– Син гел шулай килеп йөр, яме... – Әлбәттә, киләм, Динә. – Син гел шулай килеп йөр, мин булмаганда да...
Гөлназның апасы Ильмира яман шеш авыруы белән авырып китте. Кичекмәстән операция ясарга кирәк, диделәр. Операциядән соң апасын карарга дип Гөлназ эштән ял алды. Җизнәсе җилкәсендә балалар бар. Үсмерләргә күз-колак булу кирәк. Ә Гөлназ ялгызы. Ире белән аерылганнан соң ялгызы гына яши. Яралары озак төзәләме, тагын авызы пешүдән куркамы әлегә ир-атны да үз итә алмады.
Гөлназ апасына гына түгел, палатадагы башка хатын-кызларга да игътибарлы булды. Курку катыш өмет белән караган күзләргә ничек ярдәм итми түзә аласың инде?! Авырулар арасыннан берсен бигрәк тә үз итте Гөлназ. Югыйсә, икенче тапкыр пычак астына кергән, химиятерапияләр узган, ә күңел көрлегенә исең китәр. Инде унынчы ел бу авыру белән көрәшә икән. «Җиңәргә тырыша, бары җиңелмим», – дип көлә үзе. Әйе, гел көлеп-елмаеп кына тора. Әйтерсең, яман шеш авырулары хастаханәсендә түгел, санаторийда ята. Җитмәсә, яшьлек чибәрлеген дә югалтмаган. Карап кына торасы килә үзенә.
Аңа ярдәм итәргә килүче дә юк иде. Ире килә дә китә. Килеп киткән арада да бу пар арасында үзара ышаныч, ярату барлыгын күрде Гөлназ. Хатын-кызлар палатасында ир-ат башы белән ничек утырсын инде. Хатынына карап кына утыра да, әкрен генә сөйләшәләр дә, саубуллашып чыгып та китә. Динәнең әнисе кыз кияүгә чыкканчы ук яман шеш авруыннан үлеп киткән.
«Нәрсә кирәк, үземә әйт, кыенсынып торма, яме», – диде аңа Гөлназ. Алар дуслашып киттеләр. Апасы йоклап киткән вакытта Гөлназ белән Динә коридорга чыгып сөйләшеп утыралар. Хатын Гөлназга ире, үсмер улы турында сөйли. Алар белән горурлана иде ул. Ире белән бер сыйныфта укыганнар. Сигезенче сыйныфта укыганда ике арада мәхәббәт уты кабына һәм шушы көнгә кадәр дөрләгәне Динәнең тел төбеннән сизелә иде.
«Үлемнән курыкмыйм, Гөлназ. Егетләремне генә ташлап китәсем килми. Үзләре генә ничек яшәрләр? Алар өчен бик борчылам» – диде бер сөйләшкәндә Динә. Гөлназ аптырап китте. Динә бу хакта уйлыйдыр дип башына да китерми иде. Гомумән, аның тереләчәгенә моңа кадәр шиге юк иде. Елмаеп кына торгач бар да яхшы дип уйлыйсың бит. Хатын сораулы карашын дустына төбәде. Аның болай ачылуы беренче тапкыр иде.
– Ни сөйлисең дип аптырап киттеңме? Үз хәлемне үзем белән мин. Әйтмиләр. Бар да яхшы булачак, диләр. Күзләр алдамый ул. Дәвалаучы табибым күзләремә карамый башлагач ук аңладым. Ә елап утырудан нинди мәгънә?! Яши алганча яшим әле. Ирем, балам хакына яшәргә кирәклеген беләм. Әмма килер бер көн аларны ташлап китәчәкмен. Үземне жәлләмим, алар кызганыч...
Гөлназ Динәне кочаклап ук алды.
– Уйлама әле, бар да яхшы булыр,– диде. Башка юатыр сүзләр таба алмады.
Динә хастаханәдән алардан иртәрәк чыгып китте. «Шунысы сөендерә: мин башка бу хастаханәгә килмим. Гаиләм белән булачакмын», – диде ул елмаеп. Бу елмаю артында нинди зур көч торуын аңлап, Гөлназның күзләренә яшь килде.
Алар Динә белән гел шалтыратышып тордылар. Берсендә Динә Гөлназны кунакка чакырды. «Рәхәтләнеп бер сөйләшербез, егетләрем белән дә танышырсың», – диде ул.
Чынлап та җылы рәхәт очрашу булды ул. Динәнең ире белән улы матур итеп өстәл әзерләгәннәр. Хәтта икәүләп торт пешергәннәр. «Менә мин шулай хан кызы кебек кенә яшим. Кайчан күрер идең әле бу бәхетне авырмасаң», – диде ул, гадәттәгечә елмаеп. Алар бик озак сөйләшеп утырдылар. Төн уртасы җиткәндә генә Гөлназ такси чакыртты. Киенә башлаган җирдән Динә аны кочаклап алды.
– Син гел шулай монда килеп йөр, яме...
– Әлбәттә, киләм, Динә.
Динә борылып иренә карап алды да тагын бер кат кабатлады:
– Син гел шулай монда килеп йөр, яме... Мин киткәч тә... Минем егетләремне ташлама, яме...
Гөлназ нәрсә әйтергә белми бер тын басып торды да:
– Ярар, җаным, килермен вәгъдә итәм, – диде.
Гомер баешына җитеп килгән дустының үтенечен кире кагарга көче җитмәде Гөлназның. Нәкъ бер атнадан Динәне соңгы юлга озаттылар...
Динәнең кырыгы җитмәгән иде әле Гөлназга Рәис шалтыратты. «Гөлназ, мин сиңа килим әле. Күңелемдә нинди бураннар уйнаганын белсәң икән. Миңа сөйләшер кеше кирәк», – диде ул кыюсыз гына. Рәиснең бәхетсез кыяфәтен күреп, хатынның йөрәге кысылып куйды. Шул көннән башлап, тол ир Гөлназга бик еш килә башлады. Кухняда чәй эчә-эчә сөйләштеләр дә сөйләштеләр алар. Бу сөйләшү Динәне искә алып елау белән тәмамлана иде.
«Шешәгә генә үрелә күрмәсен», – дип уйлады Гөлназ. Улы Дилүс бар бит. Әнисен югалткан үсмер әтисен дә югалтса, тормыш карурманына кереп адашуы бар. Дилүс өчен борчылды Гөлназ. Аларга беренче килүе дә шул Дилүсне кайгыртудан булды. Хатын-кыз тимәгән йорт башка бит инде ул. Куркып кына килгән иде, үсмер аңа начар мөнәсәбәттә булмады. Гөлназ өйне җыештырды, Дилүснең ризалыгы белән киемнәрен барлады. Пычранганнарын юдыртырга салды, тәмле итеп ашарга пешерде.
Икенче атнаны килгәч Дилүс алар белән утырып чәй эчте. Гөлназ белән икәү генә сөйләшеп тә алдылар. Хатын шулай атнага бер тапкыр егетләр янына килеп китә торган булды. Динәнең елын үткәргәннең икенче атнасында Рәис Гөлназга чәчәк күтәреп килеп керде.
– Бәйрәм-мазар да түгел, нинди хөрмәттән бу чәчәкләр, – диде ул аптырап.
– Исеңдәме, Динә исән вакытта син безгә кунакка килгәч, ул сиңа безне ташламаска кушкан иде...
– Исем дә, әлбәттә. Ташламаска тырышып йөрим бит инде...
– Динә синең атнага бер тапкыр гына килеп китүеңне күздә тотмагандыр. Бездә яшәвеңне теләгәндер. Әйдә, аның теләге кабул булсын, өйләнешик...
Көтелмәгән тәкъдим түгел иде. Гөлназ соңгы вакытларда үзе дә бу хакта еш уйланды. Рәискә булган хисләрен ачарга Дилүстән курыкты. Дөрес аңламас, олыларга ышанычы югалыр дип уйлады. Рәис тәкъдименә дә шунда ук «әйе» димәде. «Дилүс белән сөйләшик», – диде.
Дилүс аларның яңалыгына хәтта сөенгән кебек булды. Баланың ризалыгын алгач кына, тәкъдимне кабул итте Гөлназ. Тагын бер елдан алар Дилүскә сеңлекәш алып кайттылар һәм аңа Динә дип исем куштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк