Баллы депиляция

Шикәр депиляциясе шәрык хатын-кызларына күптән таныш. Бүген бу ысул инде бөтен дөньяга таралган. Исеме исә – шугаринг (ингл. sugar). Әлеге процедураны өйдә үткәрү мөмкинлеге, арзанлыгы – шугарингның бәхәссез плюслары!


Кирәк:

* 1 кило шикәр комы;

* 8 аш кашыгы су;

* 7 аш кашыгы лимон суы.

 

Эш тәртибе:

Ингредиентларны кушып болгатабыз һәм 2-3 минутка көчле утка куябыз. Утны киметеп, капкач белән каплыйбыз. Онытмагыз: һәр 10 минут саен болгатып җибәрергә кирәк булачак! Башта шикәр эри башлый, аннары – сыеклана. Тагын 10 минут узуга эремә былт-былт итә башлый. Ахырдан – күбекләнә. (40 минут узып та китә.) Капкачын ачып, 5 минут дәвамында болгатып торабыз. Карамель төсенә кергән эремәне пластик контейнерга агызабыз.

 

Куллану тәртибе:

Кайнатма өч сәгать суынсын – пешә күрмәгез! Кулланыр алдыннан эремә агызылган контейнерны кайнар суда тотыгыз – җылы булып торсын. Эремәне чеметеп алабыз һәм 2-3 см диаметрдагы шарчык әвәлибез. (Катнашма агып таралмый һәм аннан шарчык әвәләп була икән, димәк, сез шуганы дөрес кайнаткансыз. Суын артыграк җибәргән булсагыз, депиляция ясап булмас.) Шул шарчыкны йомшартабыз – тартабыз, сузабыз. Кулыбыздагы катнашма ачык алтынсу төскә керергә тиеш. (Әгәр шулай килеп чыкмаса, димәк, артык кайнаткансыз – әз генә кайнар су өстәгез.)

Катнашманы кирәкле урынга (кул, аяк, култык асты, бикини зонасы) чәч үсү юнәлешенә каршы ябыштырабыз, бармаклар белән тыгызлыйбыз. Һәм чәч үсү юнәлешендә кисәк хәрәкәт белән каезлап алабыз. (Авыртырга тиеш түгел. Алай да, башта балалар өчен кулланыла торган тальк сибәргә була.)

Беренче мәртәбә ингредиентларны пропорциональ киметеп пешереп карый аласыз (кайнату вакытын да киметергә онытмагыз!).
фото: pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 21 сентябрь 2023 - 13:19
    Без имени
    Дөресен әйткәндә ин зур гаеп узегездә... ничек бар шулай сөйләшергә иде ике як балалар бн, бар нәрсәне уртага салып.. я никах зурдан булып, загста гына язылышасызмы дип, я киресенчә, яки инде никах бн туй икесе беркөндә дип... куп якта хәзерге заманда ике як әти-әни никахны да, туйны да 50/50 уткәрә.. элек никахны кызнын әти-әнисе, ә туйны егетнеке кутәргән, шулай итеп ул әти-әнинен сонгы буләге яшьлэргэ булган, чонки аннан сон яшь гаилэ узлэре жавап бирэ финанс ягы очен, эти-эни бутэн акча биреп бармый. Э хэзер куп ата-ана гомер буе финанс ягыннан поддержать итэ инде... Сезгэ кинэшем шул, ничек бар шулай сойлэшегез, яшермичэ. Чыгу юлы кинэшлэшеп эшлэгэндэ генэ барлыкка килэ
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 19 сентябрь 2023 - 15:39
    Без имени
    Алайса туйны узегез оештырыгыз диегез, кредитлар алып туй уткэру кирэк эйбер дип санамыйм.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»