Әти-әни исән чакта төп йортка кайтып, бердәм гаилә булып яшәдек. Район халкы безнең дуслыкка соклана иде, башкаларга гел үрнәк итеп куйдылар. Без өчебез дә югары белемле, тормышыбыз нык, гаиләләребез бар. Әти-әнигә дә ярыша-ярыша булыша идек.
Кайгы кешеләрне берләштерә, диләр. Ә безне ул аерды. Әнине җирләгәч, минем тормышымның асты өскә килде. Без гаиләдә өч туган. Төпчек энем һәм олы апам бар, мин уртанчы бала.
Әти-әни исән чакта төп йортка кайтып, бердәм гаилә булып яшәдек. Район халкы безнең дуслыкка соклана иде, башкаларга гел үрнәк итеп куйдылар. Без өчебез дә югары белемле, тормышыбыз нык, гаиләләребез бар.
Әти-әнигә дә ярыша-ярыша булыша идек. Мин аның ярыш булганын хәзер генә аңлыйм, үткәннәргә борылып карап. Ә элек бу ихлас эш кебек тоелды.
Апа төп йортка ремонт ясый башлагач, энем яңа мунча салып куйды. Без дә ирем белән калышмадык, гараж белән келәтне яңарттык.
Апа зур сандык кебек морозильник алып кайтып бүләк иткәч, мин яңа шәп телевизор алып кайтып, залга түргә урнаштырып куйдым. Моңа каршы энебез белән килен әти-әниләргә йомшак диван белән креслолар бүләк иттеләр.
Без ирем белән өлкәннәрне куандырыйк дип, санаторийга путевка алуыбызны әйткәч, апа белән энекәш тә аларны чит илгә алып барырга кыстый башлаганнар иде, әти каршы чыкты. Безнең путевканың хакын өчкә бүлеп, уртак бүләк ясап эшләргә кушты. Әти исән чакта безне шулай җыя иде әле, тыя иде, беребез дә аның сүзеннән чыкмадык.
Әни ялгыз калгач, барыбыз да аны алып китәргә кыстый башладык. Ул вакытта райондагы йортыбыз да ике катлы булып үскән, кыйммәтле җиһазлар белән тулган иде. Бер мунчасы өйгә кушып эшләнгән, икенчесе бакчада. Без эшләгән гараж гына аз булды, күрәсең, энем өй карышысына урам якка тагын бер зур гараж төзеп куйды. Бакчада апаның теплицасы, өй каршысында безнең беседка. Әни гөлләр ярата дип розалар, чалма чәчәкләр, әллә ниләр ташыдык. Озын сүзнең кыскасы, читтән караганда гөл бакчасы иде.
Әмма әнине гомер иткән шушы нигезеннән кубарып калага алып китәргә тырыштык бит. Сәбәбен ачыктан-ачык әйтмәсәк тә, аңлашыла иде инде. Әни кемгә барып тора, төп йорт шул кешегә кала, имеш. Бу карарны әни үзе әйтеп, акылы аек, тәне таза, сәламәт чакта ук документларны эшләп калдырырга тиеш иде. Һәркайсыбыз төп йортка керткән өлешебез хисабына, аны үзебезгә алып калырга хакыбыз бар дип уйладык. Әнинең җыйган акчаларына бераз үзебезнекен кушып, фатир алабыз да, имеш, әни безнең янда яши, без аны карыйбыз һәм барысы да гадел була. Үзара ул хакта ачыктан-ачык сөйләшмәсәк тә, аерым-аерым кайтып өчебез дә әнигә шуларны аңлатканбыз, аны күндерергә тырышып йөргәнбез булып чыга.
Әни төп йорттан китүдән баш тартты. Үзе дә бик укымышлы, аңлы хатын иде ул. Нотариус чакыртып йортны өчебезгә бүлеп васыятьнамә әзерләгән. «Әтиләре дә шулай эшләргә теләгән иде, мин иремнең соңгы теләген үтим», – дип аңлаткан. Әни исән чакта үзе безнең белән ул хакта сөйләшмәде. Безнең киңәшләрне, үгетләүләрне сабыр гына тыңлый иде дә, сүзне бүтән темага борып, үзем гомер иткән йортта картаерга ирек бирегез инде, дип кала иде.
Искә төшереп утырам, әтине җирләгәч, әни янына без бер көндә бергә җыелышып бик сирәк кайтканбыз. Күбрәк аерым-аерым. Ни уйлады икән ул? Безнең бер-беребездән читләшеп, кияү-киленнәрдән гаеп табып, көнләшеп, ярышып яшәвебезне күреп, күзәтеп торган булып чыга бит ул. Йөрәге ничек чыдады икән?
Соңгы вакытта берничә тапкыр «аерым йөрмәгез», «җыелышып бергә кайтыгыз» дип әйткәләгәне булды. Апа белән хәбәрләшеп кайттык та. Әмма энебез безгә кушылмады. Каядыр ял итәргә киткән булганнар иде. Кайткач, килен «әни исән килеш мирас бүләләр, оятсызлар», дип сүз таратты. Ягъни, төп йорттагы бөтен байлык йола буенча төпчек малайга тиеш, алар шуңа күрә ихлас кайтып бөтен нәрсәне яңартып, гомер буе әти-әнигә булышып яшәгәннәр дә, без ике комсыз апа боларны талыйбыз икән. Бу сүзләрне килен әнигә дә җиткергән. И, бичара әни, ничек җаны түзгәндер, дип уйлыйм хәзер.
Әни урын өстендә озак ятмады. Изге җан, хәле авырайганын җомга хәбәр иттергән. «Бергә кайтсыннар, югыйсә бәхиллегемне калдырмыйм», дип әйткән. Күршесе өчебезгә дә шалтыратып шул сүзләрне әйткәч, очып диярлек кайтып төштек. Артык сөйләшмәде әни. Әмма үз акылында иде.
– Төп нигезне саклагыз, дип әйтмим, барыбер саклый алмаячаксыз, гөнаһлы булырсыз. Шуңа күрә өчегезгә дә тигез итеп бүлегез дә, кулыгызга кергән өлешне тигезләп, яңадан балаларыгызга бүлеп бирегез, васыятем шул, – диде әни. Ул вакытта әнинең гаделлегенә сокланган булсак, хәзерге көндә аның эчтән ничек газапланганын уйлап йөрим. Кайсы ана балаларының бердәм булып, туганлык җепләрен саклап, аралашып яшәвен теләмәс. Ә безнең байлыкка табынып, онытылып китүебез, арабызга шушы көнчелек хисен кертүебез аның җанын актаргандыр инде. Җайлап-җайлап киңәшләр бирә иде бит үзе. Безгә бу бүләкләр кирәкми, безгә сезнең имин булуыгыз, дус яшәвегез кадерле, дип, әти белән гел әйтәләр иде. Ишетмәгәнбез.
Яман чир белән көрәшергә туры килмәсә, бу уйлар башыма килгән булыр идеме? Белмим. Апа белән энемә шалтыратасы, аларны чакырып әти-әниләргә багышлап Коръән ашы уздырасы килә. Без бит ул ашларны да соңгы вакытта аерым гына үткәрдек. Әнинең елын апа үткәрде, анда энем килмәде, мин дә үзем генә бардым, ирем баш тартты. Аннары артык аралашкан да булмады. Елга бер шалтыратып алабыз: исәнме, исән, шуның белән шул.
Әни әле дә рәнҗеп ятадыр кебек. Балаларыбызга килгән авырлыклар, аларның гаилә кора алмаулары, аерылып, тавышланып йөрүләре, безнең сүзне санга сукмаулары – барысы да шушы ялгышлыгыбыз нәтиҗәседер кебек тоела хәзер. Энем дә хатыны белән аерылышкан. Балалары берсе әтисе ягына, берсе әнисе ягына чыгып тавышланып беткәннәр. Апа күптән тол инде. Аның балалары чит илдә, сирәк кайталар. Минекеләр янымда булса да, алар өчен күңелем тыныч түгел.
Талпынып карасам өч туган арасына дуслык күпере салып булырмы икән? Әллә инде бик соңмы? Бу арада гел шушы уйлар белән яшим. Үз хәлем хәл дә бит, аны әллә ни уйлаган юк, нигәдер. Үлем куркытмый. Туганнарым белән читләшкән килеш китәсе килми бу дөньядан. Аларга авыруым турында әйтсәм, әдәп саклап килеп җитәләр инде, ул яктан бөтенләй кешелексез түгелбез. Әмма мин берләшүнең туганлык хакына, әти-әниләр хакына булуын телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
3
1
Хэзер гел шулай буладыр диеп уйлыйм мин,элла донья узгарде,элла узебез начарландык,бу минем фикерем
0
0
1
0
Туганнар белэн анлашырга беркайчанда сон тугел, сэйлэшеп эти ,эниегез рухына корьэн ашы уткэрегез ,кунелегезге рэхэт булыр,бу минем фидер.
0
0
1
0
Шул кадэр бай булып , мал очен упкэлэп ят инде.
0
0