Тырнаклар тәртиптәме, леди?!

Өй шартларында тырнакларны тәрбияләү
Зәйтүн маена берничә тамчы лимон согы кушып җылытабыз да, шуны тырнакларга тидерәбез. Бу процедураны кич белән эшләгәндә, киҗе мамык перчаткалар киеп тору әйбәт. Җылы суга ачуташ (квасцы) һәм глицерин салып болгатабыз да, килеп чыккан катнашманы мамык кисәге белән тырнакларга тидерәбез.
Тырнак өслегенә уксус эремәсе, мүк җиләге, кара, кызыл карлыган согын сөртү дә файдалы.
1 чәй кашыгы диңгез тозын җылы суда эретәбез һәм бу суда кулларны 20-25 минут тотабыз (рәттән бер-ике атна ясарга кирәк).
Тырнаклар нык, сәламәт булсын өчен дөрес туклану мөһим. Е витамины тырнакларны тукландыра, йод үстерә, А витамины ныгыта.
Өстәлдә һәрвакыт диңгез кәбестәсе, күкәй, сөт ризыклары һәм җиләк-җимеш, яшелчә торганда, тырнаклар тәртиптә булыр.
Кемнеңдер тырнаклары нык, каты була. Ә күкерт (суганда, кәбестәдә, кыярда бар) җитмәгән очракта тырнаклар юкара.
Эт тырнагы
Эт тырнагы кайчан барлыкка килә:
* тырнак кимергәндә (стресс белән бәйле);
* төрле химик сыекчалар кулланып, резин перчатка кимичә табак-савыт, идән, өй җиһазларын юганда;
* тырнакларны даими тәрбияләп тормаганда тирек корый;
* су белән эшләгәндә;
* көннәр буе кәгазь белән эшләгәндә.
Эт тырнагын беркайчан да тешләп өзеп алырга ярамый! Аны үткен маникюр кайчысы белән кисеп алалар, ә киселгән урынны берәр төрле дезинфекцияләүче эретмә (йод һ. б.) белән эшкәртергә кирәк. Әгәр дә кулларыгызны 10-15 минут берәр май салынган суда тотсагыз, эт тырнагын кисеп алу җиңелрәк булыр.
Тырнактагы «буразна»лар
Кайвакыт тырнакларда «буразналар» — кытыршы сырлар барлыкка килә. Аркылы сырлар дөрес тукланмаганда, организмда бик күп тоз җыелганда, инфекцион авырулар белән авырганда һәм озак стресстан соң да барлыкка килә. Эш шунда ки, авырганда организм бик күп витаминнар, минераль матдәләргә кытлык кичерә.
Тырнаклардагы вертикаль сызыклар — углеводлы ризыкларны артык күп куллану, организмга В12 витамины, тимер җитмәү, ашказаны авыртуы билгесе. Шулай ук мондый сызыклар кайчы белән саксыз эш иткәндә дә барлыкка килергә мөмкин. «Буразналы» тырнакларга махсус лак, крем сөртәләр, полировка ясыйлар. «Буразналар»ны бетерү өчен, сәбәбен белеп, организмны тулаем дәваларга кирәк.
Ясалма тырнаклар
Бүген тырнакларны ясалма үстерү (наращивание) модада. Мисырда эшләүче археологлар тырнак үстерү технологияләренә юлыкканнар. Фараоннарның тырнакларын алтын, вассал хатыннарының тырнакларын көмеш белән томалый торган булганнар. Колларга бөтенләй тырнак буярга ярамаган. Егерменче гасырның илленче елларында ясалма тырнак үстерү безгә дә килеп җитә. Беренче клиентлар кинойолдызлар була. Ә тырнак үстерү материаллары булып... кинопленкалар, чәй пакетлары, пластик кулланыла. җитмешенче елларда гына бер стоматолог киңәше белән ясалма тырнак үстерү эшендә акрил кулланыла башлый. Хәзер мастерлар гель, акрил, клей-пудра кулланып, матур, озын тырнаклар ясый.
Кемдер тырнак үстерүнең зарары юк, ди, кемнәрдер киресен исбатлый. Ләкин табигый матур тырнакларга берни дә җитми инде!
Тырнак буявы турында
Лак сайлаганда кул тиресенең төсенә дә игътибар итегез: кара тәнле кешеләргә кызгылт-сары, көрән, куе-кызыл кебек җылы төсләр килешә. Ачык тәнле кешеләргә алсу, ачык төсләр сайлау отышлы.
Лак тырнакта озак саклансын өчен аны өч катлам итеп буярга кирәк: лак-нигез; төсле декоратив лак; саклагыч үтә күренмәле лак.
Тырнак буявы куермасын дисәгез, аны куллангач ук флаконны әйбәтләп ябып, кояш нурлары төшми торган урынга куярга кирәк. Хәзер яңа төр тырнак буяулары да кулланылышка кереп килә. Мәсәлән: «Пиль-офф-лак» — йомшак структуралы, пленка формасында салына торган лак; «DапсеLegend» — төнге клубларда, боулинг, казино, дискотекадагы утлар тәэсирендә төсен үзгәртә торган лак.
Тырнакны лактан арындыру өчен ацетонсыз майлы сыекча кулланырга тырышыгыз. Кулларга, тырнак кырыендагы тирегә һәрдаим дымландыргач кремнар тидереп тору бик файдалы. Бигрәк тә кыш көне!
Матурлык дисәк тә, тырнакларны гел буяп йөрергә ярамый, вакыт-вакыт аларны ял иттерергә дә кирәк.
Кулдагы тырнаклар атнага 1 мм үсә, ә аяк тырнагы — 0,25 мм, аларның үсүен төрле диеталар һәм авырулар тоткарлап торырга мөмкин.
Кайберәүләрнең тырнаклары саргаючан була. Аны сары тырнаклар синдромы дип атыйлар.
Халык медицинасы тырнаклар сары булганда, аларга лимон кабыгы сөртергә киңәш итә. Е витаминын куллану да файдалы.
Кайвакыт тырнакларның очлары яргалана, купшаклана торган була.
Бу — дым җитмәгәнлектән. Вазелин, кремнар тырнак кырыендагы тирене йомшарта, тырнакта дым саклый.
Кичтән кулга, тырнакларга вазелин сөртеп, киҗе мамык перчатка киеп йокласагыз, салкында кул тиресе дә яргаланмас, тырнаклар да сау-сәламәт булыр!
Кайбер төр дарулар кабул иткәндә, анемия булганда, калкансыман биздә үзгәрешләр булганда тырнаклар уалучан була. Тырнаклар еш сынганда дерматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Һәр икенче хатын-кыз бүген үзенең тырнакларыннан канәгать түгел.
Тырнакларны ныгыту һәм дәвалау өчен аллантоин, пантенол булган махсус катнашмалар да кулланалар.
Без көн дә кулланган табак-савыт, мебель, тәрәзә чистарткычлар тырнакны бик боза. Шуңа күрә андый эшләрне перчатка киеп башкарырга кирәк.
Маникюрны 10-14 көнгә бер тапкыр ясыйлар. Металл пилкагызны бүген үк ташлагыз! Катыргы яки резин пилка кулланыгыз.
«Кул һәм тырнаклар өчен» дип язылган махсус кремнар була. Кремны тырнакларга массаж хәрәкәтләре ясап (кан әйләнеше яхшыра), көн саен тидерергә кирәк.
Айга бер тапкыр матурлык салонына барып маникюр ясатып кайттым да, бетте түгел! Бит, кул, тешләр кебек үк тырнакларны да һәр көнне тәрбияләп торырга кирәк. Тырнакларга массажны глицерин яки балалар сабыны сөртелгән махсус йомшак щетка ярдәмендә ясыйлар.
Бүген маникюрның бик күп төрләре бар: французча, көндәлек, флирт өчен ясалган маникюр һ. б. Аларны салоннарда ясыйлар.
Тырнакларны зәвык белән матур итеп буяу сезнең фантазиядән дә тора. Тырнакларны төсле буяулар белән бизәкләү, стразалар ябыштыру, аппликация белән бизәү әле яңа популярлаша башлаган нейл-арт-маникюр дип атала.
Игътибар иттегезме, тырнакларны тәртиптә тоту әлләни күп вакыт сорамый икән бит! Бар да үзебезнең теләктән генә тора.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.