Кечкенә бриллиант кашлы йөзек. Менә бит нинди сюрприз ясарга теләгән Мәхмүт. Әмма карый торгач хатынның башына барып җитте: соң бу йөзек аның чәнти бармагына да сыймый бит!
Дәвамы.
Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/aldanu
Кечкенә бриллиант кашлы йөзек. Менә бит нинди сюрприз ясарга теләгән Мәхмүт. Әмма карый торгач хатынның башына барып җитте: соң бу йөзек аның чәнти бармагына да сыймый бит! Гөлфиянең өстенә салкын су койдылармыни. Ә бәлки кызыбызга алгандыр дигән уй килде шулай да. Әмма кызларына да бүләк алу да гел Гөлфия җилкәсендә булды. Йөзекне тотып озак уйлап утырды, Гөлфия. Мәхмүтнең хыянәтенә ышанасы килмәде. Бәлки, ялгышамдыр, көтәргә кирәк дип уйлады ул һәм йөзекне урынына куеп, магазинына кереп китте.
Ике көннән соң Мәхмүт берничә көнгә Мәскәүгә конференциягә китәчәге турында әйтте. Гөлфия шундук теге йөзекне исенә төшерде. Ире артыннан күзәтергә ниятләде. Чемоданнарын әзерләгән ир, Гөлфиянең озатырга теләвеннән баш тартты. «Такси белән барам, борчылма, болай да эшең күп», – диде ул. Бары эшкә барасым бар дип, хатын ир белән бергә өйдән чыгып, машинасына утырды һәм ире утырган такси артыннан китте. Такси нигәдер тимер юл вокзалына түгел, аэропортка ук китте. Аэропортта иренең чемоданнары белән басып торган яшь, ябык кына кызны килеп кочаклап алуын күрде. «Менә йөзек хуҗасы да табылды», – дип уйлады Гөлфия. Хатын алар янына барып тавыш чыгаруны үзен өчен түбәнлек дип санады.
Шул көннән соң тормышларын уйлады, анализлады. Мәхмүткә карьера ясарга мөмкинлек биреп, үзенең хатын-кызлыгын югалтуын аңлады. Бәлки шулай яшәгән дә булыр иде, бу аңа комачау итмәде дә кебек. Әмма Мәхмүтнең хыянәте аны айнытып җибәрде. Ул инде ире янәшәсендә башкача яши алмый иде. Ул аның өчен тормыш юлдашы түгел, ә бары хезмәтче... Аерылырга гариза бирде. Бу хакта туган көненнән соң әйтергә булды. Туган көненә аңа кабат бүләк булмады, бары бер букет чәчәк. Гадәттәгечә...
Гөлфия букетка карап алды да, өстәл җыештыра башлады, кызы – үз бүлмәсенә, ире телефонын тотып бәдрәфкә кереп китте. Озак та тормый чыкты да тиз-тиз генә киенә башлады. Коллегасы ниндидер бер мәсьәлә буенча очрашырга чакыра икән.
Мәхмүт инде киенеп бетеп ишек ача иде, Гөлфия конферт тотып аның янына килеп басты.
– Сөрякәң янына киттеңме, җаным?
Чыгып китәргә торган җиреннән ире борылып басты. Күзләрендә – гаҗәпләнеп катыш курку иде.
– Син нәрсә сөйлисең? Нинди сөяркә?
– Сезнең кафедрадагы аспирант кыз, – шушылай сабыр гына сөйли алуына Гөлфия үзенә гаҗәпләнде. – Бу конверт сиңа. Бүләк-сюрприз.
Мәхмүт конвертны алды да, тиз-тиз ачып, анда салынган кәгазьне укый башлады.
– Аңламадым, син аерылышырга гариза бирдең? Нишләвең бу? Башыңа тай типмәгәндер бит? Безнең кызыбыз бар, оныттыңмы әллә? Нинди сөяркәләр уйлап тыптың син?
– Мәүмүт, без аерылышабыз, – дип катгый итеп әйтте Гөлфия. – Ә син гомер буе шулай яшәргә җыендыңмы? Монда ашыйсың, чиста кием киясең, ә читкә күңел ачарга йөрисең. Гафу ит, хезмәтчең булудан туктыйм. Син дә ир-ат бул инде. Яратмый башлагансың икән, хушлаш та чыгып кит.
– Ни сөйлисең соң син? Юк минем бернинди дә сөяркәм, – дип кабатлаудан туктамады Мәхмүт.
– Синең алдашуыңнан да туйдым. Мин барысын да беләм: күрше урамда гына мәхәббәт оягызны да, конференциягә китәм дип сөяркәң белән ялга барып кайтуыңны да, аңа биргән бриллиант кашлы йөзек турында да....
– Кем сиңа сөйләде? – Мәхмүт аптыраудан шундый сорау бирүен сизми дә калды. Бу – аның җиңелүе иде. Гөлфия җиңел сулап куйды.
– Монысы сиңа мөһим түгел. Әйберләреңне җыеп чыгып кит. Фатирны миңа кияүгә чыкканчы әти-әни алып биргән иде. Синең монда бер дәһелең дә юк. Бер айдан судка килерсең.
– Чукынып кит, – диде дә Мәхмүт ишекне бәреп чыгып китте.
Ул бу минутта аптырашта калган иде, нәрсә дип әйтергә дә белмәгәч шулай диде. Юк, аның гаиләсеннән китәргә уенда да булмады. Аңа барысы да уңайлы иде. Мәхмүт ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җитте. Урам карачкысы кебек хатыны дәгъваларын әйтеп, аерылышу турындагы гаризасын борын төбендә селкесен әле. Егылып үләрсең. Кем соң ул? Мәхмүт янәшәсендә булганга рәхмәт әйтеп яшәргә тиеш бит ул! Теләсә нинди хатын-кызның аның янында булырга теләве турында чын-чынлап ышанып яшәде. Эчми, тартмый, матур итеп бии белә, үзен тәрбияле тота, бервакытта да тавыш күтәрми, теләсә нинди темага сөйләшә белә. Һәр компаниядә Мәхмүт – игътибар үзәгендә. Ә соңгы биш-алты елда аңа хатыны өчен оят иде. Эш аның артык авырлыгында гына түгел: ул бервакытта да күлмәк, озын үкчәле туфли кими, чәченә дә прическалар ясамый. Бар белгәне кибетләре һәм акча табу. Андый хатын белән нәрсә сөйләшмәк кирәк?! Анда башка хатыннарда булган дөньяга җиңелрәк карау, дәрт, шаянлык юк. Ә бит Мәхмүт әнә шундый кызга гашыйк булган иде. Кая югалды ул кыз? Нигә хатыннар шуның кадәр нык үзгәрә? Ул соравына җавап таба алмады. Әллә үзенең сөяркәсе барлыкка килде микән? Булыр, булыр акчасы өчен әллә нинди ирләр аның башын әйләндерергә мөмкин. Мәхмүтнең ачуы тагын да кабарды. «Хатын-кыз кадәр иблис зат юк инде ул», – дип уйлап, сөяркәсенә юл тотты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк