Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиевадан матур калу өчен файдалы киңәшләр.
Яраткан җырчыбыз Резидә Шәрәфиеваның һәрчак яшь, чибәр булуына, табигый гүзәллегенә, балкып торуына сокланам. Аның матур калу серләре бик гади – ул кул астында гына булган әйберләрдән төрле косметик чаралар ясый. Файдалы рецептларны социаль челтәрләрдәге язылучыларына да тәкъдим итә.
Мандарин кабыкларын ташларга ашыкмагыз. Җырчы аларны бик оста файдалана икән: «Мин мандарин кабыкларын киптереп куям. 1 мандарин кабыгына 1 стакан минераль су салып, 1 тәүлек төнәтәм. Аннан бит тиресе өчен бик файдалы мандарин тонигы ясала. Ул бит тиресен йомшарта, сафландыра. Мин аны махсус савытларга салып, бигрәк тә машинада йөргәндә сиптереп алам. Бит тиресе дымланып, яшәреп китә».
«Бит тиресен агарта, җыерчыкларны, төрле бетчәләрне бетерә торган битлек ясау өчен, 1 аш кашыгы авыл сөте, 1 чәй кашыгы бал, 4-5 тамчы Е витамины, 1 аш кашыгы крахмал кирәк. Барысын бергә бутыйм да, чиста бит тиресенә, муенга сөртәм. 20 минуттан соң җылы су белән юып алам. Нәтиҗәсе бик ошый».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк