Логотип
Күңелеңә җыйма

Балан ачылары

Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде.

Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде. Биш еллап өстәл тартмамда ятты әле алар: бер алдым, бер куйдым. Аның гаилә серен бар җиһанга чыгарып селкергә йөрәгем җитмәдеме соң? Алай дисәң, мондый гына серләр кемдә юк икән? Башта мин язмамны «Хыянәт көндәлеге» дип атарга теләгән идем, аннары шушы исемне сайладым. Бигрәк ачы шул ул хыянәт. Ачы баланнардан да ачырак. 

«...Ул көн әле дә  хәтеремдә. Хәтта кайсы көн икәнен дә беләм. 14 ноябрь – танышкан көнебез иде ул. Укудан иртәрәк бушадым да, юл уңае тәм-том ала кайтып, кечкенә генә табын әзерләдем. Матур савыт-сабаларым юк югын, бар булганы өч тәлинкә дә ике чынаяк. Савыт-саба түгел, әле торыр урыныбыз да юк. Вакытлыча сыенган бу бүлмәне тиздән бушатасы. 
Үзем әни бүләк иткән табадан өчпочмакларымны кубарам, үземнең күзем сәгатьтә. Тоткарлана бит бу кеше! Секундлар – минутка, минутлар сәгатькә тоташты. Баштарак, эш белән мавыгып, әллә ни хафаланмаган идем, вакыт узган саен, шөбһә кортым зурайды.  Аллакаем, ниләр генә булды икән? 
Кесәдә генә йөртә торган телефоннар юк иде әле ул чорда. Ут йотып, төнге уникене суктырдым. Өчпочмакларым табында килеш суынды. Бер-бер хәл булган инде, югыйсә шушындый истәлекле көнебездә вакытында кайтыр иде ул. Үземә урын таба алмыйча, тугыз квадрат метрлы бүлмәдә ишекле-түрле йөреп арыганнан соң, салкын урын-җиргә барып яттым. Иртәнге өч булып килә. Урамдагы һәр аяк тавышына сагаеп, ул бугай, дип ята торгач, йокымсырап киткәнмен. Ачкыч борган тавышка чәчрәп уяндым. Әле генә бар җанымны биләгән курку мизгел эчендә ярсуга әйләнде. Ишек яңагына сөялеп, аңлату көтәм. Ә ул, берни булмагандай, сызгыра-сызгыра чишенде дә юыну бүлмәсенә чыгып китте. Бик озаклап юынды. Юри вакытны сузар өчен шулай мыштырдыйдыр кебек тоелды миңа. Чыкты. Миңа аз гына да игътибар итмичә, урынга барып ятты. Шаккаттым! Иртәнге дүрткә кадәр юньле эш белән йөрмәгән бит инде ул! Пышылдап кына (юка такта стена аша күршеләр йоклый) кайда йөргәнен сорыйм. Пышылдаганым ысылдау булып чыга. Ә ул, берни аңлатмыйча, стенага таба борылып ятты да, гырлап йоклап та китте. Гасабиланып, касыгына төртәм: «Кайда булдың?» Йокы аралаш нидер мыгырдый. Ярсудан, гарьлегемнән тешем тешкә тими. Күңелемә әллә нинди гоманнар килә. Миңа аның эштә тоткарлануына ышануы җиңелрәк. Дөреслеккә якын булганы өчен түгел, хисләрем кимсенмәсен өчен.
Ләкин аның эшендә берничек тә тоткарлана алмаганын беләм. 

«...Ул көнне безнең мәхәббәт кенә түгел, күңелемдә аңа булган ышанычым да чатнады. Кемдә-кемдә, бездә болай булырга тиеш түгел иде. Әле бит өйләнешкәнебезгә дә ярты еллап кына! Ә ничек яратышып кавышкан идек. Хәтта минем укып бетереп диплом алганны да көтеп тормадык.  Ул да яңа гына эшкә урнашып йөри, уч тутырып акчасын да алганы юк. Әнә шуңа да туйдан соң безнең хәтта торыр урыныбыз да булмады. Ул – үз туганнарында, мин үзебезнекеләрдә яшәдек. Очрашу урыныбыз – ишегалдындагы аркалы эскәмия иде. Кулны – кулга, башны – башка куеп кара төнгә кадәр бер-беребездән аерыла алмый утырабыз да, ул мине үзем яшәгән катка кадәр озата менә. Артыннан үзәкләрем өзелеп калам. Инде менә шушы бүлмә булып, бәхет куышыбызга тиендек дисәм... 

«...Аның тоткарланулары кабатланды.  Мин елыйм, ярсыйм, үпкәлим... Барысын да уртага салып сөйләшмәкче булам, ә ул дәшми. Иң авыры да – аның дәшмәве. Һичьюгы ялганласын иде ул, аклансын иде, гафу үтенсен... Өйдәге тынлык атналарга сузыла. «Кайда булдың? Эштә түгеллегеңне беләм бит», – дим. «Белгәч, ник сорыйсың алайса?» – ди исе китми генә. «Ничек инде сорамыйм?! Без бер гаилә хәзер. Кайда йөрүеңне белергә хакым бардыр бит?» – «Эштә булдым». Әнә шундый өзелмәс боҗра. Ярсуымнан түземем төкәнеп, йөзенә кизәнәм. Ул беләзегемнән эләктерә дә диванга ата. «Аһ, син әле алаймы! Хыянәтче син!» 
Яңагына чалтыратканнан ул үзе дә бер мәл аптырап калды бугай. Мизгел эчендә күзендә усал аҗаганнар кабынганын  күреп алам. Аннары ни булганын исемә дә төшерәсем килми. Күңелем тулы рәнҗү белән үземә урынны аерым җәям. Төне буе керфек какмый алга таба ничек яшәргә икәнен уйлыйм. Бергә яшәп булмасы көн кебек ачык. Хатын-кызга кул күтәргән кеше – ул инде кеше түгел.  Ләкин... әнигә бу хәбәрнең никадәр авыр булачагын әлегә уйларга да  базмыйм. Ул да  иреннән яшьли аерылган һәм моның өчен үзен гомере буе битәрләде. «Барган урыныңда таш бул!» – мине шулай дип үстерде ул. Их, әни, таш түгел, каурыйга әверелеп, әллә кая, күз күрмәгән якларга очасы иде хәзер. «Кая очасың? Аерылып, кеше көлдермәкче буласыңмы? Ул да авылга кайтыр, син дә кайтырсың, юлларыгыз гел кисешеп торыр. Оныта алырсыңмы соң?» – күңелемнең бер почмагында каһкаһә белән кемдер көлеп куйды. Кемдер түгел, ул мин үзем идем. Күңелем сыкраса да, чын-чынлап  аерылышу турында уйлыйсым килми икән әле минем. Бәлки... мин үзем гаепледер? Ләкин ничек кенә баш ватсам да, гаебемнең нидә булуын ачыклый алмадым. Әлегә.

«...Иртән укшытканга  уянып киттем. Тагын! Нинди хәл булды соң инде бу көн саен? Санымны көч-хәл күтәреп, укырга чыгып киттем. Бүген барысына да нокта куярга кирәк. Кич кайткач аңлашырга тырышып карармын. «Бәхете дә, бәхетсезлеге дә үз кулыбызда, – диярмен. – Гаилә булып яшәүнең үз кануннары бар, иң мөһиме: бер-береңне ихтирам итү. Вакытында өйгә кайтмыйча йөреп, син мине кимсетәсең. Кояшлы көн ул менә бүген, иртәгә нәрсә буласын беребез дә белми. Бүген матур итеп яшәп калыйк», – диярмен... 
Әмма ул көнне аңлашу насыйп булмады. Безнең өчен язмыш барысын да уйлап куйган иде инде. Тәнәфестә буылып-буылып укшыганымны күргән кураторыбыз мине кайтарып җибәрде. Дөресе, кайтарып түгел, ә хатын-кызлар табибына күренергә кушып җибәрде. Инде үзем дә эшнең нидә булуына төшенә башлаган идем. 
Укуым тәмамланмый торып бәби алып кайтмабыз, дигән идек әле. Яңарак кына операция кичердем. «Балага узсаң да, берничә елсыз аны организмың күтәрә алмас», – диде табиблар. Яшьлек дәрте үзенекен итә шул, тулысынча сакланып бетеп булмаган, димәк. Күңелем бу борылышка риза түгел иде. Яшәп буламы, юкмы дип икеләнгәндә, нинди бала ди? Ә ул шат иде. Бу хәбәрне белүгә, бүлмә буйлап зырылдатып әйләндерергә тотынды. Күзләремнән, битләремнән үбә-үбә: «Гафу ит, барысы өчен дә гафу ит! Әйдә, бүгеннән матур итеп яшибез», – дигән сүзләре күңелемә май булып ятты. «Бер болганмый су тынмый», – ди иде әбием. Тагын бер сүзе бар иде әле аның: «Утызга җитми, ирләргә акыл керми». Туачак җан хакына 23  яшьлек акылсыз иремә тагын бер ышанып карарга булдым. 

«...Мин аның белән көтмәгәндә очраштым.  Мунчага барырга дип трамвай көтә идек. Халык күп. Ирем вагонга беренче булып үтте, ә мин, озын итәкләремә абынып, артка калдым. «Җимешем!» Назлы тавыш иясе, трамвайдагыларга игътибар итмәстән, иремнең муенына сарылды. Анысы ялт кына минем якка күз ташлап, әле ябылырга өлгермәгән ишеккә томырылды. Юл уңае терсәгемнән эләктереп, мине дә тартып төшерде. «Трамвай белән йөргәнче... Халык та күп, йә сытарлар үзеңне...» Ләкин мин барысын да күреп өлгергән идем. «Шул хатын янына йөрисеңме эштән соң?» – дигән соравым тагын һавада эленеп калды. «Мине кайнатып чыгаруның иң шәп ысулын белә бу», – дип уйладым эчемнән. Шушы мизгелдә минем йә аны, йә үземне трамвай асларына саласым килде. «Болай яшисем килми!» – дип гасабиланып кычкырды җаным. Бар көчемә беләгемне ирем кулыннан йолкып алдым: «Кагылма миңа!» Ул тукталышта басып калды, ә мин, бозлы юлдан тая-тая, олы корсагымны күтәреп өйгә йөгердем. Югыйсә үз-үземне тыеп торырлыгым калмаган иде инде. Күңелемдә бары бер уй бөтерелде: тизрәк үләргә дә, бу әрнүдән тизрәк котылырга. Әй, үләм диеп кенә үлеп булса икән!

«...Бүген ул бөтенләй кайтмады... Хәтта икенче көнне дә... Баланы күтәреп, аның эш урынына киттем. «Бер атнага үз хисабына ял алды  бит ул», – диде минем бихәбәрлегемә үзе дә аптыраган мөдир. Димәк, әйтми генә авылга кайтып киткән! Күршеләрнең телефон номерын җыям, әнине генә чакырырлар әле. «Юк шул, монда кайтмады бит ул, аһ-һһ...» – кайнанамның аһын телефонның пипелдәве бүлә, мин теленә басып, тиз генә элемтәне өзәм. Каударланып, 02 номерын җыям. «Алло! Кеше югалса, аны ничек эзлисе? Заявка кабул итегез әле!» Гаризалар өч көнсез кабул ителми икән. Кесә төбендәге соңгы жетоным беткәнче, больницаларга, моргларга шалтыратып иремне эзлим. Аңа охшаган  ир-ат берсендә дә юк. «Кайтыр», – дип тынычландыра элемтәнең теге очындагы миңа бөтенләй дә таныш булмаган кешеләр.  
Үкереп елаган баланы күтәреп, кире өйгә кайтып аудым. Башымда ниндидер бәйләнешсез уйлар. «Ничек???  Ничек болай?!! Аз гына булса да яраткан кеше хатынын шундый газапларга салырмы? Мине генә түгел, газиз баласын да кызганмый бит!» Үзебезне кызганудан, кимсенүемнән балама кушылып илереп еладым. Мин – гарьлегемнән, ә балам – ачлыктан. Артык дулкынланганга, сөтем беткән иде минем...

«...Өчме-дүртме көннән кайтты ул. Кайтышына бөтен киемнәрен сумкасына тутырып куйган идем. Өйгә кертмәдем. Ишекнең читен ачып, сумканы подъездга гына ыргыттым. «Эзең булмасын бүтән! Кем яныннан кайттың, шуның янында яшә!» Ә ул әйтерсең шуны гына көткән, киемнәрен иелеп алды да, сызгыра-сызгыра баскычтан төшеп китте. Гафу да юк, аңлату да... Бәлки, китүе яхшырактыр... Болай кимсенеп яшәгәнче... Яшәрбез әле, илдә чыпчык үлми!

«...Илдә чыпчык үлми, дидем дә бит, кесәмдә йөз егерме сум акчам калган иде. Бик тырышсаң, аңа бер атна яшәргә була анысы. Балага сөт кухнясыннан бушка сөтен, кефирын биреп торалар. Ә аннан соң? Нинди акчага яшәрбез дә, квартира өчен кайдан алып түләрбез? Тормышыбызның чәлпәрәмә килгәнен әлегә беркемгә дә белдерәсем килми иде. 
Баланы дус кызыма калдырып, янәшәдәге ЖЭУга юнәлдем. «Боз вата алсагыз гына. Безгә дворниклар кирәк кирәген...» Иртәгә үк эшкә чыгу шарты белән теркәлеп үк кайттым. Югары белемле ишегалды җыештыручы мин хәзер. Кесәмдәге барлы-юклы акчамның сиксән сумы көрәк алырга китте. «Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирер әле», – дип тынычландырдым үземне. Безме инде кар көрәп үсмәгән?! Иртәнге якта балам тынычлап йоклый, ул уянганчы тиз генә җыештырып керермен. 

«...Ялгызлык тормышым әнә шулай башланып китте. Аны сагынмадым, көтмәдем, дип, берәүне дә алдый алмыйм. Бик сагындым, көттем дә. Килсә, бар үпкәләремне, горурлыгымны җиңеп кабул итәсе идем. Әтиле балаларга кызыгып үскән балачагымның һәр мизгеле күз алдымда иде әле. Дусларым: «Безнең әти», – дигәндә, минем дә ул сүзләрне әйтәсем бик килде. Инде хәзер менә балам ятим үсәчәк. Тулыр-тулмас ике еллык ирле тормышымны анализлап, үземнең дә күп хаталар ясаганымны аңлаган идем инде. Иң зур хатам, мөгаен, үпкәчеллегем булгандыр. Юк-бар өчен дә авызым турсаерга гына тора иде шул. Аның да, эштән кайткач, янында көләч йөзем белән балкып торуымны күрәсе килгәндер... Икенче хатам: ялгызын гына калдырып гел авылга кайтып китүем иде. Бергә кайтыр идек тә, аның ялы белән минем ялның беркайчан да туры килгәне булмады. Кайтмыйча да булмый: әни ялгызы. Назымны кызганып та аз үртәмәдем. 

«...Ял көне иде. Иртән кемдер әкрен генә ишекне какты. Ул килгән! «Кертәсеңме? Баланы сагындым», – диде нәүмиз генә. Инде дүрт айлап күрешкәнебез юк иде. Бүлмәгә әле кайчан гына мине иләсләндергән шулкадәр таныш ис – аның исе тулды. «Ашыйсыңмы?» – дидем, тәлинкәгә өчпочмаклар тезә-тезә. «Ашыйм», – диде ул. Без, арадагы үпкәләрне читкә куеп, үткәннәрнең бары матурларын гына искә ала-ала, өчәүләшеп чәй эчтек. Ул – уңда, мин – сулда, балабыз – уртада. «Каласыңмы?» – дидем. «Калам! – диде. – Кичерерсеңме?» Әле кичә генә балам белән паркта йөргәндә култыклашып атлаган матур парларга кызыкканым йөрәгемне чеметтереп узды. «Ирсез тормыш – эт тормышы», – дип әйтергә ярата әни. «Артка түгел, алга карарга кирәк!» – монысы, мөгаен, берәр укытучымның сүзләре булгандыр. «Әче баланнар белән сыйламассыңмы?» – «Мин сине баллы чияләр белән генә сыйлармын...»
 
...Чынлыкта, баллы чияләре дә, ачы баланнары да булды әле. Чияләргә караганда, баланнары шулай да күбрәк иде. 

 

фото: Газинур Хафизов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулай, узлэрен доньянын кендеге итеп тоя инде азгын,кабэхэт жаннар.Ир тугел инде болар,сожительлэр генэ.Уз кадерлэрен белмичэ,читтэге фахишэлэрдэн тэм табып,уз гаилэсен елатып ,шул куз яшьлэрен,рэнжешлэрен гомер буе уз остенэ жыеп бара ул.Хатын беркая да китми ул дип,мыскыллап яши бирэ.Ойдэге хатын да,финанс очен,кеше янында ялгыз куренмэс очен генэ яшэп ята инде.Тормышмы инде бу?!Авырып китсэ,бу ир дэ берэугэ дэ кирэге калмастыр.Ярату беткэч,хатын да ник жэллэсен.

    Хәзер укыйлар