Логотип
Пар алма

Мәхәббәт, син мине нишләттең?!

Ярату! Тагын – сабырлык, түземлек, зирәклек... Бер-береңә хөрмәт, ихтирам. Тирә-юньдәгеләр сокланып караган һәр гаиләнең нигезендә иң элек шушылар ята.    
Бүген сезне шундый матур гаиләләрнең берсе – Гөлнара һәм Азат НУРМӨХӘМӘТОВлар белән таныштырабыз. Көрәш белән кызыксынучылар Азатны күптән беләләр. Билбау көрәше һәм татарча көрәш буенча Россиянең спорт остасы, Казан шәһәренең «Ак барс» көрәш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры ул. «Татарстан» радиосын тыңлаучылар Гөлнараны да тавышыннан таный. Аяз һәм Камал исемле ике ул үстерәләр. 


Танышу

Гөлнара: Минем иң беренче туры эфирым иде ул... Көнен дә хәтерлим – 17 сентябрь. «Татарстан» радиосында туры эфирны шактый тәҗрибә туплаганнан соң гына бирәләр. Аның миңа нинди зур вакыйга булуы аңлашыла инде... Директорыбыз Тәүфикъ Камәртдин улы: «Үзеңә нинди тема якын – шуны ал», – диде. Яшьләр темасына тукталдым: аларның  тормышка, милләт язмышына, гаилә коруга мөнәсәбәте турында сөйләшергә уйладым. Казанда «Шәрык» клубының гөрләп эшләгән чагы – тапшыруга шул клубка йөрүчеләрне чакырдым. Берничә кыз килергә ризалашты. «Берәр егет тә булса...» – диюемә, «Безнең Азат исемле бик акыллы егетебез бар, аны чакырырбыз», – диделәр. Иртәнге эфирда бара торган ул тапшыру «Яңа көн» дип атала иде. Студиягә кызлар белән бергә Азат та килеп керде. Юк, шунда ук ошаттым дия алмыйм... Сорауларны алдан биреп куйган идем – әзерләнеп, җавапларны язып ук килгән. Монысы күңелемә хуш килде. «Чын татар гаиләсе нинди булырга тиеш?» – дигән иң соңгы соравыма Азат: «Әти-әниемнең гаиләсе нинди – татар гаиләсе шундый булырга тиеш дип саныйм»,  – дип җавап бирде. «Димәк, Азат бик яхшы гаиләдә үскән», – дип уйладым. Мин аңа шул минутта гашыйк булдым бугай... Икенче тапкыр без «Шәрык» клубында очраштык. Ул миңа «сез» дип эндәште. Оныткандыр дип уйладым – кәефем төште...



Азат: Таныдым... «Син» дияргә уңайсызландым гына. Бер күрүдә Гөлнарага гашыйк булдым, дия алмыйм. Миндә ул хисләр беркайчан да адым саен кабынмады. Әмма бер кабынса – гомерлеккә!.. 
Гөлнара: Безне «Шәрык» якынайтты... Икебез дә бик актив кешеләр булып чыктык без: татар яшьләренең иҗтимагый тормышы эчендә кайнадык. Атнага алты төрле чара уза иде «Шәрык»та. Интернет кулланышка керсә дә, бөтен кеше «Вконтакте»да утырмый иде әле: яшьләрне кичәләргә чакырган белдерүләрне принтердан чыгарып, шәһәр урамнарында үзебез ябыштырып йөрдек. Азат белән бергәләп шулай йөри-йөри дуслашып киттек инде без.   
Азат: Мин «Атнакич»не алып бара идем «Шәрык»та. Очрашуга кемнәрне генә чакырмадык: җитәкчеләр, депутатлар, язучылар, җырчылар... «Шәрык»  яшьләрне күп нәрсәгә өйрәтте, киләчәккә старт бирде. Аның таралуы бик кызганыч... Без анда йөргәндә танышып, җиде пар өйләнештек ул чакта.
Гөлнара: Ул парлар белән хәзер дә аралашабыз. Һәммәбез гаиләсендә татар телендә генә сөйләшә, балаларын да шул рухта тәрбияли. Барыбызның да туйлары бер тирәдә булды, шуңа күрә балалар да бер яшьтәрәк. Аязның туган көнендә уникәү булдылар әнә! 

 
Пар канат булыйк гомергә...

Гөлнара: Моны сөйләсәм буламы, акыллым? Без танышканда, мин читтән торып ике җирдә укый, радиода эшли идем. Беркөнне иртәнге унда Азатка шалтыраттым. Мин инде иртәнге эфирдан кайтып, хәбәрләр язып утырам. Телефонны алды да: «Йоклый идем әле», – ди... Шулкадәр гаҗәп тоелды, бу вакытта кеше йоклап ятамы, дип эчтән уйлап куйдым. 
Азат: Гөлнара ул чакта 9 мең хезмәт хакы ала иде – аның кесәсендә гел акча бар. Ә мин авылдан 500 сум алып киләм... Эч поша башлады. II курсны тәмамлагач, мин дә читтән торып укуга күчтем, эшкә урнаштым. 
Үземә сүз биргән идем: читтән торып укуга күчәм икән, тагын берәр җиргә укырга керәм, дип. Сүземдә тордым. КФУ каршындагы Карьера үсеше һәм халыкара сертификация  үзәгендә укыдым, инглиз телен өйрәндем. Монысы – икенче югары белемем. Көрәш ярышларында хөкемдар булып йөри башлагач, инглиз телен белү иҗтыяҗы туды. 
Гөлнара: Текстларны хәрефләп укый иде беренче мәлдә, аптырый идем. Мин мәктәптә өйрәндем инглиз телен, яхшы беләм дип саный идем – беренче мәлдә Азатка шактый булыштым. Ә хәзер ул аптырый, телне белмисең, ди. Үзе инде инглизчә иркен сөйләшә ул.
Азат: Кирәк санамадык, мәктәптә укымадык шул... Ә болай уку ошый миңа! Университетта гел «бишле»гә генә укыдым, спортфакны «кызыл диплом»га тәмамладым. Лекцияләргә иртәнге җидегә чаклы әзерләнгән көннәр күп булды. Бүлмәдәш егетләр йокыга киткәнне көтеп ятам да, торып чыгып, коридорда яки кухняда укырга утыра идем.  Иртән, алар торганчы, кереп ятам. 
«Ак барс» көрәш сараенда эшли башлагач, мине янә укырга җибәрделәр. Бу юлы идарәче кадрлар әзерләүче Президент программасы буенча ике ел  белемемне күтәрдем. Көн саен төшкә кадәрле чит тел өйрәндек без анда – инглиз телем шунда чарланды.
Аннан аспирантурага кердем менә. Элек шунда-шунда укыйм дип горурланып әйтә идем, хәзер яшерәм – һаман укый бу, башка эш белми диярләр. 
Гөлнара: Аспирантурага керергәме-юкмы, дип бик озак уйладык. Аннан тәвәккәлләдек. Азатның хыялы иде бу! Конкурста 14 кеше катнашты, җидесен генә алдылар. Аның фәнни эшенең темасы бик кызык: һәр язган мәкаләсен мин дә укып барам. 
Азат: Татар көрәшенең тарихы турында бездә китаплар язылган, ә менә аның теоретик ягы бөтенләй өйрәнелмәгән дисәм дә була. Әйтик, күнегүләргә кайсы яшьтә тотынырга, 12-14 яшь арасында көрәш алымнарының кайсыларын өйрәтергә, көрәшкә әзерләнгәндә ничек тукланырга... Көрәшнең башка төрләрендә боларның барысы да кат-кат өйрәнелгән, тикшерелгән. Ә бездә – юк. Татар көрәше яшәсен, үссен дисәк, аның фәнни ягын да үстерергә кирәк. Көрәш алымнарына өйрәтү буенча махсус программа булдырасым килә. Мин бүген шул эш белән шөгыльләнәм. 
Гөлнара: Без сезгә вакыйгаларны ашыктырыбрак сөйләдек бугай... 



«Миңа кияүгә чык!»

Азат: «Бергә булыйк!» – дигән тәкъдимне Гөлнара ул диплом алган көнне ясадым. Халыкара гаилә көне иде ул. 
Гөлнара: Төн уртасында! Без ул көнне көндез Азат белән күрешә алмадык. Дөресрәге, ул котларга килмәде. Башка кызларның егетләре чәчәк тотып каршы алдылар, ә Азат юк! 
Азат: Ә мин эштә идем... 
Гөлнара: Кәефем төшкәнне сизгәндер инде... Артымнан Кукмарага кайткан! Шалтырата: «Чыгып кер әле», – ди. Ә мин бит аңа үпкәләгән әле, горур, сер бирмим имеш: «Бу вакыттамы? Төнге унике икәнен беләсеңме? Без инде йоклыйбыз!» – дим. Ахырда түзмәдем, билгеле, чыктым. Капка төбендә «Чык миңа кияүгә!» дигән язу тотып басып тора. Открыткасы бар иде әле тагын бик үзенчәлекле. «Риза!» – дип җавап биргәч, мин анда кул куярга тиеш идем. Миңа – 23, Азатка 21 яшь бу вакытта. Үзебезне бик зурлар дип санаганбыздыр инде...  
Азат: Әти белән әни «иртәрәк» дип бер сүз әйтмәделәр! Әти белән без бер генә сөйләшәбез. Яки хәзер, яки утызда гына дидем. 
Гөлнара: Әйе, безнең әти шулкадәр Азатка ышана ул... Шунда ук «ярар» дигәндер! Аннары сорарга килделәр... Һәр кыз бала кебек мин дә туем бик үзенчәлекле булырга тиеш дип хыяллана идем. Нәкъ шулай узды! Азатлар җиккән атларда, гармун уйнап, җырлап килеп керделәр авылга. Азатның башында – түбәтәй, минем өстә узган гасыр башы кәләшләренеке кебек бөрмә итәкле күлмәк. Барысы да гади генә булса да, матур иде. Хәләл туй уздырдык. Районның туган якны өйрәнү музее белән сөйләшеп, анда кыз сорау йоласын үткәрдек. Азат минем энекәшләргә «җизни бүләге» дип пәке бирде. Кара-каршы җырлаштык. Римма Ибраһимованың «Мәңге бергә» җырына вальс әйләндек. Барысы да «Шәрык» клубы рухында узды! 
Без туйда ял иттек. Барысы да алдан төзелгән план буенча барды. Азатның гадәте ул план төзү. Загстан чыккач, кунакларның кайсы нинди машинага утыра, кем табынга чәкчәкне алып керә, кем музыка өчен җаваплы... Барысы да алдан язылган иде аның. 
Азат: Без туй көнне яңгыр явар инде, дип кенә борчылдык. Аңа кадәр койды да койды... Ә 4 ноябрь иртәсендә көн аязып, аяк астын катырып куйды. Күктә бер болыт юк иде! 


Сынаулар 

Гөлнара: Мәхәббәт очрашканда бертөрле була, ә өйләнешкәч, бөтенләй үзгәрә икән. Сынаулар уза-уза ныгый. Иреңнең еш командировкага йөрүе дә сынауга әйләнергә мөмкин кайчак... Аяз белән сигез айлык авырлы чакта сукыр эчәгемә операция ясадылар. Безнең өчен беренче сынау шул булды. Бала өчен бик курыктык: ничек туар, зыяны булмасмы? Азат янымнан китмәде. Аяз тугач, табиб аңа: «Улыгызның күзе сезнекенә охшаган», – дигән. Бу аның өчен зур бүләк булды...
 

Оясында ни күрсә...

Азат: Әби-бабай белән үскән балаларны мин бик бәхетлегә саныйм.  Минекеләр ике генә чакрымдагы күрше авылда яшәде. Авылга кайткан чакларда йөгерергә чыксам, юлым гел шул якка – Тәмте Мәтәскәгә алып бара мине: йорт алдына шомыртлар үскән нигезләренә кадәр барып җитәм дә, кире борылам. Шөкер, әнинекеләр исән-сау әле. Бабай тракторда эшләде, миңа аның янында бөтерелү кызык иде. Өстәвенә, ул әле тальянда уйный! Әби гомер буе укытучы булган. Китаплар ярату – алардан күчте. 
Гөлнара: Аяз: «Мин әти булам», – ди дә, Азатның ничек китап укыганын күрсәтә.  
Азат: Әни дә, әти дә бик күп укыйлар безнең. Иртәнге дүртләргә кадәр китаптан аерыла алмаган чакларым бар. Кызганыч, әдәби китапларга вакыт җитми хәзер. Кул астымда күбрәк менеджмент, маркетинг буенча дәреслекләр. Заманы шундый – белемеңне өстәп, үзеңне үстерү белән шөгыльләнмисең икән, бик тиз артта каласың. 
Гөлнара: Безнең өйдә, әлбәттә, Азат – баш! Малайлар үстерәбез бит – алар гаиләдә нинди тәртипләр булырга тиешлеген кечкенәдән күрсен, белсен.  
Азат: Ике якта да әти-әниләребез тигез, матур яшиләр – аларны кабатламасак, гөнаһ булыр. Әле безнең барысы да алда – яши генә башладык. Тирә-юньдә аерылышучылар шактый. Уйландыра... Очрашып йөргәндә яраткан кешеңә булганыңнан әйбәтрәк күренергә, яраклашмаска кирәк. Чөнки бу уйнау белән бер: үз-үзеңне дә алдыйсың, сайлаган ярыңны да. Кушылып яши башлагач, барыбер барысы да ачылачак. 10-15 елдан түгел, 10-15 айдан ук. 
Гөлнара: Безнең гаилә нинди булачак, дип өйләнешкәнче үк сөйләшергә кирәктер. Әгәр егете, юк, алай була алмый, дип кискен каршы төшсә, кыз уйланырга тиеш. Гаилә корганда хисләрне юкка гына читкә куеп торырга кушмыйлар. Егетнең әти-әнисе ничек яшәгәненә дә игътибар итәргә кирәк – без барыбыз да үзебез үскән гаиләләрне кабатлыйбыз. 



Азат: «Күз төшеп йөргән кызың белән тукталышта торганда менә мондый тәҗрибә үткәреп кара әле, – дигән иде бер танышым. – Автобус килеп җитәрәк: «Юк, әйдә, трамвай белән кайтыйк әле», – дип әйт. Ә трамвай тукталышына барып җиткәч, кире автобусныкына алып кит. Кызың аяк терәп каршы төшми икән, димәк, бар да әйбәт булачак, аңа өйләнә аласың». Мин Гөлнараны шулай йөрттем берсендә. Ул сизмәде дә! 
Гөлнара: Ире акыллы булган хатын-кыз үз урынын белергә һәм чәчрәп алга чыкмаска тиеш. Ә без шул хәзер «үзебез дә булдырабыз»... Тормышта күбрәк хатын-кыз булып кала белергә кирәктер. Әмма моның өчен, әйткәнемчә, ирең акыллы булу кирәк! 
Азат: Ир-ат үзенең хатыны турында: «Мин аның яклаучысы!» – дип уйларга, моның чыннан да шулай икәнен сизеп, күреп, белеп торырга тиеш. Аңарда  бу хис калмау куркыныч, минемчә. 
Гөлнара: Яңа өйләнешүчеләр күп вакыт акча кем кулында булырга тиешлеген хәл итә алмый. Без бу хакта әле очрашып йөргәндә үк сөйләшеп куйдык. «Сезнең өйдә акчаны кем тота?» – дип мин аннан турыдан-туры сорадым. 
Азат: Гомер-гомергә акча әти кулында булды. Утка, суга, газга да ул түләде, хәзер дә шулай. Гөлнара белән безнең «синең акча, минем акча» дигән сүз юк. Барысын да икәү хәл итәбез. 
Гөлнара: Азат кайчак миңа: «Шуны-шуны алдым», – ди. «Үзең эшләгән акча, нигә әйтеп торасың?» – дим.



Азат: Анысы минем кычкырып уйлавым инде... Мин өйләнгәндә Гөлнарага: «Эшләмәсәң дә була, ләкин өйдә утырма, җаныңа туры килгән шөгыль тап», – дидем. Радио аның өчен бүген барысын да алыштыра: эшне дә, хоббины да – шуңа күрә ул аннан китмәде. Өйдә дүрт стена арасында гына утырса  хатын-кыз үсештән туктый. Ә кеше гел үсештә булырга тиеш: күбрәк белергә, күбрәк өйрәнергә омтылырга... Башкалар белән чагыштырганда түгел, кичәге «үзеннән» күбрәк белергә. 
Гөлнара: Без бу хакта Азат белән еш сөйләшәбез. Ул менә аспирантураның  I курсын тәмамлады: ел, димәк, бушка узмады. Минем дә андый хыял бар – балалар исәйгәнне көтәм... Әлегә фотомәктәп тәмамладым менә – күптәнге теләгем чынга ашты, ниһаять. Күн мозаикасына өйрәнеп йөрим. Гаилә сандыгында оныкларга ядкарь итеп сакларга үзем теккән читек, йә сумка ятачак! 
Азат: Көрәш тә бар бит әле! Сөенерлек уңышлар бар, Аллага шөкер... Былтыр Теләче балалар Сабан туенда беренче тапкыр Аяз да көрәште. Беренче урын алды! Сәләте бар дип әйтергә иртәрәк, әле аңа 4 яшь тулды гына. Ниндидер алымнарга махсус өйрәткәнем дә юк. Үзем исә 3 сыйныфтан бирле көрәшәм.  
Гөлнара: Мин элегрәк Азатның көрәшкәнен карап торырга да курка идем. Әни – кайнанам хәзер дә карамый... Азат өчен бик борчылсам да, мәйдан читендә утырып, аның көрәшкәнен күзәтү хәзер кызык та миңа. Алымнарын таныйм! Көрәш темасына кереп китсәк, безнең сүз беркайчан бетми... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар