Җан ачысы

Мин ирем белән унике ел торганнан соң аерылдым. Бик көнләшә, көн күрсәтми иде. Ике малаемны үзем тәрбияләп үстерергә булдым. Улым Илшат, мәктәпне тәмамлагач, ике ел армиядә хезмәт итеп кайтты һәм үзебез яшәгән Нурлат шәһәрендә шикәр заводына эшкә урнашты. Казан технология университетында читтән торып укыды да. Икенче улым Илмир һөнәри училище бетерде. Мин балаларым кешедән ким булмасыннар, кеше кигәнне кисеннәр дип тырыштым: татар хатыны булсам да, дуңгыз асрадым, тавык-чебешләр тоттым, һәм беркайчан да үземне бәхетсез хатын дип санамадым. Чөнки минем янымда сөлектәй ике улым булды. Мин аларга карап — куанып яшәдем. Өем дә әйбәт кенә. Янымда бакчам, сараем, мунчам... барысын да шушы балалар һәм туганнарым белән төзедек. Аптека мөдире булып эшләвем дә күңелне үстереп тора.
Һәммәсе дә уң килеп тора иде әле. Әмма кайгы дигәнең көтмәгәндә килә икән ул. Илшатым сессиядән кайтты да эшенә китте. Мин аны иртәнге сәгать җидедә озатып калдым. Соңгы күрүем булган икән күз нурымны. Кислота белән эшләвен белә идем, гел кисәтеп тора идем: “Сак бул!” — дип. һәм менә улым кичтән салган кислотага үткәргеч тию нәтиҗәсендә шартлый. Эш урынында үлә.
Балам үлгәндә кулымда 300 сум акча бар иде. Заводтан инженерлары килеп:
“Үзебез күмәбез”, — диде. Ә икенче көнне баргач, энесенең кулына акча тоттырып кайтарганнар. Бер уйласаң, аны үз үлеме белән үлгән 70 яшьлек кешегә дә бирәләр. Мин улымның өчесен, җидесен, кырыгын да
халыктан җыелган акча белән үткәрдем. Илшатым белән бергә эшләгән кешеләргә чиксез рәхмәтлемен. Кабер ташын да аларның акчасына куйдык.
Шулай итеп, мин 24 яшьлек улымны күмеп куйдым. Күз нурымны коеп, киләчәккә зур өметләр баглап үстергән баламны мәңгегә югалттым. Завод җитәкчеләренең битарафлыгы, эш урынында куркынычсыз шартлар тудыра алмавы аркасында чәчәк кебек яшь гомер киселде. Кислота салгач, ике атнадан соң гына рөхсәт ителә эшләргә. Ә болар кичтән кислота салып, икенче көнне эшкә төшергәннәр. Мин прокуратурага бардым. Барын да сөйләп бирдем. Ә алар: “Сез инвалидта, пенсионер да түгел, сезгә берни юк”, — дип, мине тагы да рәнҗетеп, елатып кайтарып җибәрделәр. Мин бит ул баланы тапкан, үстергән, укыткан кеше. ӘЙ мине “син беркем дә түгел” дип, мыскыл итәләр. Хәзер баласыз да, таяныр кешесез дә калдым. Ул бит үләргә тиеш түгел иде! Ул яшәргә, өйләнергә, миңа оныклар бүләк итәргә тиеш иде! Җитәкчеләрнең эшкә салкын каравы аркасында ул җир астында ята. Миңа ни эшләргә, ничек түзәргә?
Бу хәлләрдән соң дүрт ай авырдым. Ышана алмыйм улым юкка, гел кайтып керер төсле. Ул тормышны шундый ярата иде, булганына канәгать, артыгын сорамый иде. Сабыр, тыйнак, өлкәннәргә мәрхәмәтле иде. Казанга укырга кергәч, аның сөенүләре... Ана җанлы иде балам. Сессиягә китсә дә, көн дә шылтыратып, хәлне белешеп торды.
Ирсез кеше бәхетсез тугел икән ул. Баласын югалткан кеше бәхетсез...
Гөлнур РӘҖӘПОВА.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.