Күңелеңә җыйма
Арыдыңмы, балам?
—1961 ел. Аяк киемнәре тегүче белгечләр хәзерләүче училищеда укыган чагым. Каядыр еракка китеп, югарырак белем алу мөмкинлегем юк — үзебездән Ык елгасы аша гына булган Октябрьский шәһәрендә укып йөрим. Укудан соң өйгә чабам — әниемә булышам, ә кичен инде клубка, кичке уенга чыгам. Минем дәртле, матур чагым, кайда басканымны да белмим. Өстәвенә, матур киенергә яратам. Дөрес, әнием мине кешедән ким-хур итмәскә тырыша. Шулай да мин теләгәнчә түгел. Стипендия алуын алам да, әмма аны әниемә кайтарып бирәм, чөнки өебез иске, сипләтергә кирәк.
Шулай яз җитте. Көннәр озынайгач (караңгы төшә дип куркасы юк), укудан кайтышлый кибетләргә кергәли башладым. Туфлиләр, йөзек-алкалар карап йөрим.
Көннәрдән бер көнне универмагка 28 сумлык күлмәк элеп куйдылар. Төсе дә матур, размеры да минеке. Их! Көн дә керәм, көн дә карыйм
– тора күлмәк. Әгәр стипендия биргәнче сатып җибәрмәсәләр, барыбер алам, дип уйлыйм. Ун сум берәрсеннән алып торам да...
Стипендия көне җитте. Акчаны кассадан старостабыз Әлфия үзе ала да аннан безгә тарата. Чират җиткәч, кул куеп алабыз да, читкәрәк китеп саныйбыз. Әлфия шулай куша: “Акча санаганны ярата”, - ди. Бер түгел, ике кат санадым — унсигез урынына егерме сигез сум акча иде кулымда. Ышанасызмы — егерме сигез! Акчамны кесәгә салдым да туры өйгә чаптым. Бер сәгатьлек юлны кырык минутта кайтып та җиттем. Ишектән керүгә:
- Әнием, стипендия алдым, егерме сигез сум! — дидем.
- Бик әйбәт, балам, куанычы булсын, — диде ул. Аннан айнып киткәндәй: — Арттырдылармыни, кызым? — дип сорады. Мин каушап калдым.
- Юк, әнием...
- Арттырмагач, старостагыз сиңа ун сумын ялгыш биргән булып чыга түгелме соң? Хәзер үк кире илтеп кайт артык акчаңны!
Аптырап калдым. Шәһәргә кадәр өч километр җәяү барырга. Җитмәсә, караңгы төшеп килә... Икеләнеп торуымны күреп, әни:
- Бар, бар, илт. Әмма азаккысы булсын. Моннан соң кеше хакына үреләсе булма, ишетсен колагың, — дип өстәде.
Әле ярый, әнигә күлмәк турында әйтергә өлгермәдем...
...Мин барып кергәндә Әлфия бик борчылып акча саный иде. Мине күрүгә ул:
- Их, дустым, ун сум акчам җитмәде бит, нишләргә? — диде елый язып.
Кесәмнән унлыкны чыгарып аңа суздым:
- Менә миңа ялгыш биргәнсең. Кайткач кына санадым...
Үземнең битләрем ут яна, иреннәрем дерелди. Әлфия исә акча табылу шатлыгыннан минем нинди хәлдә икәнемне күрмәде дә бугай, шунда ук кунарга кыстый башлады. “Караңгы бит, ничек кайтасың”, — ди.
Каламмы соң? Ашык-пошык саубуллаштым да чыгып йөгердем. Тышта, чыннан да, караңгы иде. Җил дә купкан. Мин шәһәрне чыкканда яланда кыш белән хушлашкандай себертеп кенә буран башланган иде. Җил каршы булганга атлавы да авыр. Мин берсен дә сизмим, үзем барам, үзем елыйм. Шулкадәр оят иде миңа! Буран көчәйгәннән-көчәйде. Чү, алда ниндидер карачкы селкенә түгелме соң? Әрәмәлектә бүре бар дигәннәр иде аны... Шул вакыт колагыма әнием тавышы ишетелде. Йә, раббым, чыннан да, ул бит бу! Түзмәгән, миңа каршы чыккан... Мин аның кочагына атылдым.
Битемә сарган кар бөртекләрен әнием әкрен генә сыпырып төшерде:
— Арыдыңмы, балам?
Рәзинә ВӘЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Н.Носовнын балалар очен язылган "Огурцы" хикэясен хэтерлэтте бераз.
0
0
0
0
энилэре исэн сау булган кешелэрдэн шул хэтле конлэшэм мин...эээх,минем дэ энием исэн булса,мин бик бэхетле булыр идем
0
0
0
0
Барлык яхшы ягыбыз - әнкәйләрдән, барлык яман сыйфатларыбыз - тормыштан.
0
0