Логотип
Күңелеңә җыйма

Ана хыянәте

– Әнине 28 ел күргәнем юк, – дип башлады ул сүзен. – Күрәсем дә килми. Елга бер-ике тапкыр шалтыратып хәлен беләм, шул җиткән.

– Ничек инде? 28 ел буена исән-сау әниеңне бер тапкыр да күрмичә яшәп буламыни? – Башыма килгән беренче уем шушы иде.

– Миңа 16 яшь тулганда әни икенче тапкыр кияүгә чыкты. Әнинең икенче ире мине шунда ук яратмады. 16 яшьлек булсам да, мин моны шунда ук сиздем. Элек без кичләрен әни белән икәү рәхәтләнеп сөйләшсәк, икәү урам әйләнеп, һава сулап керсәк, хәзер боларның барысы да бетте. Акрынлап өйдә миңа бар нәрсә тыелды: кычкырып сөйләшергә, көләргә, үземнең канәгатьсезлегемне белдерергә, нәрсәдер сорарга... Тора-бара мин хәтта рөхсәтсез генә суыткычны ачып, андагы ризыкларны да алып ашый алмый башладым. Әнинең яңа ире шундый шарт куйды. Ул аны турыдан-туры үземә түгел, әни аша әйттерде. 

– Ул эштән кайткач, кухняга, залга чыгып, аның күзенә күренеп йөрмә. Эшлисе эшләреңне ул кайтканчы эшләп куй, – диде әни. Алар үз бүлмәренә кереп ятмыйча торып, бәдрәфкә чыгарга да интегеп утыра идем. Инде түзәр хәлем калмыйча, алар барында чыксам, үги әтинең (әнинең ире миңа үги әти буладыр инде) шунда ук йөзе чытыла.
– Бу вакытта ул инде йокларга тиеш. Нәрсәгә үз бүлмәсендә утыра алмый ул? – дип, әнигә ризасызлыгын белдерә. Әни тизрәк сикереп торып, мине әрләргә тотына. Үз әниемнең миңа булган мондый мөнәсәбәтен мин хыянәт дип кабул итәм, һәм бик тә гарьләнәм. Минем тизрәк бу өйдән чыгып китәсем, югаласым килә. Каядыр, кемгәдер барып сыена да алмыйм. Бу дөньяда әнидән башка якын беркемем дә юк.

Мәктәпне тәмамлаганчы ике ел шулай бик авыр үтте. Үги әтинең әнигә мырылдаганын ишетмәс өчен, миңа тәрәзә төбендә үскән гөл кебек тавышсыз-тынсыз, һава кебек үтәкүренмәле булырга туры килде. Әни хакына түздем. Бик тә аның бәхетле булуын тели идем. Бер елдан энем туды. Инде болай да бар тормышын үги әтигә генә багышлаган әни минем барлыгымны бөтенләй дә онытты. Мин үз өемдә, үз әниемә артык бер кашыкка әйләндем. 

Ышанасызмы-юкмы, күп вакыт мин хәтта ачлы-туклы йөрергә мәҗбүр булдым. Бигрәк тә шимбә һәм ял көннәрен яратмый идем, чөнки бу көннәрдә үги әти көне буе өйдә. Аның күзенә күренмәс, ачуын китермәс өчен, мин үз бүлмәмдә бикләнеп утырырга мәҗбүр идем. Әнидән: «Кызым, ашыйсың килмиме? Әйдә, ашарга чык», – дигән сүз көтеп, үземне кызганып елыйм. Минем көне буена тамагыма ризык капмаганымны белсә дә, ире барында әни мине ашарга чакырмый. Бары алар ятып беткәч, шыпырт кына кухняга чыгып, ипи белән сөт эчеп керәм. Юри минем кухняга чыкканымны сагалап тора диярсең, бүлмәмнең ишеген ачуга, йокы бүлмәсеннән үги әтинең ризасыз мырылдаганы ишетелә. 

Мәктәпне тәмамлап, институтка укырга керүемне сәгатьләп санап көттем дияргә була. Әни белән аның иреннән ерактарак булу өчен, юри күрше шәһәрдәге уку йортын сайладым. Анда тулай торак бар, ичмасам, күзләренә күренмәм. 

Дөресен әйткәндә, әнинең мине сагынуын көттем. Китсәм, әни мине сагыныр, без элеккечә, ул кияүгә чыкканчыга кадәр ничек аралашкан булсак, шулай аралашырбыз, дип уйладым. Тик юкка. Югыйсә телефоннан шалтыратып кына булса да сөйләшергә, минем хәлемне сорашырга була бит. Үги әти аның минем белән сөйләшкәнен яратмаса да, көне буена аңа каравыл тора алмый. Теләсә, җаен таба алыр иде, дип әйтүем. 

Тулай торакта яши башлагач, бераз иркен суласам да, ял көннәрендә бүлмәдәш кызларның өйләренә кайтырга әзерләнгәннәрен күреп, бәдрәфкә бикләнеп елый идем. Минем дә алар шикелле өйгә кайтасым, өйдә пешкән тәмле ризыклар ашыйсым, кайнар ваннада юынасым килә. Хәзер тулай торакларда ничектер, ул вакытта кайнар су гел булмый, юыну, керләрне юу шактый четерекле иде. 
Тулай торакта яшәүнең минем өчен тагын бер кыен ягы булды. Кызлар һәркайсы өйләреннән ризыклар алып килеп, аны атна буена уртаклап пешерәләр. Ә минем уртакка кушарга бер ризыгым да юк. Мин барлы-юклы акчамны ай буена тартып-сузам, өйдән бернинди дә ярдәм булмады. Үзе ашаганда, минем ашарыма ризыгым булмавын белә торып, әнинең тамагыннан ничек үтте икән, дип уйлыйм хәзер. Ярый әле бәхетемә икенче бер тулай торакка җыештыручы булып урнаша алдым. Анда эшләп алган акчага иң кирәкле киемнәр белән ачка үлмәслек кенә ризыклар ала идем. Без укыган елларда стипендия нәкъ бер айга транспортка түләргә генә җитә, яшәрлек калмый иде бит. 1990 нчы еллар – авыр еллар иде ул. 

Озын бәйрәм яллары – минем өчен иң күңелсезе. Бу вакытта тулай торак бушый. Өченче катта яшәүче чит ил студентларыннан башка беркем дә калмый. Кайчагында, сагынуыма түзә алмыйча, әнинең эшенә шалтыратам. Ул вакытта кесә телефоннары юк. Өйдә стационар телефон булса да, үги әтидән куркып, өйгә шалтыратмыйм. Телефоннан минем шалтыратуымны белүгә, әнинең тавышына канәгатьсезлек чыга: «Тагын нәрсә булды инде, нәрсә дип мине борчыйсың?»
– Бәйрәмнәрдә өйгә кайтыйм әле? – дим әнигә. Ул шунда ук «кайнап чыга». 
– Йөрисең юк! Монда синнән башка да җиткән! Юлга акча туздырып... 

Бүлмәдәге кызлар арасында үз өенә иң якын яшәгәне – мин. Ике арада нибары 120 километр гына. Алар минем өйгә ник болай сирәк кайтуыма аптырыйлар. «Өйдәгеләр минем кайтуымны теләми», – дип әйтә алмыйм бит инде аларга. 

Кайсы елның Яңа елы икәнен хәтерләмим. 1993 идеме, 1994 булдымы? Бөтен тулай торак кубып, бәйрәмгә өйләренә кайтырга әзерләнә башлады. Мин дә бар көчемне җыеп, әнигә шалтыраттым. Җитмәсә, инде бер айлап тулай торакта җылы су булмады, юынасым да, керләремне дә юасым бар иде. Бу хакта әйтү белән, ул, гадәттәгечә, тузына башлады. 
– И.нең (үги әтинең исеме И.) туганнары кунакка килә. Болай да йокларга урын юк. Син тагын! Кайтма. Тулай торакта кеше бетмәс, каршы ал шулар белән! 

Әнинең бу сүзләрен ишетеп, күзләремә яшьләр килде. Ничек үз баласына шулай дип әйтә ала әни кеше? Үз баласын ниндидер бер ирнең туганнарына алмаштырамы? Әни кайтуыма ризалык бирмәсә дә, 31 нче декабрь көнне кичләтеп кенә кайтырга чыктым. Тулай торакның бушлыгы, тынлыгы миңа ничектер шундый да куркыныч, шомлы булып тоелды. Мин укыган шәһәрдән безгә кадәр электричка йөреп тора, кайту-китү белән авырлык юк. 

Ишекне ачып керү белән каршыма әни йөгереп чыкты. Бусагада мине күреп, бермәл сүзсез калды. 
– Нишләп йөрисең? Кайтма дип әйттем бит мин сиңа? – дип ысылдады ул, үги әти мине күрмәсен диптер, гәүдәсе белән каплап. – Кит хәзер үк! Әле соңгы электричкага өлгерәсең...

Ул арада ишек тавышына залдан үги әти дә чыгып җитте. Аны күреп, әни тәмам коелып төште. Йөзе үк зәңгәрләнеп киткән кебек булды. 
– Бу нишләп йөри? – диде үги әти, мине хәтта исемем белән дә атамыйча. – Син чакырдыңмы? – диде ул әнигә борылып. 
– Беркем дә чакырмаган. Үзе кайткан... Юынырга... Җылы суларын бетергәннәр... – диде әни тотлыга-тотлыга.
– Нәрсә, шәһәрдә юынырга мунча беткәнме? Аның өчен монда кайтып йөрисе юк. Җәмәгать мунчасы түгел монда. 

Шулай диде дә борылып кире залга кереп китте. Мин ни үле, ни тере килеш басып калдым. Зал тулы кунак, өйдә баш әйләнгеч тәмле исләр иде. Ә минем инде күптән өйдә пешкән ризык ашаганым юк. Хуш исләрдән башым әйләнде, авызыма сулар килде. Аягымдагы итекләремне салырга дип, идәнгә чүгәләдем. Әни шунда ук иелеп кулымнан тотты:
– Чишенмә, чишенмә! Алайса соңгы эликтричкага өлгермисең! 
– Әни, бүген генә монда калыйм инде? Мин кунаклар янына чыгып, табынга утырмам. Зинһар өчен! Иртәгә иртүк беренче электричка белән үк китәрмен. Әни, дим... 

Минем елаганымны күреп, әни ничектер йомшарды. «Торып тор» дигән ишарә белән кухняга таба китте. Үзе янына үги әтине чакырды. Алар шактый озак кына бәхәсләштеләр. Үги әтинең: «Юк, дидем мин сиңа. Өйрәнмәсен!» – дигәнен ишетеп, мин ишек төбендә торган сумкама үрелдем. Чыгып китешли туктап, соңгы кат үзем үскән өйгә күз ташладым. Башка беркайчан да бу бусаганы атлап кермәсемне инде шул чакта ук белә идем. 
Әни мине озатырга да чыкмады. Буп-буш вагонда буп-буш тулай торакка кайттым. Мин яшәгән каттагы бер генә тәрәзәдә дә ут янмый иде. Барысы да таралып беткән, димәк. 
– Поездга өлгермәдеңмени, кызым? – дип каршы алды мине вахтада утырган Вәсимә апа.  
Күз яшьләремне күрсәтмәс өчен, йөземне читкә бордым. 
– Әйдә, сумкаңны гына менгереп куй да, минем янга төш. Салатлар ясадым, пилмән пешердем. Үземә генә күңелсез, Яңа елны икәү каршы алырбыз, – дип калды Вәсимә апа артымнан. 

Шуннан соң мин башка бер тапкыр да әни янына кайтмадым. Кайчагында шалтыратып хәлен белешәм. Кияүгә чыкканда да әнине чакырмадым. Ул да минем тормышым белән кызыксынмадым. Улым тугач, шалтыратып әйттем. Кесә телефоннары чыккач, фотоларын җибәргәлим. Бөтен якынлыгыбыз шуның белән шул. Әнинең миңа булган хыянәтен әлегә кадәр аңлый алганым юк. 


 
 

Теги: язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    12

    0

    "Бу ир - дөньядагы соңгы ир, бүтән ир күрмәячәксең"- дисәләр дә, мин газиз баламны иргә алмаштырмас идем. Мондый ана булмый.

    • аватар Без имени

      5

      0

      Коточкыч ! Искиткеч!! Гыйбарат!!! Кеше ышанырлык тугел !

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шундый хэллэр була, Аллахы тэгалэ сакласын, бада

        Хәзер укыйлар