Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Ул иренең туенда биеде

Кап-кара күлмәк, башында кызыл яулык. Ул иренең туена барып, анда биергә көч таба һәм җиңеп кенә чыкмый, бөтен дөньяга таныла.

 Социаль челтәрләрдә кара күлмәктән, кызыл яулыктан биюче хатын-кыз төшерелгән видео таралды. Чечняда узган туйдан видео иде бу. Лимда исемле ханымның ире, Россия законнарына туры килмәсә дә, икенче тапкыр өйләнә. Җирле гореф-гадәтләр һәм мөселман кануннары буенча бу мөмкин хәл, билгеле. Алар бик матур яшиләр иде, диләр якыннары бу пар турында. Булачак ир белән хатын бер класста укый. Яратышып өйләнешәләр. Сигез ел буе бергә яшәгән парның икенче кызлары туа. Бу шатлыклы вакыйгага бер ай да узмый, ире хатынына өйләнәчәге турында хәбәр итә. Лимда кияүгә чыкканда ук икенче хатынга теше-тырнагы белән каршы була. Ир бу хакта белә торып, яңа гаилә төзергә ниятли. Интернет басмаларында язылган мәгълүматларга караганда, элек Лимданың ире зур акча белән мактана алмаган, әмма соңгы елларда аның матди хәле үсеп киткән һәм ул икенче хатын алырга карар кылган.

Лимданың дусты сүзләренә караганда, ул булачак тантана турында берничә көн алдан гына белә, ләкин шулай да иренә бу хәбәрне шәхсән әйткәне өчен рәхмәт белдерә. Һәм дус кызы киңәшен тотып, бар көчен җыеп, иренең туена китә. Киенүе дә уйланылган: кара күлмәк – траур билгесе, ә башындагы кызыл яулыгы – яралы йөрәгеннән саркып чыккан кан.

Менә горур Лимданы иренең абыйсы зал уртасына биергә чакыра. Җирле гореф-гадәт буенча, яңа килен алдында бию – аны гаиләгә кабул итү билгесе. Зәвыклы кара костюмнан, кызыл яулыгын бөркәнеп, ул елмая һәм бии... Ә янәшәдә генә – икенче мәртәбә гаилә корган ире яшь хатыны белән басып тора. Алар ирексездән кул чаба. Лимда елмая. Бу елмаю артында яшеренгән көчкә һәм горурлыкка шундук хөрмәт уты кабына. Чөнки бу адым артында зур авырту һәм сынау ята. Бу минутларда никадәр ихтыяр көче кирәклеген ирен башка кеше белән бүлешкән хатын-кыз гына аңлый аладыр. Ә татарларда, гомумән, бу җәһәттән яхшы мәкаль бар: ир бирмәк – җан бирмәк.

Кавказ халкы традицияләре буенча, биегән кәләшкә акча чәчәләр. Бу туйда Лимда бии башлагач, аңа акча чәчә башлыйлар. Һәм ул иренең туенда биеп ике миллион акча эшли. Әле моның белән генә чикләнми, дус кызы Лимда рөхсәте белән видеоны социаль челтәрләргә урнаштыра. Тәүлек эчендә миллионнан артык карау җыя бу видео, хатынның язылучылары да төн эчендә бик кискен үсеп китә.

Лимданың биюе шулкадәр популяр булачагын һәм туйда игътибарны кәләштән караганда күбрәк алачагын күзалламаган була. «Мондый кинәт популярлыкка әзер түгел идем. Хисләр чигендә биегән бер биюнең бөтен дөньяга таралуына әзер дә түгел идем... Беренче чиратта – рәхмәт. Язган, яклаган, минем адреска җылы сүзләр юллаган һәркемгә рәхмәт... Чын күңелдән ышанам: сез – минем сынавым өчен Аллаһы Тәгалә бүләге», – дип яза ул язылучыларына рәхмәтен белдереп. Бу вакыйгалардан соң бар да нидер көтте. Истерикалар, зур гаугалар яраткан аудитория менә шуны көтте бугай. Әмма ул булмады. Лимда бу сынауны бик горур узды. Иң авыр хәлдә дә ләгънәтен чәчмәде. Ул гаилә серләрен чишмәде, чикләрне ачык билгеләде: «Минем гаилә тормышым – җәмәгать контенты түгел. Әгәр драма дәвамын көтсәгез, зинһар, язылудан баш тартыгыз», – дип язды ул. Һәм ире белән аерылмаячагын хәбәр итте.

Лимда күпләргә киңәш булырлык фикерләрен җиткерә торды. «Аллаһы Тәгалә мине кимсетүгә юл куймады, чөнки минем кыйммәтем кемнеңдер тугрылыгында түгел, ә сынауны ничек үтүемдә». Зур мәгънә салынган фикер бит. Синең кыйммәтең – тормышның нинди зыян салуында түгел, ә син ул зыянга ничек каршы торуыңда. Бу тарих ике хатын алу турында гына түгел, ә хатын-кызның шәхси көче һәм сайлавы турында. Лимда сынарга да мөмкин иде бит. Ул үзен корбан итеп күрсәтә ала иде. (И яратабыз инде без корбан булырга!) Әмма ул горурлык һәм кабул итү юлын сайлады. Ул көндәшен кимсетмәде, ирен каргамады. «Без озак юл үттек, ул балаларымның атасы булып калачак кеше. Алар хакына сорыйм: аны каргамагыз», – ди ул язылучыларына да. «Бу ачы тәҗрибәдән мин каты күңелле булып түгел, ә ныгып чыгам», – ди ул. Туйда эшләгән акчасын исә киләчәк өчен фатир алырга тотачагын язды. Бу да хөрмәткә лаек адым. Лимда тарихы уйландырырлык. Сез нинди генә хәлдә калмагыз: ирегез хыянәт иттеме, эштән кудылармы, дустыгыз саттымы, иң мөһиме – аны ничек кабул итүегез һәм нинди юл сайлавыгыз. Һәрвакыт зарланган, гаеплеләр эзләгән корбан ролен сайларсызмы яки тешне кысып, хыянәт ачысыннан аккан күз яшен сөртеп, яңа тормышыгызга беренче адымны ясарсызмы? Икенчесен сайлаганнар хөрмәткә һәм алкышларга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар