Алдан ук белеп торам, мин язганнар күп кешегә ошамаячак инде. Арада мине гаепләүчеләр дә байтак булыр. «Баласы барын белгәнсеңдер бит булачак иреңнең, зарланасы булгач, кияүгә чыкмаска идең», – диячәкләр. Үз тирә-юнемдә дә бар андыйлар. Шактый якын булган кешеләр дә шулай әйтәләр. Югыйсә адым саен сөйләп, зарланып та тормыйм. Гомумән, иремнең беренче баласыннан беркайчан проблема ясаганым булмады. Моңарчы булмады.
Һәрвакыт: «Олылар үзара килешә алмаганга, бала гаепле түгел», – дия идем. Хәер, мин хәзер дә баланың монда бернинди гаебе юк дип саныйм.
Башта ук әйтеп куям – мин аларның арасына кермәдем, гаиләләрен бозмадым. Без танышканда, аларның аерылышканына бер ел узган иде инде. Алар инде рәсми рәвештә үк аерылышкан булганнар. Бу хакта булачак ирем миңа без танышкан көнне үк әйтте. Хәтта паспортын да чыгарып күрсәтте. Шаярткан булып, билгеле. Әмма соңыннан, без инде шактый якынайгач: «Син башта ук белеп торсын, аннары үкенмәсен өчен шулай эшләдем», – диде.
Мин шулай тиз генә башка берәү белән танышырмын, аны якын итәрмен, хәтта яратырмын дип уйлап та карамаган идем, диде ул миңа. Ир-ат та аерылышуны авыр кичерә шул... Бигрәк тә бала булганда.
Ирем дә үзен улы алдында гел гаепле тоя. Бу хакта кычкырып әйтмәсә дә, мин моны гел тоеп торам бит. Безнең дә хәзер инде уртак ике балабыз бар: улыбыз һәм кызыбыз үсә. Улы безгә кунакка килгән чакларда, ә ул безгә бик еш килә, өйдәге балаларны кочакламаска, үзенең аларны яратуын бик күрсәтмәскә тырыша ул. Кызыбыз кечкенә бит әле, әмма әтисе андый вакытта хәтта аны да кулына күтәрми. Олы улы көнләшер дип уйлый, күрәсең.
Икенче балабыз туганчы, ирем беренче хатынындагы баласына бик күп булышты. Мәктәп вакыты җитсә, өс-башын тулысынча яңартты, бөтен түгәрәкләре өчен түләде. Җәйге каникулларда әнисе белән икесен чит илгә ял итәргә дә җибәргәләде. Мин аңа күпме акча биреп торганын беркайчан да сорамадым. Хатынына түгел бит – баласына бирә. Үземнең дә балам үсә, аңа күпме кирәген беләм ләбаса. Аннан минем үземнең дә хезмәт хакым шактый югары иде – гел иремнең акчасына гына карап яшәмәдем. Бу да, мөгаен, шактый зур роль уйнагандыр.
Үзебез берничә тапкыр бергә ялга барырга өлгердек, һәрвакыт аның улын да үзебез белән алдык. Мин балаларны аермадым, һәрхәлдә, аермаска тырыштым. Улым өчен абый бит ул, якын туган, гел шулай дип карадым. Улы бик сөйкемле аның, иремә охшаган, бәлки, аны шуңа да якын күрәмдер. Иремне, билгеле, малаен яратуым сөендерә иде. Бу хакта әйткәне булмаса да, сизеп, тоеп тора идем.
Карале, хәзер генә игътибар иттем, гел «иде» дип язам икән. Ул малайга карата үзгәргән икән бу дип уйлый күрмәгез тагын, мин аны хәзер дә шулай ук якын күрәм. Ә менә әнисе соңгы вакытта шактый нервыларымны ашый.
Мин әле икенче бала белән декрет ялында утырам. Иремә авыр, билгеле. Өстәвенә, ипотека да түлибез. Үзенең фатирын беренче хатынына калдырып киткән ул. Без башта минекендә торып тордык, хәзер менә зуррагын алдык.
Ирем улын быел да 1 сентябрьгә баштанаяк киендерде. Анысына дәшмәдем, әти кеше тиеш инде, дидем. Югыйсә акча ягы үзебездә дә такы-токы хәзер. Очны-очка ялгпап яшибез. Монысы да зарлануым түгел, балалар үстергәндә һәркемдә андый вакытлар буладыр инде ул. Мин иремә ялгыш та «акча җитми» дигәнем юк. Ул бит болай да булдыра алганча тырыша инде.
Инде сөйлисе төп сүзгә күчәм.
Октябрь башында улы мәктәптә телефонын югалтты. Каядыр төшереп калдырган инде, эзләп тә, тапмады. Нишләтәсең, була торган хәл. Мәктәптән кайтышлый ук безгә килде ул көнне, бик борчылган иде. Мин булдыра алганча тынычландырдым. Әтисе кайткач утырып сөйләштеләр. Ирем: «Әлегә яхшы телефон ала алмыйм, сабыр итәрсең инде», – диде. Улы аның белән ризалашып кайтып китте. Иртәгәсен кибеткә телефон алырга бергә барырга тиешләр иде.
Тик шул көнне үк кичкә әнисе шалтыратырга кереште. «Безгә Айфон кирәк!» – дип. Ирем: «Андый акчам юк әле», – дип аңлатып карады, тик тегесе ишетергә дә теләми. «Минем анда эшем юк, акча тап!» – ди.
«Телефон эпопеясы» бездә әле һаман да дәвам итә. Мин аны шулай эпопея дип йөртәм инде. Беренче хатыны иртән – бер, кичтән тагын бер шалтырата. Ирем миңа белгертмәскә тырыша инде, дәшми, әмма аңа бик авыр икәнен күреп торам бит.
Бу беренче хатыннар бигрәк кызык инде, әллә сезнең балага кирәк булган әйберләр кечерәкләргә кирәкмиме? Аның болары да аның балалары бит, ул аларны да шулай ук тәэмин итәргә тиеш инде. Бигрәк тә менә хәзер, мин дә эшләмәгәндә. Бу хакта бер уйлаучы юк. Аерылганда, нигәдер, балага акча бик күп кирәк булачагы турында уйламаган ул хатын. Мин аны үзем дә бик әйбәт үстерәчәкмен, дигән. Аннары иремнең өзек-өзек сөйләүләреннән, ул хатын шунда ук икенче кешегә кияүгә чыгарга планлаштырган дип аңлыйм. Тик тормыш без корган планнар буенча гына бармый шул. Ә иремнән, беләсезме, нигә аерылган ул? Синең буең кыскарак, миңа үземнән бер башка озын кеше кирәк, дигән. Өйләнешкәнче нәрсә уйлагандыр, иремнең буе хәзер кыскармаган бит инде.
Ә хәзер әнә көн туган саен акча таптырып ята. Мин бик сабыр кеше, озак түзә алам, тик ул түзүнең дә бер чиге була бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк