Логотип
Матур булыйк

Тирене ямьсезләми генә, ничек ябыгырга?

Җәй якынлашса, без, хатын-кызлар, ничек тә бераз ябыгу турында уйлый башлыйбыз. Ыспай, зифа буй-сын хатын-кызны бизи, әлбәттә. Ләкин менә тән тиресе сизмәслек һәм салынып калмаслык итеп ничек ябыгырга?

Пирогов исемендәге университетның тире авырулары һәм косметология кафедрасы доценты Валентина Петунина тән тиресенә зыян китерми генә ябыгуның иң гади ысулларын тәкъдим итә. 

Аның сүзләренчә, соңгы вакытларда косметолог кабинетларына: «Ябыкканнан соң битемдә җыерчыклар барлыкка килде, бит тиресе карт күренә башлады», –  дип килүчеләр күбәйгән. 
Организм 4–6 атна эчендә 5–10 кило авырдыкны югалтканда, бөтен тәндәге май катламнары тигез юкара шул исәптән битнең овалын саклаучы майлар да кими. Бу вакытта тире тиешенчә кыскарып өлгерми. Моңа тагын мускулларның кимүен дә өстәсәң, ябыкканнан соң биттәге җыерчыкларның тирәнәюенә аптырыйсы юк. Бу картаю түгел, ә тән тиресенең кискен үзгәрешләргә физиологик яраклашуы гына.

Йөзне «югалтмыйча» ничек ябыгырга соң?

Моның өчен берничә кагыйдәне саклау җитә.
Беренче кагыйдә: ябыгу тизлеген контрольдә тотарга кирәк. Тиз ябыгу тән тиресе өчен файдага түгел. Тирегә зыян китерми генә ябыгу схемасы: айга 2-3 килограмм. Шуннан да артыгы тире өчен зыянлы. Авырлык әкренрәк кимегән саен, тиредәге фибробластларның коллаген-эластин каркасын яңадан торгызырга вакыты күбрәк була.

Аксым һәм су – тиренең нигезе. Ташлаган һәр килограмм өчен тирегә «төзелеш материалы» кирәк. Җитәрлек аксым (тән авырлыгына карап, 1,2–1,6 г/кг) һәм көненә 1,5–2 литр сыеклык тире тургорын саклау өчен бик мөһим. Аминокислоталарның җитешмәве йөздә шунда ук чагыла.

Өченче кагыйдә –  бит тиресен тәрбияләү. Ябыккан вакытта ретиноидларга (яңаруны һәм коллаген синтезын стимуллаштыра), пептидларга (фибробластлар өчен сигнал молекулалары), С витаминына бай һәм түбән молекулалы гиалурон кислотасы булган косметика чараларына күчегез. Агрессив скраблардан һәм спиртлы тониклардан баш тартыгыз — бу чорда тире аеруча сизгер.

Дүртенче кагыйдә – профессиональ ярдәм. Сузылган бит тиресен заманча ысуллар белән торгызып була. Мисалга, биоревитализация, аминокислота комплекслары белән мезотерапия, лазер терапиясе, RF-лифтингны китерергә була. Алар дерманың тыгызлыгын һәм микроциркуляцияне саклый. Йөзгә җиңел массаж яки лимфодренажлы массаж да  тиренең тонусын яхшырта.

Ябыкканнан соң, бит тиресендә җыерчыклар күбәйсә, тире асылынып калса, паникага бирелергә кирәкми. Заманча косметологиядә авырлык кимегәннән соң йөздәге үзгәрешләрне төзәтү өчен булдырылган алгоритмнар бар. 

Теги: файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар