Логотип
Күңелеңә җыйма

Могҗиза

Бу – чын-чынлап могҗиза, диләр театр студиясе турында әниләр. Балалар күзгә күренеп үзгәрә. Шуңа да килергә теләк белдерүчеләр өзелми

   
                                                                                – Чүлләрнең нилектән яхшы икәнен беләсеңме? – диде ул. – Чөнки анда чишмәләр яшеренгән... Шуңа күрә...
                                                                                                                                                                                                 Антуан де Сент-Экзюпери «Нәни принц» 

Нәкъ Казан уртасында Могҗиза йорты бар. Анда нәни принцлар кайнаша. Әйе-әйе, барыбыз да укып үскән Экзюпериның нәни принцлары. Алтын чәчле малай кебек үк җирдә тормыш мәгънәсен өйрәнергә, дуслык серенә төшенергә, кешеләрнең мөнәсәбәтен аңларга тырышалар. Алар талантлы да. Менә шул талантларын үстерү өчен, үз-үзләрен җиңә-җиңә алга баралар. Алар – сәхнәдә, залда – тамашачылар... Алкышлар... Әти-әниләренең горурлык хисе белән тулган карашлары, укытучыларының канәгать елмаю-лары... Театр гына әнә шундый куаныч, серле дөнья тудыра аладыр, мөгаен. Могҗизалар туа торган урын шул ул. Бигрәк тә әлеге нәни принцлар өчен. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында мөмкинлекләре чикләнгән һәм Даун синдромлы балалар өчен менә инде биш ел «Могҗиза» татар театр студиясе эшли. Гади генә студия түгел ул, үзе бер Галәм...


«Алтын» укытучылар
Якшәмбе. Көн уртасы. Театрдагы тынлыкны бозып, «Исәнмесез», – дигән тавыш яңгырый. «Могҗиза» студиясенең кечкенә артистлары килә! «Исәнмесез! Килеп җиттегезме? Әйдәгез, чишенегез». Аларны Зөлфия апалары елмаеп каршы ала. Гардероб каршындагы зур фойеда ярымтүгәрәкләп урындыклар тезеп куелган. Балалар шунда барып утыра, йә утырган коляскаларының тәгәрмәчләрен шул таба әйләндерә. Хәния, Карина, Ралина, бер тирәгә җыелып, сөйләшә дә башлый. Сагыныш-каннар. Үсмер кызларның серләре килешкән, ахры. «Мин инде монда дүрт ел шөгыльләнәм. Дуслар, фикердәшләр таптым. Без бер мәктәптә, әмма төрле сыйныфларда укыйбыз. Менә монда табыштык», – ди Хәния Гыйбадуллина. «Мин әле яңарак кына килдем. Инде яңа якларымны, мөмкинлекләремне ачтым. Сәхнәдән курыкмаска өйрәнәсем килә, мин бит әле җырлыйм да. Рольдә уйнап карау бик нык тәэсир-ләндерә. Элек бу хакта хыялланмый да идем. Бу минем өчен бәһасез тәҗрибә», – ди Ралина Гатауллина.

Карина Кайданова студия ачылганнан бирле йөри икән. Актриса, сценарист йә режиссер булу теләге бар. «Монда йөри башлагач, театр дөнья-сы минеке булуын аңладым, тормышымны шуның белән бәйлисем килә», – ди ул. Борын астында мыек төртә башлаган Әмир җитди генә исәнләшеп килеп керде. Журналист булырга теләсә дә, театр студиясенә дә яратып йөри икән. Сүзе, егетләр-чә, кыска булды аның: «Безнең коллектив бердәм, ә укытучылар – алтын!» Ягымлы елмаеп, Айрат, Әлфия, Эльза үз урыннарына барып утырды. «Кояш кызы» Лиза Зөлфия апасын кочаклап ук алды. Барысы да җыелышып беткәч, укытучылары Зөфәр абый Харисов, Гөлназ Нәүмәтова, Салават Хәбибуллин килде. Укытучыларны күргәч, укучыларның йөзләре яктырып китте. Йөри алганнары сикереп торып күрештеләр. Салават абыйларының туган көне икән. Лиза, йөгереп барып, алып килгән бүләген бирде. Салават абыйсы чын күңелдән рәхмәт әйтеп, Лизаны кочаклап алды. Дәрес Татарстан гимны белән башланып китте. Шөгыльләнә башладылар. Лиза, йөгереп барып, алып килгән бүләген тагын бер кат тапшырды. Салават абыйсы кабат куанып алды. Дәрес барышында ул бүләк өч-дүрт тапкыр тапшырылды әле. Укытучысы, һәрвакыттагыча – беренче тапкыр алгандай, сөенеп, Лизаны кочаклап алды. Белә: күңелләре пыяладай уалырга торган, дөньяга башкача карап яшәгән балалар белән эшли бит алар. Аларның һәрберсе – Экзюпериның «Нәни принц»ы!


Уңыш сере
Студиягә исемне балалар үзләре уйлап тапкан. Театр – серле дөнья, дигән алар. Зөфәр абыйлары матур итеп могҗизага әйләндергән. Хәзер балалар шул серле дөнья эчендә кайный. Сәгать ярым барган дәрес өч өлешкә бүленгән. Гөлназ – сәхнә телен, Салават сәхнә хәрәкәтен өйрәтә. Күнегүләр ясап, телне ачкач, гәүдәне уятып җибәргәч, спектакльләргә әзерлек башлана. Зөфәр абыйлары махсус спектакльләр яза, балаларны актерлык осталыгына, режиссура серләренә төшендерә. Укытучылары күрсәткән һәр хәрәкәтне отып калып, артларыннан кабатларга тырыша кечкенә артистлар. Минем барып чыкмый дип елап утырмыйлар. Гомумән, бу уй башларына да килми кебек. Нәкъ менә аныкы барып чыгачак! Тормышка ике куллап тотынган балалар бит алар. Җитмәсә, үзләре әйткәнчә, алтын укытучылары янәшәдә. Шуңа күрә уңышларга да ирешәләр.


– Инде безнең бик күп җиңүләребез бар, – ди студия кураторы, театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова. – Зөфәр абый шушы балалар өчен махсус язган берен-че спектаклебез «Булмас димә, була шул» – «Я могу! Творчество без границ» Бөтенроссия бәйгесендә призер булды. Икенче елны инде икенче дәрәҗәдәге лауреат исеме алдык. Узган ел «Миһербанлык» спектакле белән «Театр – All Inclusive» республика бәйгесендә җиңдек. Спектакльләребездә бар бала да катнашсын өчен, Зөфәр абый махсус инсценировкалар яза. Студия эшен башлап җибәргәндә мондый уңышларга ирешербез дип күз алдына китермәдек. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов идеясе, Альбина Сәлимгәрәева җитәкләгән «Во благо вместе» инициатива төркеме ярдәме белән берлектә башланган эш иде ул. Зөфәр абый – тәҗ-рибәле, күпне күргән, театрыбызның аксакалы дисәк тә була аны. Башта аның белән утырып сөйләштек. Озак кына уйланып йөргәннән соң, ул алынды.

Тернәкләндерү үзәкләреннән балалар җыеп алып килделәр. Зөфәр абый һәм Салават алар белән шөгыльләнә башлады. Бөтен артист та бу балалар белән эшли алмый. Аларның күбесе йөри алмый, Даун синдромлы «кояш кызы»быз Лиза да бар бит әле. Кызларыбыз да үсеп килә бит, төрле вакытлар була, серләшер-киңәшер кеше дә кирәк: Гөлназ апаларын чакырдык. Ул инде кызларның сер төенчеге. Хәзер менә бер гаилә алар. 6 яшьтән 19 яшькә кадәрле 15 бала йөри безгә. Алар үзара дуслаштылар. Күбесе студия ачылганнан бирле монда. Балаларын көтеп торган арада, әниләре буфетта чәй эчә-эчә үз хәлләрен сөйләшә. Уртак темалары күп бит. Алар өчен үзенә күрә бер психологик ярдәм дә әле мондый очрашулар.


«Безнең балалар – аерым бер дөнья»
Әниләр белән сөйләшергә чыгабыз. Кызык, берсенең кулында да телефон юк. Әкрен генә үзара сөйләшеп утыралар. Битарафлык юк бу хатын-кызларда! Әнә Әмир белән Айратның әниләре янәшә утырган. Егетләр үстерәләр бит, уртак сүзләре күп. «Без инде «Могҗиза»ның чишмә башында торабыз, – ди Әмирнең әнисе Гөлсинә Нуриева. – Монда йөрергә тәкъдим иткәч, шундук: «Барабыз», – диде улым. Бирегә дусты Анель да йөри. Сөйләшергә, уйнарга бик яратабыз шул. Кечкенә вакытта этюдлар куя иделәр, хәзер җитдирәк спектакльләрдә уйныйсылары килә. Зөфәр абый алар өчен махсус «Беренче театр» пьесасын да әзерләде. Балаларны сәхнәдә танып та булмый! Күзләре яна! Бик горурла-нып карап утырабыз инде. Әле бит бу студиядә дәресләр татарча алып барыла. Нәтиҗәсе дә бар: элек Әмир татарча аңласа да, сөйләшми иде, хәзер менә туган телендә сөйләшергә тырыша».


Айратны Теләчедән үк йөртәләр икән. Бу студияне аларга шагыйрә Люция Әблиева табып биргән. Менә инде өч ел ял саен Теләче–Казан юлын таптыйлар. «Айратка бик ошый. Шуңа гаилә белән җыенабыз да чыгып китәбез. Көнебез шушында үтә үтүен, әмма бик бәхетле булып кайтабыз. Студиягә йөргәнче нәфис сүз буенча бәйгеләрдә катнаша иде. Сәхнәгә чыккач бик дулкынлана, янында кулын тотып басып тора идем. Хәзер: «Кереп кит», – ди. Әле үзе сәхнәгә чыгарга тырыша. Бу бит инде шушы студия уңышы. Сөенеп туя алмыйм. Хәзер улыбыз театр белән җенләнә. Артист буласым килә, ди. Театр атмосферасы белән сугарылган студиядә шөгыльләнү тәэсир итми калмады», – ди әнисе Люзия Якупова. 


– Безнең хакта тернәкләндерү үзәгенә кереп йөргән әниләр сөйләгән дә, театрдан чакырып шалтыраттылар, – ди Люция Емекова. – Шаккаттык. «Шундый театрдан дәшкәч, ничек риза булмыйсың инде. Барабыз, әмма ничек булдыра алырбыз», –дип, куркып кына килдек. Ә монда күбесе үзебезнекеләр икән – дәваланырга бергә йөрибез. Укытучыларыбыз да яратып, үз коллективларына алды. Эльзабыз үзгәрде. Бик оялчан иде. Дөрес, тормыш әкрен-әкрен генә кыю булырга өйрәтте, әмма һаман да оялчанлыгы бетми иде. Кимеде бит тәки! Монда йөрү хәтер өчен дә яхшы. Шигырьләр, рольләр ятларга бирәләр. Үзеңне ничек тотарга өйрәтәләр. Теле дә яхшырды. Сүзен йотып сөйли иде. Гөлназ апасына рәхмәт, дөрес сулыш алырга, каушамаска, сәнгатьле итеп сөйләшергә өйрәтә. Бу үзенә күрә бер дәвалану курсы да. Мәктәпне тәмамлап, сәүдә техникумына флорист булырга укырга кердек. Ул һөнәрдә клиентлар белән аралаша белү дә мөһим. Биредәге дәресләр практика үткәндә нык ярдәм итә. Ә никадәр шатлык! Сәхнәләргә чыгу шатлык икән ул. Бәйгеләргә бардык, сәхнәләрдә уйнаттылар. Бала шатлыгын берничек тә сүз белән аңлатып бетереп булмый. Тамашачының алкышлавы да аларга энергия бирә икән. Балаң сәхнәдә булганда бик күңелле. Әтисе белән килеп карап утырабыз. Горурлык инде безнең өчен. Бик зур горурлык! Аллага шөкер, театрыбызга, җитәкчеләребезгә, укытучыларыбызга мең рәхмәт.


Бу – чын-чынлап могҗиза, диләр театр студиясе турында әниләр. Балалар күзгә күренеп үзгәрә. Шуңа да килергә теләк белдерүчеләр өзелми. Дөрес, дәваланырга еш йөргәннәргә китәргә туры килә. Әмма алар кит-кәндә, әйләнеп кайтырга вәгъдә итә. Җанга якын урынга гына кайтасы килә бит ул! «Могҗиза» – минем кызыма сүзсез генә үзен, эмоцияләрен күрсәтү мәйданы, – ди «кояш кызы»-ның әнисе Елена Джаффарова. – Бирегә куркып кына килгән идем, рус телле кешеләр бит без. Ә минем бала өчен милләт төшенчәсе юк. Ул эмпатик дәрәҗәдә аңлаша. Аңа нинди телдә сөйләшүләре түгел, кешедән килгән энергия мөһим. Күргәнсездер инде, ул укытучыларын гел кочаклап тора. Ә безнең Лиза теләсә кемне кочакламый ул, бары тик яхшы күңелле кешеләрне генә». 


«Арагызда эшләгән әниләр дә бар. Ял көннәрендә – өй мәшәкатьләренә чумасың, ничек җыенып чыгып китә аласыз?» – дип сорыйбыз әниләрдән. «Бала шатлыгы, баланың үсеше өчен теләсә нәрсәгә барасың инде. Җитмәсә, шундый мәртәбәле артистлар балаларыбыз белән бушлай шөгыльләнә. Балаларны бик яраталар. Бала күңеле сизгер бит ул, безнекеләрнеке аеруча. Укытучыларын телевизордан күрсәләр, ничек шатлануларын белсәгез иде сез! Шуңа күрә тиз-тиз генә өй эшләрен башкарасың да чыгып китәсең», – диләр. Әйе, бу әниләрнең берсе дә сузылып йөрүчеләрдән түгел. Аларның һәр минуты санаулы. Монда йөргән һәр бала талантлы. Алар тагын кайда гына йөрмиләр: спортка да, вокалга да җитешәләр. Театр студиясендә могҗиза турында күп сөйләштек без. Һәм шуны аңладык: бу балалар үзләре үк могҗиза бит. Хәтта укытучыларының дөньяга карашларын үзгәрткәннәр. «Беренче спектакльне чыгарганнан соң, балаларны үстерергә, башкаларга күрсәтергә кирәклеген аңладым. Безнең зур бурыч ул хәзер. Бу балалар үзләре бер дөнья», – ди Салават абыйлары.

«Аларның яратып йөрүләре, көчле теләкләре безне бик рухландыра», – ди Гөлназ апалары. Ә Зөфәр абыйлары – балаларның Кыш бабайлары. Хыялларын тормышка ашыра бит. Балалар хакында сөйләгәндә Зөфәр абыйның күзләре яшьләнде. «Башлаганмын, өмет биргәнмен икән, артка юл юк. Аларның бит күзләре янып тора. Спектакльне чыгаргач, балаларның шатлануын күрүдән, хезмәтебезнең әти-әниләргә күпме куаныч, җылылык өләшүен тоюдан канатлар үсеп китә», – ди ул. Хәзер «Нәни принц»ны куярга әзерләнәләр икән. Димәк, озакламый «Могҗиза»да чираттагы могҗиза туачак.

 

Зөфәр ХАРИСОВ, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты
Үземне бу балалардан башка күз алдына да китерә алмыйм дисәм, артык пафослы булыр. «Нәни принц»тагы Төлкенең «үзебезгә ияләштергән кешеләр өчен җаваплы без» дигән сүзләре миңа бик тәңгәл килә. Аларның өметләрен акларга тиешмен. Балалардан бигрәк, әти-әниләрнең күңелләрен үстерә алуым өчен куанам. Аларның сабырлыкларына, түземлекләренә әз генә булса да ярдәмем тигәнгә сөенәм. Студиягә килгән бер баланы да кире борып җибәрмибез. Сайлап алу юк бездә. Менә безнең Лизабыз үзе бер көч, үзе бер Планета. Аның кәефе үз дөньясына бәйләнгән. Үзе генә белгән дөньяга... Лизабыз да спектакльләрдә катнаша. Бу балалар чын күңелдән шатлана белә. Менә күңелем тагын тула инде. Төрле бәйгеләрдә мәртәбәле урыннар алгач, аларның куануларын күрсәгез иде сез!.. Ничек шуннан соң рухланмый кала аласың инде?! Кемнедер күпмедер вакытка бәхетле итә алсаң, сөендерә алсаң, киңәшең беләнме, эшең беләнме, елмаю, мөнәсәбәтең, җылылыгың беләнме яшәргә өмет бирсәң, бу могҗиза бит. Димәк, безнең студия – могҗиза тудыручы.

Салават ХӘБИБУЛЛИН, театр артисты
Студиядә эшләргә тәкъдим иткәч, зур теләк булмаса да, алынып карыйм дип кенә кергән идем. Тәҗрибә булмау куркыткандыр, мөгаен. Әмма, ялгышмасам, өченче дәрестә белгән белемнәремне бирә башлагач, аларның миңа мөнәсәбәтләре, башка яшьтәшләренә караганда, тыңлый белүләре белән үзләренә җәлеп итте. Бер-беребезне аңлый башладык. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, алар бик нык тырыш, хәтта бездән тырышрак дип әйтер идем. Һәр әйткән сүзне тыңлап, өйгә бирелгәнне эшләп килергә тырышалар. Хәзер инде мин аларның үз кешеләре, аларның да тормышымда үз урыннары бар. Дөньяга карашымны үзгәрттеләр. Нинди генә халәттә булсаң да, кеше булып калырга тиешсең. Балалар белән аралашудан күп нәрсә алам.


Гөлназ НӘҮМӘТОВА, Татарстанның атказанган артисты
Төрле яшьтәге балалар белән эшлим, әмма иң яратканнарым – «Могҗиза»га йөрүче-ләр. Теләкләре бик зур, булдыралармы, юкмы, бөтен көчләрен куеп эшлиләр, авызыңа гына карап торалар. «Бу балалар белән башкачарак шөгыльләнергә кирәк бит инде», – дип, куркыбрак кына кергән идем беренче дәрескә. Әмир дигән малаебыз мине кул чабып каршы алды да, бөтен куркуларым таралды. Рәхәтләнеп шөгыльләнәбез. Күбрәк сөйләм теленә игътибар бирергә тырышам. Дүрт ел дәвамында үзгәрешләр күрәм. Каринабызны килгән мәлдә сәхнәгә чыгарып сүз әйттереп булмый иде, хәзер ачылды әнә. Башта балалар белән концертлар оештырдык, аннан әкиятләр куя башладык, хәзер менә тулы бер спектакльләр чыгарабыз. Без инде хәзер бер гаилә. Мин – аларны, алар мине үзгәртә. Мөмкинлекләре чикле балаларга башкача карый башладым. Аларның әниләре алдында баш иям һәм ул сүзләрне әйтүдән туктамаячакмын. Элек бу балаларга жәлләп кенә каралса, хәзер эчке дөньяларын аңлап карыйсың. Яшәү көчләре зур булуына сокланам. Күп вакыт үсмер улыма үрнәк итеп куям аларны. Иң мөһиме: киләчәкләре якты булсын, өмет-ышанычлары сүнмәсен...


Фәнис МӨСӘГЫЙТОВ, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры
Сәламәтлеге чикле балаларны тернәкләндерүдә мәдәниятнең, иҗатның көче аеруча зур. Шуларны күздә тотып башланган проект ул «Могҗиза». Аннан соң мондый балалар өчен татар телендә эшләгән театр студиясе, түгәрәкләр юк. Студияне ачканда татар мәдәниятенә яңа кадрлар тәрбияләү бурычы да куелды. Сәламәтлеге чикле балалар арасында зур талантлар бик күп. Артистларыбыз шөгыльләнә башлагач, аларның иҗади мөмкинлекләре чиксез икәнлеге күренде. Аллага шөкер, без көтелгәннән дә зуррак уңышларга ирештек. Студиягә йөрүче балаларга һәр яктан ярдәм күрсәтүләре өчен Альбина Сәлимгәрәева җитәкләгән «Во благо вместе» инициатив төркеменә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бу проект сәламәтлеге чикле балаларга ярдәм итеп кенә калмыйча, татар мәдәнияте үсешенә дә зур өлеш кертә. «Могҗиза» студиясе татар театры тарихында, чыннан да, бер могҗиза булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар