– Сез ул дүрт минутның ничек озак икәнен белсәгез иде?!
Хәбир ХӘБИБУЛЛИН. Билбау көрәше буенча Халыкара федерациянең генераль секретаре, Татарстанның билбау көрәше федерациясе башкарма директоры.
– Билбау көрәшендә кызлар әле күптән түгел генә катнаша башлады. Мамадыш кызлары бик көчле бүген, чаллылар, зәйләр... Әлки кызлары бик матур көрәшә башлады. Әле яңа гына Рязаньнан, Россия беренчелегенә уздырылган ярыштан, Регина Нуретдинова – беренче, Регина Нуриәхмәтова – икенче, Нурия Шаһиева өченче урынны алып кайтты. Традицияләр күп нәрсәне билгеле бер кысаларга куя. Мәсәлән, тормышта хатын-кызның ролен дә.
Ул аш-су тирәсендә кайнашырга, бала табарга, бала тәрбияләргә тиеш дибез без. Кемдер бу чикне чыкса, аны тәнкыйтьлибез, бу адымын ошатмаган булабыз.
Ә кеше яңалыкка омтылса, үзен башка өлкәдә сынап карарга теләсә? Егетләрнең аш-су пешерүен, чәч кисүче булып эшләвен гайре табигый күренеш дип санамыйбыз лабаса. Ә нигә бокска яки көрәшкә кереп киткән кызларга шулай карыйбыз? Чынлыкта, алар бик күп тә түгел бит. Берничә дистә кызның чынлап торып көрәш белән шөгыльләнүе генофондыбызга да, халкыбызның гореф-гадәтләренә дә зур тәэсир ясамас. Шуңа күрә бу күренешкә шикләнеп карарга кирәкми дип уйлыйм. Табигатьләре шуны сорый икән, көчләреннән килә икән, нигә без кызларны тыярга тиеш?! Җиңүләре белән алар да Татарстанның данын күтәрә, шулай булгач, нигә андый мөмкинлек бирмәскә? Әйе, келәмдә имгәнүләр булып тора, әмма кызлар моны белеп бара бу адымга. Аннан әллә көрәшмәгән хатын-кызның умыртка баганасы, тезләре аз авыртамы?
Билбау көрәше буенча Дөнья чемпионатларында алтын пьедесталга татарстанлылар 34 мәртәбә күтәрелде. Шуларның бишесе – кызлар. Екатерина Гыйниятуллина, Регина Салихова, Елена Михайлова... Алена Калугина Дөнья чемпионы исеменә күптән түгел лаек булды. Зәмирә Әхмәдованың әтисе хәрби кеше, алар бер шәһәрдән икенчесенә күченеп йөргәннән соң, Чаллыга кайтып урнаштылар. Зәмирә балачактан көрәште. Дөнья чемпионы исемен ул үткән ел алды.
Билбау көрәше буенча Дөнья чемпионаты быел Татарстанда, Чаллы шәһәрендә узачак. 27-30 октябрь көннәрендә Чаллы үзендә өч йөздән артык көрәшчене кабул итәчәк. Әзерләнәбез! Көрәшче кызлар алтын пьедесталга күтәрелүчеләр арасында да булыр!
Кызларга келәмдә шул ук таләпләр куела, җиңеллекләр каралмаган. Ләкин алар бит ир-атлар белән түгел, үзара көрәшә. Вакыт та аларга шуның кадәр бирелә – дүрт минут. Шул ук алымнарны кулланалар. Егетләрдән бөтенләй аерылмыйлар, дисәм... Исемә төште әле, бер көрәшче кыз, келәмгә чыккач, нигәдер, көндәшенең гел колагын тешли иде.
Эльвира ФӘТТАХОВА. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы директоры.
– Көрәшче кызлар башкалардан җитди булулары, холыкларының ныклыгы белән аерылып тора. Әйтик, менә безнең Альбина Шәмсетдинова. Ветеринарлар төркемендә укый ул. Чаллы кызы. «Бишле»дән түбән билге алганы юк. Узган ел рус теле буенча республика олимпиадасында беренче урынны яулады. Кулыннан китап төшми. Саксофонда уйный. Җәен үзләрендә ипподромда эшли, атлар бик ярата. Смирнова Алинаны исә көрәш белән шөгыльләнә димәссең дә, шундый йомшак басып йөри... Техникумны кызыл диплом белән тәмамлар дип көтәбез. Җырлый, техникумда узган чараларны алып бара.
Рәмзил БӘДРИЕВ, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы, тренер.
– Билбау көрәше белән безнең Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында 40-50 бала шөгыльләнә. Кызлар да байтак йөри. Арада йә әтисе, йә әнисе булмаган ятимнәр шактый. Ни гаҗәп, андыйлар уңышка күбрәк ирешә. Тормышта сынауны күп узарга туры киләчәк әле аларга. Киләчәктә үзләрен тагын кайда күрсәтә алырлар, билгесез. Ә монда алар дөнья күләмендә беренче урыннарны яулый. Горурлык бит: Татарстанда көн саен кемдер чемпион булып тормый!
Атнасына биш көн буе спортзалда келәм җәелгән безнең. Мин шактый кырыс, таләпчән тренер: һәрберсенә максат куям – ким дигәндә районда чемпион калырга, республикада – призер. Әмма моңа ирешү өчен башта өч-дүрт ел шөгыльләнергә кирәк әле, аннары гына ниндидер нәтиҗәләргә ирешә башлыйсың.
Кыз бала – кыз бала инде. Мин алар белән педагог кына түгел, психолог та булырга тиеш. Җиңел димәс идем... Малайларга кычкырган кебек, кызларга тавыш күтәрә алмыйсың. Үпкәлиләр! (Дөрес, үҗәтләнеп көрәшеп китсен өчен кемгәдер махсус кычкырган чаклар да булгалый.) Үпкәләү – бер хәл, уза, әмма баланы кимсетергә ярамый – моны ул гафу итми, залга башка килми.
Келәмдә һәркемгә берүк таләпләр куела. Күнегүләр вакытында кызларга малайлар белән дә көрәшергә туры килә. «Үзеннән көчсезрәкне кем дә җиңә, тырышыгыз», – дим. Югыйсә йә бер урында туктап каласың, йә түбән төшәсең. «Билбау көрәше белән шөгыльләнергә телим», – дип килгән кызларның берсен дә кире бормыйбыз. 18 яшьләре тулгач, алга таба шөгыльләнергәме-юкмы икәнен дә алар үзләре хәл итә: кызларның кияүгә чыгасылары, бала табып, әни буласылары бар. Ә монда имгәнү куркынычы – адым саен.
Регина САЛИХОВА, ике тапкыр Дөнья чемпионы.
– Билбау көрәше белән сигезенче класста укыганда, ундүрт яшемдә шөгыльләнә башладым. Тренерым әтием Равил булды. Мине ул тәрбияләде. Безнең гаиләдә барыбыз да спорт белән дус дисәм дә була. Энем дә бүген тренер булып эшли. Мин дә югары белемне физкультура буенча алдым – спорт мәктәбендә секция алып барам.
Кызларның күбесе, кияүгә чыккач, көрәштән китә, мин исә, утызга җитеп килсәм дә, андый уем юк. Ирем Илшат белән күршеләр булып үстек. Ул көрәшче түгел. Ләкин өйләнешкәннән соң да ярышларга йөрүемә сүз әйткәне юк. Күнегүләр вакытында теземне бик нык имгәтеп, операцияләр ясатырга туры килде. Аннан бала таптым. Шул тирәдә генә көрәшмичә тордым. Илшат көлеп: «Кара аны, аяксыз калсаң, өйгә кертмим!» – ди хәзер. Мин ярышларга киткәндә, кызымны әни алып кала. Шунысы гына авыр – андый вакытта Динәне бик сагынам... Аны тапкач: «Кызымны көрәштермәячәкмен!» – дигән идем. Нәфис гимнастикага бирермен дип хыялланып йөрдем. Хәзер карыйм: нинди гимнастика – аның гәүдә төзелешенә кадәр көрәшченеке! Минем белән тренировкага йөри, укучыларым арасында йөгереп, уйнап үсә.
Келәмдә көрәшкәндә төшкән фотоларым юк дисәм дә була. Ярыш барганда үземне фотога төшерүләрен, гомумән, яратмыйм, аны начар фалга юрыйм.
Екатерина ГЫЙНИЯТУЛЛИНА, Дөнья чемпионы.
– Билбаулы көрәш белән шактый соң – 12 яшемдә генә мавыгып киттем. Ләкин аңарчы да спорттан ерак кеше түгел идем: Казанның Дәрвишләр бистәсендәге «Ракета» стадионында самбо белән шөгыль-ләндем. Билбаулы көрәшкә күчкәч, ике-өч ай күнегүләр ясауга, тренерыбыз безне ярышка алып китте. Беренче уңышлар күңелгә канат куйды. Дөнья чемпионы исемен мин Африкадан, Того дәүләтенең Ломе шәһәреннән алып кайттым. Көндәшем – Испаниядән килгән кыз иде.
Ирем Илдар белән дә безне көрәш таныштырды. (Көрәшче кызларның, гомумән, күбесе тормыш иптәшләрен көрәшчеләр арасында таба. Ахирәтләре арасында да шактый андый очраклар.) Илдар Казанда узган Универсиадада билбаулы көрәш буенча чемпион калды. Ике балабыз үсә – Жасмин белән Эльдар. Алма агачыннан ничек ерак тәгәрәсен – улыбыз да, кызыбыз да инде бүген үк көрәшкә тартылалар. Көрәш миңа нәрсә бирдеме? Холкыма ныклыктыр. Бүгенге көндә Теләчедә тикшерүче булып эшлим.
Алина СМИРНОВА, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының IV курс студенты, спорт мастерлыгына кандидат.
– Көрәш түгәрәгенә үземнән ике яшькә кечерәк энемне алып бардым башта. Өченче сыйныфта гына укый идем әле. Аларның шөгыльләнгәнен карап торып, үзем дә кызыксынып киттем. Түгәрәккә малайлар гына йөргәч, ике ел буе гел Аделнең дуслары белән көрәштем. Классташ малайлар ялгыш та кыерсытмады: куркалар иде миннән. Беренче тапкыр ярышта тренерым Рәмзил абый Бәдриев 5 нче класста укыганда гына катнаштырды. Ул чакта әни дә исән иде әле... Әби һәм бабай белән генә калгач: «Кызлар эше түгел бу!» – дип, алар мине көрәштән тыйды. Аркамны да имгәткән чак иде, китәргә туры килде. Техникумга укырга кергәч, күнегүләрне яңадан башладым. Әби хәзер дә бик риза түгел, әмма урыннар ала башлагач, азрак тынычландылар. Өйдә капчык белән нидер күтәрергә кирәк булган чакларда, миңа әйтәләр хәзер.
Көрәштә иң авыры нәрсәме? Әлбәттә, җиңелү... Үземне куркытмас өчен, келәмдәге кызларның ничек көрәшкәнен ярыш барганда карамаска тырышам. Билбауга тотынуга көндәшеңнең көчен болай да шунда ук сизәсең ул. Яраса да, беркайчан да көрәшкәндә аяк чалганым юк. Әмма үземне дә бер тапкыр да чалып ектырганым юк – тренер безне аякны качырып йөртергә өйрәтеп бетерде.
Тренировка вакытында тренер сине кем белән куя, шуның белән көрәшәсең. Малайлар, әлбәттә, безгә караганда көчлерәк. Рәмзил абый көчлеләр белән көрәшү – өйрәнер өчен кирәк ди. Ул безгә әти кебек тә. Кем белән дус икәнебезгә кадәр белеп тора, киңәш бирергә, ул егетнең сиңа пармы-түгелме икәнен дә әйтергә мөмкин.
Кызлар көрәштән төрлечә китә: кемдер имгәнә, авырый башлый (башны бәрүне санамасаң, зур имгәнүләр алганым юк үземнең), кемдер кияүгә чыга – ире рөхсәт итми. Егетләре: «Көрәшмә! – дип әйтүчеләр дә бар. Миңа да шулай дигәннәр иде... Спорт мастеры исемен алганчы көрәшәсем
килә әле.
...Дүрт минут. Бер ярыш белән икенчесе, бер дүрт минут белән киләсесе арасында һәр көн саен берничә сәгатькә сузылган күнегүләр, бәрелү-имгәнүләр, күз яшьләре... Ярышка алып килгән юллар. Кабат дүрт минут һәм... җиңү шатлыгы! Кызларыбызга җиңүләр генә юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк