Көненә йөз бөртек чәч коелу норма санала. Әгәр дә артыкка китә икән, чарасын күрергә кирәк. Менә бу киңәшне тотып карагыз әле. Сыналган ысул. Әмма үләннәргә аллергия булырга мөмкин. Шуның өчен, үләннәрне куллана башлаганчы, табиб белән киңәшегез.

Бу рецепт өчен сигез төрле үлән кирәк. Берәрсе булмаса, зыян юк. Болар барысы да даруханәдә сатыла.
Кирәк:
15 г сары мәтрүшкә;
15 г әрекмән тамыры;
15 г эт тигәнәге (череда);
10 г шиңмәс гөл (бессмертник песчаный);
15 г дарулык ромашка;
10 г яңа үсә башлаган кукуруз чәкәне (кукурузные рыльца);
10 г гөлбадран (пижма);
10 г Маньчжурия аралиясе тамыры.
Барлык үләннәр дә кипкән хәлдә алына. Аларның барысын бергә кушабыз. Көн саен бер аш кашыгы үлән катнашмасын 1 стакан кайнар суда төнәтеп (кичтән термоска салып калдыра аласыз), көненә чирек стаканлап эчеп бетерергә кирәк. Дәва курсы озак – 2 ай. Ике айдан соң ике атна тәнәфес ясарга кирәк.
Атнага бер тапкыр чәч төпләренә маска ясыйбыз: 1 бал кашыгы кызыл борыч төнәтмәсе, бер йомырка сарысы һәм 1 бал кашыгы әрекмән маен кушып туглыйбыз да, баш тиресенә сөртеп, полиэтилен кап киеп куябыз. Ике сәгатьтән соң юып төшереп, кычыткан төнәтмәсе белән чайкыйбыз.
Кызыл борыч төнәтмәсен ясау өчен: 1 өлеш борычка 10 өлеш ак аракы алына. 2 атна төнәтергә кирәк.
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк