Логотип
Мәгариф

Укытучыга хөрмәт – һәр көндә

5 октябрь – Укытучылар көне. Бу көнне белем һәм тәрбия бирүче педагогларны хөрмәтлиләр. Укытучы һөнәре – сабырлык, җаваплылык һәм зур йөрәк таләп итә торган хезмәт

Бөтендөнья укытучылар көненең тарихы 1966 елдан башлана. Нәкъ шул елны Парижда ЮНЕСКО һәм Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан укытучыларның статусы турындагы рекомендация кабул ителә. Әлеге документ педагог хезмәтенең җәмгыять өчен әһәмиятен ассызыклый. Бөтендөнья укытучылар көне 1994 елдан башлап билгеләп үтелә. Россиядә педагогларның һөнәри бәйрәме 5 октябрьдә үткәрелә. Элегрәк Укытучылар көнен октябрьнең беренче якшәмбесендә билгеләп үтәләр иде. 1994 елдан бәйрәмнең даими датасы итеп 5 октябрь билгеләнде.

...Мәктәпне тәмамлап, күпме еллар узган. Әмма укытучылар, сыйныфташлар онытылмый. Иртәнге кыңгырау чыңы, коридордагы аяк тавышлары, тактага акбур белән язылган сүзләр хәтердә яңара... Һәм, әлбәттә, укытучының тавышы .

Кайчак урамда таныш кешегә охшаган берәүне күреп, туктап калабыз. «Шул түгелме икән?» – дип уйлыйбыз. Еллар кешене үзгәртә. Мәктәпләр дә үзгәрә. Әмма күңелдә калган укытучыбызның йөзе нигәдер шул ук – безнең балачагыбыздагыча. Укытучы дигән сүзнең мәгънәсе дә, мөгаен, еллар узган саен тирәнәя генә барадыр. 

«Син булдырасың!»...  Бала өчен гади генә яңгыраган бу сүзләрнең никадәр көчле булуын без, бәлки, күп еллар үткәч кенә аңлыйбыз. Безнең тормышта да шундый мизгелләр булгандыр. Берәр җавапны белмичә, такта алдында каушап калганбыздыр. Берәр ярышта җиңелгәнбездер. Берәр хыял турында сөйләгәндә, үзебез дә аңа ышанмаганбыздыр. Ә укытучыбыз, ни өчендер, безгә ышанган. Бәлки, кеше тормышында укытучының иң зур хезмәте дә шундадыр – ул баланың бүгенге хәленә генә түгел, иртәгәге көненә дә карый.

Еллар уза. Кичә генә мәктәп партасында утырган малай-кызлар тормыш юлына чыга. Кемдер табиб була, кемдер укытучы булып үзе балалар янына кайта. Кемдер зур шәһәрләрдә эшли, кемдер туган авылында кала. Кемдер исемен еракларга таныта, ә кемдер гади генә, тыныч тормышта яши. Күптән түгел бер танышымның: «Минем укытучымны күрдем. Утыз елдан соң. Ул мине шунда ук таныды», – дип сөйләгәнен ишеттем. 

Укытучылар көне – календарьдагы чираттагы бәйрәм генә түгел. Бу көндә без үзебезнең балачагыбызны да искә төшерәбез. Беренче укыган китабыбызны, беренче «бишле»безне, беренче дусларыбызны... Шуңа күрә бүген кемгәдер шалтыратып, кемнедер эзләп табып, гади генә итеп: «Бәйрәм белән, укытучым! Сезне онытмадым», – дип әйтик...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар