Логотип
Милли ризык

Итле дөге бәлеше

«Хатын-кыз галәме» сәхифәсенең кунагы Раушания ШИҺАБИЕВА дәү әнисе Сәрбиниһалдан отып калган борынгы рецепт белән еш әзерли бу бәлешне. Туганнар җыелышса, синең бәлешең тәмле, дип, һичшиксез сорап пешертми калмыйлар икән.

Итле бәлеш дигәч, күпләр зур бәлешне күз алдына китергәндер. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында кунакларны зур бәлеш пешереп сыйласалар, Арча, Әтнә ягында бәлешнең икенче төрлесен – дөгелесен әзерлиләр. Итле дөге бәлеше бу якларда гомер-гомергә кунак сые булып саналган.

«Хатын-кыз галәме» сәхифәсенең кунагы Раушания ШИҺАБИЕВА аны дәү әнисе Сәрбиниһалдан отып калган борынгы рецепт белән еш әзерли. Туганнар җыелышса, синең бәлешең тәмле, дип, һичшиксез сорап пешерт-ми калмыйлар икән. Раушания ханым Арча районы Иске Кишет авылында гомер итә. Шушында туып, шунда үсеп, бәхетен дә туган авылында табучыларның берсе ул. Ире Илдар белән өч бала – бер ул белән ике кыз үстергәннәр. Хәзер алты оныкның яраткан дәү әниләре. Ишегалдын шау чәчәккә күмеп, тәмле ризыклар пешереп, яңа сауган сыер сөтеннән каймак аертып, катык оетып, балаларын-оныкларын сыйлаудан тәм табып яши. «Камыр ризык-лары әзерләргә яратам. Кайнанам Фирдәвес тә, әнием Миңлегөл дә аш-суга осталар иде. Интернетта төрледән-төрле рецептлар булса да, үзебезнеке – милли ашларыбыз күңелгә ятышлырак», – ди ул. Раушания ханым итле дөге бәлеше пешерү серләрен журнал укучыларыбыз белән дә бик рәхәтләнеп уртак-лашты. Әйдәгез, бергәләп әзерлик!

Кирәк

(камыр өчен) / 1 зуррак чәй чокыры белән сөт (авыл сөтен су белән сыекларга кирәк) / 1 йомырка / 1 аш кашыгы өеп авыл каймагы (майонез белән алыштыра аласыз) / ярты чокыр үсемлек мае / 2 аш кашыгы шикәр комы / 1 чәй кашыгы тоз / 25 г йомшак чүпрә / он.

(эчлек өчен) / 600 г сөяксез сыер ите / 2 баш зуррак суган / 1 стакан тутырмыйча дөге / тәменчә тоз-борыч / ит кыздырыр өчен үсемлек мае / 50 г атланмай / 4-5 аш кашыгы шулпа.

Эш барышы

Зуррак савытка җылымса сөт, май, каймак, йомырка, шикәр комы белән тоз, чүпрә салып, туглыйбыз. Аз-азлап кына он куша барып, камыр басабыз. Аны артык каты итәргә кирәкми. Әзер камырның өстен каплап, 40 минутка читкә куеп торабыз.

Итне чикләвек кадәр генә шакмак­лап турап, майлы табада кыздырабыз. Бераздан ваклап туралган суган кушабыз, борыч сибәбез. Капкач белән томалап, 10 минут пешереп алабыз. Өстенә кисәкле атланмай салабыз.

Бүрттерелгән дөге белән әзер итне кушып, тәменчә тоз сибәбез һәм яхшылап катнаштырабыз.

Камырны ике кисәккә бүләбез. Зуррагы – бәлеш төбенә, кечкенәсе – бәлешнең өстенә. Бармак башы кадәр генә камыр кисәгеннән бөке ясыйбыз. Бәлеш төбенә дигән камырны таба читеннән аз гына чыгып калырлык итеп җәеп, майлаган табага салабыз.

Камыр өстенә эчлекне бушатып, тигезлибез. Кашык белән шулпа сибәбез. Кечкенә өлешне дә җәеп, бәлешкә каплыйбыз һәм читен матурлап бөрәбез. Уртасын тишеп, бөкесен куябыз. Бәлеш өстен чәнечке белән тишкәләп чыгабыз.

Өстен майлап, бәлешебезне 180 градуска кадәр кызган мичкә куябыз. Ул бер сәгать чамасы пешә. Өсте кызарып китсә, фольга каплап торабыз. Борынгылар юеш тастымал япканнар.

Мичтән алгач, калын тастымал каплап, бәлешне 10 минут парландырабыз. Аннары кисәкләргә бүлеп, кайнар килеш табынга чыгарабыз.

Бәлешегез тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар