Логотип
Күңелеңә җыйма

​Без икәү...

 «Күрәчәге алда әле, – диде бәгыре каткан хатын. – Ходай аңа күрсәтер әле... 

Төшке ашка алар икесе берьюлы кайтып керделәр. «Хәзер чәй куеп җибәрәм, аш җылытам», – дип тезеп китте Мәрьям, – көчкә ычкындым, бер минутка китеп булмый басудан... Бертуктаусыз сөйләнә-сөйләнә табын әзерләп йөргән хатынына Рөстәм кызганып һәм уңайсызланып карады. «Ничек әйтергә?» Ире сүзне нидән башларга белми аптырап утыра иде. Өстәл янына утырышып алгач та ир ашына кагылмады. «Бер чынаяк чәй бирсәң», – диде ул хатынына күтәрелеп карарга да кыймыйча. 

– Ашың суына, аша, аннан чәй бирермен... 

– Тукта әле, Мәрьям, тыңла әле... 

Шунда гына хатын иренең агарынып калган йөзенә игътибар итте. 

– Ай Аллам, әллә сырхауладың инде? 

– Юк дим, тыңла әле, – диде ир аны кырт кисеп. – Мин китәм, син миңа ачуланма инде. 

– Озаккамы? – диде хатын аңламыйча. 

– Бөтенләйгә китәм, синнән китәм... 

Ялгыш ишетмәдемме дигәндәй, Мәрьямнең зур коңгырт күзләре утыз ел буена бер генә мәртәбә дә чыраен сытып карамаган кадерле йөзгә текәлде. Ир башын аска иде. Мәрьям берни әйтмәде. Тел очында гына торган «Ни өчен?», «Нәрсә өчен?» дә әйтелмичә калды. Ул әкрен генә торып басты да, ишекне каерып ачып, ишегалдына чыкты, аннан урамга... Инде кая барырга?! Бермәл югалып калды. Беркемгә дә кирәкмәс, кадерсез буласы көннәре менә кайчан икән. «Картаеп беткәч аерылышкан кешеләргә шакката идем, үземә дә килде бит шундый көн», – дип исәрләнеп сөйләнә башлады ул. Улына – Рөстәменә ни әйтер? Түзмәде, кычкырып елап җибәрде. 

...Алар яратышып өйләнеште. Бер-берсеннән башка бер көн дә тора алмас шикелле иде. Рөстәм башта мәктәптә укытты, аннары аны шул мәктәпкә җитәкче итеп куйдылар. Ә Мәрьям авыл хуҗалыгы институтының өченче курсында гына иде әле кияүгә чыкканда. Өйләнешкәч, читтән торып укуын дәвам иттерде. Малайлары тугач, Рөстәм дип куштылар. Авыл кешесе бик сәерсенде моңа. «Татарда андый гадәт юк, ярамый, килешми ул безгә», – диештеләр алар. 

– Синең хөрмәткә, – диде хатын каршы төшеп иренә. – Сине яратканга. 

Юк, чыннан да, әйбәт яшәделәр алар. Бергәләшеп йорт күтәрделәр. Авылда беренчеләрдән булып җиңел машина сатып алдылар. Тик менә башка балалары гына булмады. Бөтен мәхәббәт, бөтен игътибар бәләкәй Рөстәмгә күчте. Малай мәктәптә гел «5» билгеләренә генә укып, институтка барып керде. Хыялы хирург булу иде. Хирург булды. Аннары өйләнеп җибәрде. Казанда иң мәртәбәле хастаханәләрнең берсендә эшли ул хәзер. Авылга да сирәк кайта. Әнисенең битәрләвенә каршы: «Әни, яныңда бер Рөстәмең булгач, җитмимени сиңа?» – дип шаярта. 

Менә хәзер икесе дә янында юк инде. Ул ялгызы. Мәчет кадәрле йортта берүзе. Яшең иллегә җиткәндә ташлап китсеннәр әле... 

Шул көннән аның өчен яшәү мәгънәсе башка төсмер алды. Рөстәм яшь бичәсе белән туган авылын, яраткан эшен ташлап, Казанга күченеп китте. Әнисенең хәер-фатихасын алырга кергәч: «Әллә нәрсә булды миңа, үземә урын таба алмыйм. Күз алдымда гел шул кыз бала басып тора. Әллә сихерләде инде», – дигән. 

Алар улының туган көнендә очраштылар. Мәрьям Рөстәмне күреп, чүт артына аумады. Кая киткән аның элеккеге кояштай балкып торган йөзе, мәһабәт сыны. Аерылышуларына биш еллап кына вакыт узып китсә дә, ул нык картайган, нык бирешкән. «Тормышлары әллә ни түгелдер», дип үзенчә юрады хатын. Аның кайчандыр өзелеп сөйгән иренә тамчы да хисе калмаган иде.  

– Ләйсәндә начар чир таптылар. Торса, шул ярты ел торыр, – диде ир Мәрьям сораштыра башлагач. 

Мәрьям кызгану галәмәте күрсәтмәде, ә бары: «Кеше күз яше өстендә бәхет корам димә шул», – дип кенә куйды. 

Алар башка бер-берсенә сүз катмадылар. Алар чит иде инде. 

Ләйсәннең үлеме турында әнисенә улы Рөстәм телефон аша хәбәр итте. 

– Әткәй ялгыз, әллә кушыласызмы? – диде. 

– Күрәчәге алда әле, – диде бәгыре каткан хатын тонык тавыш белән. – Ходай аңа күрсәтер әле... 

Авызы ни әйткәнен колагы ишетмәде. Ә әйткәне юш килде. Ләкин кайгы иң элек Мәрьямне аяктан екты. Ул мәрхүмәнең кырыгын уздырып яткан көннәрдә башта передозировкадан үлгән оныгын, аннары Чаллы юлында һәлакәткә очрап вафат булган Рөстәмен югалтты. Улын Мәрьям «үземә» дип калдырган урынга җирләделәр. Мәрьям карчыкны зиратка күтәреп диярлек алып килделәр. Хәле бик авырдан булса да, ул яшь аралаш карашы белән ирен эзләде. Кайгы күзенә берни күренми, диләр. Күренә икән шул. Аның карты янында берәү дә юк. Ул ялгызы гына ике каен арасына куелган эскәмиягә сөялгән дә, өнсез калган. Мәрьям елавыннан туктаган арада килененә: «Әтиегезгә дару каптырыгы, әтиегезне карагыз...» – дип сүз кушкалап алгалый. 

Соңгы юлга озатучылар әкренләп тарала башлады. «Кайта торыгыз, мин үзем, үз җаем белән, – диде карчык җайлабрак утырып. – Минем ашыгасы җирем юк хәзер. Шулчак янына ачы хәсрәттән тагы да бөрешеп, бөкрәеп калган карт килеп чүкте. Мәрьямнең җансыз кулларын үзенең уч төбенә салды. Озак утырдылар алар шулай. Уртак кайгы, уртак хәсрәт, уртак күрәчәк аларны янә бер-беренә сыенырга, еллар чуалткан, еллар юлдан яздырган үпкә-рәнҗүләрне онытырга мәҗбүр итте. Карт белән карчык җитәкләшеп торып бастылар да тар сукмак буйлап кайтыр юлга кузгалдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яше иллегэ якынлашканда аерылышканнар,, биш елдан очрашканнар, Мэрьям карчык? 55 яшькэ дэ житмэгэн Мэрьям-карчык, мин анламыйм моны

    • аватар Без имени

      0

      0

      55 яшьтә кеше карт-карчык буламы?! 70 яшьтә кем буласың?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Андый кайгыларнны башыннан уздырганнар гына бела шул бик авыр кеше кила да кита синен белан уф ах ита кита оныта а син уз кайгын белан узен калсын харвакытка бер Аллам узен сакла шундый кайгылардан

        • аватар Без имени

          0

          0

          Куп язучыларнын эсэрлэрендэ 20 яшьлек егет,кызларнын энилэрен капчык,дип язу гадэткэ кергэн

          • аватар Без имени

            0

            0

            Куп язучыларнын эсэрлэрендэ 20 яшьлек егет -кызларнын энилэрен карчык,дип язу гадэткэ кергэн.50-60 яшьлеклэрнен эти-энилэрен карт-карчык,дип язу дорес булыр Иде,мин Моны куптэннэн кузэтэм

            Хәзер укыйлар