Хатын-кыз дөньясы бик серле ул… Әйе, без – гаҗәеп кызык затлар. Ир-атлар гына түгел, кайчак үзебезне үзебез дә аңламыйбыз. Андый мисаллар – адым саен...
Берегезгә дә яңалык ачуым түгел, хәзер нык рәхәт заман килде: кулда телефон, интернет эшләп тора, балаларга үсеш өчен бөтен шартлар булдырылган. Без дә яшәгән инде: авыл башында китапханә, андагы китапларның сиксән проценты – татар язучыларыныкы, утыз проценты – чит ил әдәбияты. Яңалыклар, тышкы дөнья белән элемтә – почтальон алып килгән матбугатта. Кырыкмаса-кырык газета-журнал алдыра идек бит, билләһи!
Хәзе-е-е-р... Икенче дәрескә ясалма фәһем ярдәмендә презентация ясап килергә, әле басылып чыкмаган ниндидер китапка нигезләнеп (өзеген онлайн сатып алып була!) проект әзерләргә... Мәскәү Мәгариф министрлыгы яңа бәйге игълан иткән, синең балаң башкалардан читтә кал-маска тиеш: тели икән, лабораториядә ачыш ясасың,
берәр яңа прибор уйлап тапсын, беркем тотынмаган темага реферат язсын... Мәйтәм, тоташтан яфрак ява урамда – гербарий беркемне дә кызыксындырмыймы ул?!
Әти-әниләр, дөресрәге, әниләр (баланың укуы белән кызыксынган әтиләр меңгә бер инде ул) рәхәткә чыкты. Эштән кайтабыз да түшәмгә төкереп тик ятабыз: хәзер бит алга киткән заман, баланың көндәлеге кәгазь түгел, электрон – үзең күзәтеп торасың. Ә аны гел күзәтәсе генә килеп тора! Көне-төне! Йоклаганда да шуны гына уйлап ятасың, шуны күзәтер өчен гүпчим йокламас идең! Көндезләрен ул сине теләсәң дә тынычлыкта калдырмый: «Кара инде, ничәнче дәрес башланган да, тарих дәресеннән ничәле куйганнар?» – дип, гел кыбырсытып тора...
Менә шул. Кайтасың эштән. Иң беренче нишлисең? Дөрес, телефоныңны ачасың, «Моя школа»га басасың.
Ул пароль сорый – кичә генә эшләгән паролеңне төн чыкканчы корт чаккан – эшләми. Кертеп җибәрә ул сине «Госуслуги»га. Андагы паролеңне искә төшергәндә, ул синең паспортыңны, күз төсеңне (уңы белән сулы бер төстә идеме әле?), әниеңнең кыз фамилиясен, әтиеңнең машина номерын сорый. Тиз генә яңадан «Моя школа»га керәм дисәң – ул инде кабат яңа пароль уйлап табарга куша. Аннан кабат расларга кирәк... Ашыкмыйсыңдыр бит? Юктыр, син бит диванда бәбчекләреңне генә уйлап түшәмгә төкереп ятучы ӘНИ (!), өйдә күзгә кырып салырлык эшең дә юк, сиңа ашарга пешерергә дә кирәкми... Тукта, читкә киттем. Кая кергәнием әле? Бу урынсыз сорау түгел, чөнки онытып кына кара – паролеңне кабат искә төшерәсе була! Бөтен кушымтада да бер үк пароль куллану – иң җиңел юл булыр иде дә бит. Ярамый шул... Ә менә шуның аркасында сине «ватсалар»? Балаларыңның мәктәптә алган билгеләрен бөтен дөньяга рисвай итсәләр? Менә шулай булса, нишләрсең? Юк, ялкауланырга ярамый. Пароль уйлап тап һәм шундук скрин яса, тик кире диванга килеп яттым дигәндә, кайсы кушымтага кергәнеңне генә онытма...
Кечесенең мәктәп чаты – ватсап һәм Сферум. Һәркайсы икешәр. Берсе – укытучылы чат, анда без барыбыз да тәрбияле, «ак пирчәткеле». Икенчесе – уклаулы, табалы әниләр чаты. Букет төсе, конфет маркасы, конверттагы акча темасына үз фикереңне белдереп кенә кара...Олысыныкы – МАКС. Әмма «аралашу, бөтен мәгълүмат МАКСта» дияр өчен ватсап чатыбыз да гөрли.
Әминәнең музыка мәктәбе чаты – Сферумда. Аны бигрәк тә яратам. Ул минем хәтер шикелле: йоклый-йоклый да, аннан дөмберт – кинәт бөтен нәрсәне исенә төшермәсенме! Ачып җибәрәсең кайчагында, синең кергәнеңне белептер инде, СМС җибәреп куя. Баксаң, ике атна элек бу көнне дәрес булмаска тиеш булган икән. Нигә ашыгып йөрергә? Әмма Сферумсыз айсыз төн кебек – аннан башка яшәүне күз алдыбызга да китермибез.
Телеграм! Анда Мәрьямнең югары уку йортына әзерлек төркеме. Кирә-ә-ә-к! Монысы да бик кирәк. Телеграмсыз кеше була димени?! Менә теге дәрестә, мисалга, Герасимова килмәгән, чукынчык... Балаларның системалы рәвештә соңга калып дәрескә керүләре бернинди кысаларга да сыймый. Ах...
Җәмгысы 14 төркемдә (балаларым икәү генә югыйсә!) нинди гөнаһларың өчен утырганыңны искә төшереп, «Моя школа»ны – «Госуслуги»га, «Госуслуги»ны – документларга, документларны – балаларга, балаларны – төркемнәргә, төркемнәрне – МАКСка, МАКСны – Сферумга, Сферумны – ВКонтактега, ВКонтактены – үзеңә, үзеңне космос белән тоташтырырга маташып идентификация (күз төсе, ботинка үлчәме, әтиегезнең кыз фамилиясен хәтерлисездер ич?) үткәндә шундый бәхет хисләре кичерәсең! Ярый шундый алга киткән заманда яшибез! Һәммә нәрсәне җиңелләштереп бетердек, бөтенләй җиңеләеп кенә бетмәсәк инде... Парольләр язылган теге блокнотны югалтудан гына Аллаһы Тәгалә үзе сакласын. Ә болай – дөнья рәхәт, дөнья киң! Гербарийлар ясадыгызмы соң, мәйтәм?..
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк