Сез ничектер, мин үзем бүгенге яшьләргә кызыгам. Нинди кыюлар, тәвәккәлләр! Кызыклы идеяләр белән яшиләр, чит телләр беләләр, илләр гизәләр. Шул ук вакытта нәсел тамырлары, әби-бабадан калган гореф-гадәтләр дә кызык аларга. Санкт-Петербургта яшәүче Рената Байтемирова да шул кавемнән. Әле үзен күреп белгәнче үк, «терекөмеш» дигән аты килеп ирешкән Рената белән безне Бөтендөнья татар хатын-кызларының III форумы таныштырды.
Рената Ленинград өлкәсендә яшәүче татарларга яхшы ук таныш. Оста оештыручы дигән даны бар аның.
Зур вакыйгаларның уртасында кайнарга ярата ул. Узган ел Мәскәүдә узган Беренче Бөтенроссия «Татар кызы-2014» конкурсы хәтерегездә микән? Россиянең төрле төбәкләреннән егерме кыз финалга чыккан иде. Бу кызларны финалга әзерләүче куратор-остаз итеп Ренатаны чакыралар. Егерме кызны хәлиткеч көнгә кадәр бер-берсе белән тәмам дуслаштырып бетерә ул. Югыйсә үзара көндәш бит алар! Җиңүче таҗы да тик берсенә генә булачак. Татар халкы киң күңелле, сабыр – әллә шулмы, әллә башкамы – бар да тыныч кына уза. Ул кызлар белән дуслыклары әле бүген дә дәвам итә, телефон кенәгәләрендә кураторларының номеры «мамуля» дип теркәлгән.
Татар кызы булу да ошый Ренатага. «Сез рус кызы түгелме әллә?» – дип сорасалар, башын тагын да югарырак чөеп, бит уртасындагы мәхәббәт чокырларын тагын да мәхәббәтлерәк итеп: «Мин – татар кызы!» – дип әйтергә ярата ул. Аларның нәсел кушаматы: «Казан». Бабалары Казан төбәгеннән. Татарлыгы җанында Ренатаның. Үзе яшәгән тирәлектә татар рухын ныгыту өчен бар көчен куя ул. Сөйләшүен яхшы сөйләшсә дә, әлегә татарча укуы гына чамалырак менә. Шулай да тырыша ул, сүзлеккә карый-карый булса да укый. Дөнья әдәбиятын бел дә, үз халкыңныкын белмә, имеш. Инде моннан соң тагын да тырышыр. Рухландыручысы татар егете булгач соң! «Диапазон» вокаль-эстрада студиясен җитәкләгән ире Динар Байтемиров белән быел аларның күн туйлары. Кавышуларына өч ел. Санкт-Петербургта консерватория тәмамлаган Динар – татар җырчысы. Аның белән табышулары – таң яралганда теләгән теләкләренең тормышка ашуы. Үз тиңен табып, гаилә кору уе башына кергән көннән алып, Аллаһы Тәгаләдән үзенә насыйп татар егете белән таныштыруын сорый Рената. Дус кызлары көлә генә: «Санкт-Петербургта сиңа дигән татар егете калмагандыр да инде. Эзләү чикләрен киңәйтергә кирәк». Билгеле, аларга карап кына, өметен өзми ул. Һәм... морадына ирешә. Булачак ире белән юллары «Казан» бию ансамбле концертында кисешә аларның.
Динар – Әстерханнан, Сөембикә ханбикәнең туган туфрагыннан. 2012 елда «Татар моңы» Халыкара телевизион конкурсының җиңүчесе. Гомумән, 2012 ел уңышлы була аның өчен – Россия Федерациясе хөкүмәте-нең грантын отып, яшүсмерләр һәм балалар өчен «Диапазон» вокаль-эстрада студиясен ача, «Җырлагыз» дип аталган альбомын яздыра.
Рената һәрвакыт Динары янында. Кая карасаң да, бергә алар. Бергә концертлар оештыралар, бәйрәмнәр алып баралар. Санк-Петербург Сабантуйлары да алардан башка гына узмый. Хыялый Ренатаның башында идеяләр туып кына тора, тормышка ашырып кына өлгерт.
Менә шундый бәхетле яшь гаилә! «Гаиләмне офыктагы рәшә кебек ниндидер бер карьерага алыштыраммы соң?» «Ак калфак» оешмасының Петербург бүлекчәсе җитәкчесе; татар яшьләре берлеге әйдаманы; «Нева фәрештәсе» хәйриячелек җәмгыятенең хокук һәм икътисад мәсьәләләре белгече, ревизор; Гатчина шәһәрендәге «Юлдаш» татар-башкорт җәмгыяте активисты; Гатчина шәһәрендә узган Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Бөтенроссия шахмат фестивале проектының җитәкчесе булган Рената әйтә моны. Шахмат, дигәннән, ул үзе дә корольләр уены белән мавыга. Хәтта өченче разряды да бар. Ни әйтәсең, булганнан бар да була инде. Менә шундый алар татар яшьләре!
«Сөембикә», № 8, 2015.
Комментарий юк