– Кендек каны кайда тамган, кеше олыгайган саен шул урынны сагына, дия иде әни. Аның телендә гел туган авылы Илчебай булды... Син кем, дип сораганда, «Мин – яртылаш татар, яртылаш – кыргыз», дип әйтергә куша иде... Өйдә ул безнең белән гел татарча сөйләште. «Туган телемдә аралашасым килә», – дия иде...
Айсылу ханым белән әңгәмәбез рус телендә бара, дөресрәге, ул минем татарча биргән сорауларыма русча җавап кайтара. Җырлый яки шигырь сөйли башласа гына татарчага күчә. Ара-тирә төрек сүзләре дә кушылып китә. Бу язма әңгәмәдәшем – СССРның һәм Кыргызстанның халык артисткасы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Ч. Айтматов исемендәге Халыкара премия лауреаты Айсылу ТОКОМБАЕВАның үзе хакында гына да була алыр иде. Әлеге язмада аның апасы – Кыргызстанның халык артисткасы, танылган режиссер Офелия Еркинбаева турында гына сөйләп булыр иде. Яки ул аның сеңлесе – Кыргызстанның атказанган артисты, күренекле пианист Гөлмира Токомбаевага гына да багышлана алыр иде.
Тик безнең сүз күбрәк аларның әниләре – Кыргызстанның атказанган артисткасы, кыргыз милли опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе булган талантлы милләттәшебез Мөнҗия Закир кызы ЕРКИНБАЕВА тирәсендә әйләнә.
– Әнием 1918 елда Татарстанның Актаныш районы Илчебай авылында туа. Аңа 9 яшь чакта әниләре үлеп китә. Нибары 33 яшендә... «Мин ул чакта үзем генә калып: «Кара урман шаулый, / Йөрәкләр ярсый, / Йөрәкләр ярсый, / Тоткын җәнлектәй», – дип җырлый идем», – дип сөйли иде әни. Алты бала ятим калалар. Иң олысына 14 яшь. Әнвәр абый, Сөембикә апа, Тәскирә апа, әни, Әдһәм абый, Әнәс абый…
Тик бәла ялгыз йөрми бит... Әтиләре Мөхәммәдзакир мулла була аларның. Беркөнне аңа: «Хәзрәт, иртәгә сине кулга алалар», – дигән хәбәр китерәләр. 1927 ел була бу. «Нишләптер әти башкаларга түгел, ә миңа карап: «Мөнҗия, әйдә, атны җик, мине озатырсың», – дип әйтте», – дип сөйли иде әни. Бабайны ул Агыйдел буйлап озата. Бик озак баралар. «Саубуллашканда әти кочты да: «Кичерегез, башкача берни эшли алмыйм», – дип әйтте», – дип искә төшерә иде ул... Шул китүдән бабай югала, аның кабере кайда икәнлеге дә билгесез…
Ә икенче көнне иртүк, чынлап та, капканы шакыйлар. Әтиләре юклыгын белсәләр дә, аларны өйдән куып чыгаралар. Кар өстендә басып торган балаларны берәм-берәм авылдашлар, туган-тумача алып китә. Мөнҗиягә генә һаман чират җитми. Бу үткен кыз белән мәшәкатьләр күп булыр диләрме икән соң? Аннан, берәүләр: «Казанга барабыз, бәлки, сине шунда берәр кая урнаштырырбыз», – дип, үзләре белән алып китәләр…
Мөнҗияне алар бер танышларында калдыралар. «Хәдичә исемле авыру туганыбыз бар, аны карасаң гына», – дип алып калалар кызны. Урыны ишек төбендә була. Эт баласы кебек... Аяксыз Хәдичә апаны чана белән мунчага йөртә, буш вакытында базарда су сата: 1 кружка – 1 тиен. Аннан «Спартак» аяк киемнәре тегү фабрикасына эшкә керә, ятимә кызга тулай торактан бүлмә дә бирәләр. Эшләгәндә гел җырлый ул. Янындагы станокта эшләүче рус хатыны: «Маруся, сиңа артист булырга кирәк, монда утырып бөкрең генә чыгар», – ди...
– Фабрикада эшләгәндә, әни «Спартак» исеменнән смотр конкурсларда да катнаша. Шулай бер бәйгедә жюри рәисе казакъ композиторы Газизә Жубанова була. Әни сәхнәдә җырлап кергәч, ул аны чакырып ала да: «Сиңа укырга кирәк», – ди. «Мин һәрвакыт укырга теләдем, шуңа омтылдым. Барыбер кем дә булса булам дия идем», – дип сөйли иде әни...
Укырга кирәген аңлый да, тик юлларын белми кыз. Озакламый алар Сөембикә апасы белән табышалар. Ул ерак Кыргызстанга ук китеп барган, шунда бер кыргыз егетенә инде кияүгә чыккан икән. «Безнең янга кил, монда укырсың», – дип яза апасы.
1935 елда Мөнҗия юлга чыга. Аңа кадәр, барып, Хәдичә апасы белән саубуллаша. Бу яшь кыздан бик күп игелекләр күргән аяксыз хатын елый-елый теләк тели: «Әй, Мөнҗия, синең алдыңнан аш китмәсен!» – ди. (Соңыннан аның сүзләрен бик еш искә төшерә Мөнҗия ханым: «Хәдичә апаның теләкләре генә кабул булды – мин хәтта сугыш елларында да ачтан интекмәдем. Гомерем буе табыным мул булды», – ди.)
«Казан–Мәскәү» поездында аның бөтен язмышын үзгәрткән вакыйга була – чемоданын урлыйлар. Кыз бер документсыз һәм бер тиен акчасыз уяна. (Кызлары кая гына юлга кузгалса да: «Акчагызны, паспортыгызны саклагыз!» – дип киңәш бирә ул.) Йокыдан уянып бу хәлне күргәч, йөзе ап-ак булгандыр инде. Каршында утырган бер егет: «Нәрсә булды сезгә?» – дип сорый. Аннан: «Хәзер мине әни каршылый, берәр нәрсә уйларбыз», – ди.
Бу игелекле кешеләр аны үзләренә алып кайтып – кундырып, билет алып Кыргызстанга озаталар.
Биш тәүлектән соң Мөнҗия Фрунзе шәһәренә барып җитә. Апасы белән очрашуга: «Паспортымны югалттым», – дип елый башлый. Ә Сөембикәнең исе дә китми: «Борчылма, без сине кияүгә бирәбез – яңа паспортлы булырсың», – ди. Сеңлесенең: «Мин бит укырга килдем!» – диюен ишетми дә ул. Ире кыргыз кавалерия полкында хезмәт итә икән, аның бер дус егете дә татар кызына өйләнергә тели ди... Өч ай буе елаганнан соң Мөнҗия ризалаша. Башка чарасы булмый... Шулай итеп ул Еркинбаева булып китә. Педагогика институтында укый башлый, кыргыз телен өйрәнә.
– Ә беркөнне театр яныннан узып барганда, «эшкә кешеләр җыябыз» дигән белдерү күреп ала әни. Директорга кереп: «Агай, мине эшкә алыгыз әле», – ди. «Нәрсә эшләргә телисең соң?» – дип сорый директор. «Җырлыйсым килә», – ди әни. «Җырчыларыбыз җитә, безгә биючеләр кирәк, әйдә, мин сине балетка язам», – ди ул. Өч ай балет бүлегендә биеп йөргәннән соң әни кабат директорга керә: «Җырлыйсым килә!» – ди. Башта аны хорга алалар. Аның тавышына, билгеле, шундук игътибар итәләр…
Утызынчы еллар ахыры. Кыргызстан Мәскәүдә узачак Кыргыз мәдәнияте һәм сәнгате декадасына әзерләнә. Беренче тапкыр! 1936 елда Кыргызстан хөкүмәте чакыруы буенча Мәскәүдән композитор Владимир Власов килә. Аңа яңа жанрлар үзләштерү, беренче чиратта кыргызча опера әзерләү бурычы куела. Ул Фрунзеда Кыргыз музыка-драма театрына (хәзерге Кыргызстанның А. Малдыбаев исемендәге опера һәм балет театры) нигез сала. 1939 елда өч композитор – Владимир Власов, Владимир Фере һәм Абдылас Малдыбаев беренче кыргыз операсын – «Айчурек»ны куялар. Мөнҗия Еркинбаева – театрда иң беренче солистларның берсе.
Ул – Сарыкыз ролендә.
– Власов әнигә һәрвакыт: «Мөнҗия, син башкаларны сәхнәдә хәрәкәтләнергә өйрәт инде», – ди. Ул вакытта барысы да үзлегеннән өйрәнгән бит. Ә әни тырыш була: балет залына йөри, андагы артистларның ничек хәрәкәтләнгәнен күзәтә. «Шуны аңладым: сәхнәгә күңелеңне салмасаң, берни дә килеп чыкмый. Йөгерергә кирәк икән, башта сәхнәдә күңелең, кулларың, аннары гына гәүдәң йөгерергә тиеш», – дия иде ул безгә...
Мәскәүдә Кыргыз мәдәнияте һәм сәнгате көннәре зур уңыш белән уза. Театр СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан Ленин ордены белән бүләкләнә. Декададан соң иң сәләтле җырчыларны ике елга Мәскәү консерваториясенә укырга җибәрәләр. Алар арасында Мөнҗия дә була.
Укырга барудан аны берни туктатмый: инде ир хатыны, кечкенә бала әнисе булуы да. Кызын кайнанасы кулына тапшыра да башкалага юл ала. Уку – аның иң зур хыялы лабаса! Барысыннан да алда торып, консерваториягә йөгерә, югары катларга күтәрелгәндә, «өнемме бу, әллә төшем генәме» дип, баскыч култыксасына башларын куеп тора. Педагогларның һәр әйткән сүзен сеңдереп бара. Кичләре опера студиясендә уза: анда «Евгений Онегин», «Снегурочка»ны әзерлиләр – Мөнҗия тыңлап утырып, бөтен партияләрне яттан өйрәнә. (Соңрак боларның кирәге чыга – сугыш вакытында «Евгений Онегин»ны Фрунзеда да куялар.) Ире алырга дип тә килә, ә ул: «Укып бетермичә кайтмыйм», – ди...
Ә аннан сугыш башлана... Ирен беренче көннәрдә үк фронтка җибәрәләр. Мөнҗия дә Фрунзега кайта. Шәһәр эвакуациягә килүчеләр белән тулган, алар арасында үзенең оркестры белән дирижер Натан Рахлин да була. Шуңа күрә профессиональ яктан уку тукталмый. Сәхнәгә яңа спектальләр куела, «Манас» операсы языла – Мөнҗия анда төп партияләрнең берсен башкара. Сугыш вакытында кыргыз артистлары Беларусь, Волхов фронтларында 2500 шефлык концертлары куя: алар белән Мөнҗия Еркинбаева да була.
1943 елда кара кәгазь килә – ире сугышта һәлак була.
– Минем әтием Әсәнбәк Токомбаев Новосибирскида укый, аларны рус-япон сугышына әзерлиләр. Фронтка ул сугыш ахырында гына эләгә. Җиңүдән соң Фрунзега әйләнеп кайта. Бер дусты: «Минем анда таныш җырчым бар», – дип, аны театрга алып китә. Әни сәхнәгә чыгуга, әти дустына: «Безне таныштыр әле», – ди... Озакламый алар өйләнешәләр. 1947 елда инде мин туам. Әти бик белемле кеше иде безнең. Сугыштан соң университет тәмамлый, мәктәптә математика укытырга тиеш була. Ә ул математика дәреслекләрен кыргыз теленә тәрҗемә итә башлый, һәм аны «Кыргызстан» нәшриятына редактор итеп чакыралар. Әти анда нәшриятның директоры булып күтәрелә. Ул гел җитәкче урыннарда эшләде: «Советтик Кыргызстан» газетасының редакторы, Фрунзе шәһәре партия комитетының икенче секретаре, Кыргызстан ССР Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты секретаре, Кыргызстан ССР Югары Советы председателе... Күп еллар Кыргызстан ССР Югары Советы депутаты булып торды. Кыргызстанның радио һәм телевидение комитетын җитәкләде, журналистлар берлеге рәисе иде. Әти Мәскәүгә нинди генә киңәшмәгә барырга җыенса да, әни аңа: «Татарстаннарны үзеңнән калдырма», – дип әйтеп җибәрә иде. Республика булгач, әтигә анда аерым машина бирәләр. Татарстанның ул чактагы мәдәният министры белән танышып, әти аны хатыны белән Ыссык-Күлдә ял итәргә чакырганын да хәтерлим... Әни аларның кызын бер Фрунзе татарына димләп, туйлар да булды әле. Бу – җитмешенче еллар ахыры. Әни Казанга туйга кайтуга Хәдичә апаны эзләп китә. Аның һаман да уңайлыклары булмаган фатирда яшәвен күреп, әти ярдәме белән Батыев аша аларга яңа фатир бирдертүгә ирешә. «Мөмкинлек булганда, булышырга кирәк», – дия иде ул. Телевизордан үзешчәннәр чыгышын караганда: «Бу – талант! Аны укытырга кирәк!» – дип, әтидән шул җырчыны таптыра иде. «Син хәзер аларга булышасың, аннан кемдер синең балаларга булышыр», – дия иде...
Беренче тапкыр ире белән Мөнҗия ханым Казанга 1954 елда ук килә. «Чит кеше паспорты белән яшәгән кебек, туган урыным дөрес язылмаган, шуны дөреслисем килә», – ди. Самолет белән Свердловскига очалар, аннан поездда Казанга киләләр, Казаннан Илчебайга кайталар. Әмма документлар табылмый – кенәгәдән нәкъ алар гаиләсе бите ертып алынган була...
Ире ярдәмендә бөтен туганнарын таба ул: Әдһәм абыйсының да Кыргызстанда икәне ачыклана. Казанга баргач, Тәскирә апаның Уфада яшәгәнен белеп кайта. Әнәс абыйсы – хәрби табиб, ул Румыниядә булып чыга... Мөнҗия ханым аларның барысын бергә җыя. Туганнары белән ул инде Кыргызстанның күренекле артисткасы булып очраша.
– Әти белән бер ложага утырып, «Травиата» операсын каравымны хәтерлим. Миңа 4 яшьләр тирәсе булырга тиеш. Әни Виолетта партиясен башкара. Менә ул инде авырый, креслода утыра. Менә ул үзенең яраткан кешесе – Альфред белән хушлаша һәм: «Покинем край мы, где так страдали, где все полно былой печали» дип җырлый. Менә ул үлә... Мин шуннан соң бөтен залга: «Ән-и-и!» – дип кычкырган идем. Әти: «Ул үлмәде! Үлмәде!» – дип кабатлый... Мине шундук сәхнә артына күтәреп кереп китте.
Ә әни инде чәчәкләргә күмелгән – шундый бәхетле булып басып тора. Шаккаткан идем... Кыргызстан ССР Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының ул чактагы беренче секретаре Исхак Раззаковның «Травиата» операсын караганнан соң үзенә 10 минут басып торып кул чабуын сөйли иде безгә әни…
Мөнҗия Закир кызы шушы роле белән таныла. Ул – кыргыз опера сәхнәсендә куелган «Травиата»да (Верди) Виолетта партиясен беренче башкаручы була. Мөнҗия Еркинбаева төп рольләрдә җырлаган әсәрләрнең исемлеге бик озын: «Чио-Чио-Сан» (Пуччини), «Проданная невеста» (Бедржих Сметана), «Запорожец за Дунаем» (Семен Гулак-Артемовский), «Аршин мал алан» (Узеир Гаджибеков), «Айчурек», «Ажал ордуна», (Владимир Власов, Абдылас Малдыбаев, Владимир Фере), «Манас» (Абдылас Малдыбаев)…
Әмма аның иң төп рольләренең берсе – әни булудыр.
– Яшь чагында – Казанда яшәгәндә театрга еш йөргән: үзе булган спектакльләрне шулкадәр нечкәләп сөйли – әйтерсең, фильм карыйбыз... Аз гына вакыты булса да, әни безне нәрсәгәдер өйрәтә. Күбрәк уен аша. Әледән-әле ул безгә музыкаль әдәбият буенча дәресләр оештыра иде. Җырлый да: «Бу кайдан?» – дип сорый. «Цивильский цирюльник», – дибез. «Ә нәрсә ул?» «Увертюра!» «Аны кем язган?» «Россини!» Стенада карта эленеп тора. Сеңлем Гөлмирага әле 3 кенә яшь, әни аны урындыкка бастыра да: «Кызым, Советлар Союзының башкаласын күрсәт», – ди. Сеңлем кечкенә генә бармаклары белән Мәскәүгә төртә. «Инде Һиндстанның башкаласын тап!» – дип дәвам итә әни. Гөлмира Делины эзләп таба... Гастрольләре вакытында безне әби белән бабай янына җибәрә. «Ипи кайда үскәнен күрерсез», – дия иде. Әби алтынчы яртыда ук уята. Миңа – 8, сеңлемә 5 яшь: икәү суга китәбез... Шундый зур җитәкченең җәмәгате булып яшәсә дә, әни һәрвакыт: «Актанышым... Агыйделем...» – дип өзгәләнде. Фрунзеда татарлар күп иде – ул еш кына алар янына бара. «Рәхәтләнеп татарча сөйләшеп кайттым әле», – ди. Күп вакыт безне дә ияртә. «Татарчага өйрәнегез!» – ди.
Әмма безгә өйдән бик иртә китәргә – рус мохитендә яшәргә туры килде шул. Ленинградка, Ваганова исемендәге хореография училищесына укырга чыгып киткәндә миңа 10 яшь кенә иде. Әни балерина булуымны теләмәде, хәтта: «Әнә аларга күпме тир түгәргә туры килә», – дип, мине репетицияләренә дә алып барганы булды. Барысын да очраклылык хәл итте... Мин класста иң беренче партада утыра идем. Укытучы берсендә дәрескә керде дә: «Журналны онытканмын, бар алып кил әле», – дип мине җибәрде. Очтым гына! Буш коридорда мине таныш түгел бер апа туктатты: «Ленинградка укырга барасың киләме?» – ди. Анда барганым юк иде, әйе, дидем. «Әниең белән бүген хореография училищесына кил», – диде ул... «Сине барыбер алмыйлар», – дисә дә, мин бик елагач, әни алып китте. Ул чакта педагоглар, төбәкләргә чыгып, шулай яңа талантлар эзләп йөриләр иде бит. 150 баладан 17 ебезне сайлап алдылар. Ленинградка укырга 12 кыз киткән идек, 5 ебез генә тәмамладык. Әни мине иң кырыс укытучыларга билгеләтүгә иреште. Әмма сынатмадым – тырышлыгым бар иде... Әти дә балетка укуыма бик нык каршы иде. Безнең диплом концерты аның эш белән Мәскәүдә чагына туры килде. Әни: «Стрела»га утыр да карап кайт!» – дигән.
«Лебединое озеро»да Ак адажионы биедем. Танышларым чәчәкләр алып килгәннәр, барысы да котлыйлар. Ә әти... Ул бит партия хезмәткәре, күп сөйләшми. Урамга чыксам – Киров театры янындагы сәгать астында тәмәке тартып басып тора. Карыйм, күзендә яшь... Кайткач әнигә: «Патша төзегән театрда, патша ложасы янында утырам. Кинәт минем фамилиямне игълан итәләр, сәхнәгә фәрештә кебек ап-ак киемнән Айсылу чыга...» – дип сөйләгән…
1966 елдан башлап Кыргыз опера һәм балет театрында эшләдем. Бөтен репертуарны биедем! Ә сеңлем 7 яшеннән Мәскәүдә укыды: Үзәк музыка мәктәбен тәмамлады, аннан консерваториядә укыды. Кыргызстанда консерваториядә укытты, декан булды. Берсендә сеңлем оркестр белән концерт бирде – Чайковскийны уйнады. Әни шунда: «Хәзер инде тыныч була алам, мине күз яшьләре чыгар дәрәҗәдә сөендердегез», – дигән иде...
Заманалар үзгәреп, Фрунзеда татар оешмасы оешкач, әни хор оештырды. Калфагын киеп репетицияләргә йөрде. «Татарлар маршы»н язды, тик, кызганыч, Татарстанга тапшырырга тиешле кешеләр аны югалтты.
Әйе, заманалар үзгәрде. Безнең талантыбыз инде Кыргызстанга кирәкми иде. Төркиянең ул чактагы Президенты Сөләйман Демирель мине үзләренә эшкә чакырды. 1995 елдан бирле Әнкара шәһәрендәге «Хаҗеттепе» университеты консерваториясендә укытам. Гөлмира да шактыйдан инде минем белән бергә эшли. Чакыру килгәч, әнигә: «Китмим, сине калдыра алмыйм», – дим. «Юк, китәсең, мин үз тормышымны яшәдем инде, һәм бик әйбәт яшәдем, ә синеке башлана гына әле», – диде. Ул кинәт авырый башлады һәм... өч көн эчендә китеп тә барды. Махсус планлаштырган кебек…
«Әнидән мактау сүзләрен бик сирәк ишеттек», – дип сөйли Айсылу ханым. СССР Дәүләт премиясен алгач: «Син безне нигә шулкадәр кырыс тәрбияләдең?» – дип сорый ул әнисеннән. «Мин сезне татарча тәрбияләдем. Тамырларыгыз тирән китсен, давылларга бирешмәсен дип теләдем», – дип җавап бирә Мөнҗия ханым.
– Табын янына утырган саен әни Тукайны, аның «Әй, бәрәңге, кил, бәрәңге, син бәрәңге, җанашым. Син генә тәмлеләтәсең ярлылар-байлар ашын», дигән юлларны искә төшерә иде. Шагыйрьнең ачы язмышын без кечкенәдән белеп үстек... Әни аның кар өстендә яланаяк басып торуын сөйләгәндә күзләребез яшьләнә... Һади Такташ шигырьләрен дә ул яттан күп белә иде.
«Сезгә биргән иң зур байлыгым – белем. Бу белем белән җир шарының бер генә почмагында да иписез калмассыз», – дия иде әни...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк