Логотип
Күңелеңә җыйма

Аксар-Акбаш арасы – йөрәгемнең ярасы

Һәркем язмышын яхшыга гына юрый.
Минем әнием дә язмышының ак, бәхетле еллардан гына торуын теләгәндер. Зәй ягындагы Аксар дигән бик ямьле авылда туып үсә ул. Сәкинә исемле кыз балага табигать матурлыкны да кызганмый биргән — кап-кара озын толымлы, зәңгәр күзле, сылу-җитез бер чибәр булып үсеп буйга җитә. Ап-ак энҗе тешләрен балкытып көлгәндә дөньялар яктырып киткән кебек була. Шундый гүзәлне кем яратмас... Авыл егетләре ничек сүз катарга белми уйланып йөргәндә, әниемне күрше авылдан бер егет тота да урлап китә. Кызның уй-хыяллары челпәрәмә килә, чөнки бу егетне ул белми дә, яратмый да бит. Күп уйлап тормый, җаен туры китереп, качып китә Сәкинә. Кара урман аркылы, төнлә әнисе янына кайтып җитә...
 
Эшкә батыр кыз бер хезмәттән дә тайчынмый. Ирләр үгез җигеп ташыган утын-печәнне кул арбасы белән тартып алып кайткан чаклары да күп була аның. Шулай тыныч-ипле генә гомер итеп ятканда Зәй машина-трактор станциясе — МТСта механик булып эшләүче Гариф исемле егет Аксар юлын таптарга тотына. Бер күрүдә чибәр кызга гашыйк була. Озын-төз гәүдәле, киң җилкәле егетне кыз да ошата. Озын-озакка сузмыйча, ике яшь йөрәк кушыла, бер сукмактан атлап китә. Ә көннәрдән бер көнне Гарифны сорап, авылга ике бала иярткән бер хатын килеп төшә. Башкортостанның Кушнаренко районы Акбаш авылында туган Гарифны эзләп килгән Хәдичә серне ача: баксаң, яшь кияү дигәннәре өйләнгән, ике балалы ир икән...
 
Яшь кәләш, гүя, утка төшә. Көндәшенә акланып ни әйтсен?!
Хәер, Хәдичә акыллы хатын булгандыр, боларны гаепләп, авыр сүзләр әйтеп хурламый. Әмма күрсеннәр әле күрмәгәннәрен, диптерме, Зөлхиҗҗә белән Габизәсен калдырып кайтып китә. Сабыйлар елга якын Аксарда яшиләр. Ана йөрәге түзми, балаларын алырга кире килә.
 
Ул арада сугыш чыга. Гариф Әхмәтовны сугышның беренче көннәреннән ук фронтка озаталар, ир назы тоеп, иркәләнеп яшәргә өлгермәгән Сәкинә озак та үтми кыз бала таба.
 
Шулай итеп, дөньяга мин килгәнмен. Миңа Фәйрүзә дип исем кушканнар.
 
Сугышлар беткәч, әти безнең янга әйләнеп кайта. Сату-алу эшләре белән шөгыльләнә башлый. Әмма ниндидер аңлашылмаучылык килеп чыга, кемнәрдер аны эзәрлекли башлый. Бу матавыклыклардан куркып, әти туган ягына — Башкортостанга кайтып китәргә карар кыла. Әни белән безне дә үзе белән шунда китәргә өнди. Әмма әни риза булмый. Ире сугышта үлгән сеңлесе белән әнисе кызганыч, ничек аларны шундый авыр чакта ташлап китәсең?!
 
...Бер ел уза, ирсез хатын булып яшәүнең нинди аяныч хәл икәнлеген күзалларга өлгергән әни катгый карарга килә: иреннән аерылмаска! Ни күрсәләр дә бергә күрерләр... Бала ялгыз үсәргә тиеш түгел, аны әтисеннән аерырга ярамый! Баласын җитәкләп ул юлга чыга... Юл газабы — гүр газабы, дип белми әйтмәгәннәр, Уфадан соңгы кырык чакрым араны җәяүләп, без барып җитәбез һәм... туйга килеп элгәшәбез! Әтиемнең туена! Ул өченче хатынга өйләнеп ята! Әгәр шундый хәл хакында миңа чит-ятлар сөйләсә, бу — әкият, сафсата, дияр идем. Әмма бу чын, безнең башлардан кичкән хәл.
 
Әниемнең аяк астында җир убылып төшеп киткәндәй була. Бу хурлыкны күргәнче кайтып кына китәр иде — авылы бик ерак, бала сөйрәп килә-килә тәмам йончыган. Калыр иде...
 
Безне әтиләрнең күршеләре — Корбан исемле абыйларда урнаштырдылар. Әни мине әти янына кертеп җибәрә. Мин кереп кенә җитәм, йөрәгенә түзә алмыйча, әни артымнан кереп мине кире бора. Күршеләргә чыгуым була, тагын тегеләргә куа. Ике арада бәргәләнеп йөрим дә йөрим мин — сабый.
 
Әти икенче көнне безнең янга — күршеләргә керде. Әнине монда калырга кыстады, китмәскә үгетләп карады: “Без барыбер бергә булырбыз, әз генә сабыр ит!” — дип тәкрарлады. Әнием белән кочаклашып бик озак елаштылар. Әнием, күрәсең, үзе дә әтине бик нык яраткан булгандыр инде. Нишләргә белмичә, ул мине Акбашта калдырып кайтып китте. Башында нинди уйлар бөтерелгәндер, аз булса да торсын, әтисен күрсен-белсен, туганнарына ияләшсен дигәндерме, әллә әтине, аның яшь хатынын уйландырасы килгәндерме, “күргән саен йөрәге янсын әле”, дип үч алырга теләве булгандырмы, болары миңа караңгы — мин әтиләр авылында яшәп калдым. Әтиемнең әнисе Әскаб исемле карчык иде, мин аны “нәнәй” дип йөри башладым. Нәнәй белән безнең серләр килеште, ул — миңа, мин аңа тиз ияләштек. Яратыштык.
 
Әти машинада эшли иде. Район үзәге Кушнаренкога еш бара. Берсендә нәнәй: “Фәйрүзә бик ямансулый. Әнисен сагынадыр. Әзрәк күңеле ачылып кайтмасмы, үзең янына утыртып, әзрәк дөнья күрсәтеп кайт әле” дигәч, әти мине үзе белән алды.
Барабыз шулай, барабыз... Әти җырлап җибәрде. Тавышы бик матур иде аның. “Җирән кашка аткаем" дип Аксар сәхнәләрен яңгыратып җырлый торган иде бит синең әтиең", дип миңа соңыннан да әйтүчеләр булды. Көн матур, хозурлык. Юлда безгә бер хатын очрады. Әти машинасын туктатып аны утыртты да: “Кызым, мин бу апаңны авылына илтеп кенә киләм, син монда гына утырып тор”, — дип, тирә-ягы бик матур чәчәклек белән уратылган күл буенда төшереп калдырды. Мин шунда йоклап киткәнмен. Күпмедер вакыттан соң әти әйләнеп кайтты, мине дә үз янына утыртты.
 
Әнисез җәй дә үтте. Салкын ямансу кышлар җитте. Әнием, сеңлесен дә ияртеп, чана тартып мине алырга килде. Бүгенгедәй хәтеремдә, әни елап шешенеп беткән иде. Баласыннан аерылып яшәүне бик авыр кичергән ул мескенкәем. Ә мин нәнәйгә шулкадәр ияләшкән идем, “мине бу апаларга бирмәгез, синең янда калам”, — дип елап, аның итәге астына качтым. Ә әти безне Уфага кадәр дә озата бармады. Белми калгандырмы, өченче хатын белән дә тормышы бозылыр дип курыккандырмы, монысы миңа сер булып калды.
 
Ул чакта миңа биш яшь иде. Нәнәй елап озатып калды. Мин аны шуннан соң бер мәртәбә дә күрмәдем (авыр туфрагы җиңел булсын, догаларымда искә алам). Күңелемдә аның хакында иң якты хатирәләр саклыйм. Бик ярата иде ул мине. Янына утырта да: “И, бәбекәем, син бигрәкләр дә юмакай инде, үскәч, бик әйбәт, кешелекле бала булырсың!" — дия торган иде. Аның бу теләкләре фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килгәндер, тормышта мин үз урынымны таптым, юлымнан беркайчан да тайпылмадым. Кешеләр белән уртак тел табып, җитәкче буларак, игелекле эшләр күп эшләдем, шөкер.
 
Гомерләр үткән саен нәнәемнең сүзләрен, Кармасан чишмәләрен искә төшерәм, бик сагындыра, кем белә, бәлки ул чишмә хәзер инде юктыр да... Бу бит минем үткәнем. Ә үткәннәрен кеше онытырга тиеш түгел.
 
 
Әти белән әни дә бүтән күрешмәделәр. Әти ул хатынын да аерган, яңадан да өйләнеп караган. Ә әнием яңадан тормышка чыгуны уйламыйча да ялгызлыкта гомер кичерде. Ялгызлык ачысын дәфтәр битләренә язып кына аңлатып буламыни аны?! “Ялгыз яшәү рәхәт булса, ялгыз торып карагыз”, дип юкка гына җырламый торганнардыр... Сугыш елларында ялгыз калган толлар, сугыштан кайткан ирләре “адашып югалган” ялгыз хатыннар... Ирләр белән беррәттән печән чабып, урак урып, урман кисеп, бар михнәтне сөйрәгән чыдам, тырыш, бәхет күрмәгән хатыннар... Шул бәхетле-бәхетсезләр арасында минем әнием дә бар. Алабуга—Казан арасын арба-чана тартып, күпме юллар үткәнеңне үзең дә   белмисеңдер, и кадерле әнкәем! Колхозларның килолап икмәк бүлгән еллары, ачлык-ялангачлык, ялгызлык белән үткән ачы сагышлы гомер! Пермьгә генә дә ничәшәр барып кайта идең син: “Өйдә ятканга китереп бирмиләр шул, кызым. Хәерчелеккә риза булып өйдә генә ятып булмый. Аягың шапылдамаса, авызың да чапылдамый", - дип сату-алу эшләре артыннан да чыгып китә идең. Әйе, минем әнием килгән көн белән генә яшәмәде, алдагы көннәренә дә планнары уйлап куелган була иде. Кияүгә сорап килүчеләр дә булды, ник сорамасыннар, ул һаман да сөйкемле-чибәр, уңган-булган иде бит... Тик ул берәүгә дә күз салмады, гомере буе әтине көтте. Почта таратучыдан көн дә: “Хат юкмы?” — дип сорамый калмый иде.
 
Юаш түгел иде минем әнием, усал иде. Усал, ләкин явыз, мәкерле, әшәке күңелле түгел иде. Хатын-кыз намусына тап төшермәде ул. Әнием минем өчен тормышта өлге булды. Тормыш юлымны яктыртучы маягым иде. Заманына күрә белем бирде, укытты.
 
Тормышлар җайлана, дөнья матурлана, дип сөенеп кенә йөргәндә ул кинәт авырый башлады. Казанга хастаханәгә юллама тоттырдылар. Тикшеренү узып табиблардан чыккач, икенче бер кабинетка кергән дә: “Сеңлемне хастаханәгә тикшертергә алып килгән идем, нинди чир икәнен аңлатып кына бирмәссезме?" — дип бөтен кәгазьләрен күрсәткән. Игелекле табиб булгандыр: “Апа, сеңлегездә яман шеш тапканнар, яшәсә, өч ай яшәр!” — дип туп-турысын әйтеп кайтарган. Никадәр ихтыяр көче, сабырлык, түземлелек кирәк шундый чакта сыгылып төшмәс өчен. Авылга кайтып ай ярымнар үттеме-юкмы, әтидән хат килеп төште. Әнидән гафу үтенгән. Кызын, аны бик-бик күрәсе килүен язган. Безне үз янына чакырган.
 
Әнинең хәле бик авыр иде инде. Әмма ул тыныч. “Бик еракка китәм шул инде, атаң янына гына түгел... — диде ул миңа. — Яшәлеп бетмәгән гомеремне, кызым, сине калдырып китәм”.
 
Мин аны кочаклап, үксеп-үксеп еладым. Ә ул мине юата-юата: “И кызым, бер тугансыз каласың лабаса. Ялгыз калдырып китте дип миңа үпкәләрсең инде, — диде. — Җаның өзгәләнгән чакларыңда кемнәргә сыенырсың, кемнәрдән киңәш-ярдәм өмет итәрсең?!. Сине кагарлар дип кияүгә дә бармадым. Ирсез хатын, дип кимсетүләргә дә түздем. Авыр тормыш та куркытмады. Авызымнан җаным чыкканда да сине онытасым юк, кызым!” — диде. Үзенең күзеннән яшь чыкмады.
Яшь белән елаудан авыр —
күңелләрнең елавы...
Гомер буе бара икән
язмышларның сынавы...
“Кызым, сиңа соңгы сүзем: үзең дә барма, әтиеңне дә яныңа чакырма. Ул сиңа якын түгел. Янында үсмәгән кеше аңа терәк булалмый. Инде беркемгә дә кирәге калмагач, аптырап кына безгә хат язгандыр”, - диде.
 
Әнием үләр алдыннан сеңлесен янына чакырып утыртты да: “Минем балам сиңа кала. Әйбәтләп кияүгә бир. Бөтен әйберләрен әзерләдем, — диде. Аннан көчкә тын алып: — һай, булмады бит гомеркәйләрем, үз кулларым белән урнаштыра, кияүгә бирә алмадым бит газизкәемне. Эһ, кызым кияүгә киткән көнне ишектән бер генә үрелеп карыйсы иде! Сиңа кала, сеңелкәем, минем газиз балам, берүк ташлама”, — диде.
 
Әнкәемә — кырык биш, миңа исә унтугыз яшь иде.
Әнкәйнең киңәшләре, җылы сүзе, назлы карашы миңа бик-бик кирәк иде әле. “Кызым, таш белән атканга аш белән ат, сине кимсеткәнне дә рәнҗетмә, яхшылардан үрнәк алып яшә, нык бул!” — дигән сүзләре һәрчак колак янымда яңгырап торгандай, көч биргәндәй булды. Бирешмәдем. Әниемне һәрчак янәшәмдә тойдым, аның белән киңәштем. Серләштем...
 
Кырыгы үтүгә яратып йөргән егетемә кияүгә чыктым. Бәхетемә, каенатам белән каенанам бик әйбәт кешеләр иде. “Әти!" дияргә тилмереп үскән бала, мин аларны авыз тутырып, рәхәтләнеп “әти, әни” дип йөрттем. Ә шулай да әниемнең фаразлары юш килде, туганнарның бик кирәк чаклары булды. Ана белән үз туганыңа сыя торган сер чит кешегә сыймый шул ул. Әтине дә искә төшерми тормадым. Бер дә картаймам, гел яшь, чибәр булып торырмын, дип уйладымы икән, бала чакта безне кирәксенмәде, ә картайгач үзе берәүгә дә кирәксезгә әйләнде дә куйды, бахыр. Үлгән чагында янында бер баласы, авызына су салучы, күзен кадерләп йомдыручы булмаган, кызганыч бәндә булып җирдән киткән...
 
Яшь вакытта гомер уйнап-көлеп тә уза, аның картлыгы бар бит, картлыгы, дип тиккә әйтмиләр, күрәсең. Оясыз кош булып яшәүләрне Ходай беркемгә дә күрсәтмәсен икән ул. Хәер, тормышны ничек башлыйсың, шулай дәвам итә бит ул. Минем бу язмамнан кемдер гыйбрәт алса, кемдер уйланса икән, яшь вакытта гаиләңә ничек кирәк булсаң, олыгайгач, алар сиңа шулай ук кирәк була. Тигезлек белән, бер-береңә кирәкле затлар булып яшәүгә ни җитә. Гомер башында балаларыңа канат куярлык гаиләң булсын. Ялгызларга Ходай сабырлык бирсен, рәнҗетмик аларны, болай да язмыш сынавын узалар бит.
Көн озынлыгы җитми,
таң атканны күрмисең,
Вакыт юк артка карарга -
яшь чутлауны белмисең.
Язны юрыйбыз яшьлеккә,
җәем - тормыш барышы,
Көзем - чәчкә чал төшеп,
кышым — гомер баешы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик гыйбрэтле ,яхшы язылган хикэя. Уземнен дэ энисез ускэн чаклар искэ тэште. Безне калдырып бик иртэ китте шул.Олы яшьтэ булсак та эни бик тэ кирэк .Хэр кешегэ эйтэсе килгэн сузем, исэн чакта энилэрегезнен кадерлэрен белегез,рэнжетмэгез.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кубэлэк чэчэктэн чэчэккэ кунып йоргэн кебек,бу ир заты да хатыннан хатынга йоргэн. Яшь вакытта ничек тэ ярый,менэ картлыкта кирэк икэн ул тынычлык hэм бэхет... Ни чэчсэн,шуны урырсын....

      • аватар Без имени

        0

        0

        Куз яшьлэре аша укыдым, Фэйрузэ апа сезнен баштан кичкэннэрне... бигерэк йорэккэ утеп керерлек язгансыз. Мин узем дэ Кушнарен районыннан (Нэнэй дип эндэшэлэр шул безнен якларда)).

        • аватар Без имени

          0

          0

          Булмый шул кайтарып үткәнне, Булмый шул төзәтеп ялгышын... Яшәгән көндә син бел тәмен, Якының һәм үзең язмышың! Өзләмә булмастай бәхетне, Нык тор син сынаулар килгәндә. Саклый бел үзеңнең бәхетең, Җаваплы син язмыш биргәнгә!!! Гомер бит үтми ул сынаусыз, Ачык юл сынауны үткәнгә !.. Ни чәчсәң тик шуны урырсың , Булмастыр җимеше бүтәнгә..!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Әниләр,язмышлар...Минем әбиемнең язмышына бераз ошаган.Аны16 яшендә 60 яшьлек муллага кияүгә биргәннәр.Ике кыз,ике ул туган.Кечесе минем әнием 1913 елда дөньяга килеп 2006 елга кадәр гомер кичерә.Әтием сугышка киткәндә 3 бала белән кала.Бәхеткә әтиебез исән-имик кайта.Дөньяга тагын 4 бала туа.Иң кечесе мин.И аларның иза чигүләрен сөйләп-язып бетермәлеме соң.Сезнең язма күңелләрне тетрәндерде,авыр сугыштан соңгы елларны искә төшерде.Күкләребез аяз,тормышларыбыз мул булсын.Балалар,оныклар авыр язмышларга дучар булмасыннар и раббым!

            Хәзер укыйлар