Логотип
Күңелеңә җыйма

Ялган бәхет 

Минем мәхәббәт тарихы башкаларныкыннан әллә ни аерылмый да кебек иде.  Үлеп яраттым. Андый мәхәббәт гомердә бер генә очрый дип уйладым. Шуның кадәр бәхетле идем, башкалар турында уйламадым да Мин яратам! Бәхетле булырга хакым бар! Ә башкалар... Башкаларның үз тормышы...

 
Минем мәхәббәт тарихы башкаларныкыннан әллә ни аерылмый да кебек иде. Үлеп яраттым. Андый мәхәббәт гомердә бер генә очрый дип уйладым. Шуның кадәр бәхетле идем, башкалар турында уйламадым да.  Мин яратам! Бәхетле булырга хакым бар! Ә башкалар... Башкаларның үз тормышы...


 Язмыш безне очраштырганда икебез дә гаиләле идек. Һәм, әйтергә кирәк, гаилә бәхетеннән канәгать идек. Ирем белән биш ел яшәсәк тә, балабыз юк иде. Моңа әллә ни борчылмадык та. Икебезгә дә рәхәт иде. Студент вакытта ук өйләнешкәч, бераз үзебез өчен яшисебез дә килде. Аннан соң бала алып кайту уен эш түгел. Аны тәрбияләп кеше итәр өчен аякта ныклап басып торырга кирәк. 


Барысы да яхшы иде, әмма бер көнне дусларыбызның туган көнендә Ренасны очраттым һәм... минем өчен дөнья туктап калды кебек. Без аның белән ике сүз дә алышмадык, бары тик берничә тапкыр карашларыбыз гына очрашты. Өйгә кайткач, гел аны уйлавымны аңладым. Озак йоклап китә алмадым. Иртәнгә узар дип уйладым, әмма икенче көнне дә Ренас башымннан чыкмады, карашы күз алдымда торды. Ике көннән соң социаль челтәрләр аша Ренастан хат килде. Ул мине эзләп тапкан! Аның өйләнгән булуы, баласы барлыгы минем өчен бернинди киртә тудырмады. Баштарак социаль челтәрләр аша аралаштык. Сөйләшеп сүзебез бетмәде. Нәрсә турында сөйләшсәк тә, уртак фикерләребез барлыгы ачыкланды. Аннан соң ул шалтырата башлады. Аның шалтыратуын кояш чыгуын көткән кебек көтә идем! Аннан соң ул мине кафега чакырды, аннан соң... 


Ул чаклардагы очынып йөрүләрем, аның бер карашыннан да кабынып китүләрем үзе бер сихри дөнья кебек иде. Дәрт икебезне дә әйләндереп алды да, күккә күтәрде... Качып очрашулар безнең мөнәсәбәтләргә үзенә күрә бер шарм да өсти иде кебек. Гаиләләребезгә белгертмәскә сөйләштек. Беркем берни сизәргә тиеш түгел! 


 Әмма иремнең күзләренә карарга ояла башладым. Ул сизгәндер, сизми калмагандыр. Үземдәге үзгәрешләрне үзем үк сиздем бит. Ул мине бик ярата иде. Дөреслекне белергә курыккандыр, мөгаен. Шуңа да сорашмагандыр да, күзәтмәгәндер дә. Ничек кенә бер-бербезне берни булмагандай тотарга тырышсак та, ике арада киеренкелек, кыенсыну чаткылары барлыкка килде. Иремне бик жәлләдем, әмма туктый да алмадым. Ренас белән «агуланган» идем инде. Бары тик аның белән буласым, аның назын тоясым килде. Хыялларым үзеннән-үзе тормышка ашты.


– Башка болай яшәп булмый, әйдә кушылыйк, – диде беркөнне сөйгәнем. Бу минутларны шундый көткән идем, әмма куркып калдым. Иң беренче уем: ирем белән ничек сөйләшермен?! Моны күз алдыма да китерә алмадым. Аның белән бу хакта сөйләшергә әзер түгел идем. Әмма Ренастан да баш тартасым килмәде. Һәм мин качарга уйладым. «Әни авырып тора, берничә айга аның янына кайтып торырга кирәк», – дидем. Ул ризалашты. Өйдән генә торып эшли идем, эш урыны буенча проблема булмады. Ренас та чит шәһәргә китеп тору идеясен хуплады. Ул хатыны белән сөйләшкән һәм аерылышырга биргән иде. Иремне алдалавымны ямьсез адым дип тә уйламадым, бәхеттән башым әйләнгән иде бугай. 


Без күчеп киттек. Ул чакта мәхәббәтебез гомер буена сузылыр дип уйладым. Мине аның хатынының да, иремнең дә язмышы кызыксындырмый иде. Яңа тормышыбызның бер ае үтеп китте. Әнидә тагын бераз торам әле дип әйттем иремә. Икенче айда инде ул шалтыратмый да башлады. 


Ренас күченеп килүгә эшкә урнашты, ә мин идеаль хатын булырга тырыштым. Ул минем ирем кебек өйдә утырырга яратмый иде. Без ял саен каядыр бардык. Аның дуслары барлыкка килде. Ял саен нинди дә булса бәйрәм, мәҗлес. Көннәрдән бер көнне бу бәйрәмнәрдән туйганымны аңладым. Без үзебездән үзебез качу өчен генә каядыр барабыз, көлешәбез кебек тоелды. Иремне уйлый башладым. Аның тавышын ишетәсем килде. 


Тоттым да шалтыраттым. Әмма абонентны вакытлыча тоташтыру мөмкин түгел дигән сүзләр генә ишеттем. Күңелдә ниндидер моңсулык барлыкка килде һәм ул миннән китәргә теләмәде. Үткәннәрне искә алдым. Минем кире кайтасым килә башлады. Үз өемә, иремә, элекке тормышыма... Элекке тормышым бик рәхәт һәм тыныч булып тоелды. Кич юрган ябынып кино караганда нинди рәхәт  халәт булса, өемдә дә шундый тынычлык булган икән бит. Бу хакта уйлаган саен, кире кайту теләгем артты гына. Тынычсызландым, һәрнәрсәгә ачуым кабара башлады. Ренас миндәге үзгәрешләрне сизде, сораштырып та карады, әмма мин аңа әйтергә курыктым. Өйгә кайтасы килү теләге көннән көн артты. Ирекле рәхәт тормыш та, дәрт тә үсендермәде. Җитмәсә, Ренас аптырата башлады. Һаман әйдә, сөйләшик, нәрсә булды, дип җәфалады. 


Ул төнне бер минутка да күземне йоммадым. Иртән катгый бер фикергә килеп тордым. Ренасны эшкә озатуга, әйберләремне җыйдым да, вокзалга киттем. Поездда барганда тагын куркып качканымны уйладым. Ренаска гафу ит мине һәм эзләмә дип язып записка гына калдырдым бит, күзенә карап әйтергә курыктым. Әмма аның өчен артык борчылмадым, тизрәк өемә, ирем янына кайтасым килде. Хәзер генә иремне бик яратканымны аңладым. Поезд шундый әкрен кайта кебек тоелды. Артыннан чыгып этәсем килде.


 Юл буе утырып сөйләшсәк иде дә, ул мине гафу итә алсын иде дип теләдем. Гафу итәчәгенә ышандым. Ул бит мине ярата! Өйгә канатланып кайттым. Баскычтан йөгереп кенә мендем дә, ачкыч белән ишекне ачып кердем. Йозакны алыштырмаган, димәк, өмет бар. Өйдә тып-тыныч. Хәзер тиз генә чишенәм дә, ирем кайтуына өстәл әзерлим дигән уй узды. Чишенеп кухняга керсәм, өстәлдә ачкычлар һәм иремнең балдагы. Тыным беткән кебек булды. Мин шунда бәхетемне ычкындырганымны, һавадагы торнага алданганымны аңладым. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллага шөкер, ире акыллы булып чыкты. Үзеннән клоун ясамады.

    Хәзер укыйлар