Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.
Альберт ВӘЛИУЛЛИН, шәхси эшмәкәр, җырчы, Татарстанның атказанган артисты.
гаилә стажы – 18 ел;
бер бала атасы, улы Әлимханга 13 яшь.
Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Артист кешегә, чибәрлектән бигрәк, эчке энергетика, харизм – тамашачыны үзенә тартып торучы көч булуы мөһимрәк, диләр. Миңа калса, ир белән хатын арасында да башкаларга күренмәгән бер энергия бар. Булачак хатыныма менә беренче күрүдә үк гашыйк булдым. Көнен дә хәтерлим. Гомумән, барысын да хәтерлим... Ул минутта мин аның буй-сынын күрмәдем, чөнки утырып тора иде. Күзләрен дә күрмәгәнмен – Рузанна кара күзлектән иде. Әмма мине шул вакыт эчке энергия тетрәндереп алды. «Ул – синеке!» – диде... Аны аңлата да алмыйм. Әйтерсең без ике магнит идек: бер-беребезгә якын килдек тә башка аерылыша алмадык... Һәрбер кеше Ьир шарында үзенең тиң ярын шул энергия аша табадыр: берәү дә юл чатына басып «бу миңа туры килми», «монысы да туры килми» дип сайламый.
Сүз уңаеннан, Рузанна исеменеж тарихы турында әйтеп китим әле. Узган гасырның җитмешенче еллар уртасында СССРда бертуган Рузанна һәм Карина Лисицианнар дуэты бик популяр була. Әбинең туганнан туган сеңлесе үзенең кызына Карина дип куша, ә ул менә Рузанна исемен сайлый.
Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
– Яратсаң, бөтен нәрсәне дә гафу итеп буладыр. Чын ярату белән яратсаң... Без барыбыз да адәм балалары – хаталардан беребез дә хали түгел.
Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
– Аның турында уйлыйсы да килми... Сез бит инде хыянәт турында әйтәсез. Унсигез ел буе мин менә аңа ышанам, ул – миңа. Бу ышану булмаса, яшәргә бик кыен булыр иде.
Ә хыянәтне хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да гафу итә аладыр. Ялгыш, бер дә уйланмыйча эшләнгән эш булса, ике кеше бергә утырып, аңлашып, сөйләшеп, бер-берсен кичерә ала торгандыр. Әмма бу хәл даимигә әйләнсә, һәм «гафу ит инде» дигән сүзне көн саен ишетә башласаң, монысы инде кешенең йөзенә төкерү кебек буладыр. Шөкер, үзебездә түгел, якын кешеләрем арасында да андый хәлләр юк: барлык дусларым да тормышларын матур итеп корып яшәп яталар.
Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?
– Миңа икесе дә якын! Өйдәге эшләр – хатын-кызныкы, диләр, әмма икебез дә өйдә булганда без һәрвакыт барлык эшләрне дә бергә эшлибез. Савыт-саба да юа алам, идән дә, тәрәзәләрне дә... Кер юу машинасын ничек кулланырга икәнен дә беләм: аның вакыты җитмәсә, мин дә куеп җибәрә алам... Аның кәефе булмаса, минеке дә төшә, шуңа күрә Рузаннаны беркайчан да борчымаска тырышам. Аның күзләре янып торса, миңа җиңелрәк... Кабат җырлый башлавыма да ул сәбәпче. Нишләргә дип, сәхнәгә әйләнеп кайтканчы, бу хакта өч ел буе уйландым. Мине рухландырып җибәрүче Рузанна булды. Эчтәге каршылыкларымны күреп, белеп, сизеп торды ул һәм: «Соңыннан үкенерлек булмасын, әйдә, җимешем, җырла», – диде.
Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
– Михаил Шуфутинский башкаруында «Марина» җырын хәтерлисезме? «Ты для меня любовница, невеста и жена» дигән юллар бар анда. Рузанна турында да мин шулай дия алам. Ул миңа кайчак: «Карале, без инде синең белән абый белән сеңел кебек», – дип әйтеп куя. Синең кешең булса шулайдыр ул. Минем күңелем менә гомер буе аңа гына тарта.
Гастрольләргә чыгып китсәм, Рузанна гел минем белән. Кем өчендер хатынының гел шулай янәшә булуы кирәк тә түгелдер, бәлки, ә минем өчен бу бик мөһим. Ул янымда булмаса, йоклый да алмыйм, Рузанна да шулай ди. Концерт барганда гел сәхнә артында басып тора: костюмнарны бик тиз алыштырырга кирәк – миңа ул ярдәм итә. Беренче концертларда алты тапкыр алыштыра идем, соңгыларында дүрт костюмга гына калды. Мәшәкате шактый аның, әмма Рузанна янымда булганда мин тыныч. Гөлүсә Батталова сүзләренә Риваль Хисмәтуллин язган «Җимешем» җырын хатыныма багышлап җырлыйм: «Сиздермичә генә канатым бул син, / Ак хыялларга очыйк, бергенәм...» Шигырьдә «җимешем» дигән сүз юк иде: минем үтенеч буенча аны Гөлүсә соңыннан өстәде. Рузаннага гомер буе «җимешем» дип дәшәм бит!
Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?
– Их, бу яктан корырак булдым шул. Мин – романтик түгел, җир кешесе. Барысы да бик гади булды. Кемнәрнекедер кебек диңгез буенда да түгел, өйдә генә. Күрештек тә: «Буласыңмы минем тормыш иптәшем?» – дидем. 2010 елда никах укыттык, 2012 елда язылыштык. «Башкалар әнә тезләнеп, балдаклар бүләк итеп, чыгасыңмы миңа кияүгә, дип сорыйлар», – дип ул хәтта башта үпкәли дә иде. Безнең туй да булмады. ЗАГСка барып язылыштык та, ресторанга кереп утырдык, икенче көнне иртүк мин эшкә киттем. Кайчак Рузаннага: «Безнең бит туй да булмады», – дип әйтеп куям. «Руки Вверх!» группасы солисты Сергей Жуков белән аның хатыны Регина әнә ел саен туй тантанасын кабатлый. «Без дә шулай туебызны зурлап бер үткәрербез әле», – дим. «Кеше көлдермә инде», – ди Рузанна. Минемчә, туй ясарга беркайчан да соң түгел. Дуслар да шулай диләр. Бәлки тәкъдимемне дә яңадан кабатлармын әле.
Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
– Рузаннаны әнигә охшамаган дип әйтә алмыйм, ул да әни кебек үк тырыш, эшчән, тәмле пешерә. Әни бик иртә ялгыз калып, апа белән безне үзе генә тәрбияләп үстерде. Әти көтмәгәндә вафат булганда миңа 8 яшь кенә иде... Рузанна олыларны хөрмәт итә белә – әни белән дә уртак тел таптылар: аның турында бер начар сүз әйткәнен хәтерләмим. Минем әни сабыр, тыныч кеше, ә хатыным – бизнес-вумен: ул тыныч яши белми, гел яңа идеяләр уйлап чыгара. Шуңа күрә аларны бер-берсенә охшаганнар дип тә әйтә алмыйм. Рузаннаның әнисе белән минем дә мөнәсәбәтләргә күз генә тимәсен. Бөтен дуслар шакката: «Бәхетең булды», – диләр. Анекдоттагы «теща»ларга – бөтен нәрсәдән гаеп эзләп торучы әбигә ул үзе дә охшамаган.
Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
– Безнең гаиләдә дә төрле чаклар булды: Рузаннаның да акчаны күбрәк тапкан вакытлары бар. Мин үзем моңа сөенәм генә, аны мактыйм, молодец, дим. Бу сүзләр аны рухландыра.
Эшмәкәрлекнең юнәлешләре төрле: быел аның берсе яхшырак барса да, икенче елга ул төшәргә, алай ук уңышлы булмаска мөмкин. Ә без Рузанна белән икебез ике юнәлештә эшлибез. Шуңа күрә табышларыбыз да төрлечә. Моңа нормаль карыйм: аның бизнесы уңышлырак барса да көнләшмим. «Мин синнән акчаны күбрәк эшлим», – дию юк безнең гаиләдә. Акча – ресурс ул, тамагың тук, өстең бөтен булса, калганы үсеш өчен кирәк.
Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Зумерлар буыны өчен беренче урында акча, байлык, әлбәттә. Яхшы машина, зур фатир... Аның кайдан килүендә исә аларның эше юк. Эштә гамьнәре юк. Безнең киләчәк ничек булыр икән, дип, кайбер вакытта куркып та калам. Балачагым искә төшә: каникул булса да, иртәнге сәгать җидедә дәү әни салган ипи исенә уянып, табын янына чәй эчәргә килеп утыра идек инде. Аннан – эшкә тотынабыз. Яшүсмер улыма да вакытында ятып, иртән вакытында торуның, кушканны көтмичә, үзе белеп эшләргә кирәклеген аңлатырга тырышам.
Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?
– Мин таләпчән кеше түгел. Үземә артык игътибар сорамыйм, ишектән кайтып керүгә: «Матурым, син ни телисең?!» – дип, янымда биеп, бөтерелеп кенә йөрүләрен көтмим. Рузанна барысын да үзе белеп эшли. Мәсәлән, киенү стилем – аның мине шулай күзаллавы.
Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?
– Бәлки... Минем уйлавымча, артык чибәр һәм көчле хатын-кызларда барыбер хәйләкәрлек, комсызлык бар. Көчле хатын-кызлар – алар үз дигәннәрен эшли торган хатын-кызлар. Ирне ир итү, гаиләне беренче урынга кую юктыр анда. Күбесенең ялгыз булуының сәбәбе дә шулдыр.
Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Андый очракны белмим... Дүрт ел ремонт ясап, йортыбызга күчтек кенә. Аерылышасыгыз килсә, бергә ремонт ясагыз, диләр бит. Талашуга ук барып җитмәсәк тә, сүзгә килгән чаклар булды, билгеле. Әмма андый вакытта да үпкәләшеп икебез ике якка китмәдек: утырып сөйләшәбез, барыбер уртак бер уйга-фикергә киләбез. Аннан бу безнең беренче ремонт түгел инде. Пандемия вакытында өйдә утыра башладык та, нәрсә эшләргә дибез. Бала бүлмәсендә обой алыштырырга булдык. Обойларны сайладык та эшкә тотындык. Минем өчен обой ябыштыру медитация кебек... Рузанна ремонт ясаган саен: «Бәхетемә булгансың син», – ди. Мин, гомумән, бик уңайлы, җайлы кеше.
Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
– Без бит шундый заманада яшибез хәзер: аралашабыз, сөйләшәбез дә кебек, ә уй белән һәркайсыбыз каядыр еракта, бөтенләй башка җирдә... Йә эш турында уйлыйбыз, йә башка нәрсә хакында. Берәр атна уза. Теге сөйләшүне искә төшереп, Рузаннага: «Җимешем, шулай дигән идем», – дим. «Син миңа алай дип әйтмәдең», – ди ул. Исенә төшерергә тырышып карыйм, ә ул һаман «юк» ди. «Ярар, алайса, әйтмәгәнмендер», – дип сөйләшүгә нокта куям. Үз сүземне сүз итәм дип бәхәсләшүдән нинди мәгънә бар?! Бергә яши генә башлаган мәлләрдә булды инде, бездә дә булды... Хатыным белән яшь аермабыз 8 ел: үз яшемнән чыгып, кайчак дәшми дә кала идем. Яшь барган саен акыл да, зирәклек тә арта: хәзер андый вак-төяккә, гомумән, вакытны әрәм итәсе килми. Күңелле, тыныч, рәхәт мизгелләр тормышта күбрәк булсын иде.
Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
– Хәзер бу мәсьәләдә авырлыклар юк бит: продуктлар сатып алып, әзерләп, вакыт әрәм иткәнче кафе-рестораннан заказ бирү җайлырак та. Кайнар килеш китерәләр, бәясе үзең әзерләгәннән арзанрак та килеп чыга... Берара бездә ул еш кабатланды. Әмма мин үзем әзерләргә дә яратам. Аш та пешерәм, ит тә әзерлим, салат та. Ир-атка ит кирәк инде аңа. Балыкны бик яратып ашыйм! Балачакта мойваны берьюлы икешәр таба кыздыра идек. Хәзер дә ошый ул миңа. Затлы балыкларга исем китми, әнә шул мойва, селедка якынрак, болары – балачак тәмнәре. Иртәнге ашка элек: «Нинди ботка да ярый, карабодай гына булмасын!» – дия идем. Яратмый идем! Рузанна белән яши башлагач, кайчак әби шул ботканы пешерә иде. Мин моны ашамыйм, дип, аңа әйтеп булмый, Рузаннага шыпырт кына: «Күралмыйм бу карабодайны!» – дия идем. Ә хәзер ул иң яраткан боткам! Ничек пешерүгә карый шул... Ак гөмбә белән пешереп карадым менә – телне йотарлык булды! Солы боткасын өйдәгеләр ашамый, аны әби безгә кунакка килгәндә генә пешерәм. Берәр төрле сыр кушып, каһвә белән..
Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
– Рузаннага гел әйтәм: «Озак җыенганыңны белгәч, алданрак тотынырга да була бит», – дим. Аңа болай диюем бик ошап бетми инде... «Мин нәрсә кияргә белмим», – ди ул. Әмма аның озак җыенуы теңкәмә тия дия алмыйм – урамга чыгам да телефоннан сөйләшә торам.
Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
– Миңа нәрсәдер кирәк булса, күбрәк үзем алам. Алам да: «Бу – минем туган көнемә бүләк!» – дим. Рузаннаның туган көне җитә башласа исә алдан ук әйтеп куям: «Син сайла нәрсә кирәген, түләрмен», – дим. Мин бит аңа нәрсә кирәген белмим. Күптән түгел юбилее булды менә – алкаларны үзе сайлады. Чәчәкләр исә – миннән! 101 роза бүләк иттем. Юбилей иде! Концерт директорым Алмаз Гыйльметдинов белән бәйрәм дә оештырмакчы идек. Әмма Рузанна сюрпризлар бик яратмый. Шуңа күрә алдан белгертмичә булмады. Ә ул: «Мин бу көнне тынычлыкта гына уздырырга телим», – дип җавап бирде... Яши-яши аңлыйсың: туган көн әллә ни сөенерлек бәйрәм түгел – тагын бер ел гомерең артта калганга нигә очынып-очынып шатланырга?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк