Һәркемнең башында төрле фикерләр барлыкка килә: эчкән, хыянәт иткән, начар юлга баскан, әллә шул яшендә кул күтәргән? Юк, безгә боларның берсе дә кагылмады...
Шул гомер бергә яшәгәч, адәм затына нәрсә җитми икән? Әйе, дүрт дистәгә якын парлы гомер иткәннән соң юллар аерылсын өчен бик җитди сәбәпләр кирәктер. Һәркемнең башында төрле фикерләр барлыкка килә: эчкән, хыянәт иткән, начар юлга баскан, әллә шул яшендә кул күтәргән? Юк, безгә боларның берсе дә кагылмады...
Нияз белән бик озын гомер иттек. Әйләнеп карасаң, искә алырлык вакыйгалар, уртак ирешүләр, эштә күтәрелүләр, ирешкән дәрәҗәләр дә бар. Өйләнешкәндә икебез дә хезмәт юлын башлаган яшь белгеч идек. Мин – булачак галимә, фән юлын сайладым, университетта студентларны укыта башладым. Нияз эчке эшләр министрлыгына урнашты. Бер-беребезгә терәк булдык, бары – бергә, югы уртак, дигәндәй. Бәхет елмайды, Ниязга эшеннән арендага фатир бирделәр. Берничә елдан улыбыз туды, аннары кызыбыз. Ирем тулысынча эшенә чумды. Мин карьераны да алып бардым, балаларны тәрбияләү дә минем өстә калды. Шулай тиеш тә инде, килешәм. Амбицияләрем көчле иде, балаларны да уңышлы итәсе килә, үземнең дә мөмкинлекләрне кулдан ычкындырасым килми. Ярый әле әни ярдәм итте, кирәк чакта балаларны карап торды, түгәрәкләргә йөртте. Миңа эш буенча Мәскәүгә дә йөрергә туры килде, лекцияләр, фәнни эшләр алып бардым. Диссертация яклау да авыр булмады.
Улыбызның тәрбиясе белән күбрәк Нияз үзе шөгыльләнде. Буш вакыты сирәк булса да, аны бергә уздырырга тырыштылар. Каратэга йөртте, җай чыкканда эшкә дә алып бара иде. Мин кызыбыз белән шөгыльләндем. Бик матур бии иде ул. Төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яуладык. Росиянең күп шәһәрләрендә булдык. Барган җирдән диплом белән кайттык. Нияз да каршы килмәде. Хәленнән килгәнчә ярдәм итте, юл хәстәрен үз өстенә алды. Уңышларга бергә сөенеп яшәдек. Ләкин вакыты җитми иде. Гел «пенсиягә чыккач» дип юатырга тырышты кызыбызны.
Фән юлын аркылыга-буйлыга өйрәнеп чыккан кеше буларак, бу өлкәдә уңышлы эшләү серләренә дә төшендем. Хатын-кыз өчен бер дигән һөнәр икәненә инандым. Кызыбызны да үзем салган сукмактан җибәрергә телим. Минем тәҗрибә белән аңа тагын да җиңелрәк буласын беләм. Шуңа күрә кызыбыз мәктәпне тәмамлауга укырга керү өчен Мәскәү университетын сайладык. Әнә шул чакта нигәдер Нияз каршы килде. «Нигә сикергәләп йөрисез, монда да укып була, шул ук университет инде», – диде. Ләкин минем бирешергә исәп юк иде, Мәскәү – Мәскәү инде. Бездә һәм анда фән ягыннан нинди мөмкинлекләр барлыгын күреп, балабызга иң яхшысын бирәсе килде. Кызыбыз үзе дә Мәскәү дип атлыгып тора бит!
Тырыштым, тырмаштым... Сентябрьдән беренче курс студенты булып кызыбыз Мәскәү университеты ишекләрен ачып керде. Әллә аныңча булмаганга, әллә үз сүзен бирәсе килмәгәнгә – әтисе анда укуына бер дә сөенмәде. Биш еллык уку дәверендә бер тапкыр да янына бармады...
Хәзер кулына диплом алды инде кызыбыз. Кызыл диплом. Укытучылары аспиратнтурага керергә тәкъдим итәләр. Әтисе тагын каршы килә. «Кая ашкынасыз тагын, кыландыгыз инде!» – ди, сөйләшмичә йөри хәтта.
Мин баланың киләчәге өчен тырышып йөргәндә иремнең шундый битараф булуы йөрәгемә тиде. Битарафлык кына түгел бу, баласының уңышлы булуын теләмәү кебек тоела башлады. Әллә үз сүзләрен дәлилләр өчен шулай эшлиме ул. Янәсе, әйттем мин сезгә, монда гына укыгыз, әллә кая сикеренеп йөрмәгез... Әнә шул үзенекен исбатлар өчен, миңа үз дөреслеген күрсәтер өчен киреләнү дип кенә аңлыйм мин моны. Сабырлыгым шунда өзелде. 35 ел эшләп лаеклы ялга чыкты ул. Эше авыр, җаваплы иде, сүз дә юк. Яллары да сирәк эләкте, бәйрәм көннәрендә аларның эше кызган чак – тәртип саклыйлар. Озак еллар көтеп алган лаеклы ялын тынычлыкта уздырасы килгәндер. Ул пенсияне мин дә көттем, балалар да... Ниһаять, безгә вакыты булыр, һәрвакыт бергә булырбыз, бергә йөрербез, дип уйладык. Ә Ниязга хәзер бары тынычлык кирәк. Шәһәр читендә йорт җиткереп кергән идек. Ул бөтен вакытын шунда уздыра, беркая йөрергә яратмый. Ләкин үзеңне генә уйлап яшәп булмый. Көчеңнән килгәнчә балалар киләчәге өчен тырышырга кирәк. Бергә булыр өчен бик озак көттек бу ялны. Ә ул аны үзе өчен генә көткән икән...
Бер тавыш та чыгармый гына аерылыштык Нияз белән. Бүлер әйберебез булса да, анысы да җайлы хәл ителде. Ул өйне генә үзенә калдырды. Бер ел шулай яшибез инде. «Безнең белән барырга теләмәсәң, без юлны үзебез генә дәвам итәбез», – дидем. Мин хәзер кызыма кирәк. Мондый вакыт гел булмый ул. Диссертациясен якласа, үз юлы белән китәчәк, мин киңәшче генә булып калачакмын. Ләкин хәзер – юлыннан беренче адымнарын ясаганда миңа аны аягында нык басып торырлык, акча эшли белерлек белгеч итеп үстерергә кирәк. Бу юлда Нияз белән бергә булсак, җиңелрәк булыр иде. Улыбыз да, кызыбыз да үзләре гаилә корыр яшькә җиттеләр. Оныкларны бергә тәрбияләр чак җиткәч кенә менә шулай аерылышырга туры килде. Ир белән бала арасында сайларга туры килсә, хатын-кызның кемне сайлыйсы көн кебек ачык. Мин шулай уйлыйм. Балалар әтиләре белән аралашалар. Ләкин кызыбызның әтисенә бераз үпкәсе бар кебек. Гомере буе көткән әтисе әле дә аннан ерак.
38 ел бергә яшәгәннән соң да юллар аерыла икән...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бердә аптырарлык түгел аерылышуыгыз.Кырыкны куган балаларыгызны "җитәкләп"йөрүне героизм итеп күрәсез бит.Ә ирегез тыныч кына пенсиядә икәүләшеп гөмер көзеннән атларга уйлагандыр.Арымадыгызмы бала тормышы белән яшәп?Үз парларын да табулары икеле бит,маменькины сынок и дочь....
0
0
0
0
Аерылышуыгызны бер де зупламыйм.Мин кызыма булышырга тиеш дип,гемер иткен,аерылышуга житди себеплер булмаган тормышыгызны жимергенсез.Балплпрнын уз тормышы,уз язмышы,мемкин кадер ,булдыра алганча булышырга кирек,суз де юк.30 ягына чыккак кызыма мин булышырга тиеш жип,ирен белен аерылышу,жунсезлек.Сез ирегезне яратмагансыз,яратам дип уйлагансыз гына .Сез дерес эшлемегенсез.Кызыгыз кияуге чыгар,кияу кеше яратмас,бетен эшке тыгылып йергенегезне.Э сез тыгылачаксыз.Сез шугда анларсыз,ялгышлык ясавыгызны,ялгыз икеглегегезне.Аллам сакласын,кызыгязнын тормышын да челпереме китерерге селнтле снз
0
0
0
1
Ирегезне дә, балаларыгызны да яратмый торган амбицияле кеше сез. Сез үзегезне батырлык эшлим дип уйлыйсыздыр, һич юк. Сезгә биредә язган кешеләрнең сүзләре дөрес булмаячак. Яшәгез инде фәнегезне кочаклап.
0
0
0
0
Бер җөмләдә балаларны тәрбияләү минем өстә булды, икенчесендә улыбызның тәрбиясе белән күбрәк Нияз үзе шөгыльләнде диелгән Кайсысы дөрес, кайсына ышанырга?
0
0
0
0
Бу ирне кызгандым.
0
0