Логотип
Күңелеңә җыйма

Аңлаешсыз җаннар

«Мин сезне аңламыйм. Сез башка планетадан бугай ул. Сезнең белән ачуланышмыйча гына ничек яшәргә соң ул?» – дип, сүзен башлады әле яңа гына өйләнгән танышымны очратып, «ничек яшәп ятасыз» дигән соравыма. Аны ни көләргә, ни еларга белми тыңладым. Чынлап та без, хатын-кызлар, бөтенләй башка шул. Аның зарын сезгә дә сөйлим әле.


«Мин сезне аңламыйм. Сез башка планетадан бугай ул. Сезнең белән ачуланышмыйча гына  ничек яшәргә соң ул?» – дип, сүзен башлады әле яңа гына өйләнгән танышымны очратып, «ничек яшәп ятасыз» дигән соравыма. Аны ни көләргә, ни еларга белми тыңладым. Чынлап та, без, хатын-кызлар, бөтенләй башка шул. Аның зарын сезгә дә сөйлим әле.


– Беркөнне эштән кайтып, тыныч кына компьютер каршында көндез башлаган уенны дәвам итеп утыра идем, кухнядан «Ай» дигән тавыш ишеттем. Хатынымның тавышын ишетүгә кухняга чыктым, бәлки, берәр нәрсә булгандыр да, ярдәм кирәктер дигән уй иде башымда. Чыкмаган гына булсам шунда!
 Кухня уртасында күзе яшь белән тулган хатыным басып тора иде, идәндә пычак ята. Мине күрүгә ул имән бармагын борын астыма ук китерде. Иң беренче уем, әле ярый бармагын кисмәгән булды. Кан да юк.
– Ни булды соң, Лилия, кан да чыкмаган, димәк, бар да яхшы, – дим.
– Күрмисеңмени, – диде ул елак тавыш белән.
– Күрәм. Маникюрлы бармак. Кичә күрсәттең бит инде мастерга барып гель-лак ясаттым, дидең.
– Ә син игътибар беләнрәк кара?
– Мин берни күрмим. Ни булды соң? – дидем чын ихластан
– Син миннән көләсеңме әллә? Менә бит пычак белән ялгыш лакны уеп алдым.
Игътибар беләнрәк караган идем, тырнагында бик кечкенә ак төртке күрдем. Аны күрмәс тә идем, хатынымның имән бармагы борын төбемдә сузылган килеш тора.
– Матурым, соң бу бит вак-төяк. Шуның өчен борчыласыңмы? Күренми дә бит ул, – дип кочаклап алдым. Лилия кочагымнан шуып кына чыкты да, ачулы укларын яудыра башлады. Сез аның бу вакытта күзләрен күрсәгез. Әйтерсең, мин  гөнаһ кылганмын.
– Синең өчен вак-төяк. Миңа кагылган бөтен нәрсә синең өчен вак-төяк. Ә миңа кабат мастерга язылырга, тырнакны ремонтларга кирәк. Ул бит минем вакытым! Миңа бигрәк битараф инде син. Минем проблемаларым синең өчен бармы да юкмы. Бәлки, миңа бөтенләй маникюрга йөрмәскә, үземне карамаскадыр. Син әле шуны теләп йөрисеңдер. Мин маникюрга барганда эчтән генә ачуланып йөрисеңдер...


Бөтен үпкәләрен дә сөйләп тормыйм, чөнки ул глобаль төсмер ала башлады. Ә хатын-кыз өчен глобаль проблема – ир-атның аңа яратуын  минут саен әйтеп тормау, ахры. Юк, мин сезне бөтенләй белмим икән. Тырнак өчен шундый  фаҗига яса инде, йә. Юк, бу бит бер генә тапкыр түгел. Әнә шундый аптырашка калдырган хәлләр даими була.
Менә тагын берсе. Безне ресторанга туган көнгә чакырдылар. Хатынымның беренче сүзе нәрсә булды дип уйлыйсың? «Минем анда киеп барырга күлмәгем юк!» Югыйсә кием шкафы киемнәреннән сыгылып тора. Зур бер шкафта бер киштә генә минеке. Анда да ике футболка да, бер джинсы чалбар. Ә аның кияргә киеме юк!


Киттек инде сәүдә үзәгенә. Ышанмыйсыз, өч сәгать йөрдек. Лилия сайлый алмый интекте. Аның артыннан йөреп алҗып беттем, җитмәсә, футбол матчы вакыты якынлаша иде. Аңа сиздерми генә һаман сәгатемә карап алам. Ниһаять, бер кибеттә күлмәкләр тапты. Ике күлмәккә тукталды. Әле берсен, әле икенчесен киеп карый. Ике күлмәкне ике кулына тотып, минем алдыма килеп басты:
– Матурым, дөресен генә әйт әле, сиңа кайсысы күбрәк ошый?
– Ә алар бертөсле түгелмени? – дип сорадым җайлап кына. Аңлыйм: миналы кырга керәм.
– Әлбәттә, юк, – диде матурым, ачулы караш белән миңа карап. – Монысы ачыграк зәңгәр, монысы караңгырак зәңгәр. Берсенең итәге кырыйдан ярык, икенчесенеке арттан.
– Соң алайса теләсә кайсын ал. Икесе дә матур бит!
Эх, әйтмәгән булсам!
Кабат җүнсез иргә әйләндем. Миңа хатынымның ничек күренүе барыбер икән, чөнки үзем турында гына уйлап яшим икән. Гомумән, бу җансыз кешегә кияүгә чыкканда аның күзләре кая булды икән. Бу монолог ярты сәгатькә сузылды бугай. Нәтиҗәдә, Лилия кибеттән буранлап чыгып китте, беренче күргән, әмма, үзе әйткәнчә, кигәч, бигүк матур тормаган күлмәкне барып алды. Минем фикерне белешеп тә тормады, чөнки үпкәләгән иде. Кич буе сөйләшмәдек. Футбол карый алмадым. Хатыным ачуланып йөргәндә, ничек курыкмыйча футбол карарга утырмак кирәк.
Сезнең сәгатьләр буе телефоннан сөйләшүегезне дә аңламыйм.


– Ә ул сиңа нәрсә әйтте? Аннан соң ни булды? Кит булмас... Бу көннәрдә генә Алинаны күргән идем. Ул шуның кадәр тазарган. Әле ябыктым, ди, марафонда утыра икән. Нәрсәгә кирәк инде ул марафон бер авызыңны тыя белмәгәч. Марафон дигәннән әле мин «Теләкләр марафоны»н сатып алды. Әйе, шуны үтәсең дә бөтен теләкләрең чынга аша ди...
Нигә кирәк сезгә менә шундый сөйләшүләр? Аңлый алмыйм.
Берсендә дус егеткә кунакка киттек. Ул әле өйләнмәгән.  Аның янында чибәр генә бер кыз басып тора иде. Оялып кына торган кызны минем Лилия җитәкләде дә, башка кызлар белән таныштырырга алып китте.
Без егетләр белән шашлык пешерергә тотындык. Шунда мин дус егеттән сорадым:
– Бу синең йөргән кызмы?
– Әйе.
– Ничек соң?
– Шәп!
Монда тагын нәрсә сорарга була инде. Болай да барысы да билгеле. Илдарга ошагач, нигә сораштыру. Ә сез бит бөтенләй башка, шулаймы?
Менә минем Лилия дә кайтуга сорый башлады?
 – Ничек сиңа Илдарның йөргән кызы?
Бик әйбәт кызга ошаган, – дия башлауга, аяк астында җир йомшаклануын тойдым. Тукта! Тагын бер артык сүз һәм бетте баш. – Иң мөһиме Илдарга ошасын. Миңа барыбер.
– Сүз дә юк анысы. Ә Илдар нәрсә әйтте ул кыз хакында?

– Очрашып йөрибез, диде.
– Тагын нәрсә? – Лилиянең сабырсызлыктан күзләре яна башлаган иде.
– Шәп кыз, диде.

– Синнән бөтен сүзне дә менә шулай келәшчә белән тартып алырга кирәк. Нигә минем белән сөйләшәсең килми? Тагын нәрсә дип әйтте?
– Башка бер сүз дә әйтмәде. Ник без хатын-кызлар турында сөйләшик соң әле. Башка тема беткәнмени?!
Лилия тагын иренен турсайтты. Имеш, без, ир-атлар, җансыз, хиссез һәм бик битарафлар. Әмма бу юлы озакка сузылмады. Лилиянең ачуы тиз бетте, йөзенә караганда, аның нидер сөйләсе килә иде.
– Беләсеңме, алар кайда беренче тапкыр үбешкәннәр?
Мин Лилиягә аптырап карап куйдым, үзем дә сизмәстән:
– Кайда? – дип сорадым.
– Илдар романтик кичке аш әзерләгән. Розалар, шәмнәр...
– Син бу хакта каян беләсең?
– Соң Аэлита үзе сөйләде.
– Менә шулай тотты да сөйләдеме? Сез бит беренче тапкыр күрештегез.
– Моның нәрсәсе бар инде. Без бит барыбыз да зур кешеләр. Кызыксынабыз. Ә син миңа менә бер тапкыр да романтик кичке аш ясамадың...
Моны туктатырга кирәк иде. Алайса кабат ярты сәгать «үкенү тарихы»н тыңларга туры киләчәк.
– Тукта әле, син дә безнең хакта иптәш кызларыңа сөйлисеңме?
Алина сөйләгән җиреннән туктап калды. Озак кына минем күзгә карап торды.
– Юк инде, син мине кем дип белдең? Мин берни дә сөйләмим, – диде дә тиз генә кулына телефон алып сүзне башкага күчерде.
Ә мин аңладым: сөйли! Менә моны ничек аңларга инде. Бу инде кемнеңдер прическасы турында гына сөйләшү түгел. Монысы сер булырга тиеш. Юк, сөйлисез. Нигә сөйлисез, аңламыйм. Менә шуларны аңлат әле миңа.
Танышымның сораулы күзенә карап, елмаеп басып торудан ары китә алмадым. Нәрсә аңлатырга? Кайчак без үзебезне дә аңламыйбыз әле, әйеме?!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар