Логотип
Редакция тормышы

“Игелекле уенчыклар” акциясендә катнашабыз!

Исәнмесез  “Сөембикә” журналы хезмәткәрләре!

“Игелекле уенчыклар” акциясен без сезнең  сайттан укыдык та “Күмәк эш-күңелле эш” диеп катнашырга булдык.




Балаларга да бу турыда аңлатып сөйләдек. Эшкә теләк уяттык. 



Сайтта бирелгән мастер классны укып, шундый материал чыгып алып  курчаклар тегәргә булдык. 


Өлгесен алдан ясап, балалар белән бергә кистек, бергәләп тектек. Балаларга бу бик ошады.



Балаларны кешелеклелек, бердәмлек, тирә-юньдәгеләр кыен хәлдә калганда  ярдәмгә килә белергә, игелек кылу, яхшылык эшләү кебек матур сыйфатлар тәрбияләү белән беррәттән,  әниләребезне дә “Игелек акциясенә” катнашырга чакырдык. Балаларыбыз әниләрен дә бу эшкә тарттылар. Вәли диеп исем кушылган курчакның авторы Самат әнисеннән сорагач, әнисе интернетка кереп курчак тегәргә өйрәнеп, шушы Вәлине тегеп алып килделәр. Менә шулай  “Тамчыдан күл җыела” инде ул.
            
                  
186 нчы “Нәүрүз” балалар бакчасының Өлкән төркем  балалары һәм әниләре.
Тәрбиячеләре: Садирова Илзирә Мухаметгалиевна, Сәләхиева Алия Анасовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар