Логотип
Милләттәш

«Мишәрләрем...»

– Син ничекләр түзгән булдың икән, анай! Вәгыйзәнең бу сүзләрне ачыргаланып әйткән мизгеленнән аларның тормышлары икегә бүленгән: Фәритле һәм Фәритсез чакка.

– Син ничекләр түзгән булдың икән, анай!
Вәгыйзәнең бу сүзләрне ачыргаланып әйткән мизгеленнән аларның тормышлары икегә бүленгән: Фәритле һәм Фәритсез чакка. 

Хәер, нигә аларныкы гына, барыбызныкы да. Тормышындагы һәр вакыйга белән социаль челтәрләр аша таныштырып баргангамы икән, ул үзе дә, аның гаиләсе дә безгә бик якын иде. Әнисе, хатыны, балалары, оныклары, хезмәттәшләре аша Фәрит туган авылы Урмайны, аның кешеләрен, Чуашстанда гомер итүче татарларыбызны, бу төбәкнең гореф-гадәтләрен, йолаларын, аш-суын, җыр-моңын, биюләрен бөтен дөньяга танытты. Якташларын бездән яраттырды, сокландырды, үрнәк алырга этәрде! Чуашстан татарлары турында бөтен дөньяга иң элек ул сөйләде. Үз төбәгенең генә түгел, Ульян, Нижгар, Мордовия мишәрләренең дә фольклорын өйрәнде, бөртекләп җыйды һәм сәхнәгә чыгарды – аларга яңа сулыш өрде. Ә аның тамашачы каршына барабан алып чыгуы – анысы үзе аерым бер тарих! 

Фәрит Гыйбатдинов – Чуашстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, Чуашстан Республикасының милли эшләр буенча совет әгъзасы, «Урмай-Зәлидә» төрки дөньяның традицион мәдәнияте халыкара фестивале директоры. Чуашстанның Комсомол районы сәнгать мәктәбе директоры иде. Иде... Күңел әле дә ышанмый. Татар халкының узган елгы иң зур югалтуларының берсе – ул... Фәрит кебек милләтпәрвәрләр татар дөньясында сирәк. Төбәкләрдәге татар оешмаларының абруе аерым шәхескә бәйле. Ә Фәрит Гыйбатдинов үз тирәсенә бөтен Чуашстан татарларын туплый алды. Бер йодрык итеп! Чуашстан хөкүмәте белән дә мөнәсәбәте әйбәт булды – республика җитәкчелеге Фәрит Абдулла улын хөрмәт итте, аның сүзенә колак салды, кирәк урында булышты: татарларга йөз белән борылды. Дан һәм дәрәҗә өчен эшләмәде Фәрит боларның берсен дә – мишәрләре өчен тырышты. Ул бу мәсьәләдә ихлас һәм риясыз иде: вакытын да, көчен дә жәлләмәде.
Әнисе өчен Фәрит – горурланырлык ул, хатыны өчен – таянырлык ир, балалары өчен олы йөрәкле ата була белде. Аларга килгән хәсрәтнең зурлыгын сөйләргә сүзләр җитми... 

– Фәрит әткәсен бөтенләй белми. 3 яшьлек бала нәрсә хәтерләсен инде?! Кайнамның Казанда туганнары бик күп иде: зур кызымны алып шунда кунакка киткән чагы иде. Ул көнне иртән дүрт сарыкның өстен алдым – Фәрит миңа тотышып торды. Бик сабыр иде ул... Аннан икәү келәт алдына эшкә киттек. Яңгыр күп яуды – игеннәр мул булды ул елны. Кайткач, җәтрәк ашарга пешердем, өчәү бергә утырып ашадык. Абдулла кибеттә эшли иде, ул елларда кибетчеләр кара халат кияләр иде бит. «Чиста халат бир әле, товар алып кайттым, бушатырга барам», – ди. Ишектән чыкканда: «Мин киттем, Фәритне яхшы кара», – диде. Бәлки, ул аны болай гына әйткәндер, Фәрит еш кына урамда үзе генә дә уйный иде бит... Улымны ияртеп тагын келәт алдына эшкә киттем. Барып кына җиттек, артыбыздан бер малай эзләп килде: «Җиңги, җиңги, әйдә әле, Абдулла әзи чирләгән дип әйтәләр», – ди. «Ай Алла, ничек чирләсен, әле табын яныннан чыгып китте бит», – дим. Чирләгән кеше түгел иде – багана кебек бит... Яңа больница салганнар гына иде – Абдулланы шунда күтәреп кертеп яткызганнар. Берни белми, аңсыз... Аңарчы кан басымы күтәрелгәне булмады. Районнан врачны бик көттек, килеп җитмәде. Күз алдында үлде дә китте... 33 өч яшь иде. Ә миңа – 25. Өченче балага биш айлык авырлы... Үзем дә аңсыз ятканмын. Күпме вакыттыр, белмим... Бу ыгы-зыгы белән Фәритне күздән җуйганмын. Ә ул, ишегендә йозак икәнен дә күрмичә: «Атай, ач! Атай, ач әле!» – дип, кибет тирәли йөри икән. Аны апам табып күтәреп алып кайтты. Шулай ятим калдык...
Кайгының иксез-чиксезе бу, алты дистә ел узып та, онытыла алмый торганы – Минзәйнәп апаның күзләренә тагын мөлдерәп яшь тула. Итәктә берсе – 5, икенчесе – 3 яшьлек ике бала, өченчесе – йөрәк астында. Торыр җир юк – кайнана янында гомергә кала алмыйсың: кайнесенең башлы-күзле булыр чагы килеп җиткән... 
Әмма тол калган Минзәйнәптә сабырлык та, тырышлык та, үҗәтлек тә җитәрлек булып чыга. 
– Тәвәккәлләп тотындым... Братларым булышты: урман алдык, бура бураттык. Тукайлар ямьле генә ызба эшләп бирделәр. Ул өлгергәнче кайнам янында яшәдек. Бик яхшы тордык. Абдулла сентябрьдә үлде, Рушаниям 31 декабрьдә туды... Элек авылда тракторда күп акча эшлиләр иде бит. Фәриткә: «Әллә тракторга гына керәсеңме?» – дия идем. Аңлап бетермәгәнмен инде... Көлә иде: «Анай мине тракторга укытма келәде», – дип... 8 нче класстан соң, бер братыма ияртеп, созхоз-техникумга укырга җибәрдем. Чыгарып җибәрү бик авыр булды, солдатка озату – тагын да... Кайтуга авыл кешеләре белән шабашка китеп барды. 1 мең тәңкә акча алып кайтарып бирде. Карыйм, аягындагы ноские тишек. «Нигә яңаны алып кимәдең инде?» – дим. «Акчаны киметәсем килмәде», – ди... 
Агрономга укып кайткан Фәриткә авылда эш булмый һәм аны... клуб мөдире итеп куялар. Җыр-бию исә – аның дөньясы! «Мәдәният өлкәсендә эшлисем килә», – дисә, әнисе риза булган булыр идеме әле? Ә монда тормыш барысын да үзе көйли. 
Ата-ана сүзеннән чыгу юк урмайларда.
– Инде безнең малай үләнмә кели. Чү әле, Фәрит, бер сүз әйтим әле сиңа, дим. Синең эшкә юл өстендә генә Гарәф абзыйлар тора. Үзебез кебек кешеләр... Сабыр гына бер кыз бар аларда. Вәгыйзә исемле. Колхоз эшендә күргәнем бар. Күреп кара әле шуны, сүләп кара, дим... «Ярар», – диде. Аллаһның рәхмәте, насыйбы булган икән... Хәзер, Вәгыйзә, син сүлә! 

39 ел бергә яшәгән кайнанасын бүлдермичә, сабыр гына тыңлап утырган Вәгыйзәгә дә сүзгә кушылырга чират җитте. 
– Элек суга башняга йөри идек. Көянтә-чиләк күтәреп чыксам, каршыма Фәрит килә – клубтан кайта икән. «Вәгыйзә, бүген һинд киносы була, аннары танцы, килегез», – ди. Ә безнең урамнар клубка бик йөрми иде – атайлар яратмый. «Гомерегез үтә инде беркая да бармыйча», – ди бу миңа. «Ярар, синең кебек егет булыр әле», – дим шаяртып... Ул чакта авылда аулагөйләр була иде: Фәрит клубны ача да, үзе аулагөйгә китә. Без якын торгач, клубны бикләргә атайдан сорый иде. Икенче көнне иртән безгә клуб ачкычларын алырга керә. Шундый ояла идем аннан, бигрәк тә яланаяк чагым булса... Ә атай Фәритне бик ярата иде. 
Аннан ул мине сүләшергә чакырып чыгарды. Кабакта сызыклар бар икән, шуларны күрсәтте дә: «Вәгыйзә, озак йөрмәбез, менә шушы сызыкны тутырабыз да, өйләнешербез. Югыйсә сәфәр ае керә», – ди. «Өч көн килеп кем үләнә инде?» – дим... Беркөнне абыйга ияреп индийский кино карарга клубка мин дә кердем. «Бер-ике сүз генә әйтәм», – дип, абыйдан сорап калды ул мине. Шул көнне иптәшләре белән элдереп алып та кайтты. Туй көнебездә миңа 19 тулды... Икенче көнне исә ул Казанга сессиягә чыгып китте. Мәдәният-сәнгать институтына читтән торып укырга кергән иде инде... 
Бер-бер артлы балалар туа: Рәзинә, Динә, Фәнил. Вәгыйзә килгәч, алар яңа йорт өлгертергә керешәләр. Җиңел булмый, әлбәттә. 
– Вәгыйзәмне килен кеше дия алмыйм. Үз оланнарым кебек ямьле, тәртипле булды. Олы кызым – Миннегөлем Урмайда тора, аның белән дә бик дуслар алар, серләре уртак. Гомердә дә кайнаналы-киленле тавыш чыгармадык. Безнең татулык Фәритемнән дә торгандыр. Ни булса да, икебез дә Фәриткә белгертмәдек. Ул безнең ара гел тигез булды дип белде. Ә мин алар арасы тигез булсын дип тырыштым... Нәрсә бүлик? Бары – бергә, югы уртак булды. Оланнарны үстергәндә үк Мәскәүдән әйбер ташып сата башлаган идем. Күршедәге бер ахирәтем белән йөрдек. Авыл җирендә нәрсә юк – шуны күтәреп ташыдык: кием-салым, яулык, калын шәлләр, пәрдәлекләр... Чират торып нужармадык, кибет мөдирләре белән танышып, шулардан гына ала идек. Эшнең җиңеле булмады инде безгә: шабашта да йөрдем, пилорамда да эшләдем... Мин Мәскәүгә чыгып китсәм, Вәгыйзәгә әйбер сатарга кала иде. Кулы җиңел иде аның... Мин дә аңа гел нәрсәдер алып кайтам, берсәк күңелен күрәм. «Аны киеп кара, моны киеп кара», – дим... 

Ә Фәрит... Фәрит башаягы белән эшкә чума. Озакламый аны район үзәгенә алалар – сәнгать мәктәбенә директор итеп куялар. Ул авылларда бу мәктәпнең филиалларын ачып җибәрә. «Мишәр» җыр һәм бию ансамблен оештыра. 25 ел дәвамында «Урмай моңы» татар яшьләре җыр фестивален үткәрә: меңләгән катнашучы Россиянең бөтен төбәкләреннән генә түгел, хәтта чит илләрдән дә килә. Тагын бер иҗади проекты – «ART-MADHIA» фольклор фестивале авыл бәйрәменнән регионара дәрәҗәгә күтәрелә. Ә 2013 елда нигез салынган «Урмай-Зәлидә»се төрки дөньяны берләштерә. Сәнгать аша шулай итеп бөтен дөньяга Чуашстан татарлары турында сөйли Фәрит. 

– Бөтен күңеле, җаны белән эштә иде ул. Бер эшне эшләмә келәсә, төн дә йокламый иде. Без аны өй мәшәкатьләре белән бик борчымаска тырыштык. Эшенең авыр, җаваплы икәнен белә идек бит. Кирәк икән, аны көтеп тормыйча кышлык утынны анай белән үзебез алып, үзебез ярып, өеп үк куя идек. Алма вакытларында – бездә бәрәңгене «алма» диләр – Фәритсез булмый иде, билгеле. Безгә аның исән-сау булуы, эшләп йөрүе шатлык иде. Бик кадерле кеше иде ул өебездә... 
Бездә дә төрле вакытлар булды... Тормыш бит. Китапханәдә эшләгән чагым. Район үзәгенә семинарга бардым шулай. Кайтырга чыккач, яныма бер хатын килеп басты. «Син бит Фәритнең хатыны буласың? Ничек яшисез? Ул сиңа акчасын кайтарамы?» – ди. Югалып калдым: «Без акчаны анайга кайтарып бирәбез», – дим. «Синең Фәритең Мәскәүдән килгән практикант кыз белән йөри бит. Бик чибәр кыз ул! Гел кыска кызыл күлмәк кия», – ди... Бөтен тәнем кинәт камырга әйләнде: ничек кайтып җиткәнемне дә белмәдем. Фәрит ул көнне дә өйгә соң кайтты. 
Рәзинәгә озынрак күлмәк кигезгән идем. «Нигә бу кадәр озынны кигездең, кыскарагы юкмы соң?» – ди. Туры килүен кара син... Эчемне утка салган теге сүзне әйттем инде: «Фәрит, син шундый-шундый кыз белән йөрисең икән», – дим. Аптырап китте. «11 нче класс укучысы – олан гына бит ул», – ди. Аннан: «Вәгыйзә, мине рәнҗеткән өчен бу гөнаһны ничек җыеп бетерерсең? Икенче юлы, мондый сүзне әйтсәң дә, мин ашап туйгач кына әйт», – диде. Мин табынга утыруга әйткәнмендер инде. Клубка эшкә күчкәч аңладым – үзең теләмәсәң, сиңа берәү дә килеп асылынмый... 

Гаиләсендә аңламасалар, бу кадәр эшләрне башкарып чыга алган булыр идеме икән Фәрит?
«Мишәр» ансамбле сәхнәләрдә куйган биюләр иң элек алар өендә туа. Урта ишекне яба да, бии дә бии Фәрит. Кичтән өйдә чарлаган күнегүләрне икенче көнне үзенең «артистларына» өйрәтә – укытучыларга, табибларга, шәфкать туташларына... 
Сәхнә костюмнарсыз яши алмый. Кайдан алырга – бергәләп утырып уйлашалар. Авыл советы булышлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән, тукымалар эзләп, Мәскәүгә үк чыгып китә. Фабрикадан фабрикага йөреп арзанрагын табып алып кайта. 
Баян юк, гармун юк, гармунчы юк... Күңелдән бөтен авылдашларын барлый – таба, сөйләшә, җайлый – ансамбльдә уйнарга күндерә. (Бүген белгечләр кытлыгының ни икәнен инде белмиләр – һәркайда Фәритнең шәкертләре эшли.)
Ә «Мишәр» белән иң беренче тапкыр Казанга концерт куярга бару?! Зур сәхнәгә чыгу һәр күңелгә канат куясын белә бит ул – шуңа тырыша. 
Балаларны ансамбльгә тарту өчен ниләр генә уйлап тапмый: аларны әле Казан, әле Мәскәү күрергә алып чыгып китә. Мәскәүдә яшәүче сеңлесе Рушаниянең ул чактагы бер бүлмәле фатирына бер автобус бала белән кунарга барып керүен әле дә көлеп сөйлиләр. Сыялар! 
«Урмай моң»ына килгән катнашучылар кайда кунган дип уйлыйсыз? Урмайда кунакханәләр юк – бер кичкә Фәритнең үз өе дә, барлык туганнарының, авылдашларының өйләре дә «кунакханәгә» әйләнгән. 
Казаннан Чуашстанга кем, нинди эш белән килсә дә, моңа кадәр гел иң элек Гыйбатдиновларда тукталды: журналистлар, җырчылар, тарихчылар... Фәритнең Вәгыйзәгә: «Иртәгә безгә шундый-шундый кунаклар килә», – дип кайтып әйтүе җиткән: табын әзерләнгән, мунча ягылган. Тәүлекнең кайсы вакытында килеп керсәләр дә!

– Рәхмәт Фәриткә – дөнья күрсәтте. Миңа гына түгел, бөтен авылдашларга. Ансамбльгә йөрүче оланнарны Төркиягә кадәр алып барды. Бала-чага белән юлда йөрүнең җаваплылыгын күз алдына китерәсез инде. Кайтканда аэропортта самолетны көтеп утырабыз. Берзаман: «Сезнең очкыч китте», – диләр... Нәрсә булды, аңламадык: самолет киткән, ә багажларыбыз калган. «Сезгә Мәскәү аша билет бирәбез», – диләр. Дәртләнгән идек ул юлы. Фәрит ничек түзгәндер авыру йөрәк белән... 
Кырымны да күрсәтте ул «Мишәр»ләргә. Узган ел җәй ансамбльнең өлкәннәрен Кабарда-Балкарга алып барырга тиеш иде, анысы менә насыйп булмады... 
Без бик матур яшәдек – ул яктан үкенечләр юк. Ул миңа һәммә нәрсәне үзе алып киертте. Кая барса да бүләксез кайтмады. Оланнарны бик яратты. Бездә балаларга кычкыру гадәте беркайчан булмады. Аларга Фәритнең күз карашы җитә иде. «Ярар», – диләр дә, үз бүлмәләренә кереп китәләр, бу хакта башка сүз кузгатмыйлар. Курку түгел, әтиләрен хөрмәт итү иде бу. Ул кайтмыйча, ишектән кермичә беркайчан аш бүлмәдек: аерым-аерым ашау гадәте юк иде бездә. Оныкларга куанып яшәде. Рәзинәнең улы Җамалның татарча сүләшүенә кинәнә иде. «Казан малае бит, ә татарчасы ничек әйбәт!» – дия иде. Фәнилнең улы Җәбраил тугач сөенеп бетә алмады. «Ул бит Гыйбатдинов!» – дип куанды. Бабасыннан 1 яшьлек булып калган шул нарасый әле дә аны онытмый – кайткан саен бүлмәләрдән эзли... Динәнең Сәете белән дә бик якыннар иде: үз хәле авыр булса да, Чабаксардан – больницадан шалтыратып та гел аны сорады... Кыз туганнарын бик якын күрде. Миңнегөл әптинең туган көненә чәчәк тотып бармыйча калганын хәтерләмим... Ә алар Фәрит белән, аның халык арасындагы дәрәҗәсе белән горурландылар... Шундый ир белән гомер иткәнемә бик бәхетлемен. Ул минем өчен туган булгандыр, мәңге бәхил, урыны җәннәттә булсын... 
Йөрәк белән яшәде инде ул безнең. Берәүгә дә авыр сүз әйтмәскә тырышты, бөтенесен тигезләмә келәде. Байлык артыннан кумадык, булганына канәгатьләндек. Безнең сөенечләр башка иде... Ахирәтләре арасында хуҗалык җитәкчеләре дә байтак булды. Әмма ул алардан сыңар капчык иген дә сорамады. Ә «Мишәр» өчен сорый иде! Кырыгыннан соң мәктәбенә 3 миллион грант килде менә. Күпме чапты шул акча артыннан?! Төннәр буе документлары белән утырды: үзе бухгалтер, үзе юрист, үзе оештыручы булган... Ул китүгә акча да күчте, моңарчы мәктәптә булмаган кыйммәтле яңа уен кораллары да кайта башлады: думбра, балалайка... Берсен дә күрми китте...

Әңгәмәбез кабат өзелә. Тагын күз яшьләре... Минзәйнәп апа: «Торган саен хәсрәт зурая гына бара. Аллаһым безгә сабырлыклар бирсә иде», – ди.

Өмет тулы соңгы ике атна бар әле... «Ашыгыч ярдәм» Чабаксарга алып киткәч, башта өч көн хәлләрен язып тора ул. «Үпкәләрнең берсе – 35, икенчесе 45 процентка зарарланган, диләр. Анайга әйтегез әле, укысын, үзе сулый башласын, дип сорасын», – ди. Минзәйнәп апа бер якта ялвара, Вәгыйзә – икенче якта... Бер-бер артлы ике инфаркт кичерде дигәч тә өметне өзми әле алар. Ун ел элек булганы белән санасаң – өченче йөрәк өянәге. Ике атнадан соң иртәнге җидедә телефон шалтырый: «Фәрит Гыйбатдиновның хатыны буласызмы? Сезгә авыр хәбәр бар...» Вәгыйзә икенче бүлмәдә намазлыгы өстендә утырган кайнанасы янына чыга: «Син ул чакта ничек түзгән идең, анай?!» Барысы да томан эчендә кебек булгангадыр – хатирәләр өзек-өзек... Кәфенләп, мөселманча гүргә иңдерү бәхет булып тоела – монысын дуслары оештыра. Бу авыр көннәрдә Фәритнең һәр дусты олы бер терәккә әйләнә... Улын озатып, зиратка кадәр үзе атлап барган 84 яшьлек Минзәйнәп апа икенче көннең таңында гына елый ала... Иң зур юаныч – төшләр. Соңгысында Вәгыйзәгә: «Мин хаҗ кылган якка киттем», – дигән. 

Хаҗ кылган якка... Бу изге җирләрне ике ел элек барып күрде ул. Җомга саен Фейсбукта: «Киттек әле... Безне мәчетләрдә көтәләр!» – дип яза башлады. Фәритнең әнә шул «көтәләр»ен укып кына да, мәчет ишеген ачып керүчеләр шактый булгандыр кебек тоела миңа... Үз артыннан ияртә белә иде ул! 

Казан–Урмай–Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар