Күңелеңә җыйма
Баласы булмау белән аның берничек тә килешәсе килми. Ир үзенчә “хәсрәтләнә”, һәм бер көнне...
Адәм баласы җир йөзенә сынаулар өчен килә, туган көненнән башлап гомеренең соңгы көненәчә язмышы белән көрәшә, диләр. Язмамның герое Наҗия апа да күпне күргән, күпне кичергән кеше. Аның турында сезгә дә сөйлисем килде.
Гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә ул. Бербер артлы еллар үтә. Наҗия дә буй җиткән кызга әйләнә. Унҗиде яше тулганда ул чем кара озын чәчле, коңгырт күзле, зифа буйлы кыз булып җитешә. Билгеле инде, аның кебек чибәр кыз күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Наҗия артыннан да егетләр йөри башлый, мәхәббәтләрен дә исбатлап карыйлар. Тик кыз берсенә дә төгәл итеп җавап бирми. Чөнки җаны кемнедер башканы, үзе дә белмәгән берәүне көтә.
Әбиләр чуагы хакимлек иткән кояшлы көннәрнең берсендә хәрби хезмәтен үтәп, авылга Әнәс исемле егет кайтып төшә. Озын буйлы, буй-сыныннан көч ташып торган егетне күргәч, кызның бөтен уйлары чуала. Ул Әнәскә гашыйк була.
Бердәнбер көнне Наҗияләргә яшь кенә сатучы чегән кызы килеп керә. Уз дигәнне дә көтмичә, товарын мактый-мактый өйгә керергә омтыла. Бернәрсә дә кирәкми дигәч: ”Әйдә, мин сиңа язмышыңны юрыйм”, — дип, кызга бәйләнергә тотына. Наҗияне, билгеле, бөтен яшь кызларга да хас булганча, алдагы язмышы кызыксындыра.
Чегән хушбуй алып чыгарга куша. Кыз барысын да ул әйткәнчә эшли. Чегән Наҗиянең уч төбенә хушбуйны сөртә дә, кесәсенә салып куя.
— Син бер егеткә гашыйк булгансың, — ди чегән кызы, — борчылма, бергә булырсыз. Начар яшәмәссез. Бер ул тәрбияләп үстерүеңне күрәм. Тик кара аны — мин сөйләгәннәрне берәүгә дә әйтмә, — ди.
Наҗия, чегән сүзләренә бик үк ышанып бетмәсә дә, барыбер ул әйткәннәрне күңеленә салып куя.
Күпмедер вакыттан соң Наҗия белән Әнәснең юллары очраша. Әнәснең салгалый торган гадәте булса да, кыз моңа әлләни игътибар бирми. Кайнар мәхәббәте бөтен икеләнүләрен дә җиңә — ул Әнәскә кияүгә чыга. Шулчак чегән сүзләрен исенә төшереп, дөрес юраган икән, дип уйлый. Инде бала табу теләге белән яна башлый. Тик тормыш арбасы син уйлаганча гына тәгәрәми шул, хатынның баласы булмаячагы ачыклана. Наҗия өчен бу зур фаҗига була. Иренең генә әлләни исе китми.
Ни генә булмасын, тормыш дәвам итә. Наҗия еш кына теге багучы чегән кызын хәтеренә төшерә. “Юләр, нигә ышандым икән, хәзер бу кадәр үк кыен булмас иде”, — дип, үзен битәрли. Баласы булмау белән аның берничек тә килешәсе килми. Ир үзенчә “хәсрәтләнә”, һәр көн исереп кайта, хәтта Наҗиягә сүз дә кушмый башлый. Кысыр хатынның кемгә кирәге бар, әллә соң аерылышыйк, дип әйтимме, дип уйлап йөргәндә Әнәс үзе сүз башлый.
Аның армиягә киткәнче яратып йөргән кызы булган икән. Күрше авылдан, Сәвия исемле. Әнәс киткәч, Сәвия үзенең йөккә узганлыгын белә. Кыз бу хакта егеткә хат белән хәбәр итә. Әмма Әнәс баланың үзенеке булуына ышанмый, Сәвияне хыянәттә гаепли, кызга бүтән хатлар язмаска куша. Аралар өзелә. Әмма хәрби хезмәттән кайткач, Әнәскә Сәвиянең бала табуын һәм сабыйның коеп куйган үзе булуын әйтәләр. Егет башта икеләнеп кала, ә аннан соң Сәвия белән аңлашырга тели. Тик кыз инде аны кире кабул итми.
Наҗиягә өйләнгәч тә, Әнәс Сәвия янына баргалап йөри, улы белән кайнаша. Малай әтисенә бик нык ияләшеп китә. Әнәс ике ут арасында кала. Ул Наҗияне дә хөрмәт итә, ләкин улын да кире кага алмый. Ходай Тәгалә үзенчә хәл итә. Сәвияне машина бәрдерә. Соңгы сулышында ул Әнәстән баласын тәрбияләвен үтенә.
Наҗия бермәл ишеткәннәренә ышанмый, аптырап тора. Шулай да Әнәснең улын тәрбияләп үстерергә ризалыгын бирә.
Малай бик сөйкемле. “Яңа” әнисе белән дә бик тиз дуслашып алалар. Наҗияне үз әнисе кебек ярата, хөрмәт итә башлый.
***
Әнәс абый инде күптән җир куенында. Хатыны белән улы аны хәтерләрендә тоталар, каберенә барып йөриләр. Алай гынамы, Наҗия апа Әнәсен әле һаман да сөйләп кенә тора. Аңа карыйм да сокланмыйча булдыра алмыйм, чын сөю, сирәк булса да, җир йөзендә бар икән әле ул. Әмма ул сөюне саклау өчен күпме сабырлык, күпме көч кирәк булган Наҗия апага?!
Чулпан ГЫЙНИЯТУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк