Чынлап ярату – ниндидер югары, матур, хәтта төче сүзләр әйтеп тору түгел ул. Аны күбрәк гап-гади җөмләләр, гап-гади сүзләр аша сизәсең. Менә алар.
Әгәр ул сине якын итә, күңелендә сиңа карата ниндидер хисләр бар икән, үзеннән битәр ул синең хакта кайгыртачак. Бөтен уйлаган уйлары синең тирәдә бөтереләчәк: сиңа гына бернинди куркыныч янамасын, син генә авырма, син генә бәхетле бул... Һәм ул мөмкин булганча күбрәк синең беләп аралашырга тырышачак: синең белән бар да әйбәт икәнен һәрдаим белеп торырга тели бит ул.
Чынлап ярату – ниндидер югары, матур, хәтта төче сүзләр әйтеп тору түгел ул. Аны күбрәк гап-гади җөмләләр, гап-гади сүзләр аша сизәсең.
Менә алар.
«Саграк бул»
Әгәр ул сине чынлап торып ярата икән, сиңа беркайчан, бернинди куркыныч янамасын дип тырышачак. Хәтта синең белән бернәрсә булмаска тиешлеген белгән очракта да, җай чыккан саен шушы сүзне кабатлаячак: «Саграк бул!» «Дөнья хәлен белеп булмый, алдыңны-артыңны карап йөр», – диячәк.
«Ярдәм итимме?»
Нинди генә кыенрак хәл килеп чыкса да – әйтик, каядыр башка җиргә күченәсез, яки авыр сумканы күтәреп барырга гына кирәк икән – ул шунда ук булышырга ашыга. Ул синең өчен кулыннан һәм көченнән килгәннең барысын да эшләргә, синең тормышны ничек тә җиңеләйтергә һәрвакыт әзер.
«Син янымда булсаң, әйбәтрәк булыр иде»
Кайда гына булса да, хәтта дөньяның иң ерак һәм иң кызык почмакларына барып чыкса да, ул һәрвакыт үз янында син дә булуын тели. Син янында булганда гына тормышын тулы итеп тоя.
«Мин синең хакта гына уйладым»
Болай дип әйтә икән, ул мөгаен, йә берәр фильм карагандыр, һәм ул аңа синең хакта исенә төшергәндер; йә икегез бергә тыңлаган җырны ишеткәндер, синең аңа биргән бүләгеңә кагылгандыр... Кайда гына булса, нәрсә генә эшләсә дә, аның уенда гел син.
«Кирәк булсам, дәш кенә»
Яныңда кемдер булын теләгән минутларда, ул һәрчак синең янда булачак. «Чакырсаң, мизгел өчендә килеп җитәм», – дип әйтә икән, бу, чыннан да шулай. Ул бит аны болай гына әйтмәгәнен гел раслап тора.
«Мин сагынам сине»
Ул һәрвакыт синең хакта уйлый. Синең кадереңне белә, еракка киткән чакларыңда, сине өзелеп сагына.
«Синең хакта барысын да белергә телим»
Әгәр ул синең тормышың белән чын-чынлап кызыксына икән, димәк, ул сиңа чынлап торып тартыла дигән сүз. Сиңа бәйле бар нәрсә кызык аңа, хәтта кечкенә генә детальләр дә. Һәм синең хакта күбрәк белгән саен, аңа синең белән ике арада элемтә ныгый кебек тоела.
«Син минем өчен бик кадерле»
Аның өчен бөтен дөнья, ул – син! Һәм ул бу хакта синең дә белеп торуыңны тели. Шуңа күрә бертуктамый гел берүк сүзләрне кабатлый да: «Син миңа кирәк», «Син миңа кадерле», «Мине син генә бәхетле итәсең»...
«Киләчәктә...»
«Киләчәктә бу илгә икәү бара алабыз», «икәү очрашкач, сөйләрмен әле», «без картайгач та шулай булыр»... Әгәр ул киләчәген сине дә кертеп планлаштыра икән, димәк, ул аны, чыннан да, синең белән бергә дип күрә. Яратмаса, шулай уйлый алмый бит! Димәк, ул синең белән янәшә картаерга, синең белән гомер итәргә тели.
«Мин яратам сине»
Болай да билгеле булган нәрсәне әйтмәсә дә ярыйдыр да... Әмма яраткан кеше өчен шундый да зур сүзләр бит болар! Шуңа да кабатлый ул аларны. Кабатлаудан армый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк