер әйбәт түгел! Әйбәт түгел, менә шул!» – дип тетмәмне теткән иде. Аныңча, озын толым татар кызының горурлыгы булырга тиеш иде...
Янә дә килеп, үзе әйтмешли, Каф тау артыннан, Әрмәнстандагы иҗат йортыннан язган хатында мондый юллар бар иде:
«...Әрмәннәрнең байлыгы юк, тарихы бай. Таулы-ташлы таланган ил, яңарган ил. Легендалар иле. Беренче тапкыр килүче өчен кызык нәрсә җитәрлек. Кешеләр без белгәнгә караганда күпкә яхшы, алыр үрнәк бар. Табигать кырыс, халык тырыш. Көлле-комлы тау җирендә тамчы суга тилмергәндә, юк кына участокларда җиләк-җимеш үстерәләр. Бездә, күреп үстең, ипигә ягып ашардай җиргә кадер җитми!!!»
Клара апа Булатова – менә шундый Укытучым иде минем. Бүген Аның тууына 90 ел тулуны билгеләп үткәндә хатирәләргә бирелдем. Ул күңелемдә һаман бертөрле: еллар Аны үзгәртергә җөрьәт итмәгәндер кебек – төсе дә шул, хәтере дә, сөйләме дә... Хәтта яшәү рәвеше дә! Ул һаман укучылар алдында. Юк, очраклылык түгел бу һич тә! Тукай туганнан соң нәкъ 50 ел үткәч дөньяга килүе үзе үк олы мәгънәгә ия.
Фотода: Әлмәт районы Яңа Кәшер урта мәктәбе укучылары «Пионерстан» тапшыруына килгәннәр. 19 февраль, 1972 ел.
Басканнар: сулдан беренче – Клара апалары Булатова, уртадагы галстуклы малай – 6 нчы класс укучысы Ришат Әбүбәкеров (2000 нче елларда Ришат Фазлыйәхмәт улы Әбүбәкеров – Әлмәт районы башлыгы, соңрак Россия Дәүләт Думасы депутаты була), аның янәшсендә – музыка укытучысы Заһир Ильясов; беренче рәттә сулдан беренче утырган кыз – 9 нчы класс укучысы, язманың авторы Камәрия Җамалетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк