Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк Галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребез-не күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.
Айнур ӘХМӘТОВ, «Болгар» радиосының «Яңалыклар» хезмәте җитәкчесе, журналист.
Гаилә стажы – 22 ел;
балалары –ике кыз әтисе: Камилә (IV курс студенты), Айсылу (7 нче класс укучысы).
Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Нәрсә диим икән... Мин үзем булачак хатынымны иң элек фотода – бер төркем группадашлары арасында күрдем. Берсендә дус егетләргә бардым да, аның белән сөйләшеп утырабыз. Шунда аның сеңлесенә бер кыз шалтыратты. Яшь чак – бөтен нәрсәдән кызык эзли торган вакыт бит. «Кая, мин дә сөйләшим әле!» – дим. Сөйләштек! «Әйдә, күрешәбез», дигән сүзне дә әйттем. Иртәгәсен Бауман урамы башында, атаклы сәгать төбендә дип килештек. Телефонны куйгач: «Аны ничек танырмын соң? Фотосын булса да күрсәтегез әле», – дим. Фотода исә күзем бөтенләй башка кызга төште... Кызган килеш аңа да шалтыраттык! Очрашуга чакырып карадым, ризалашмады. Ун көн рәттән шалтыраттым мин Ләйсәнгә. Унынчы көнне, ниһаять, аңардан бер җылы сүз чыкты: «Иртәгә дәүләт имтиханы тапшырам, «биш»легә бирсәм, күрешербез», – диде. Икенче көнне төштән соң кабат номерын җыйдым. «Биш»ле!» – ди. Шулай очраштык... Барысын да хәтерлим: машина белән килеп туктадым. Йорт номерын әйтсә дә, кайсы подъезд икәнен әйтмәде. «Бу – ул!» – дип, ерактан атлап килүеннән үк танып алдым. Күңелем ялгышмаган: ул минем хыялымдагы хатын-кыз булып чыкты. Бишенче очрашудан соң үз-үземә: «Ләйсән минем хатыным булырга тиеш», – дидем. Миңа бу вакыт 26 яшь, әниләр инде кайткан саен: «Кайчан өйләнәсең?» – диләр иде.
Нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
– Хыянәтне... Читтәге берәр хатын-кыз турында шундый сүз ишетсәң дә, шулкадәр ачу кабара. Ирләргә хыянәтне кичерү авыр – безнең менталитет, тәрбия белән дә бәйледер. Бу хакта бик күп уйлаганым бар. Үскән вакытта әбиләрнең сөйләшүе колакка кереп калган: «Шул шуның белән очраша икән... Ир-ат ярар инде, хатын-кыз ничек бу адымга бара?!» Хатын-кыз – ул нәселнең дәвамчысы, балаларның төп тәрбиячесе. Ул бөтен яктан үрнәк булырга тиеш, балалар, бигрәк тә кыз балалар әниләренә карап үсә. Әниләре белән кызларымның якын булуы минем өчен бар нәрсәдән өстен. Кайчак алар дип, миңа игътибары азрак булуын да кичерәм.
Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?
– Миңа икенчесе якынрак – хатыным нәкъ шундый. Эштән өйгә кайтып кергән мизгел – иң рәхәт мизгелем. Моның өчен Аллаһы Тәгаләгә шулкадәр рәхмәтлемен. Әби дә, әни дә әллә кайчан намазда – аларның да догалары кабул булудыр бу.
Бездә шулай кабул ителгән: өйдә булсалар, хатыным, кызларым – өчәүләп мине ишек төбенә килеп каршы ала. Кызлар белән кочаклашабыз, хатынымны да кочып алам. Үзем иртәрәк кайтсам да, мин дә шулай, кайттыгызмы, дип? аларны ишек төбендә каршылыйм. Аннан бергә утырып ашыйбыз – кичке аш кына гаиләне берләштерә. Телефоннарны сүндереп, читкә куеп утырабыз.
Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
– Әйе, шулай. Беренче чиратта аның белән киңәшләшәсең, аның белән сөйләшәсең. Һәм һәрвакыт аның үземне дус итеп тоюын гына түгел, ир-ат буларак зурлавын да белеп яшим. Без икебез дә мишәр, мин – Яңа Чишмә районының Акъяр, ул Буа районының Иске Суыксу авылыннан. Мишәрләрдә ир-атка игътибар, хөрмәт барыбер күбрәк сакланган. Ләйсәннәр ягында – бигрәк тә. Без өйләнешкәндә әтисе исән иде әле. Кайтышыбызга табынны гел түр якка коралар иде. Баҗайлар ерак түгел яши, алар да керә кунакка. Без – ирләр түр якта ашыйбыз. Хатын-кызлар: «Сезгә берәр нәрсә кирәкмиме?» – дип? яныбызга кереп-кереп кенә йөри. Хәзер инде бабай да, хатынымның абыйсы да мәрхүм, әмма баҗай белән миңа табын һаман да түр якта әзерләнә.
Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?
– Әйткәнемчә, бишенче көнне үк үземә сүз биреп кайттым, аннары: «Мин сиңа өйләнәм!» – дия башладым. «Әле укып кына бетердем бит», – ди. «Ярар, көтәрмен», – дим... Әле шушы көннәрдә егете Камиләбезгә тәкъдим ясады: яхтада, бик матур итеп... Хатын үзебезнекен искә төшерде, ә мин хәтерләмим дә икән инде. Эштән соң икәү бер кафега кергән идек. Шампан шәрабs алдым. Югыйсә Ләйсәннең үз гомерендә шәраб кабып караганы юк. Шунда әйттем «минеке буласыңмы» дигән сүзне. Ул шунда ук җавап бирмәде. Икенче көнне, диплом алгач, алар группадашлары белән табигатькә чыктылар. Аларны каршы алырга бардым. Ләйсән ул көнне Буага кайтырга тиеш иде. Әйе, дигән сүзне ул миңа автобус ишек төбендә әйтте... Әнисенә шалтыратам, сорарга киләбез, дип. Әби әле бер сәбәп таба, әле икенчене. Шикләнгәннәрдер инде, әле очраша башладык кына бит. Бик озакка сузылгач: «Алайса алдан әйтмичә генә килеп төшәрбез», – дидем. Шуннан соң Казанга Ләйсәннең апасы белән җизнәсе килде. Бергә кинога бардык. Булачак әби разведкага җибәргән инде, ниндирәк кеше икән, карап кайтыгыз, дигәндер. Сорарга килергә рөхсәт бирделәр ниһаять. 17 июльдә – никах, 23 июльдә туй булды. Ике көн – Буада, өч көн безнең якта туй иттек. Казанда кафеда үткәрергә дә була иде, әмма авыл өендә, җырлашып утырасы килде. Арчилар алып! Баян шыгырдаткач, мине мәктәптә укыганда ук туйларга чакыралар иде, шул вакытта ук туган теләк булгандыр ул.
Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
– Шулай! Йөргән кызыңны алып кайтып таныштыру гадәте юк иде бит элек. Казанда укыган сеңлемнең дус кызы дип алып кайттым мин беренче тапкыр Ләйсәнне Акъярга. Әтисе белән әнисен көчкә ризалатып... Сабантуй иде. Мәрхүм әти шунда: «Бу кызга өйләнсәң, бәхетле буласың!» – диде... Бүгенге көндә шатланып бетә алмыйм, әни белән Ләйсән шулкадәр дуслар. Өйдә 94 яшьлек Асия әби бар әле безнең. Бик туры сүзле ул – аның шундый икәнен бөтен авыл белә. Әни белән алар 52 ел инде килен-кайнана булып яшиләр. Әле быел да бозау алдырды, без чаптырып калдырганны ошатмыйча, көн саен аңа чалгы белән печән чаба әби... Буага никахка киткәндә: «Җәһәннәм тишегенә кыз алырга бармасаң!» – дип калды. Аннан Ләйсән килен булып төште. Авылда печән өсте, ә без печәнне күп чабабыз – терлек-туар күп. Туйның икенче көнендә үк печән өяргә чыктык. Әби шунда әнигә: «Эшнең җаен белә бу кыз!» – дигән. «Мине килен мунча кертсен әле», – ди ул хәзер. Ләйсән кайткан саен аны юындырып, тырнакларын кисеп килә. Ни генә булса да, әни дә гел Ләйсән яклы – 22 ел эчендә аларның ялгыш бер сүзгә килгәннәре юк. Ә Буада, киресенчә, әби минем яклы.
Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
– Бездә, мишәрләрдә, шулай куелган: син малны хатыныңнан күбрәк табарга тиеш. Тик хатынымның хезмәт хакы минекеннән күпкә күбрәк. Әмма мин акча эшләүнең башка юлларын табам – өстәмә эшләр алам. Гаиләбездә малны төп табучы – мин. Тапмаган вакытлар да булгандыр... Ләйсәннең ялгыш та «син азрак аласың» дигәне булмады. Ә бит андый парлар да бар... Ни генә булса да, ир-ат күбрәк эшләргә омтылырга тиеш.
Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
– Мин моңа тискәре карыйм. Булды андый очраклар... Мәктәптә, аннан университетта укыганда «сине ошатам», дигән хатлар алган да булды. Күңелеңдә аңа карата хис булмаса, ул кешегә нәрсә дип җавап бирәсең? Синең белән дус кына була алам, дипме? Мин үзем андый очракта аннары бу кешедән читкәрәк китәргә тырыштым – арада бер киртә барлыкка килә иде.
Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?
– Шулайдыр. Бик актив, чибәр, чая кызлар янына мин үзем дә бармаска тырыштым. Миңа андыйлар гаилә өчен ышанычсызрак тоелды. Сүз читкә китсә дә, тагын бер нәрсә турында әйтим әле: социаль челтәрләрдә ирләрен сүгеп, сүгенеп хайп ясаучы хатыннар күп хәзер. Ни гаҗәп, шуларның язылучылары да арта бара. Бу бит бернинди кысаларга сыймый. Ирләре ничек моның белән ризалаша, ничек түзә? Без үскәндә, әби андый ир-атларны «уҗым бозавы», дия иде.
Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике Галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Берсендә кечкенә генә тумба алдык. Аны шул ук көнне җыя алмадым. Икенче көнне дә соңрак кайттым – тагын кул җитмәде. Ләйсән бер сүз әйтмәде, әмма өченче көнне кайтышыма ул аны үзе җыеп куйган иде. Хатын-кызның кайчак шулай сабырсызлануын аңламыйм инде: минем аны барыбер эшлисемне белә бит ул. Салган носки-ның юасы керләр янына кермичә, салган урында калуы алар өчен шулкадәр мөһим тоелуы да аңлашылып бетми.
Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
– Холкым шундый инде – барыбер үземнекен өстен чыгарырга тырышам. Аның инде минем белән бәхәсләшеп торганы да юк. Киңәшләшсәк тә, соңгы сүз минеке була. Мин – диктатор, хатын миннән башка бернәрсә эшләми дигән сүз түгел бу: барасы җиренә бара, аласы әйберен ала... Ир-ат сүзе гел соңгысы булды – без үзебез гаиләдә шуны күреп үстек. Әни гел: «Әтиегез! Әтигез белсә!» – диде. Югыйсә әтинең ялгыш бер кул күтәргәне дә булмады.
Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым, дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
– Андый вакытлар сирәк кенә булгалый: хатын эштә тоткарлана, кыз да соңара... Үлеп ашыйсы килеп кайтып кереп, өйдә бернәрсә дә пешмәгән булса, ачу килә инде. Минем бу гадәтемне алар яхшы белә. Әмма өйдә җылытып ашарга булса да, нәрсәдер гел бар. Кичтән пешергән аш икенче көнгә ярамый дип утырмыйм. Ә менә үзем алар өчен нәрсәдер пешерү елга берәр тапкыр гына булырга мөмкин – почмак якта йөрергә ярата торган кеше түгелмен. Табак-савыт юу кебек эшләргә дә катнашмыйм, әмма алар өелеп торуны да яратмыйм. Кызлар моны яхшы белә: табын яныннан кузгалуга юып куялар. Без шулай үскән инде: аш-суга ир-ат кеше тыгылмаган. Өйләнгәч, эштә: «Менә балаң туар, бала чүпрәкләре юа башларсың тиздән», – диделәр. Ничек юмыйсың инде, юасың, мин дә юдым, диде бер өлкәнрәк абзый. Бездә хатыншалык, иратның түбән тәгәрәве дип санала бу. Әйе, кимчелегемдер. Тик Ләйсән дә мишәр кызы бит, аларда да ир-атның чүпрәк юуы булмаган – ул моны миннән өмет тә итмәгәндер.
Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерә-ме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
– Хатын-кыз бервакытта да син әйткән вакытка әзер була алмый. Дус егетләрнең: «Көттем-көттем дә, калдырып киттем, такси тотып килде аннары», – дигәннәре бар. Алай ук эшләгән юк, билгеле. Әмма ун минуттан да артыграк көтсәм, әйтәсе сүземне әйтәм инде... Хәзер остардым: әйтик, сәгать җидедә китәсе булса, җиде тулырга 15 минутта китәбез, дим. Түземсезрәк шул мин, әйткән вакыттан соңга калырга яратмыйм, киресенчә, алдан килергә тырышам.
Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
– Бәйрәмнәрдә бүләк бирешү гадәте бездә дә бар. Әмма мин хатынга бүләкне күбрәк ясыйм. Кызларның туган көненә дә аңа берәр бүләк алмыйча калганым юк. Чәчәк кибете яныннан узганда, кайчак күз төшә дә, сөендерим әле, дип, курьер белән җибәрәм. Елга дүрт-биш тапкыр буладыр... Ләйсән рәхмәт әйтеп шалтыраткач: «Мин белмим... Сиңа кем нәрсә җибәрде анда?» – дип башын әйләндерәм әле. Өйгә зуррак берәр нәрсә алып аңа сюрприз ясарга да яратам. Мәсәлән, яңа кер юу машинасы алып кайтып куям. Ул белми дә кала – кайткач кына күрә. Булдыра алганча күңелен күрергә тырышам. Шөкер, әнинең дә, әбинең дә безнең өчен йөзләре кызарганы юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк