Логотип
Матур булыйк

Телегез дөрес ятамы?

Телнең авыз куышлыгындагы дөрес торышы йөз матурлыгына тәэсир иткәнен белә идегезме? Бу чынлап та шулай. Игътибар итегез әле: аскы казналыгыгыз ничек тора?


Телнең авыз куышлыгындагы дөрес торышы йөз матурлыгына тәэсир иткәнен белә идегезме? Бу чынлап та шулай. Игътибар итегез әле: аскы казналыгыгыз ничек тора? Ул киеренке халәттә булмасын, аскы һәм өске тешләр бер-берсенә тимәсен. Ә телегез ничегрәк ята? Авыз куышлыгында үзенә урын таба алмыйча буталып йөриме? Тешләргә тиеп торамы? Йә аскы аңкауда ятамы? Болар дөрес халәт түгел. Тамырыннан очына кадәр тел аңкауга «ябышып» торырга тиеш. Тел асты мускуллары чәйнәү мускуллары белән бергә аскы казналыкны тотып тора һәм йөзгә бик нык тәэсир итә. Әгәр тел дөрес ятмый икән, казналык йә өскә, йә аска күчә, йөз аска таба тартыла, «яшьлек почмагы» юкка чыга, ияк сәлперәеп, «күркә муен» барлыкка килә. Бу шулай ук сын-кыяфәткә дә, баш мие эшчәнлегенә дә тәэсир итә, чөнки безнең организмда бар нәрсә бер-берсенә бәйләнгән, ди белгечләр. Авыз куышлыгында телне дөрес тотарга өйрәнегез. (Ул «Н» авазын әйткәндәге кебек ятсын.) Тел асты мускулын киеренкелектән чыгару өчен махсус күнегүләр дә бар. «Аларны көнгә биш минут эшләсәгез дә, телегез урынына кайтыр», ди матурлык экспертыбыз Ләйсән САБИТОВА.


1. Тел белән өске аңкауны этәбез. 
2. Тел өске аңкауда килеш төкерек йотабыз. Бу вакытта бары тик бугаз гына селкенергә тиеш. 
3. Авызны ачабыз да телне турайтып чыгарабыз һәм кертәбез. 
4. Тел өске аңкауны баса, бу вакытта аскы казналыкны аска төшерәбез.
5. Авыз ябык. Тел белән эчке яктан әле бер як бит алмасын, әле икенчесен этәбез.
6.  Авыз ябылган килеш телне теш казнасы буйлап әле бер, әле икенче якка әйләндерәбез.
7. Бу күнегүне башны әле – сул, әле уң якка борып, өскә күтәреп  һәм аска төшереп тә эшләгез. 
 Бу күнегүләрне эшләгәндә телегез арыр, мускулларыгыз киеренкелектән авыртыр. Курыкмагыз. Бу – нормаль хәл. Матур булыгыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар